Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыВнеклассное мероприятие "Праздник букваря" (1 класс)

Внеклассное мероприятие "Праздник букваря" (1 класс)

Скачать материал

Әлифба бәйрәме

Максат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.

Җиһалау: интерактив такта, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, магнитофон

 1 слайд “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры яңгырый.

Укытучы: Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез – Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте. (2 слайд)

Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар.  Бүген без сезнең белән “Хәрефстан” дигән илгә сәяхәткә чыгарбыз. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши. Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы. ( 3 слайд)

Укытучы: (4 слайд)

Без поездга утырасы станциянең исеме әлегә билгеле түгел. Аны белмичә без кузгалып китә алмыйбыз. Ләкин борчылмагыз, табышмакның җавабын әйтсәгез, шул станциянең исеме булыр.

 Аз да түгел, күп тә түгел,

Утыз тугыз төп- төгәл.

Тәртип белән тезегез,

Рәттән әйтеп бирегез,

Аны белә һәр бала,

Бу рәт ни дип атала? (Алфавит) (5 слайд)

Станциядә безне поезд көтә. Вагонга кереп утыру өчен билетларыбыз да бар. Ә алар чын булсын өчен хәрефләрдән сүз төзергә кирәк.

Һәр билетка хәрефләр язылган: кәмпәт (мәктәп), фәтдрә (дәфтәр), тпаик (китап) . Укучылар билет алалар. Кем сүзне белеп укып күрсәтә шул урынына кереп утыра. Урындыклар “поезд” итеп тезелгән.

Укытучы:

Менә хәзер юлга кузгала алабыз.

I тукталыш “Шигърият” станциясе. (6 слайд)

Насердинова Гөлназ Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен, Шәрәпова Гөлназ Н.Мәдьяровның “Туган телем – татар теле” шигырен сөйли (7 слайд)

II тукталыш “Тапкырлык” станциясе  (8 слайд)


1)Кечкенә генә йорт,

   Эче тулы корт.(кыяр)

  2)Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.(суган)

 3)Җир астында алтын казык-

Бик тәмле тамыразык.(кишер)

 4)Утыра бер ак чүлмәк

 Үстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

 5)Түгәрәк_ ай түгел,

Сары- кояш түгел,

Тәмле- шикәр түгел,

Койрыклы- тычкан түгел. (шалкан)

 6)Тышы яшел, эче кызыл,

Җылы якларда үсә.

Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!-

Исемен әйт әле белсәң! (карбыз)

7)Җәен соры ,кышын ак,

Кылый күз, озын колак.(куян)

8)Бернәрсә тегә белми,   

Энәләр тагып йөри.    (керпе)        

9) Үзе ул бал ярата,

Кыш буе йоклап ята.. (аю)       10)Сорыдыр төсе.

Үткендер теше ,

Урманда йөри.

Бозаулар эзли.(бүре)

 


 

2. Әлифба чорында белгән табышмакларны 1 сыйныф укучылары әйтә.

3. Әниләр өчен табышмаклар.

Берсе көнне ярата,

Берсе төнне ярата.

Икесе дә дөньяга

Якты нурлар тарата.(Ай һәм Кояш)

 Алмаш-тилмәш өчкүз яна:

Яшел,сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

булыша ул көнозын. (Светофор)

 Агач түгел-яфраклы,

Тун түгел-тегелгән.(Китап)

 Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә ,кыздыра да

Кешеләр безне җыеп.(Гөмбә)

4. “Татар телле заман” интерактив программасыннан “Кайсы артык” уенын уйнау.

 

III тукталыш “Җырлар” (25 слайд)

 

1 нче сыйныф укучылары “Көләсе килеп тора” (Р.Корбан сүзләре) җырын башкара

1 нче сыйныф укучысы Тугушев Илнур дога укый

“Дулкыннар” конкурсы лауреаты Валеева Аделина башкаруында җыр

 

IV тукталыш “Хәрефстан иле” (26 слайд)

 

Укытучы:

Балалар! Игътибар! Игътибар! Алдыбызда “Хәрефстан иле” . Монда безнең Әлифбабыз һәм яратып укыган башка китапларыбыз яши.

Балаларның каршыларына “Әлифба” килеп чыга.

