Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыВнеклассное мероприятие "Осенний бал"

Внеклассное мероприятие "Осенний бал"

Скачать материал

Теләче муниципаль районы

Морат Мостафин исемендәге Олы Кибәхуҗа

башлангыч  гомумбелем   бирү мәктәбе

 

 

 

 

Көзге бал бәйрәме

(Башлангыч сыйныфларда ачык чара)

 

 

 

 

 

 

                                      Чараны әзерләделәр:

Шәяхмәтова И.Р.,

                                       Мостафина К.М.

 

 

        

 

 

2014-2015 нче уку елы,октябрь

 

КӨЗГЕ БАЛ” БӘЙРӘМЕ.

Максат: Яшелчә, җиләк-җимешләрнең файдалы икәнлегенә төшендерү;

               укучыларның күзәтүчәнлеген, игътибарлылыгын, иҗади сәләтләрен   үстерү;

               табигатькә, кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Бердәмлек,дуслык хисләре тәрбияләү.

 

БӘЙРӘМ БАРЫШЫ

Кадрия-диктор чыгышы.

     - Исәнмесез, хөрмәтле дуслар ! Туган җиребезгә көз килде. Бүген ,  23 нче октябрь, пәнҗешәмбе көн Морат Мостафин исемендәге Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең ТВ каналы тәкъдим итә.  Программабызда:

1. Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбебездәге көзге бал бәйрәменнән  репортаж.

2. Мәктәп тормышы.

3. Яңалыклар, укучылар тормышы.

4. Һава торышы буенча мәгълүмәтләр биреләчәк.

      Хөрмәтле дуслар, быел Морат Мостафин исемендәге Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе аеруча мул уңыш җыеп алды. Укытучылар һәм укучылар тырышлыгы белән кыяр-помидор, җиләк-җимеш, кәбестә, кишер, чөгендер, кабак, карлыган җыеп алынды.

(Алып баручылар чыга).

Резеда (1 а.б.). Күңелләргә якты нур өләшеп,

           Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

           Үз муллыгы белән көзләр килә

           Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Илнур (2 а.б.). Җиргә төшә сары, ал яфраклар

           Көз җиткәнен алар белдерә.

           Алтын көзең синең, туган ягым,

           Күңелемә якын, бер генә.

Резеда (1 а.б.). Бәйрәм белән сезне, якын дуслар!

          Уңган булган олы-кечегез.

          Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне

           Сәлам итеп кабул итегез.

Илназ ( репортёр) кулына микрофон тотып, ишектән керә):

      Мин, Илназ, хәзерге вакытта Морат Мостафин исемендәге Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең  “Көзге бал” кичәсенә туры килдем. Күрәсезме, монда бар да шат - күңелле ял итә беләләр. Мин беренче соравымны бу мәктәпнең мөдире Илсөяр Рамиловнага бирәм!

- Исәнмесез, әйтегез әле, бу мәктәптә балалар дус, бердәм. Моңа ничек ирештегез ?

-Безнең мәктәп укучылары бик дус, тату. Тырышып укыйлар. Бик күп кенә олимпиадаларда, конкурсларда катнашалар. Дәрестән тыш вакытларын да буш үткәрмиләр. Мәктәптә оештырылган «Шаг за шагом» техник, «Детство» бию түгәрәкләрендә шөгылләнәләр. Шушы уку елыннан “Гарәп графикасы”нигезләрен өйрәнү түгәрәге эшли башлады.

- Ял, бәйрәм вакытларын ничек уздырасыз ?

-Түгәрәктә өйрәнгән биюләрен ата-аналар, “Шатлык” балалар бакчасы балалары, авыл халкы алдында, районда үткәрелгән конкурсларда катнашалар. Алар белән бик теләп, түгәрәк җитәкчесе - Шаипова Раъно Исамовна шөгыльләнә. Менә бүген сез аларның биюләрен күреп китәрсез.

- Бәлки әйтер теләкләрегез дә бардыр ?

- Телимен мин уңышлар, саулык, сәламәтлек. Балаларыбыз акыллы,тәртипле булып үссеннәр.

- Рәхмәт Сезгә.

 Кадрия(диктор): Ә хәзер Морат Мостафин исемендәге Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең ТВ каналында реклама.

БИЮ (1 сыйныф укучылары “Домовёнок» биюен башкара)

      Илназ (репортёр) дәвам итэ

 - Морат Мостафин исемендәге Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбеннән репортажыбызны дәвам итеп, бәйрәмгә килгән укучылар белән эңгәмә корып алабыз. Менә минем каршымда 4нче сыйныфның укучысы. Әйт әле, Диләрә, сезнең класс бәйрәмгә нинди уңышлар белән килде ?

- Без бик тырышып укыйбыз. Менә 4нче сыйныфта үткәрелә торган тестлаштыруга әзерләнәбез.

- Рәхмәт сина, укуыгызда уңышлар телим, тестларны уңышлы тапшырыгыз.

     -Казаннан монда кадәр килеп, килгән кунакларга да сүз бирми булмас: бәйрәмгә нинди уңышлар, нинди тәэсирләр белән килдегез?

- ....

Бәйрәмегез күңелле үтсен, укучылар! (Балалар арасына үтә)

Көз кызы керә (Динә):

                Саумысез, якын дусларым,

                Сезне сагынып килдем мин,

               Сезгә матур көннәр дә

                Уңыш та китердем мин.

Җыр башкара ”Гөлкәйләрем”)

Илнур (2 а.б.). Рэхим ит, Көз кызы . Турдэн уз ! (кулыннан җитәкләп балалар янына илтеп утырта)

  Резеда(1 а.б.) Игътибар! М.Мостафин исемендәге Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең ТВ каналында “Табылдыклар өстэле” хэбэр итэ

Кадрия (диктор). Исэнмесез, хэерле көн, дуслар! Сентябрь һэм октябрь айларында табылдыклар өстэленэ шактый күп укучылар тарафыннан югалган кирэк-яраклар табылды. Мисал өчен, 5нче октябрь көнне мэктэпнең раздевалкасында 1 сыңар 34нче размерлы кроссовка табылды. Кроссовкиның күренеше: акка зэңгэр буй полоса тегелгэн,башы эз генэ купкан, ярты шнурлы үкчэсе таушалган, кыйшаеп уң якка карап тора –сул аяк киемен югалткан укучы тиз арада хэбэр итүегез яки килеп алуыгыз сорала .

Резеда (1 а.б.). Эйберлэр югалту бигрэк тэ октябрьның беренче атнасында күп булды ,ашханэгэ таба борылышта зэңгэр ручка башы табылды ;бераз чэйнэлгэн, вак кына теш эзлэре калган, таушалган, эмма кулланырлык хэлдэ. Шул ук көнне башлангыч класслар кабинетында 2 нче рэтнен 3нче парта астында алма күчэне табылды. Күчэненэ караганда эре сортлы, бик тэмлегэ охшаган. Эле хэзергэ күчэндэге төшлэр барысы да исэн. Алма яратучы иптэшлэр, агач утырту сезоны тэмамланганчы соңга калмыйча килеп алуыгыз сорала .

Хэбэрлэшү өчен телефоннарыбыз 5-62-24.

Безнең каналда калыгыз!

         Реклама.

  Бию “Заманча бию”

            

Кадрия (диктор)    -Cентябрь һэм октябрь айлары шулай ук котлауларга да бай булды . ”Сэлам юллыйм” тапшыруына куп кенэ хатлар һэм котлаулар килде. Көз айларында туган көннэрен билгелэп үткэн һэм үтэчэк

     Килгән кунаклар арасында: Закирова Саҗидә Гайнулловна

       Укытучылар: Вәлиева Миләүшә Адынановна, Нигматзянова Гөлгенә Фәниловна.

