Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Урок татарского языка в 5 классе на тему "Сузык аваз хәрефләре" (татарская группа) с использованием сингапурских структур. Сыйныф: 5 Төркем: татар төркеме Дәреслек: Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова; -Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.-159б. Татарстан Республикасы Мәгариф һәа фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Тема: Сузык аваз хәрефләре Максат: 1. Укучыларны сузык аваз хәрефләре белән таныштыру; 2. Сузык авазлар турында булган белемнәрне камилләштерү; 3. Бер - береңә ярдәмләшү кебек уңай сыфатлар тәрбияләү. Җиһазлау: 1. Компьютер, кулланма материаллар; 2. Презентация Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү. Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш Кулланылган структуралар: МЭНЭНДЖ МЭН ЭЙ АР ГАЙД (өй эшләрен тикшерү) ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН(белемнәрне системага салу) МИКС-ФРИЗ-ГРУП (ял минутында) Дәрес төре: катнаш Дәрес барышы I. оештыру өлеше II. Өй эшләрен тикшерү. – Өйдә сез “Фонетика” бүлеген кабатлап килдегез. Ә хәзер Эй ар гайд структурасы нигезендә өйрәнгәннәрне кабатлап алабыз. Эй ар гайд (перемены) до раслаулар после Тел бүлегенең фонетика бүлеге хәрефләрне өйрәнә Рус теленнән татар теленә киң әйтелешле 3 сузык аваз кергән Татар телендә барлыгы 12 сузык аваз бар Татар телендәге тартыкларның саны - 27 Татар телендә басым күбрәк соңгы иҗеккә төшә Телебездәге иҗек калыпларының саны рус телендәгегә караганда күбрәк Беренче һәм соңгы баганадагы тамгаларыгызны чагыштырыгыз. Сезнең фикерләрегез үзгәрдеме? Кайсы раслау сезнең өчен аеруча мөһим? Нигә? Текстны укыйбыз, раслауларны тагын бер мәртәбә карап чыгабыз. Тел белеменең фонетика бүлеге сөйләмдәге авазларны өйрәнә. Сөйләм авазлары ике төрле була: сузык авазлар һәм тартык авазлар. Татар телендә сузык авазларның саны чагыштырмача аз (тугыз). Башка тел сүзләре аша телебезгә 3 сузык аваз кергән. Димәк, татар телендә барлыгы 12 сузык аваз бар. Ә менә тартыкларның саны – 28. Иҗек – сөйләмнең иң кечкеә әйтелү берәмлеге. Сузык аваз иҗекнең үзәген тәшкил итә. Татар телендә басым күбрәк соңгы иҗеккә төшә. Сорау алмашлыкларында, кайбер күрсәтү алмашлыкларында, 2 нче зат берлек сандагы боерык фигыльләрдә басым беренче иҗеккә төшә. Татар телендә 6 төрле иҗек бар. Алар иҗек калыплары дип атала. Рус телендә иҗек калыпларының саны татар теленә караганда күбрәк, чөнки рус телендә өчәр, дүртәр тартык янәшә килә ала. Мәсәлән: страна, встреча, всхрап, стрельба. - Шулай итеп, укучылар, без үткән дәресләрдә тел белеменең нинди бүлеген өйрәндек? - Фонетика. - Авазларны язуда ничек белдерәбез? - Хәрефләр белән. III. Яңа теманы аңлату - Әйдәгез, хәрефләр турында белгәннәребезне искә төшерик. ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН- “уйла-язып куй-төркемдә фикер алыш” Җавапларын башта язалар, төркемдә фикер алышып укытучы сораган укучы җавап бирә. - Мин сезгә сораулар бирәм. Бергә уйлашып җавап бирегез. Слайд 1. - Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39) - Кайсы хәрефләр татар телендә генә кулланыла? (ә, җ, ң, ө, ү, һ) - Кайсы хәрефләр аваз белдерми? (ъ,ь) - Кайсы хәрефләр ике авазга билге булып йөри? (г, к, в) - 3 хәреф ярдәмендә кайсы аваз белдерелә? (һәмзә) - Сузык авазларны белдерә торган хәрефләрне әйтегез. - Укучылар, без бүген сузык аваз хәрефләре турында тагын да күбрәк белербез. Сузык авазларны белдерергә ничә хәреф кирәклеген ачыкларбыз. Слайд 2. - Мин сезгә тактада шигырь юллары әзерләдем. Алар сезнең алдыгызда да бар. Гөмбәләр Көне буе бүген елый болыт, Кояш та йөзен чыткан, Көзге яңгырдан сакланып, Гөмбәләр зонтик тоткан. -Һәр төркемгә берәр юл. Шушы юлга транскрипция ясарга кирәк. Тактага чыгып язалар. - Хәзер сузык аваз хәрефләре астына сызыгыз. - Үзебезнең төп сорауга җавап эзлик. Сузык авазларын белдерү өчен ничә хәреф кирәк. (10) - Кайсы хәрефләр ике аваз кушылмасын белдерә? - Транскрипциягә игътибар белән карагыз. Ирен гармониясе булган сүзләрне табыгыз. (көне, болыт, йөзен, көзге) - Язган вакытта без нинди кагыйдәне истә тотарга тиеш? - О, Ө хәрефләре бер тамырлы сүзләрдә беренче иҗектә генә языла. - Алынма сүзне табыгыз. (зонт) Рус теле аша кергән немец сүзе. - Беренче иҗектә [a] авазы ничек укыла? IV. Ныгыту Ял минуты МИКС-ФРИЗ-ГРУП (сорауга җавап булган санга берләшеп басарга) - Татар телендә ничә нечкә сузык аваз бар? (5) Ничә ел фасылы бар? (4) Т.т. ничә килеш бар? (6) Ничә хәреф аваз белдерми? (2) Э авазын белдерү өчен ничә хәреф кирәк? (2) Бер атнада ничә көн? (7) Ничә сузык аваз хәрефе икешәр аваз белдерә? (3) 1. Дәреслек буенча эш. 71 нче бит, 143 нче күнегү (телдән) - Нәтиҗә ясагыз. 2. 75 нче бит, 153 нче күнегү (язмача, дәфтәрләрдә) V. Өй эше бирү. 73 нче бит, 150 нче күнегү (телдән); 76 нчы бит, 154 нче күнегү (язмача) VI. Рефлексия. - Без бүген нәрсә өйрәндек? - Сузык аваз хәрефләре турында нәрсәләр белеп калдыгыз? VII. Билгеләр кую
6 663 997 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Лекомцева Лариса Михайловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.