- 26.12.2020
- 416
- 0
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Тема. Сыйфат дәрәҗәләре.(6 нчы сыйныф, рус төркеме) Белем бирү максаты: укучыларның сыйфат дәрәҗәләре темасы буенча алдагы дәресләрдә алган белемнәрен искә төшерү; сыйфатны башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру. Фикер сәләтен үстерү максаты: укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып белүне үстерүгә ярдәм итү. Тәрбияви максат: аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Җиһазлау. Презентация, мультимедиа проекторы, карточкалар, рәсемнәр. Дәрес барышы. I.Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру. II. Актуальләштерү. - Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан Б, Ө, Һ хәрефләрен сызарга тиеш. Тактада: БСБЫЙҺФӨАТ ДӨӘРҺӘҖӨӘЛБӘРЕ - Нинди сүз килеп чыкты? (Сыйфат дәрәҗәләре) - Сыйфат русча ничек була? (Прилагательное) - Ул нинди сорауларга җавап бирә? (нинди? кайсы?) - Мисаллар китерегез әле. (Матур, зур, кызыл, бик бай, сары) - Ә дәрәҗә сүзен ничек аңлыйсыз? (Степень) - Дөрес. Дәрәҗә - сыйфатларга хас грамматик категория. Бер предметның билгесе башка предмет билгесе белән чагыштырганда артыграк, кимрәк яки гадәти булуын күрсәтә. Искә төшерик әле, без сезнең белән ничә дәрәҗә өйрәндек? (4 дәрәҗә) - Аларны санап чыгабыз. (Гади дәрәҗә – положительная степень; чагыштыру дәрәҗәсе – сравнительная степень; артыклык дәрәҗәсе – превосходная степень; кимлек дәрәҗәсе – уменьшительная степень) Өй эшен сорау.(Табышмакларның җавапларын һәм сыйфатларның дәрәҗәләрен әйтү) - Сезнең өстәлләрдә төсле карточкалар ята. Анда нәрсә язылган? (Берничә бала язылган сүзләрен укыйлар: кызыл; тәмле; йомшак; акыллы) Сез укыган сүзләр – ул нинди сүзләр? (Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар). Ә ул сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә ничек куябыз? (Сыйфатка –рак/-рәк кушымчасын ялгарга кирәк). Дөрес (берничә бала үз карточкаларындагы сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп укыйлар: батыррак, матуррак, аграк, яшелрәк). Тактага карагыз әле. Аграк, йомшаграк кебек сыйфатларның нинди үзенчәлеге бар? (К хәрефе г хәрефе белән алышына). Яхшы, дөрес. Тактага карагыз әле. Анда ниндидер аңлаешсыз кисәкчәләр, сүзләр язылган: кып-, ап-, зәп-, иң, бик, йоп-, кап-. Болар нәрсә икән? (Артыклык дәрәҗәсенең күрсәткечләре, мәсәлән: кып-кызыл, бик салкын, иң матур) Молодцы, дөрес. Тактага карап, әйтегез әле – слайдта иң ахырда ике сүз бар: зәңгәрсу, кызгылт. Ә болары нәрсәләр икән? (Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар. Алар –су, -кылт, -келт, -гылт, -гелт, -сыл, -сел кушымчалары ярдәмендә ясала. Мәсәлән: саргылт, карасу, аксыл) Сыйныфтагы гөлләрне чагыштыру. Укучылар, бу нәрсә? Бу гөл. Ул зурмы? Зур. Ә бу гөл? Зуррак.Ә бу гөл? Бик зур.Ә кимлек дәрәҗәсендә ничек булыр? Куеп булмый. III. Белемнәрне ныгыту. Тэйк оф – тач даун. - Хәзер без сезнең белән өйрәнгән теманы ныгытырбыз, сезнең белемегезне тикшерербез. Мин сүзләр укыйм. Сез, сыйфатны ишеткәч, басарга тиеш. Ә башка сүз төркемен ишеткәч, утырырсыз. Аңлашылдымы? Всё понятно? Сүзләр: шикәр, болытлы, безгә, көннәр, салкынрак, иң ялкау, бара, утыралар, саргылт. - Молодцы. Хата ясаучылар булдымы? Тик –тэк-тоу. - Сезнең парталарда кечкенә генә 9 ак бит бар. Аларны алыгыз һәм язылган сүзләргә карагыз. Нәрсәләр язылган икән ул битләрдә? (Сыйфатлар язылган) Дөрес. Хәзер шул битләргә номерлар куегыз һәм партаның уртасына 3*3 итеп тезеп чыгыгыз. Әлеге сыйфатларны кулланып, сез хәзер җөмләләр төзисез. Горизонталь, вертикаль я диагональ буенча 3 сүз кулланып, һәр укучыга 2 җөмлә төзергә кирәк. Сезгә 2 минут вакыт бирелә. (Вакыт узгач, укытучы балаларның эшен туктата). Мин сезгә тагын бер минут вакыт бирәм. Шул вакыт эчендә язган җөмләләр белән күршеләрегезне таныштырыгыз. Познакомьте соседей по парте со своими предложениями. (Вакыт уза, укытучы теләсә кайсы укучыны торгыза һәм аның язган җөмләләрен тыңлый. Берничә укучы тыңлана.) Физкультминут. Микс-фриз-груп. - Ял итеп алыйк. Басыгыз, урындыкларны матур итеп урыннарына куегыз, такта янына чыгыгыз. Хәзер мин музыка уйнатам. Сез ял итегез, йөрегез, биегез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз, ә мин тема буенча сораулар бирәм. Когда остановится музыка, вы замираете на месте, а я задаю вопросы. Шул сорауларның җавабына карап, сез берничә кешелек группалар төзергә тиеш. Сораулар: 1. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4) 2. Тактада ничә сыйфат бар? (3) 3. Тактада ничә кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат бар? (2) 4. Тактада ничә яшел алма бар? (6) 5. Ничә зәңгәр шар күрәсез? (5) 6. Тактадагы рәсемдә ничә cары груша бар? (2) - Молодцы, утырыгыз. Дәресне дәвам итәбез. Куиз-куиз-трэйд. Хәзер инде бер-берегезгә сыйфат дәрәҗәләре темасына сораулар да биреп алырга вакыт. Сезнең өстәлләрдә зуррак кына ак битләр бар. Һәрберегез үзенә берәр бит ала, бер читен менә шулай итеп бөкли (укытучы күрсәтә). Битнең күренә торган җиренә тема буенча бер сорау язасыз, ә бөкләнгән, башка кешеләргә күренмәгән җиренә җавап язып куясыз. Сезгә ике минут вакыт бирелә. (Таймер эшли башлый. Вакыт узгач, укытучы балалар эшен туктата.) Өлгердегезме? Тагын вакыт бирергә кирәкмиме? Ярар, тагын ике минут эчендә партадашларыгызга сорау һәм җавапны укыгыз. В течение двух минут обсудите друг с другом свои вопросы и ответы. Хаталар булса, бер-берегезне төзәтегез. Если заметили друг у друга ошибки, поправляйте. (Вакыт бетә). Хәзер басыгыз, урындыкларны урыннарына куегыз, кулга кәгазьләрне алыгыз. Класс буенча йөреп, чит парталарда утырган иптәшләрегез арасыннан үзегезгә пар табасыз, соравыгызны бирәсез. Парыгыз җавап бирергә тиеш. Бер-берегезнең соравына җавап биргәч, карточкаларны алыштырасыз. Тагын яңа пар табасыз. (Берничә минут укучылар пар эзләп, аралашып йөриләр. Укытучы әкрен генә яннарында йөри, хаталары бармы-юкмы икәнен тыңлый). Сүзләрне таблицага язу. (Һәр укучыга таблица бирелә). Сүзләр: ягымлы, биегрәк, ап-ак, салкынча, зәңгәрсу. (Эшләр тактадагы сүзләр белән чагыштырыла) Чыгу билеты (тест). Дәфтәрләрне җыю. Молодцы, утырыгыз. Менә күрдегезме, укучылар, кыска гына вакыт эчендә күпме җөмлә төзедегез, сораулар уйладыгыз, аралаштыгыз. Бик яхшы эшләдегез. IV.Рефлексия. - Балалар, дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Сыйфатлар турында) - Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4 дәрәҗәсе бар) - Дәрәҗәләрне санап чыгыгыз. (Гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре) - Телдә сыйфат дәрәҗәләре ни өчен кирәк? Для чего нужны степени сравнения прилагательных? (Сөйләм матуррак, баерак булсын өчен; кешеләрне, предметларны бер-берсе белән чагыштырыр өчен.) - Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? Что нового узнали? - Үзегезгә нинди билге куясыз? (Укытучы балалар куясы билгеләр буенча фикерләрне тыңлап, анализлап чыга. Ахырда үзе реаль билгеләр куя) Өй эшен бирү. 43 нче биттәге 5 нче күнегү. - Дәрес бетте. Сау булыгыз.
6 671 907 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Гущина Татьяна Александровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.