Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
ИЗГЕ ҖАНЛЫ ӘНИЛӘР!
2 слайд
Гүзәл холыклы әниләр!
3 слайд
Иманлы, олы йөрәкле,
кешелекле, изге җанлы,
гүзәл холыклы, шәфкатьле,
мәрхәмәтле, игелекле, юмарт,
киң күңелле, эшчән, тырыш,
тыйнак, гади, изге күңелле,
кайгыртучан ,
тугрылыклы иптәш,
үрнәк остаз һәм зыялы
ӘНИЛӘРГӘ
иң матур 7 котлаунамә
(7 – иң изге сан)
4 слайд
ӘНИләр көне белән!
Мәрхәмәтле ӘНИЛӘР!
Әниләр көне -көз аенда булгангамы,
Табигатьнең бик тә мул чагы,
Күктә кояш та бар, җан да тыныч,
Бәхет өчен ни кирәк тагы?!
Бәхет өчен кемгә нәрсә кирәк:
Патша бәхете – олы тәхеттер.
Балаларның сөеп караулары –
Әни өчен олы бәхеттер.
Шундый бәхет ташламасын Әниләрне:
Гади булсын – буе җитәрлек.
Әнилшргә карап ак көнләшү белән,
Күз тимәсен, диеп китәрлек.
5 слайд
Игелекле ӘНИЛӘР!
Гомерләр хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел.
Моңаймагыз, еллар үтә дип,
Еллар күк елмаегыз –
Шатлык-сөенечләр белән
Матур үтсен бәйрәмегез!
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Без теләгән теләкләр!
6 слайд
Олы йөрәкле – ӘНИЛӘР!
Бәйрәмегез котлы булсын!
Бу көн шулай күңелледер СЕЗ булганда,
Бу дөнья шулай яктыдыр СЕЗ булганга.
Бөтен җиһан шатлангандыр СЕЗ булганга.
Тирә-якта һәрчак бәйрәм СЕЗ булганда.
Бүгенгедәй сөйкемле булыгыз!
Бүгенгедәй бәхетле булыгыз:
Җәй гөлләре үскәндә дә,
Яз яфраклар ярганда да,
Көз җилләре искәндә дә,
Җиргә карлар яуганда да!
7 слайд
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Көләч һәм дәртле булыгыз хәзергечә!
Күнелегез Сезнең күтәреңке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп яшәгез!
Нурлы йөзле ӘНИЛӘР!
Сөйкемле карашыгыз кояшка тиң
Бар тормышны нурга күмәсез.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Гүя тик Сез генә беләсез.
8 слайд
Олы йөрәкле ӘНИЛӘР!
Иң кирәкле кеше Сез,
Ышанычлы, таянырлык
Зур йөрәкле кеше Сез!
Һәркем өчен табыш булып,
Яшәгез Сез озак еллар.
Киләчәккә теләк гади:
Аермасын безне юллар.
9 слайд
Хөрмәтле
ӘНИЛӘР!
.
Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарыгыз,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар,
Төяп килсен туар таңнарыгыз.
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сезгә барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Бәйрәмегезнең һәрбер таңында.
Йөрәгегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек, бары шатлыклар!.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Ана -Бөек исем!
Нәрсәҗитә ана булуга; Хатыннарның бөтен матурлыгы Бөтен күрке Ана булуда.
Н.Такташ.
Әни!
Керфекләрең саен иман нуры Жан җылысы һәрбер сүзеңдә.
Энҗеләрдән тезгән дисбеләрдәй Күңел дөньясының түрендә.
Эни! Җир йөзендә иң матур сүз - әни! Нинди матур изгелекләргә, хөрмәтләргә ия. Һәр телдә иң бөек,иң кадерле сүз - әни, әнием, нәнәй, анай. Шулар арасында иң газизе “Әннә” дер. Чөнки иң беренче безнең телебез ачылганда да, “әннә” дип ачылган, тәпи басканда да иң беренче “әннә” сүзе әйтелгәндер ,мөгаен. Без,бишектә яткан чакта ук әниебезнең якты ,нурлы йөзен күреп елмайганбыз, әниебезнең бишек җырын тыңлый-тыңлый татлы йокыга киткәнбез. Аның йомшак кулларына тотынып тәпи йөрергәөйрәнгәнбез.
Айдан, кояштан кадерле Син ул - әнием !
Иң ягымлы, иң сөйкемле Син ул - әнием !
Әни ! Ул һәр кеше әйтэ торган беренче сүз. Дөньядагы барлык телләрдә ул бердәй яңгырый. Кеше үз гөмерендә шушы изге, кадерле сүзне ничәмә - ничә тапкыр гына кабатламый икән?! Әйткән саен ул сүз яңадан - яңа мәгънә салып килә.
Әни куллары - иң мәрхәмәтле һәм назлаучан куллар, алар барын эшли торган. Әни йөрәге - иң тугырылыклы һәм сизгер йөрәк, аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.
Әни! Әнә шулай дип бер генә тапкыр эндәшүең дә аңа синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да тоеп ала. Бөтен күңелең, йөрәгеңҗылысы кергән бу сүзгә.
Үсеп җиткәч инде, кеше булгач Әниләрне ташлап китмәгез.
Ташлап китеп картлык көннәрендә Сез аларны ятим итмәгез.
6 660 917 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Маканова Мадина Миннебаевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
36/72/108 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
10 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.