Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыЙола бәйрәме.Конспект. Нардуган бәйрәме (1-4 класс)

Йола бәйрәме.Конспект. Нардуган бәйрәме (1-4 класс)

Скачать материал

                                                                         

                                       Нардуган бәйрәме (Йола бәйрәме)

              Зал бәйрәмчә бизәлә. Бәйрәмдә ничә класс катнаша, шулкадәр өй ясала. Һәрбер өй хуҗасы үзенә табын әзерли. Тагын бер өй әзерләнә. Бу Сәхипҗамал әби йорты.

Балалар танымаслык итеп киенәләр, табалар, кыңгыраулар шалтыратып килеп керәләр.

 Алып баручы:

Нардуган- татарлар арасында шактый киң таралган уеннарның  берсе. Бәйрәм Яңа ел алдыннан үткәрелә торган булган.  Нардуганның төп мизгелләре түбәндәгеләр: кешеләр танымаслык булып киенеп, йорттан- йортка йөрү, йөзек салып багу.

 - Рәхим итегез, дуслар, Нардуган бәйрәменә!

 Кызлар, егетләр килеп керәләр.

 Кызлар, егетләр 1 нче өй янына киләләр..

         - Әссәламәгаләйкүм, кардәшләр!

         - Вәгаләйкүм әссәлам!

(Йорт хуҗалары такмаклар җырлап, кунакларга каршы чыгалар. Барысы бергә бииләр.). Яшьләр: Рәхмәт сезгә! (Чыгып китәләр, шулай итеп өйдән- өйгә йөриләр, җырлыйлар, бииләр. Һәр өй хуҗасы яшьләрне сыйлый).

 II. Алып баручы.

 Шулай итеп, бәйрәмчә киенгән яшьләр, шамакайлар җырлар җырлап, йорттан- йортка йөргәннәр. Шамакайларны өйгә бик теләп керткәннәр. Халык, шамакайны кертсәң, ашлык яхшы була, дип ышанган. Алар керсә, Яңа ел имин була дип исәпләгәннәр. Ә кичен яшьләр барысы да бер аулак өйдә җыела торган булганнар.

Кызлар сөйләшә:

- Кызлар, бүген кемнең өенә җыелабыз?

- Сәхипҗамал әбиләрдә!

- Өй хакы сөйләшенгәнме?

- Сөйләшенгән! (2)

Бу вакытта Сәхипҗамал әби кызы белән сөйләшә:

Кызы: - Хәзер, кызлар да килеп җитәр инде.

Әби: Ярар, кызым, мин Хупжамал карчык янына кереп чыгыйм әле, йомышым бар иде.

Тәртипле генә булыгыз.

Кыз:  -Әбекәем, без бик тыныч, бик тәртипле утырырбыз.

Кызлар килеп керәләр.

- Әйдәгез, кызлар, түрдән узыгыз!

Ишек шакыйлар:

Кызлар: - Егетләр килде! (Шаулаша башлыйлар.)

Егетләр: - Кызлар, аулак өйгә кертегез әле!

Кызлар: - Кертәбезме? - Кертәбез! Бусага ялын түләп керсеннәр.

(Кызлар кулъяулык күрсәтәләр,егетләр кулъяулыкка тотынып керәләр.)

Егет:

- Әйдә, дуслар, җырлыйк әле.

Уйнаган гармуннарга

Ал чәчәк күк яшик әле,

Бирешмик кайгыларга.

Егетләр, кызлар бергә җырлыйлар: (Ай, җаный, вай җаный" җыры башкарыла)

Жырла,жырла, дип әйтәсез,
Сезг
ә нинди жыр кирәк?
Эй,сезгә нинди жыр кирәк?
Сезне
ң алда жыр жырларга
Сандугач теле кир
әк.
Ай жаный,вай жаный
,
Сандугач теле кир
әк.

Уфа
-  Казан юлларының
Баганалары чыршы
.
Эй,баганалары чыршы
.
Башлары
ңа моңнар төшсә,
Сез
дә булырсыз жырчы.

