МБГББОУ “ Сарман гимназиясе” Сарман авылы.
Укытучы: Вәлиева Гөлшат Харис кызы.
Класс: 4а
Дәрес темасы. Кушма сүзләр.
Планлаштырылган
нәтиҗә.
Эшчәнлек максаты: кара-каршы сөйләшү нәтиҗәсендә укучыларның сөйләм
күнекмәләрен үстерү.
Белем бирү максаты: кушма сүзләр турында өйрәнгәннәрне ныгыту, дөрес язу
күнекмәләре өстендә эшләү.
Тәрбия бирү максаты: үзара ярдәмләшү сыйфатлары,игътибарлылык,
белемгә омтылыш,тырышлык тәрбияләү.
УУГ
формалаштыру. Шәхси
гамәлләр:үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер- береңә
карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу.
Регулятив гамәлләр: үз эшеңне планлаштыра белү; төркемнәрдә бер-берсе белән
киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү
күнекмәләре булдыру. Танып
белү гамәлләре: кушма сүзләр турында өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне
тирәнәйтү,кирәкле схемалар куллану, күнегүләрне мөстәкыйль эшләү
алымнарын үзләштерү,теманы аңлауны күнегүләр ярдәмендә ныгыту.
Коммуникатив гамәлләр:партнер гамәлләре белән идарә итү яки партадашың
белән төркемдә хезмәттәшлек итү.
Материал:И.Х.Мияссарова,К.Ф.Фәйзрахманова
“Татар теле”, мөстәкыйль эш дәфтәре.
Җиһазлау: компьютер,телевизор,презентация,магнитафон,карточкалар,
агач рәсеме, стекер,сингапур системасы материаллары.
Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту һәм яңа белем үзләштерү.
Дәрес
барышы.
I. Дәресне оештыру, мотивация.
1. (2слайд ) (ХАЙ-ФАЙВ-тынычлану
сигналы) 2. Дәрескә
уңай халәт тудыру. ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН структурасы - “бас”, “утыр!”
(таныштыру)
-Хәерле көн, укучыларым! Хәерле көн, кунаклар! Укучылар, карагыз әле, безгә
никадәр кунак килгән.Әйдәгез ,үзебезне кунаклар белән таныштырып китик:
1)Гаиләдәге иң олы балалар басып
исәнләшсен.
2) Гаиләдәге икенче балалар басып
исәнләшсен.
3)Гаиләдә бер генә бөртек булган балалар
баса.
4)Гаиләдә өч бала булган укучылар
исәнләшә...
Укучылар , әйдәгез,сез дә бер-берегезне
сәламләгез. (Укучылар басып, кара- каршы, җилкәгә- җилкә
исәнләшәләр). Бик яхшы. Күзләрегезне йомып, пышылдап : (Памп Аи) “Без
булдырабыз!”- дип кабатлагыз. Мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә актив булуыгызны
телим. Без бүген сезнең белән “Сүзләр” иленә сәяхәткә чыгарбыз.
II.Белемнәрне актульләштерү. ( 3 слайд )
1.Укучылар,сәяхәткә чыгу өчен безгә
кагыйдәләрне белергә кирәк. Хэзер РАУНД ТЭЙБЛ структурасын
кулланып алдагы дәресләрдә үткән материалларны искә төшерик. Мин сезгә карточкалар
бирәм. Сез төркемнәрдә №... укучыдан башлап, чираттан, төшеп калган сүзләрне
язарга тиеш. Нокталар
урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз.
Сүзнең үзгәрми торган өлеше
...............................була. Кушымчалар ............ төрле була. ......................................
Һәм ................................... кушымчалар. Ясагыч кушымчалар ......................
мәгънәле сүз ясый. Төрләндергеч кушымчалар яңа ............ ясамый. Исемнәргә
тартым, ........................................,
..........................................
кушымчалар ялгана.
(№... төркемнән бер укучы укый)
- -_Укучыла, төрләндергеч
кушымчалар яңа сүз ясыймы? (Юк). -Нинди төрләндергеч
кушымчаларны беләсез? ( тартым- әби+ем, күз+ең,сумка+м, күплек һәм килеш
кушымчалары)
- Ә суз ясагыч кушымчалар? (Яңа мәгънәле
сүз ясый). Рэхмэт,укучылар!
КОПИ КЛЭП (игътибарлык сигналы – кул
чабу)
2. (4 слайд ) Хэзер, укучылар,
сез ДЖОТ ТОТС hэм CОРТ КАРДС структураларын кулланып “Тамыр
hэм кушымча” темасына туры китереп сүзләр язарсыз.
(№..бер бит кәгазь ала, урталай булә,
кырындагы иптәшенә бирә. Алар каршыдагы укучыларга кәгазьне булеп бирәләр.hәр
укучыда 4 әр карточка.16 карточкага берәр сүз язалар,сүзләрне кычкырып
әйтәләр.Бер төрле сүз булырга тиеш түгел. Аннары сүзләрне төркемлиләр.Бер укучы
укып курсәтә.) 3. (5 слайд ) 2). ТЭЙК
ОФ- ТАЧ ДАУН ( “утыр”, “бас”)
-Укучылар, мин сезгә сүзләр күрсәтәм. Сүздә ясагыч
кушымчалар булса басасыз,булмаса тик утырасыз .Бик игътибар белән карагыз. (Экраннан
күрсәтәм).
Эшче
Сыйныф
Ялкаулык Дуслык
Китап Классташ
Дусның Табиб
Рәхмәт, укучылар.
Ә хәзер, дәфтәрне ачып , (6 слайд ) дөрес язу, утыру кагыйдәсен
искә төшерү)
Ручканы мин дөрес тотам,
Дәфтәрне авыш итеп.
Яза башлыйм хәрефләрне,
Дөрес һәм матур итеп.
Дәфтәргә (7 слайд ) бүгенге
числоны, сыйныф эше дип язып куегыз.
III. Яңа теманы аңлату. Дәрес
максатын ачыклау.
1).( 8 слайд ) Укучылар,
ә хәзер экранга карагыз әле. Рәсемнәр буенча сүзләр төзеп карарбыз.Беренчесе
нинди сүз? Кем тактага яза? Икенчесе?...
(Алъяпкыч, унбиш, аккош, тимераяк, кулъяулык).
-Бу нинди сүзләр?(Кушма сүзләр).
- Кушма сүзләр ничек языла? (Кушылып) . -Ничә
сүздән ясала? (Ике сүздән).
Укучылар бүген без сәяхәтебезне “Кушма сүзләр” илендә дәвам итәрбез
- Рәсемнәр буенча тактага язган сүзләрне
дәфтәргә язабыз.Кем язып бетерә, шушы сүзләр белән җөмлә төзи тора. Кайсы
төркемнең җөмләләре матур һәм дөрес булыр микән. (Һәр төркемнән берәр җөмлә әйттеру).
2).( 9 слайд )
Шулай итеп, укучылар , кушма сүзләрнен кагыйдәсе белән экраннан танышыйк
әле. (Хор белән укыйлар.)
3).Без алдагы дәрестә рәсем
буенча “Жиләк жыю” турында хикәя язган идек. Менә шул хикәянең
берсе белән танышып китик әле. (Бер укучыдан үткән дәрестә рәсем буенча
төзегән хикәясен укыту) .
- Сезгә
нинди кушма сүзләр очрады?
4). 67 нче күнегүне “
чылбыр” тәртибендә телдән эшләү , ясалышына игътибар итеп уку.
IV. Белемнәрне беренчел ныгыту. (10 слайд )
1). Укучылар ,мин сезнең тапкырлыкны тикшереп
карыйм әле.Экранда табышмаклар язылган.
(Ташбака, төнбоек, көнбагыш, юлбарыс.)
- тактага язу.
-Бу нинди сүзләр? (Кушма сүзләр.)
-Кушма сүзләр ничек ясала? (Бер төшенчәне
белдерү өчен ике сүздән кушылып ясала.)
2). Хәзер дәреслектән 68 нче күнегүне
мөстәкыйль эшләрбез.
(11 слайд )Язып
бетергәч, круг буенча СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ (1-2, 2-3, 3-4, 4-1
)дәфтәрне алышып , экраннан карап ,простой карандаш белән тикшерәбез.
