Тема
: Ш. Галиевның “Ялгыш адым ” әсәрендәге
лексик-грамматик материал.
Дәрес тибы: катнаш
Дәрес максатлары:
Укытучы өчен:
1. Белем
бирү максаты:
“Ялгыш адым” шигырендәге яңа сүзләр белән таныштыру; исемнәрне,
исем фигыльләрне сөйләмдә активлаштыру; укучыларның телдән аралашу күнекмәләрен
үстерү.
2. Үстерү
максаты:
Укучыларны актив аралашуга, иҗади сөйләшүгә тарту;
гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү күнекмәләренә өйрәтү.
3. Тәрбия
максаты:
Укучыларның татар
телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру; буш вакытны файдалы куллана белү
сыйфатларын үстерү.
Укучы өчен:
Өйрәнелгән лексиканы аңлап куллана белүләренә ирешү, аларны актив
сөйләмгә кертү; буш вакыт
турында сөйли белү.
Җиһазлау: Р.
З. Хайдарова “Татар теле” (48-49 нчы битләр), методик ярдәмлек (26-28
нче битләр), мультимедиа,
Р.З. Хәйдәрова.
Дәрес барышы.
I.
Оештыру.
1.
Уңай
психологик халәт тудыру.
Укытучы. Исәнмесез,
укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?
Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең
яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлыйк, матур
теләкләр телик.
Көтелгән җавап: Хәерле көн! Син бик матур!
Син бүген аеруча матур! Сиңа бу костюм (күлмәк) бик килешә! Яңа көн тынычлык
алып килсен! Яңа көндә яхшы билгеләр генә алыйк! Яңа көндә барыбыз да яхшы
эшләр генә эшлик. Яңа көн сәламәтлек алып килсен! Барыбыз да сәламәт булыйк!
Укытучы. Слайдка күз салыйк
әле, анда нәрсә язылган? Слайд №2
Бер җылы сүз,
Бер җылы сүз,
Бер җылы сүз мине терелтте.
(И. Юзиев)
Укытучы. Димәк, бер җылы
сүз безне канатландыра, яңа эшкә илһамландыра, кәефне күтәрә. Күтәренке кәеф
белән дәресебезне башлап җибәрәбез.
2.
Дежур
укучы рапорты.
-
Рәхмәт.
Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз.
II.
Актуальләштерү:
1.Бүген Шәүкәт Галиевның “Ялгыш адым” шигыре белән
танышырбыз. Дәресебезнең эпиграфы: “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”.(От
хорошего бери пример, от плохого извлеки урок) Буш вакыт турында үткәннәрне ныгытып,
диалог һәм монологлар төзербез, ситуатив күнегүләр эшләрбез, малайның ялгыш
адымына карата үз фикерләребезне белдерербез.
2. Тэйк
оф – тач даун ( встать и сесть)
Ә
хәзер,тактадагы җөмләләргә карагыз. Кем минем фикер белән ризалаша , шул
укучылар басалар, ә кем ризалашмый утырып калалар.(Тэйк оф – тач даун) ( встать
и сесть) (5 нче слайд)
-
Тәмәке
тарту - яхшы гадәт.
-
Трамвайда
кычкырып сөйләшү әйбәт.
-
Минем
максатым буш вакытны файдалы үткәрү.
-
Көнозын
эскәмиядә утыру , як-якка төкерү- егетлек.
-
Минемчә,
әти-әнигә булышу кирәк.
-
Укытучыны
тыңламау - тәртипсезлек.
Укучылар
утырып калсалар, укытучы сорый ни өчен? Дөрес җавапны әйтергә куша.
3.Үзбәя
III. Өй эшен тикшерү.
1. Әңгәмә.
Укытучы. Укучылар, өй эшен
тикшерик әле. Сезгә 45 нче биттәге 4 нче күнегү бирелгән иде. Үткәннәрне
файдаланып, буш вакытны файдалы һәм файдасыз үткәрү турында сөйләргә кирәк
булачак.
2. Төркемнәрдә эш. Таймд
раунд робин (время говорить по кругу)
1нче өстәл – буш вакытны файдалы үткәрү турында
сөйләргә әзерләнә;
2нче өстәл – буш вакытны файдасыз үткәрү турында
сөйләргә әзерләнә.
3нче өстәл – буш вакытны файдалы үткәрү – ул нишләү?,
ягъни нәрсә дигән сүз.
4нче өстәл – буш вакытны файдасыз үткәрү – ул нишләү?
дигән сорауга җавап әзерли .
3-4 өстәлләрдә А4 битләре бар (күрсәтәм). Битләр
шартлы рәвештә 4кә бүленгән, бирем язылган.Һәр укучы үз фикерен яза.
– Балалар, хәзер сорауга җавап бирегез.
Сезгә уйлар өчен 30 секунд бирелә, аннан 15 сек эчендә һәрберегез җавап бирә.
Беренче булып 1 нче номерлы укучылар җавап бирә.
(Һәр бала 15 сек эчендә җавабын сөйли,
дүртесе дә әйтеп чыга. Һәм сез уңышлы дип санаган җавапны тыңлыйбыз)
3.
Үзбәя.
IV. Яңа тема.
Укытучы. Бүген
буш вакыт турында сөйләшүне дәвам итәрбез, дидек. Шул максаттан чыгып, Ш.
Галиевнең “Ялгыш адым” шигырен өйрәнүгә әзерлекне башларбыз. Әлеге шигырьдәге
лексика өстендә эшләрбез.
2. Ш.Галиевның тормыш юлы белән таныштыру. Слайд №
4-6
3.Ш. Галиевның китаплар күргәзмәсе белән
таныштыру.
4.
Уку мәсьәләсен адымлап чишү.
а)Яңа
сүзләр белән таныштыру. Тактада яңа сүзләрне уку. Слайд№7. Транскрипция
белән эш.
язылган[ йǻзылған]
егетлек [йэгэтлэк]
өлгерлек[өлгөрлөк]
ябышкан[йǻбышқан]
ялгышкан [йǻлғышқан]
чаялык [чǻйалық]
ярышкан[йǻрышқан]
асылынып[ǻсылыныб]
шаярып[шǻйарып]
сакланыпып[сǻқланып]
йорт [йорт]
култык таягы [қултықтǻйағы]
ә)Яңа
сүзләрнең мәгънәсен сүзлекләрдән табу, ачыклау. Сүзләрне тәрҗемәләре белән
дәфтәргә язу. Метапредмет нәтиҗәләрен үстерү йөзеннән һәр өстәл 3әр сүзне
татарча-русча сүзлектән табалар һәм язалар.
5.
Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш.
а)
сүзләрне кабатлау;
ә)
сүзтезмәләр әйтү:......
б)
сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү. Сүзтезмәләр бүлеп бирелә.
в)
хаталар профилактикасы.
6.
Шигырьне
укытучының кычкырып укуы.
7.Шигырьне
3-4 укучыдан укыту
8.
Чиратлап шигырьне тәрҗемә итү.
а)Укучылар
шигырьне дүртъюллап укыйлар.
Укытучы:-
Шигырь
эчтәлеге буенча сораулар.
Шигырьдә
малай буш вакытын ничек үткәргән? (Малай буш вакытында трамвайга асылынып
йөргән. )
-Ул
трамвайга асылынып йөрүне нәрсә дип уйлаган?( егетлек)
-Софья,
син Артем белән килешәсеңме? (Әйе, бу шулай.....)
-Александра,
ничек уйлыйсың, бу егетлекме? (Минемчә, бу егетлек түгел, ә тәртипсезлек.
-Малай
хәтәр ялгышканмы?
-Малай
кайчан (ярышканда) ялгышкан.
-
Александра,син ничек уйлыйсың малай кайчан ялгышкан?.
-Малайга
нәрсә булган? (Малай аягы белән ялгыш баскан)
-Малай
кайчан сакланып йөри башлаган?( аягын сындыргач)
-Даша,
синеңчә, бу егетлекме?( Минемчә, бу егетлек түгел, ә әдәпсезлек)
-Култык
таягы кайчан кирәк була?(аягын сындыргач)
9.
Ә хәзер шигырьгә үзегез сораулар куегыз.(Һәр өстәл сорауларын әзерли)
10.
Дәреслек белән эш.
-Ә
хәзер дәреслегебезнең 49нчы битен ачабыз һәм 3нче күнегүне табабыз.
Сез
бу раслау белән килешәсезме? Үз фикерегезне әйтегез.Укучылар җавабы. (Юк, минем
уйлавымча, алай түгел....)
V.
Физкультминутка (күзләр өчен)
11.
Ситуатив күнегүләр.
А)Узнайте
у друга (подруги):
-как
он(она) проводит свободное время;
-есть
ли у него(неё) свободное время;
-
пойдет ли он(она) в спортзал;
-куда
он(она) сегодня пойдет?
Ә)Посоветуй другу:
-
не цепляться за трамвай;
- не
баловаться в транспорте;
-осторожно
заходить в транспорт;
- осторожно
выходить из транспорта;
-быть
внимательным на дороге;
-
уступать место взрослым.
12.
Парларда эш.
Укытучы. Иптәшегез
белән аның ял итүе турында схема буенча диалог төзегез. Парлап эшләгез 1-3,
2-4 номерлы укучылар бергә диалог төзи. Схема слайдта язылган.
-сорау;
-җавап;
-киңәш;
-килешмәү;
-аңлату;
-килешү.
V. Өй эше.
Сайлап
алып эшләргә:
а)шигырьне
ятларга;
ә)дәрестә
эшләгән схема буенча диалог төзергә;
б)
49 нчы биттәге 6 нчы күнегү.
VI. Рефлексия.
1.
Укытучы. Дәрестә
бүген нәрсә эшләдек? Көтелгән җавап: Буш ваеыт турында сөйләштек.Яңа сүзләр
өйрәндек, ситуатив күнегүләр, диалог төзедек
2.
Гомуми
бәя кую.
Укытучы.
Барыгызга да рәхмәт! Сау булыгыз!
VI. Яңа сүзләрне сөйләмдә
куллануны ныгыту.
1.
“Хәрефләрне
җый” уены. Төркемнәргә конвертлар өләшенә. Конвертта хәрефләр. Укучылар
хәрефләрдән дәрестә өйрәнелгән сүзләрне җыялар, тәрҗемәсен әйтәләр һәм җөмлә
төзиләр.
Үзбәя.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.