Ай,май
үтә,май үтә,
Май
үтә дә җәй җитә.
Эй,май
үтә дә җәй җитә.
Май
үткәнгә кайгырмагыз,
Безне
ң яшь гомер үтә.
Ай жаный,вай жаный
,
Безне
ң яшь гомер үтә.

Безне
ң юллар куе үлән
Карап
үтәргә кирәк.
Эй,карап
үтәргә кирәк.
Җыр белмәгән,җыр сөймәгән
Безне
ң татарда сирәк.
Ай жаный,вай жаный.

Безнең татарда сирәк.

-Уйнап алабызмы?

- Татар халык уен җыры"Чума үрдәк, чума каз".

Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз

Тирән күлне ярата шул, ярата,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Әсма үзенә иптәш эзли,

Әсма үзенә иптәш эзли,

Белмим кемне ярата шул, ярата,

Ул Кәримне ярата шул, ярата.

III. Яңа ел- раштуа аулак өйләрендә, кызлар уенында йөзек салып багу урын тоткан. Татарларда йөзек салып багу йоласы түбәндәгечә үткән: таска чишмә  суы салганнар, кызларның һәркайсы шунда йөзек, төймә яки башка нәрсә ташлаган. Шуннан соң йөзекләрне бутаганнар.

(Һәрбер класстан берәр бала чакырыла.) Алар таска йөзекләрен ташлыйлар, җыр җырлыйлар.

   1. Нардуганым нар булсын,

      Эче тулы нур булсын.

      Нардуган көен көйләгән

      Зур дәүләтле бай булсын.

      Нардуганым нарына,

      Бакма кеше ярына.

      Кеше яры яр булмас,

      Үз ярың гына ят булмас.

    2. Кара тавык кытныйдыр,

       Мая салма келидер.

      Күрше  кызын мактыйлар,

      Агай алма келидер.

     Нардуганым нар булсын,

       Эче тулы нур булсын.

        Нардуганны уйнаганның

        Гомере озын булсын!

Алып баручы бер йөзекне ала:

-Бу кем йөзеге? -Безнеке!Безнеке!

Икенче класс бу класска теләк тели. Шулай итеп, йөзекләр алынып бетә, барысына да теләкләр теләнә.

Багу тәмамлангач, уен - көлке башлана.

Алып баручы:

-Уйныйсыгыз киләме?

-Килә!Килә!

-"Җебегән" уены.(Һәрбер класстан 4 әр укучы чакырыла.Балалар музыка астында бииләр, музыка туктагач, һәрберсе үзенең иптәше каршысына басарга тиеш. Артык калган кешегә җәза бирелә.)

-"Зилем-  зиләле"уены. (Кызлар, егетләр парлап басалар, "Эх,зилем-  зиләле" уен - җырын җырлыйлар.)

Җитәкләшеп, тезелешеп,

Без урманга барабыз.

Урманда,  яшел  аланда

Җырлап - биеп алабыз.

Эх,зилем-  зиләле,

Сандугачым, кил әле.

Кил әле, дустым, кил әле,

Бергә әйләник әле.

Кояшлы матур аланда

Гөлләр чәчәк аталар.

Тирә - юньгә ямь, матурлык,

Хуш исләр тараталар.

Эх,зилем-  зиләле,

Сандугачым, кил әле.

Кил әле, дустым, кил әле,

Бергә әйләник әле.

- Татар биюе! ( Үзләре теләгән кешене биюгә чакыралар, бергәләп татар биюе башкарыла.)

Алып баручы:

-Шуның белән , кадерле дуслар, бәйрәмебез ахырына якынлашты.

Нардуган, нардуган,

Нардуган, хуҗалар!

Котлы, мөбарәк булсын!

Тормыш түгәрәк булсын.

Мал - туарыгыз артсын,

Колыннарыгыз чапсын,

Игеннәрегез уңсын!

Нардуган, нардуган,

Яңа елыгыз котлы булсын!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Йола бәйрәме.Конспект. Нардуган бәйрәме (1-4 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Агроном

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Зал бәйрәмчә бизәлә. Бәйрәмдә ничә класс катнаша, шулкадәр өй ясала. Һәрбер өй хуҗасы үзенә табын әзерли. Тагын бер өй әзерләнә. Бу Сәхипҗамал әби йорты. 