(Оекбаш, юлбарыс,ташбака,тимераяк, карабодай, бозваткыч.)
ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН ( “бас – утыр”) -
Кемнең бер хатасы да булмады?
Укучылар без сезнен белән “Күңелле
тәнәфес “ тукталышына килеп җиттек.
(12 слайд ) МИКС-ФРИЗ-ГРУП
( “ Дустым бар” музыкасы куела)
Торып урындыкларны этеп куябыз.Музыка астында
түгәрәктә биибез.Музыка туктауга катып калабыз. Минем сорауны тыңлыйсыз.Сорауга
туры килгән сан исәбеннән төркемнәргә берләшәбез,бер сүз әйтмисез..Игътибар
белән тыңлагыз.Уен шулай дәвам итә.
-Татар телендә ничә килеш бар? (6)
-Фигыльнең ничә заманы бар? (3)
- Яза сүзендә ничә аваз бар? (4 аваз)
- Кушма сүзләр ничә сүз кушылып ясала?
(2)...
Рәхмәт укучылар, утырыгыз.
V.Белемнәрне икенчел ныгыту.
-Укучылар,дәреслектән 69 нчы күнегүне
карап китәрбез. Нинди хэрефләр төшеп калган?
-Кайсы очракта ь хәрефе язылды? (Беренче
өлеше нечкә әйтелешле).
Кайсы очракта ъ хәрефе язылды?(Беренче
өлеше калын әйтелешле)
(Төньяк, көньяк, кулъяулык,
ашъяулык, кулъязма. аръяк, елъязма)(
е-йы)
(13 слайд )
(Кагыйдәне уку)
Тартыкка беткән тамыр сүзгә я,ю,е
хәрефләреннән башланган сүз кушылып, кушма сүз ясалса,һәм беренче өлеше калын
әйтелешле булса (ъ) билгесе, беренче өлеше нечкә әйтелешле булса (ь) билгесе
языла.
VI. Белемнәрне мөстәкыйль ныгыту.
( 14 слайд ) НАМБЭ АП
структурасы (“номер...баса” ) Сихри сан -
3 (магическое число).Өч саны булганда һәм өчкә бүленә торган сан туры
килгәндә бер кушма сүз әйтә һәм баса. Укытучы туктатканчы дәвам ителә.
- Кайсы төркем кубрәк сан әйтте?
(15 слайд) ФИНК- РАЙТ- РАУНД
РОБИН (Бергә фикерләшәләр)
-Укучылар , бакчада агачлар кайчан матур
үсәләр? ( Су сипсәң, җылылык, яктылык булса) Безнең
агачларыбыз гади түгел.Аларны без кушма сүзләр ярдәмендә
үстерербез. “Бакчачы” уены .
Ясалышы ягыннан кушма сүзләр нинди
сүз төркемнәреннән ясала? (Башта
уйлыйлар,аннары агач ботагына язалар.Һәр төркемнән бер укучы агачы белән
таныштыра.Кайсы төркемнең агачы зур үсте?)
1 төркем: исем+исем ( кулъ+яулык,оек+баш,Сабан+туй,
тукран +баш...)
2 төркем:сыйфат+ исем (Ак+түш,
кара+борын, ак+кош, кызыл+канат, кара+бодай...)
3 төркем: сан+исем (өч+почмак,
биш+почмак,биш+бармак,бишь+еллык,
ун+көнлек,....)
4 төркем: исем+ фигыль (Ил+
сөяр,Ил+ гизәр,Ил+ гизә, Ил+ гиз, су+саклагыч,су+сау, җил+куар )
5 төркем: сан+сан (
ун+биш, ун+тугыз,ун+өч ....)
VII. Дәрескә йомгак.Рефлексив кабатлау.
-Без дәрестә
нинди теманы тирәнтен өйрәндек? (Кушма сүзләр).
Шулай итеп,безнең “Сүзләр
иленә” сәяхәтебез тәмамланып килә. слайд )
VIII. (16
слайд ) Өй эше. Мөстәкыйль эш дәфтәре: 31- 32
нче күн., кагыйдәләрне кабатла .
(17слайд) Стикер ( уңышлар бите) тутыру.
(18
слайд.) Кояш.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.