Әлифба:

-Исәнмесез, балалар! “Хәрефстан” иленә рәхим итегез! Бу илдә мин сезгә өйрәткән бик шук, бик наян хәрефләр яши. Әгәр алар сезнең гомерлек юлдашыгыз булсын дисәгез үз һөнәрләрегезне күрсәтегез әле.


               Ә хәрефе

 “Әни“ дип телем ачылган,

  Әни сөйгән, назлаган,

  Кайсыбыз соң дәфтәренә

  Ә хәрефен язмаган.

               Л хәрефе

   Күзләремнән яшьләр чыкты,

   Капкан идем лимонны

   Сары булгач бик тәмле дип

   Белгән идем мин аны.

               И хәрефе

   Иген үскән, биек үскән,

   Башаклары тулып пешкән!

   Комбайннар туктап тормый.

   Ашлык суга  җырлый – җырлый.

 

              Ф хәрефе

   Фил бүрәнә ташып йөри

    Кара урман эчендә

    Һаман тора күз алдымда,

    Күрсәм дә тик ... төшемдә.

                Б хәрефе

    Бөрлегәнем, җиләгем дип,

    Иркәли мине әни.

    Мин бит әле бик кечкенә,

    Мин бит әле бик нәни.

                А хәрефе

    А хәрефе алмада

    А хәрефе агачта

   А хәрефен яратабыз

   Өйрәнәбез иң башта.

 

   1 нче укучы:

   Әлифба – тормышта

   Беренче баскычым

   Син белем дөньясын

   Ачучы ачкычым.

    2 нче укучы.

    Өйрәттең син миңа

    Ватанны сөяргә,

    Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

    Мең рәхмәт дияргә.

     2 укучы бергә.

    Рәхмәт сиңа, Әлифбам,

    Хәзер мин укый беләм.

   3 нче укучы:

   Әлифба. Әлифба,беренче битеңне

 Ачкан көн хәтердә - зур бәйрәм шикелле.

 Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең,

 Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.

              4 нче укучы

 Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде,

 Сүз төзеп укуы кызыклы, күңелле!

 Әлифба. әлифба, китәсең бит инде,

 Җыр итеп җырлыйбыз, иң соңгы битеңне.


(ишектән атылып-бәрелеп бер малай килеп керә)

Малай: Әй, нишлисез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз?

Укытучы: Абау, кем бу? Нинди тәртипсез малай бу? Ишек шаку юк, исәндәшү юк, атылып-бәрелеп килеп керде дә, әллә нинди ямьез сүзләр сөйли башлады???

(малай әле кызларның чәчләрен тарта, әле малайларны ң арткасына төртә)

Укытучы: Нишлисең син, малай? Кем син? Башлангыч сыйныф укучысыдыр әле бәлки? Өй эшләрен дә хәзерләп йөрми торгандыр әле?

Малай: Мин укучы түгел, ләкин укучы булсам дә, өй эшләрен эшләмәс идем. Сез дә эшләмәгез. Нәрсәгә ул өй эше? Рәхәтләнеп уйнамыйча?

Укытучы: Абау, кем соң син? Безнең балаларны әшәкелеккә өйрәтеп йөрисең?

Малай: Танымыйсызмы? (көлә) Белмәсәгез, белегез (кофтасын салып ыргыта, анда “2” ле дигән язу) “2” ле билгесе булам мин! Сезнең классыгызда калырга дип килдем.

Укытучы: (малайның кофтасын алып бирә) Ә менә ни өчен шундый тәртипсез, таркау икән син. Балалар безнең арабызда андыйлар бармы соң?

Укучылар: Юк, юк!

Укытучылар: Дөрес, балалар, безнең класста андый укучы юк. “2” ле алганыбыз да юк, киләчәктә дә алырга язмасын. Димәк икеле бе сине кабул итмибез. Син безгә кирәк түгел. Бар, кит.

(“2” лене төртеп чыгарып җибәрәләр)

(йөгереп “3” ле килеп керә дә ишек төбендә тукталып кала)

“3” ле: Гафу итегез, ишекне шакып керергә онытканмын. Нинди бәйрәм сездә?

Укытучы: Бездә Әлифба бәйрәме, “3” ле. Син әле тагын бер әйберне оныттың, исеңә төшер әле.

“3” ле:Нәрсәне? Ә-ә-ә. Исәнмесез!

Балалар: Исәнмесез, “3” ле, исәнмесез.

“3” ле: Мине сезгә билгеләр патшалыгыннан җибәргәннәр иде. Сезнең класста калырга куштылар.

Укытучы: “3” лене? Безнең класста алып калыргамы? Ишекне шакып керергә онытып җибәрдең, “исәнмесез”не дә мин әйткәч кенә исеңә төшердең. Хәтерең начар бит синең, “3” ле. Балалар, нишлибез? Алып калабызмы “3” лене?

Укучылар: Ю-у-ук, алып калмыйбыз. Безгә “3” ле кирәк түгел.

(ишек шакыган тавыш килә)

Укытучы: Кем бар анда? Керегез.

“4” ле (керә) Исәнмесез!

Укучылар: Исәнмесез, “4” ле, исәнмесез! Әйдә, рәхим ит!

“4” ле: Әлифба бәйрәме үткәрәсезме әллә? 1 нче класс укучыларын Әлифбаны өйрәнеп бетергәннәр дип ишеткән идем.

Укытучы: Әйе шул, “4” ле, син дә безнең бәйрәмгә рәхим ит.

“4” ле: Мин үзем дә сезнең класста калырмын дип килгән идем. Кабул итәрсезме соң мине? Сирәк-мирәк кенә оныткалап җибәрәм инде мин.

Укытучы: Балалар нишлибез? Алып калабызмы “4” лене? Үзен яхшы яктан гына күрсәтте бит.

Укучылар: Әйе, алып калабыз.

Балалар, сез тагы кемнедер көтәсез ахрысы? Кемне көтәсез?

Укучылар: “5” лене көтәбез.

Укытучы: (серле елмаеп) Әлифбага күз салыгыз әле, дусларым. Алар сезнең үзләрен кабул итәчәкләрен белделәр һәм Әлифба белән килделәр. Димәк Әлифба, сезне бәөрәмдә актив катнашканыгыз, барлык сорауларга да дөрес җавап биргәнегез өчен, үзенең җимешләре –“5” леләр белән бүләкли. Һәм сезнең һәрвакыт “5”легә укуыгызны теләп кала.

Әлифба:

-Рәхмәт, сынатмадыгыз! Дусларым, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Үземнең урынга тагын да акыллырак китапны – Туган телне калдырам. Хушыгыз, дусларым! Туган тел белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәгез.

Туган тел:

-       Исәнмесез, хуш киләсез, кадерлеләрем! Минем янга килеп җитүегез белән котлыйм сезне. Мин сезгә яңа китаплар алып килдем, аларны бик яратып укыгыз, саклап тотыгыз. (“Туган тел” дәреслекләре өләшә)

-       1 укучы: Кадерле укытучыларыбыз! Әти-әниләребез!

-       2 укучы: Сезнең алда вәгъдә бирәбез!

3 укучы: Тырышып укырга

4 укучы: Ялкауланмаска,

5 укучы: Артка калмаска!

6 укучы: “2” ле алмаска!

7 укучы: Сәламәт булырга.

Барысы бергә: Әйдәп барарга, “5” кә укырга.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие "Праздник букваря" (1 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Старший рекрутер

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Максат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү. Җиһалау: интерактив такта, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, магнитофон 1 слайд “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры яңгырый. Укытучы: Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез – Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте. (2 слайд) Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Бүген без сезнең белән “Хәрефстан” дигән илгә сәяхәткә чыгарбыз. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши. Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы. ( 3 слайд)

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 131 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.10.2020 104
    • DOCX 61.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хаткевич Татьяна Владимировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хаткевич Татьяна Владимировна
    Хаткевич Татьяна Владимировна
    • На сайте: 3 года и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 92164
    • Всего материалов: 245

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 92 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 251 человек

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 784 человека из 72 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 995 человек

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 406 человек из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 548 человек

Мини-курс

Специальная реабилитация: помощь детям с особыми потребностями

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

ЕГЭ по биологии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психосемантика и социальная психология

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек