Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Тема: Яктылык язы. Максат. Яз темасына караган сүзләрне искә төшерү, ныгыту, актив кулланышка кертү; ишетеп аңлау сәләтен үстерү; укучыларның иптәшләренең фикерләрен тыңларга һәм үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү; табигатькә соклану хисе тәрбияләү. Җиһазлау; Слайдлар, аудио һәм видео кассета. Дәрес барышы Оештыру өлеше. 1.Исәнләшү. Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Иртәнге кояш кебек. Татар теле- Тукай телен Өйрәнергә килдек без. Уңай психологик халәт тудыру. Мин игътибарлы. Мин бүген яңа сүзләр өйрәнәм. Мин татарча сөйләшәм. Укучы икәнемне һәрвакыт истә тотам. Шуңа күрә дәрестә дөрес итеп утырам. Дежур укучы рапорты. 2. Белемнәрне актуальләштерү. 1. Уен “Сүзләрне таныйсызмы ? ” Укучылар яз белән бәйле сүзләргә кул чабарга тиеш: Туган тел, тамчы, сыерчык, тәрәзә, гөрләвек, ташу,өстәл, бөреләр, матур, эри, көндәлек, сөңге боз. 2. Язның билгеләрен әйтерү. - Укучылар, яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була? 1 слайд. ( Язгы табигать. Түбәләрдән тамчылар тама. Кар эри. Гөрләвекләр ага. Кошлар кайта. Бөреләр ачыла. Боз китә, ташу башлана ). 2 слайд. (Язларның бүленеше күрсәтелән) - Укучылар, сез бу язларны таныйсызмы? 3 слайд. Яктылык язы. 4 слайд. Су язы. 5 слайд. Яшеллек язы. 6 слайд. Җәй алды язы. (Укучылардан язларга кагылышлы билгеләрне әйттерү) Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. 1. 7 слайд. “Яктылык язы” - Ә, бүген без сезнең белән дәрестә язның беренче өлеше- Яктылык язы турында гына сөйләшербез. Белгәннәребезне искә төшерербез. - Яктылык язы кайчан башлана? - Март аенда. 2. Ә. Бикчәнтәеваның “Март аенда” шигыре белән таныштыру. (видео язмадан тыңлату) Сүзлек эше. Компьютер экранында яңа сүзләр языла. Укучылар кычкырып укыйлар һәм сүзлек дәфтәрләренә күчереп язалар. Сүзләр: Батасың – тонешь Тәпи – лапа. Туңа – мерзнет. Шигырьне эчтән укыту. Дөрес һәм сәнгатле укый белүчеләрдән шигырьне тулысы белән укыту. 4. Физкультминут. 5. Дәреслек белән эш. 1.) Сүзләрне искә төшерү (5 нче күнегү). Күзләрне камаштыра - ослепляет глаза Һава үтә күренмәле - воздух прозрачный Бөреләр ачыла - почки распускаются. Яктылык язы турында текст тыңлату. Текст эчтәлеге буенча сорауларга җаваплар алу. -Яктылык язы кайчан була? -Ни өчен язның бу вакыты шулай атала? -Нәрсә күзләрне камаштыра? -Нәрсәдән күзләр авырта? -Табигатьтә нинди үзгәрешләр була? 6. Белемнәрне ныгыту. 1.) Уен. “Әйе” ме, “Юк”мы? - Сез бу җөмләләр белән килешәсезме? (җөмләләрне дөресләп әйттерү) 1. Март аенда көннәр кыскара, төннәр озыная башлый. 2. Яз көне табигать уяна. 3. Җылы яклардан кошлар кайта. 4. Кояш җылытмый, яңгырлар яумый. 5. Түбәләрдән тамчылар тама. 2.) Яктылык язы турында берничә укучыдан сөйләтү. 7. Өй эше бирү. “Март аенда” шигырен яттан өйрәнергә. 8. Дәресне йомгаклау. 1.) Нәтиҗә ясау. 2.) Билгеләр кую.
6 653 832 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Керефова Алина Хасановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.