Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса. ПОДАТЬ ЗАЯВКУ НА КОНКУРС.
Главная / Начальные классы / внеклассная работа золотая осень

внеклассная работа золотая осень

Скачать материал

Алтын көз

Бәйрәм үтәчәк сыйныф бүлмәсе бәйрәмчә бизәлә. Стенага шарлар, тәрәзә пәрдәләренә көзге яфраклар эленә. Көз бәйрәмендә 1-3нче сыйныф укучылары катнаша. Залга кулларына сары яфраклар тоткан балалар һәм алып баручы керәләр.


Алып баручы.

Йомшак кына җылы җилләр исте,

Тибрәндереп матур инешне.

Җыйналыгыз, дуслар, уйнап-көлеп

Ямьләндерик эшле тормышны.

Исәнмесез, кунаклар, әти-әниләр һәм укучылар. Без бүген бергәләп көз бәйрәменә җыелдык.


Бергә:

Тирә юньдә сары яфрак

Килеп җитте алтын көз.

Шатланабыз, елмаябыз,

Чәчәкләрдәй матур без.

Алып баручы.

И, балалар, күрегез

Безгә әнә килде көз.


Балалар.

Әйе, әйе күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.


Алып баручы.

Йә, әйтегез, сөйләгез

Ничек килә икән көз?


Балалар.

Кошлар оча көньякка

Канат кагып, еракка. (Кулларны йомшак кына болгыйбыз).

Аюлар өн казыды

Бик тирән итеп базны. (Куллар белән казу хәрәкәтләре ясыйбыз).

Балыклар да тындылар

Су төбенә чумдылар. (Кулларны башка куеп чүгәлибез).

Агачлар ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар. (Кулларны югары күтәреп чайкыйбыз).

Тик безгә күңелле көз

Без мәктәпкә барабыз. (Атлыйбыз).


Алып баручы.

Балалар, бәйрәмебез тагын да күңеллерәк булсын өчен, әйдәгез, көзнең үзен дә кунакка чакырыйк әле.


Бергә: Көз кызы. Безгә кунакка кил!


Көз кызы.

Сез мине чакырдыгызмы?

9

Сез мине көттегезме?

Менә килдем. Исәнмесеә?

Мин дә сагындым сезне.

Балалар.

Исәнме көз, алтын көз!

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Сары чуклар элдеңме?


Көз кызы.

Саумы нәни дусларым?

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннр дә,

Яңгыр да китердем мин.

Мин “Көз кызы” киләм сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.


Алып баручы.

Әйдәле, көз, кил, утыр,

Балаларны карап тор.

Без шигырләр сөйләрбез,

Аннан җырлап биербез.

1нче бала.

Җирдә ята сары яфрак –

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак – көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.


2нче бала.

Алтын сары яфраклар

Җиргә түшәлгән...

Алтын сары яфракларга

Нурлар өстәлгән.


3нче бала.

Көз килде дә керде өйгә,

Яфраклар йөгерәләр.

Ышык эзләп койма, капка

Асларына керәләр.


Балалар“Яфраклар бәйрәме” ( О.Усманов көе, Л. Лерон сүзләре) җырын җырлыйлар.


4нче бала.

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.


5нче бала.

Табындагы икмәк, сый - нигъмәтне

Күреп ил картлары шатлана.

Муллык белән жиргә көзләр килә

Көзге муллык кыла тантана.


6нчы бала.

Көннәр инде салкынайды

Кышлар бераз якынайды.

Тирә юнь гел сары төстә,

Әллә соң бу алтын аймы?


7нче бала.

Көз көннәре бик күңелле

Бик күп җимешләр пешә,

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.


8нче бала.

Кәрзин тулы алмалар,

Помидор һәм кыярлар,

Кәбестә, кишер, суган,

Алтын көз безнең уңган.


9нчы бала.

Бөтен җирдә яфраклар

Алтынланып яналар.

Тирә –якка тәмле исләр

Тараталар алмалар.


Балалар “Дәү әнигә бүләккә” (Н.Яхина көе һәм сүзләре) җырын җырлыйлар.


10нчы бала.

Саргайды яшел бакча,

Сары яфраклар оча.

Көн дә яңгыр сибәли,

Утырыгыз өйдә”,- ди.


11нче бала.

Бүген бездә матур бәйрәм.

Бүген бездә Көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең бу зал.


12нче бала.

Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Дәфтәр эченә куярбыз.


Көз кызы.

Әйе, дуслар, килмәдем тик

Яфрак сибеп уйнарга.

Килдем тагын сезне көзге

Муллык белән сыйларга.

Күрәсезме, күпме байлык.

Күпме муллык табында!

Муллык булса, бәйрәмнәр бит

Күңеллерәк тагын да!


Алып баручы.

Балалар, көзге муллыкның ни икәнен сез беләсез инде. Көз көне басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк - җимеш ул. Безнең бәйрәмгә көзнең байлыклары үзләре дә килде. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.

Көз кызы.

Шигырьләрне күп беләсез,

Зирәк икән үзегез.

Бәхетле һәм матур булсын,

Сезнең һәрбер көнегез

Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә

Сөйләп бирегезче безгә.

13

(Көз кызы көзге бакчага килеп керә. Бакчада яшелчәләр, җиләк-җимешләр булып киенгән балалар утыралар. Көз кызы һәркайсы янына барып сокланып йөри).


Көз кызы.

Нинди генә яшелчәләр юк икән монда! Барысы да нинди зур, нинди матур булып үскәннәр. (Бәрәңге янына килә)


Бәрәңге.

Мин бәрәңге. Пешерсәң

Мин тәмле булам бик тә.

Мине йөртәләр хәтта

Икенче икмәк дип тә.


Кәбестә.

Мин булам – кәбестә.

Үзем яшькелт төстә,

Күлмәгем күп катлы,

Ашларга да төшәм мин,

Бәлешкә дә төшәм мин,

Чөнки мине балалар,

Көн дә көтеп алалар.


Суган.

Минем исемем суган

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.


Кишер.

Минем исемем – Кишер.

Теләсәң болай пешер,

Теләсәң ашка тура

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Кабак.

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка.

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Кыяр.

Кыярны һәркем таный,

Кыяр салатка ярый.

Әгәр дә куйсаң тозлап,

Кыяр саклана озак.


Чөгендер.

Мин чөгендер кешеләргә

Бик күп файда китерәм.

Кешедәге авырлыкны

Вакытында бетерәм.


Помидор.

Җәй буена яшел булам

Көз җиткәч тә кызарам.

Хәтта матуррак булам

Иң тәмле алмалардан.

Көз кызы.

Эх минем шаян дуслар

Бик тырыш һәм уңган сез,

Эш сөя һәрберегез,

Шуңа балкый йөзегез.

Бәйрәм көзге муллыктан әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итә.



внеклассная работа золотая осень
Скачать материал
  • Начальные классы
Описание:

Алтын көз

   Бәйрәм үтәчәк сыйныф бүлмәсе бәйрәмчә бизәлә. Стенага шарлар, тәрәзә пәрдәләренә көзге яфраклар эленә. Көз бәйрәмендә 1-3нче сыйныф укучылары катнаша. Залга кулларына сары яфраклар тоткан балалар һәм алып баручы керәләр.                

 

 Алып баручы.

Йомшак кына җылы җилләр исте,

Тибрәндереп матур инешне.

Җыйналыгыз, дуслар, уйнап-көлеп

Ямьләндерик эшле тормышны.

Исәнмесез, кунаклар, әти-әниләр  һәм  укучылар. Без бүген бергәләп  көз бәйрәменә җыелдык.

 

Бергә: 

Тирә юньдә сары яфрак

              Килеп җитте алтын көз.                            

              Шатланабыз, елмаябыз,

              Чәчәкләрдәй матур без.

       

Алып баручы. 

И, балалар, күрегез

Безгә әнә килде көз.

 

Балалар.

       Әйе, әйе күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.

 

Алып баручы.

Йә, әйтегез, сөйләгез

Ничек килә икән көз?

 

        Балалар.

       Кошлар оча көньякка

       Канат кагып, еракка. (Кулларны йомшак кына болгыйбыз).    

Аюлар өн казыды

       Бик тирән итеп базны. (Куллар белән казу хәрәкәтләре ясыйбыз).

Балыклар да тындылар

Су төбенә чумдылар. (Кулларны башка куеп чүгәлибез).

Агачлар ялангачлар,

       Җилләрдә чайкалалар. (Кулларны югары күтәреп чайкыйбыз).

Тик безгә күңелле көз

       Без мәктәпкә барабыз. (Атлыйбыз).

 

       Алып баручы.

       Балалар, бәйрәмебез тагын да күңеллерәк булсын өчен, әйдәгез, көзнең үзен дә кунакка чакырыйк әле.

 

       Бергә: Көз кызы. Безгә кунакка кил!

 

       Көз кызы.

       Сез мине чакырдыгызмы?

       9

Сез мине көттегезме?

Менә килдем. Исәнмесеә?

Мин дә сагындым сезне.

       Балалар.

       Исәнме көз, алтын көз!

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Сары чуклар элдеңме?

 

Көз кызы.

 Саумы нәни дусларым?

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннр дә,

Яңгыр да китердем мин.

Мин “Көз кызы” киләм сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

 

       Алып баручы.

Әйдәле, көз, кил, утыр,

Балаларны карап тор.

Без шигырләр сөйләрбез,

Аннан җырлап биербез.

1нче бала.

 Җирдә ята сары яфрак –

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак – көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

 

2нче бала.

Алтын сары яфраклар

Җиргә түшәлгән...

Алтын сары яфракларга

Нурлар өстәлгән.

 

3нче бала.

 Көз килде дә керде өйгә,

Яфраклар йөгерәләр.

Ышык эзләп койма, капка

Асларына керәләр.

 

       Балалар“Яфраклар бәйрәме” ( О.Усманов көе, Л. Лерон сүзләре) җырын җырлыйлар.

 

4нче бала.

 Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

 

       5нче бала.

       Табындагы икмәк, сый - нигъмәтне

Күреп ил картлары шатлана.

Муллык белән жиргә көзләр килә

Көзге муллык кыла тантана.

 

6нчы бала.

 Көннәр инде салкынайды

Кышлар бераз якынайды.

Тирә юнь  гел сары төстә,

Әллә соң бу алтын аймы?

 

7нче бала.

Көз көннәре бик күңелле

Бик күп җимешләр пешә,

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.

 

       8нче бала.

       Кәрзин тулы алмалар,

Помидор һәм кыярлар,

Кәбестә, кишер, суган,

Алтын көз безнең уңган.

 

9нчы бала.

Бөтен җирдә яфраклар

Алтынланып яналар.

Тирә –якка тәмле исләр

Тараталар алмалар.

 

       Балалар  “Дәү әнигә бүләккә” (Н.Яхина көе һәм сүзләре) җырын җырлыйлар.

 

        10нчы бала.

       Саргайды яшел бакча,

Сары яфраклар оча.

Көн дә яңгыр сибәли,

“Утырыгыз өйдә”,- ди.

 

       11нче бала.

       Бүген бездә матур бәйрәм.

Бүген бездә Көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең бу зал.

 

12нче бала.   

Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Дәфтәр эченә куярбыз.

 

Көз кызы. 

Әйе, дуслар, килмәдем тик

Яфрак сибеп уйнарга.

Килдем тагын сезне көзге

Муллык белән сыйларга.

Күрәсезме, күпме байлык.

Күпме муллык табында!

Муллык булса, бәйрәмнәр бит

Күңеллерәк тагын да!

 

Алып баручы.

Балалар,  көзге муллыкның ни икәнен сез беләсез инде. Көз көне басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк - җимеш ул. Безнең  бәйрәмгә көзнең байлыклары үзләре дә килде. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.

Көз кызы.

Шигырьләрне күп беләсез,

Зирәк икән үзегез.

Бәхетле һәм матур булсын,

Сезнең һәрбер көнегез

Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә

Сөйләп бирегезче безгә.

13

(Көз кызыкөзге бакчага килеп керә. Бакчада яшелчәләр, җиләк-җимешләр булып киенгән  балалар утыралар.  Көз кызы һәркайсы янына барып сокланып йөри).

 

 Көз кызы.

Нинди генә яшелчәләр юк икән монда! Барысы да нинди зур, нинди матур булып үскәннәр. (Бәрәңге янына килә)

 

Бәрәңге.

Мин бәрәңге. Пешерсәң

Мин тәмле булам бик тә.

                     Мине йөртәләр хәтта

Икенче икмәк дип тә.

 

Кәбестә.

Мин булам – кәбестә.

Үзем яшькелт төстә,

Күлмәгем күп катлы,

Ашларга да төшәм мин,

Бәлешкә дә төшәм мин,

Чөнки мине балалар,

Көн дә көтеп алалар.

 

Суган. 

Минем исемем суган

                   Мин Һиндстанда туган.

                   Мине бик тә мактыйлар,

                   Шифалы дип атыйлар.

                   Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

 

Кишер. 

Минем исемем – Кишер.

Теләсәң болай пешер,

Теләсәң ашка тура

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

 

Кабак.  

 Карагыз әле бер генә

                   Менә миңа – кабакка.

                   Турап куйсагыз мин сыймыйм

                   Хәтта тугыз табакка.

 

 Кыяр.

 Кыярны һәркем таный,

Кыяр салатка ярый.

Әгәр дә куйсаң тозлап,

                    Кыяр саклана озак.

 

 Чөгендер.

 Мин чөгендер кешеләргә

                    Бик күп файда китерәм.

                    Кешедәге авырлыкны

                    Вакытында бетерәм.

 

 Помидор.

 Җәй буена яшел булам

 Көз җиткәч тә кызарам.

 Хәтта матуррак булам

 Иң тәмле алмалардан.

 

 Көз кызы.

 Эх минем шаян дуслар

 Бик тырыш һәм уңган сез,

 Эш сөя һәрберегез,

 Шуңа балкый йөзегез.

Бәйрәм көзге муллыктан әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итә.

 

 



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Скачать материал
Автор Журавлева Светлана Михайловна
Дата добавления 03.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 746
Номер материала 23150
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