4 нче сыйныфта татар теле (Дәрес
№5,11.09.13,8.30-9.15)
Тема: Сүз ясалышы. Тамыр һәм тамырдаш сүзләр .
Максат: Сүзнең тамырын билгеләү, тамырга кушымчалар ялгап яңа сүзләр
ясарга өйрәнү, сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү, сүзләр төркеменнән тамырдаш
сүзләрне аерып ала белү;
-укучыларның фикерләү сәләтен, чагыштыру күнекмәләрен үстерү, сүзлек
запасын баету;
- туган телгә мәхәббәт, табигатькә сак караш тәрбияләү.
Дәрес төре: яңа материалны аңлату
Җиһазлар:дәреслек,дидактик уен,
“Кызыклы грамматика” С.Г.Вагыйзов, карточкалар.
Дәрес
барышы.
- Оештыру моменты.
Психологик уңай халәт тудыру.
2.- Матур язу күнегүе.
-Тактада язылган Бб
хәрефләрен һәм җөмләне матур итеп күчереп языгыз.
Бб
Балыклы күл буенда
балыкчы балык тота.
- Яңа материалны үзләштерүгә
ихтыяҗ тудыру. Актуальләштерү.
–Бу җөмләдә бер тамырдан ясалган
сүзләрне әйтегез.
-Сүзләрнең мәгънәләре уртак булган
кисәкне табыгыз һәм астына сызыгыз.
-Ул сүз тагын мәгънәле кисәккә
бүленәме?
- Сүзләрнең тамыры сүзнең кайсы
урынында языла?
IV. Яңа тема өстендә эш.
-Бүген без бер тамырдын ясалган сүзләр
белән танышырбыз. Башта бер әкият тыңлап китик.
Борын-борын заманда булган, ди,
юл дигән бер сүз. Кешеләр, юлдан барганда, аны тапканнар да уйлыйлар икән:
“Нишләргә моның белән?” Юл исемле сүз әйткән: “Сез мине җиргә утыртыгыз,
мин зур агач булып үсәрмен “.
Кешеләр юл сүзен
утыртканнар икән, бу тамырланып та киткән, үсә дә башлаган. Башта бер ботак
җибәргән, аннан икенчесен, өченчесен... Бер юл сүзеннән әллә никадәр ботак үсеп
чыккан. Һәр ботакта юл тамырыннан ясалган сүзләр икән. Кешеләр бу сүзләрне
чагыштырып караганнар. Барсының да бер тамырдан үсеп чыкканлыгын күргәннәр.
Шуннан соң бу сүзләрне барысын бергә “тамырдаш сүзләр” дип атап йөртә
башлаганнар.
Юл- юлчы, юлсыз, юлсызлык,
юллау, юллаучы, юлча, юлбашчылык, юлбашчы, юллык, юлдаш, юлдашсыз,юлдашлык,
юлаучы,юлыгу.
Дәреслектән кагыйдәне уку. (23 нче
бит)
Бер тамырдан ясалган сүзләр
тамырдаш сүзләр дип атала.
Тамырдаш сүзләрдә мәгънә бәйләнеше
саклана.
- Ныгыту.
1.Дидактик уен “Бакчачы”
-Әйдәгез, без дә тамыр сүзләр
утыртып карыйк әле. Агач ботакланып үссен өчен, үз тамырыгыздан яңа сүзләр
ясагыз. Кемнең агачы озын һәм күп ботаклы булыр икән. Шул укучылар “Иң
оста бакчачы” дигән исем алачак.(Укучыларга сүзләр язылган карточкалар бирелә)
1 .урман (урманлы, урмансыз,
урманчы, урманчылык, урманлык, урманчык)
2 .сүз (сүзлек,
сүзсез,сүзлекчә,сүздәш, сүзчән, сүзле)
3 . күз ( күзлек, күзәтү, күзле,
күзсез, күзәтүчән, күзәтче, күзлекле, күзәтче)
“Иң оста бакчачы”ны билгеләү
2. Дәреслек белән эш.
42 нче күнегү. Артык сүзләрне тап!
(телдән)
43 нче күнегү. Күчереп язу. Ясагыч
кушымчаларны шартлы билге белән күрсәтү.
ФИЗМИНУТКА
Дидактик уен “Кайсы сүз артык?”
Чәчле
бозлы сана
урак
Чәчкеч
бозык сансыз
ургыч
чәчүлек
бозлана сандык
урман
- Текст белән эш.
44 нче күнегү.
Текстны укырга, калын хәрефләр
белән бирелгән сүзләрне төзелеше буенча тикшерергә.
Текстка дөрес кушымчалар ялгап
язарга.
Дидактик материал белән эш.
“Безнең якларда урман
(-нар, -да, -лы) күп. Урман(-сыз, -да, -нар) кып-кызыл булып кура
җиләге, җир җиләкләре үсә, матур итеп кошлар сайрый, төрле җәнлекләр яши.
Ерак түгел урман (-лык, -чы, -сыз) йорты бар. Урман (чы, да) бабай безне
һәрвакыт үзе янына алып килә. Безгә урманнар (-ны, -сыз) сакларга киңәш бирә.
- Урманчы бабай нинди киңәш
бирде икән?
Тикшерү. Бу текстта нинди тамырдаш
сүзләр таптыгыз?
- Үрнәк схема буенча сүзләрне
төзелеш ягыннан тикшерү.(Сүз төзелешен тикшерү тәртибе) 25 нче бит.
Сүз
|
Тамыр
|
.Сүз ясагыч
кушымча
|
.Төрләндергеч
кушымча.
|
эшләсен
|
|
|
|
Тимерчегә
|
|
|
|
Яшелчәләр
|
|
|
|
Умартачылык
|
|
|
|
Бакчачылыкта
|
|
|
|
4. Йомгаклау. Нәтиҗә
ясала.
Өй
эше:
47 нче күнегү,27 бит.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.