Балалар танымаслык итеп киенәләр, табалар, кыңгыраулар шалтыратып килеп керәләр.

 Алып баручы: 

Нардуган- татарлар арасында шактый киң таралган уеннарның  берсе. Бәйрәм Яңа ел алдыннан үткәрелә торган булган.  Нардуганның төп мизгелләре түбәндәгеләр: кешеләр танымаслык булып киенеп, йорттан- йортка йөрү, йөзек салып багу.

 - Рәхим итегез, дуслар, Нардуган бәйрәменә!

 Кызлар, егетләр килеп керәләр. 

 Кызлар, егетләр 1 нче өй янына киләләр.. 

         - Әссәламәгаләйкүм, кардәшләр!

         - Вәгаләйкүм әссәлам!

(Йорт хуҗалары такмаклар җырлап, кунакларга каршы чыгалар. Барысы бергә бииләр.). Яшьләр: Рәхмәт сезгә! (Чыгып китәләр, шулай итеп өйдән- өйгә йөриләр, җырлыйлар, бииләр. Һәр өй хуҗасы яшьләрне сыйлый).

 II. Алып баручы.

 Шулай итеп, бәйрәмчә киенгән яшьләр, шамакайлар җырлар җырлап, йорттан- йортка йөргәннәр. Шамакайларны өйгә бик теләп керткәннәр. Халык, шамакайны кертсәң, ашлык яхшы була, дип ышанган. Алар керсә, Яңа ел имин була дип исәпләгәннәр. Ә кичен яшьләр барысы да бер аулак өйдә җыела торган булганнар.

Кызлар сөйләшә:

- Кызлар, бүген кемнең өенә җыелабыз?

- Сәхипҗамал әбиләрдә!

- Өй хакы сөйләшенгәнме?

- Сөйләшенгән! (2) 

Бу вакытта Сәхипҗамал әби кызы белән сөйләшә:

Кызы: - Хәзер, кызлар да килеп җитәр инде.

Әби: Ярар, кызым, мин Хупжамал карчык янына кереп чыгыйм әле, йомышым бар иде.

Тәртипле генә булыгыз.

Кыз:  -Әбекәем, без бик тыныч, бик тәртипле утырырбыз.

Кызлар килеп керәләр.

- Әйдәгез, кызлар, түрдән узыгыз!

Ишек шакыйлар:

Кызлар: - Егетләр килде! (Шаулаша башлыйлар.)

Егетләр: - Кызлар, аулак өйгә кертегез әле!

Кызлар: - Кертәбезме? - Кертәбез! Бусага ялын түләп керсеннәр.

(Кызлар кулъяулык күрсәтәләр,егетләр кулъяулыкка тотынып керәләр.)

Егет:

- Әйдә, дуслар, җырлыйк әле.

Уйнаган гармуннарга

Ал чәчәк күк яшик әле,

Бирешмик кайгыларга.

Егетләр, кызлар бергә җырлыйлар: (Ай, җаный, вай җаный" җыры башкарыла)

Жырла,жырла, дип әйтәсез,
Сезгә нинди жыр кирәк?
Эй,сезгә нинди жыр кирәк?
Сезнең алда жыр жырларга 
Сандугач теле кирәк.
Ай жаный,вай жаный, 
Сандугач теле кирәк.

Уфа -  Казан юлларының
Баганалары чыршы.
Эй,баганалары чыршы.
Башларыңа моңнар төшсә, 
Сез дә булырсыз жырчы.

Ай,май үтә,май үтә,
Май үтә дә җәй җитә.
Эй,май үтә дә җәй җитә.
Май үткәнгә кайгырмагыз,
Безнең яшь гомер үтә.
Ай жаный,вай жаный,
Безнең яшь гомер үтә.

Безнең юллар куе үлән
Карап үтәргә кирәк.
Эй,карап үтәргә кирәк.
Җыр белмәгән,җыр сөймәгән 
Безнең татарда сирәк.
Ай жаный,вай жаный. 

Безнең татарда сирәк.

-Уйнап алабызмы?

- Татар халык уен җыры"Чума үрдәк, чума каз".

Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз

Тирән күлне ярата шул, ярата,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Әсма үзенә иптәш эзли,

Әсма үзенә иптәш эзли,

Белмим кемне ярата шул, ярата,

Ул Кәримне ярата шул, ярата.

III. Яңа ел- раштуа аулак өйләрендә, кызлар уенында йөзек салып багу урын тоткан. Татарларда йөзек салып багу йоласы түбәндәгечә үткән: таска чишмә  суы салганнар, кызларның һәркайсы шунда йөзек, төймә яки башка нәрсә ташлаган. Шуннан соң йөзекләрне бутаганнар.

(Һәрбер класстан берәр бала чакырыла.) Алар таска йөзекләрен ташлыйлар, җыр җырлыйлар.

   1. Нардуганым нар булсын,

      Эче тулы нур булсын.

      Нардуган көен көйләгән

      Зур дәүләтле бай булсын.

      Нардуганым нарына, 

      Бакма кеше ярына.

      Кеше яры яр булмас,

      Үз ярың гына ят булмас.

    2. Кара тавык кытныйдыр,

       Мая салма келидер.

      Күрше  кызын мактыйлар,

      Агай алма келидер.

     Нардуганым нар булсын,

       Эче тулы нур булсын.

        Нардуганны уйнаганның

        Гомере озын булсын!

Алып баручы бер йөзекне ала:

-Бу кем йөзеге? -Безнеке!Безнеке!

Икенче класс бу класска теләк тели. Шулай итеп, йөзекләр алынып бетә, барысына да теләкләр теләнә.

Багу тәмамлангач, уен - көлке башлана.

Алып баручы:

-Уйныйсыгыз киләме? 

-Килә!Килә!

-"Җебегән" уены.(Һәрбер класстан 4 әр укучы чакырыла.Балалар музыка астында бииләр, музыка туктагач, һәрберсе үзенең иптәше каршысына басарга тиеш. Артык калган кешегә җәза бирелә.)

-"Зилем-  зиләле"уены. (Кызлар, егетләр парлап басалар, "Эх,зилем-  зиләле" уен - җырын җырлыйлар.)

Җитәкләшеп, тезелешеп,

Без урманга барабыз.

Урманда,  яшел  аланда

Җырлап - биеп алабыз.

Эх,зилем-  зиләле,

Сандугачым, кил әле.

Кил әле, дустым, кил әле,

Бергә әйләник әле.

Кояшлы матур аланда

Гөлләр чәчәк аталар.

Тирә - юньгә ямь, матурлык,

Хуш исләр тараталар.

Эх,зилем-  зиләле,

Сандугачым, кил әле.

Кил әле, дустым, кил әле,

Бергә әйләник әле.

- Татар биюе! ( Үзләре теләгән кешене биюгә чакыралар, бергәләп татар биюе башкарыла.)

Алып баручы:

-Шуның белән , кадерле дуслар, бәйрәмебез ахырына якынлашты.

Нардуган, нардуган,

Нардуган, хуҗалар!

Котлы, мөбарәк булсын!

Тормыш түгәрәк булсын.

Мал - туарыгыз артсын,

Колыннарыгыз чапсын,

Игеннәрегез уңсын!

Нардуган, нардуган,

Яңа елыгыз котлы булсын!

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 935 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.01.2015 623
    • DOCX 174 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гатауллина Зульфия Мингалимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 14961
    • Всего материалов: 17

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 958 человек из 81 региона
  • Этот курс уже прошли 7 689 человек

Курс повышения квалификации

Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 257 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 1 263 человека

Курс профессиональной переподготовки

Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании

Учитель начальных классов

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 2688 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 482 человека

Мини-курс

Маркетинг в сфере услуг: от управления до рекламы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 14 регионов

Мини-курс

Оказание первой помощи

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 683 человека из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 372 человека

Мини-курс

Финансовый анализ

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов