- 29.12.2020
- 661
- 11
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Урок татарского языка в 7 классе (татарская группа) с использованием сингапурских структур на тему "Киләчәк заман хикәя фигыль" Татар теле. 7б сыйныфы (татар төркеме) Исхакова Г.Г. Тема: Киләчәк заман хикәя фигыль Максат: үткән заман хикәя фигыльне үзләштерү дәрәҗәсен тик шерү, киләчәк заман хикәя фигыль форма сын өйрәнү; аны дөрес һәм сөйләмдә урын лы куллана белү күнекмәләре булдыру, укучыларда үзара ярдәмләшү хислә ре, бер - береңә хөрмәт тәрбияләү. Дәрес төре: катнаш Дәрес тибы: яңа материалны аңлату Дәрес барышы I. Оештыру моменты. Уңай психоло гик халәт тудыру II. Дәреснең максаты белән таныштыру III. Алган белемнәрне актуальләштерү - Укучылар, алдагы дәресләрдәге алган белемнәрегезгә таянып, үткән заман хикәя фигыль ту рында белгәннәрегезне искә төше рербез. Моның өчен ТОКИН МЭТ кулланабыз. IV. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү Җөмләләрне игътибар белән укыгыз, фигыльләрне табыгыз: Күп тә үтмәс, ямьле яз җитәр. Ак карлар эрер. Җирләр ачылыр. Кояш җиргә үзенең җылы нур ларын сибәчәк. Агачларда яшь бөреләр ачылачак. Табигать уя начак. - Бу фигыльләр нинди сорауга җавап бирә? (нишләр? нишләячәк?) - Алар кайчан үтәләчәк эш - хәлне белдерәләр? - Әйе, балалар, дөрес, алар киләчәктә, ягъни сөйләү вакытыннан соң булачак эш - хәлләрне белдерә. Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез? (киләчәк заман хикәя фигыль турында) Дәреснең темасын язып куябыз: Киләчәк заман хикәя фигыль - Игътибар белән карагыз. Фи гыльләр нишләр? нишләячәк? сорау ларына җавап булып килде. Шушын нан чыгып, киләчәк заман хикәя фи гыльнең ничә төре булуын беләбез? - Бик дөрес. Киләчәк заман 2 төрле була. Ниндиләр? - Билгеле һәм билгесез киләчәк заман. - Беренче төре һичшиксез үтәләчәк эш -хәлне белдерә, икенче төре ихтимал итү, уй йөртү рәвешендәге эш-хәлне белдерә. V. Күнекмәләр өстендә эш 1. СОРТ КАРДС. Укытучы өстәлләргә киләчәк заман фигыльләр язылган карточкалар тарата. Укучылар аларны төркемлиләр. Фигыльләр: әйтер, кайтыр, барачак, утырыр, бирмәс, шатланачак, китәчәк, белмәячәк, сагыныр, сораган, ашады, эшләячәк, түзмәс, елар, алачак, сата, сөрәчәк, себерер. юачак, кузгалыр. белмәс,тапшырачак, килмәячәк. 2. КОНЭРС. Бирелгән карточкалардан укучылар фигыльләрне язып алалар да үзләре сайлаган почмакка барып басалар. Һәр почмактан берәр укучы ни өчен сайлаганын аңлата. Карточка 1 Хәйдәр елгадан балык тотар. Ул аны үзенең яраткан песиенә тиз генә бирмәс. Песи арт аякларына басып карар, үрелер, шаярыр . Соңыннан Хәйдәр барыбер бирер. Карточка 2 Тиздән, бик тиздән Яңа ел җитәчәк. Безгә Кыш бабай белән Кар кызы киләчәк. Алар безгә бүләкләр бирәчәкләр. Без дә тик кенә утырмаячакбыз: җырлаячакбыз, бииәчәкбез, шигырьләр сөйләячәкбез. Бик күңелле булачак. 3. Модельләштерү. Укытучы тактада, кычкырып әйтә-әйтә, киләчәк заман хикәя фигыль формаларын ясап күрсәтә. Укучылар шул үрнәк буенча дәфтәрләрендә эшлиләр. Укытучы: кайт-ачак, кайт-ма-ячак кайт-ыр, кайт-мас әйт-әчәк, әйт-мә-ячәк әйт-ер, әйт-мәс Фигыльләр: кара, утыр, эшлә, китер. сөйлә, ятла. 4. Дәреслек белән эшләү Фигыльләрне киләчәк заман хикәя фигыльләр итеп, зат-сан белән төрләндерергә (127 нче күнегү). VI. Рефлексия Сез бүгенге дәрестә нәрсәләр бел дегез? ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС. Укучылар тема буенча фикерләрен үз өлешләренә язалар. Чиратлашып үз фикерләре белән бүлешәләләр. Әгәр дә барысы да бер фикергә килсәләр, баш бармакларын өскә күтәрәләр. Бер укучы уртадагы квадратка язып куя. VII. Өй әше: 1. 128 нче күнегү. 2. Киләчәк заман хикәя фигылләр белән җөмләләр төзеп язарга. 3. “Әниләр көнен ничек уздырачакбыз?” дигән темага кечкенә хикәя язарга. VIII. Белемнәрне бәяләү
6 653 832 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Луканина Елена Викторовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.