      Укучылар: Миннебаев Илназ, Шагиева Диләрә     

         Сезне гомер бэйрэмегез белэн котлыйбыз. Сез муллык, байлык чорында дөньяга килгэнсез. Шуна күрэ йөзегездэ һэрвакыт елмаю, бэхет чагыла. Тормышыгызның гел шулай якты, сөенечле булуын телибез. Сезне котлап укучылар “Әйлән-бәйлән” җырын бышкара .

Кадрия (диктор)    Эфирда Мостафин исемендәге Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең ТВ каналы. Ә хәзер һава торышы .  Хэерле көн, дуслар ! Синоптиклар хэбэр итүенчэ, октябрь аенда һава торышы үзгэрүчэн булачак. Иртэн яңгыр яуса, кичкэ кар, я булмаса киресенчэ. Районыбыз Теләчедә көндез +5 градус, төнлэ -5 ,10 градуска кадэр салкыннар көтелэ . Мэктэбебез урнашкан Олы Кибәхуҗа авылында температура +4-5гр кадэр җитәчәк, җил вакытында, ягъни укучылар мэктэпкэ барганда һэм кайтканда арттан гына исэчэк. Көчле яңгырлар явуы имтихал. Сөләйманов урамыннан читтэ яшэүчелэр озын кунычлы резин итеклэрегезне барлап куегыз, озакламый кирэк булулары  ихтимал. 

         Үзегезне начар хис итсэгез, врачка барып йөрмэгез, барыбер файдасы тимәс. Күбрәк яшелчә-җиләк-җимеш ашагыз.Тулы мәгүлүматларны сезгә Мостафин исемендәге Олы Кибәхуҗа башлангыч  мәктәбе прогноз-диагностика узәге хәбәр итте. Сәламәт булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр. Ә хәзер, Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең “Көзге бал” бәйрәменнән турыдан-туры репортаж.

Илнур (2 а.б.): Хәзер, балалар, әзрәк ял итеп алабыз. “Винегрет” дигән

                    монтаж карап алырбыз.

Бакчада өстәл. Комлык, уенчыклар. Ике малай уйнап утыралар. Әби(Диләрә) тавышы ишетелә:

- Балакаем, карының ачкандыр бит инде, ашап алырга кирәк.

1 нче малай(Рөстәм): И, шушы әбине, бигрәкләр дә борчыла инде, минем өчен.

2 нче малай(Рәсим): Ярый, алайса, тамак ялгап ал, мин киттем.

Әби керә. Кулында винегрет.

Әби: Менә, улым, ашап кара әле. Витаминнар бик күп бу ризыкта, ашап бетерсәң, үсеп тә китәрсең, сәламәт бу¬лырсың.

МАЛАЙ: Хәзер, әбием. Кулымны гына юам да, ашап карыйм. Витамины булмаса, ашамыйм...(болгатып ка¬рый, борчак таба) Ә-ә, менә нинди зур витамин (каба). Тфү, тфү.борчак бит бу, ви¬тамин түгел, тагын алдаган¬сың инде, әбием.

Әби: Ну, шушы кире¬беткән малайны. Витамины күренеп тормый инде аның. һәр ризыкның үз витамины бар. А, В, С, Д, Р, К витамин¬нары. Ашамлыкны, улым, рәнҗетергә ярамый, ризык¬тан өстен булмыйлар. Әйбәтләп кенә утыр да аша, аның чөгендере, суганы, ки¬шере, барсы да витамин инде. (китә)

Малай:  Аңламассың шушы зурларны. Витамин да витамин диләр. Бер витамин да юк монда. Менә бусы чөгендер, бусы кишер, бусы суган - фу исе, ашамыйм.( сикергәләп йөри)

Әби-әби винегретта

Бик күп, дидең, витамин.

Ашап карадым, эчендә

Витамин юк бит аның.

Әби керә: Кара син бу киребеткәнне, өстәл янында сикергәләп йөри, килешмәг¬әнне, утыр, тот кашыгыңны, икенче чыгуыма бер бөртеге дә калмасын, аңладыңмы?

Малай: Аңладым, әбием, (шигырьне кабатлый-кабатлый йоклап китә. Төш күрә.

(Музыка. Бии, бии яшелчәләр керә. )

Борчак (Әмир): 

    Борчакларым бигрәк  матур

Охшаган витаминга

С витамины күп була

Яшелрәк чагымда.

Чөгендер (Әдилә):

Чөгендерем бигрәк тәмле

Кан составын яхшырта

Глюкоза, витаминнар,

Бар минем составымда.

Кишер (Рәсим):

Витамины күп булмаса

Ашар идеме, куян.

Җитез, шаян булу өчен

Килә, дисез, көч каян?

Кәбестә (Ландыш):

  Кәбестәдә бик күп була

  Витаминның һәр төре.

  Кәбестәне әрәм итмә,

  Алтын кебек бөртеге.

 Бәрәңге (Тимур):

 Бәрәңге, бәрәңге

 Бәрәңгене күр, әле.

 Апельсинныкыннан да күп

 Витаминнар күләме.

 Көнбагыш (Бахтовар):

 Көнбагышның маенда

 Е витамины бик күп.

     Яшәрепләр китәрсең

    Төшен ашасаң бик күп.

 Суган Илнур):

 Исем тәмсез булса да

 Сугандай дару сирәк

 Салкын тисә, тизрәк,

 Суган ашарга кирәк.

Барысы бергә:

 Балаларга үсү өчен

 Сәламәт булу кирәк

 Безнең белән дус булсагыз.

 Үсәрсез сез тизрәк. (укучылар чыгып китәләр)

Малай уяна: Төшемме соң бу, өнемме? Әллә чын¬нан да, витамин бар микән бу

яшелчәләрдә. Ашап карыйм әле. Кара, кара чыннан да тәмле икән.

Әби керә.

- Менә улым булдыргансың. Ашап та бетердеңме?  Әллә берәрсе булыштымы?

Малай: Әйе, әбием, фәрештәләр булышты..

Әби: Менә, могҗиза. Хәзер үсәсең дә, үсәсең инде. Сәламәт булырсың, алла боерса.

     Көз кызы (Динэ):

Алдагы көннәрегездә

Телимен мин уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

        

Резеда (1 а.б.) Хөрмәтле дуслар, көзге бал бәйрәменә әзерләнгән махсус программабыз тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.Сау булыгыз,сезгә алдагы елларда да шулай тырышып эшләп, мул уңыш үстерергә язсын сезгә сәламәтлек, тыныч тормыш телибез.

Илнур (2 а.б.):     Әгәр рәхәт яшим дисәң,

                 Эш белсен кулыгыз.

                 Кулыгыздан килгән кадәр

                 Игелек кылыгыз.

                            Һәммәгез дә безнең

                           Теләктән уңыгыз.

                           Сәламәт булыгыз!

                            Бәхетле булыгыз!

                            Бию. “Вальс”

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие "Осенний бал""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Интернет-маркетолог

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

 Осенний бал — одно из любимейших событий школьников во все времена.

Здесь и творческая привлекательность, и детская непринужденность. 

Мы хотим поделиться с Вами методической разработкой "Осенний бал" для организации праздника в школе в 1-4 классах. Все участники получат массу удовольствия от проведенного мероприятия, наполненного юмором и зрелищностью.

Все начинается с описания осени и диалога ведущих, которое плавно переходит на телевидение школы, где освещается жизнь школы.

Выступления художественных номеров учащихся классов чередуются с разными подвижными и смешными конкурсами.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 606 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.11.2014 355
    • DOCX 64.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шаяхметова Илсияр Рамиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шаяхметова Илсияр Рамиловна
    Шаяхметова Илсияр Рамиловна
    • На сайте: 10 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 8005
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 219 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 553 человека

Курс повышения квалификации

Медиаграмотность как форма работы с современным родителем

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 127 человек

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 171 человек

Мини-курс

Управление коммуникациями в кризисных ситуациях

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Культурное наследие России: язык и фольклор

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 17 человек

Мини-курс

Методические навыки и эффективность обучения школьников на уроках литературы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе