Инфоурок Обществознание КонспектыУрок обществознания в 7 классе "Гражданин буларак яшүсмер"

урок обществознания в 7 классе "Гражданин буларак яшүсмер"

Скачать материал

Тема: Яшүсмер гражданин буларак

Максат һәм бурычлар:

1.“Гражданлык”, “гражданин” “хокуклар һәм бурычлар” төшенчәләрен үзләштерү аша гражданинның социаль ролен аңлауларына, төп төшенчәләргә характеристика бирә алуларына ирешү;

2.Чагыштыру, чыганаклар белән эшләү күнекмәләрен, үз фикерләрен әйтә белү сәләтләрен үстерү;

3. Гаделлек,  патриотизм    сыйфатлары тәрбиләү, башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтү. 

Дәреснең тибы: яңа белемнәр үзләштерү

Дәреснең формасы: критик фикерләү технологиясе куллану

Җиһазлау: презентация, карточкалар, Конституциядән өземтәләр.

                                                               Дәрес барышы:

1 стадия. Проблема кую (Вызов):

(Элегрәк үзләштерелгән белемнәрне актуальләштерү, яңа белем алуга кызыксыну уяту,максат кую)

Укытучы: Исәнмесез укучылар! Үткән дәрестә без сезнең белән “Яшүсмер чакның юридик чикләре” дигән теманы өйрәнгән идек. Белемнәребезне тикшерү өчен биремнәр эшләп алыйк. (эшләр 2 вариантта )

Укытучы: Яшүсмерләр җәмгыятьнең бер вәкилләре буларак төрле социаль рольләр башкаралар. Искә төшерик әле яшүсмерләрнең нинди социаль рольләрен беләбез. (Укучы, бала, кулланучы һ.б.) Ә бүгенге дәрестә яшүсмернең тагын бер ролен өйрәнербез. Дәреснең темасы: “Гражданин буларак яшүсмер”.(слайд 1) Теманы чагылдыручы җөмләгә игътибар белән карагыз әле, әйдәгез бергәләп кластер төзеп карыйк. Димәк, дәрестә төп төшенчәләр нинди булыр? (слайд 2) “Яшүсмер”, “гражданин”  төшенчәләрен ничек аңлатырсыз? Ни өчен җөмләдә “буларак” дигән бәйләгеч сүз кулланылды икән? Бу уңайдан нинди фикерләрегез бар?

                                    “Гражданин буларак яшүсмер”

 


  Яшь кеше                                                                                            Дәүләтнең бер әгьзасы

                                        яшүсмер                            гражданин                   хокукларга ия

хокукларга ия                                                                                         бурычлары бар                                                                                            

                                                                    ?

                                                               (   = ,   ≠ )

Әлеге кластердан чыгып, мин сездән дәрес алдында торган бурычларны билгеләвегезне сорыйм (Проблемалы сорау: “Яшүсмерләр үзләрен тулы хокуклы гражданин дип саный алалармы?”)

2 стадия Дәреснең эчтәлеген үзләштерү

(яңа мәгълүмат алу, максатларга төзәтмәләр кертү, “мозговой штурм”)

Укытучы: Шулай итеп безнең алда проблема билгеле, аны чишү юлларын билгеләү өчен әйдәгез, “фикерләр банкын” тулыландырыйк. Теләсә нинди фикерләр кабул ителә, ләкин үзара тәнкыйть рөхсәт ителми. Ягез, сездә нинди гипотезалар бар?

(Фикерләр әйтелә:)

-Яшүсмер кайсы илдә туса, шул илнең гражданины була, гржданлык аңа тууга бирелә

-Яшүсмер тулы хокуклы гражданин һәм дәүләт аны яклый

- Яшүсмер тулы хокуклы гражданин түгел, чөнки зурлар ия булган барлык хокукларга да ия түгелләр

Укытучы: Проблеманы чишү өчен эш этапларын билгелик: (слайд 3)

1.“Яшүсмер”, “гражданин”  төшенчәләрен ачыклау

 2. Чыганаклардан мәгьлүмат алу,   үз фикерләрегезгә дәлилләр табу

3. Алынган яңа мәгьлүматны баштагысы белән чагыштыру

“Гражданлык”, “гражданин”  төшенчәләрен ачыклау өчен хәзер мөстәкыйль рәвештә дәреслек тексты белән эшләрбез. ( нәтиҗәләр буенча фикер алышу)

Укытучы җавапларны тулыландыра: (слайд 4)

Гражданлык- ул кеше һәм дәүләт арасындагы торыклы сәяси һәм хокукый бәйләнеш.

Ул гражданин тарафыннан барлык хокукларга һәм ирекләргә ия булуның юридик нигезе булып тора.

Группаларда эшләү . (слайд 5)

Түбәндәге фикерләрне дәлилләгез

1 гр. Граждан булу файдалы

2 гр. Граждан булу дәрәҗә, горурлык.

Группа үз фикерен дәлилли.

Укытучы: Мин дә сезнең фикерләр белән килешәм. Дөрестән дә, әгәр дә сез илдә яшисез һәм аның  гражданлыгына ия түгел икән, күп кенә уңайлыклардан мәхрүм калуыгыз ихтимал. Сезнең даими тору урыныгыз һәм эш урыныгыз булмый. Сезнең белән бәхетсезлек очрагы килеп чыгарга мөмкин, ләкин дәүләт сезнең проблемаларны хәл итмәячәк. Сез аның гражданины түгел бит. Ә чын граждан үз илен яратырга. Аның белән горурланырга, аның үткәнен белергә тиеш. (слайд 6) Гражданлык Россиядә һәрвакыт патриотизм төшенчәсе белән тыгыз бәйләнгән һәм үз иле, үз халкы, үзтарихы белән горурлануда чагылыш тапкан.

Димәк, гражданин булу ниндидер өстенлекләрдән , хокуклардан файдалану дигән сүз. «Кеше, аның   хокуклары  һәм ирекләре  иң югары кыйммәтләр. Кешенең хокукларын һәм ирекләрен тану, саклау һәм яклау – дәүләтнең бурычы» , -диелгән  РФ  Конституциясенең   2 статьясында.

Укытучы: Гражданлыкка кеше кайчан ия була? Тарихка күз салыйк әле, һәрвакыт кешеләр гражданлыкка тууга ук ия булганнармы соң?  ( мисаллар китерегез)

 Гражданлык хокуклары алу өчен, кешеләр моннан 2500 еллер элек үк көрәшә башлаганннар. Антик Грециядә һәм Римда бары тик ирекле кешеләр генә граждан дип саналган

Безнең илебездә гражданлыкны алу тәртибе махсус “О гражданстве РФ ” законы белән билгеләнә . Менә ул кагыйдәләр :

·         Әгәр дә ата-ананың икесе дә яки берсе генә дә РФ гражданины икән, баланың кайда тууына карамастан гражданлык тууга ук бирелә.

·         Әгәр дә бала Россия территориясендә яши , ә ата-анасы билгесез икән, гражданлык тууга ук бирелә

·         Кешенең шәхси гаризасы буенча, ләкин 18 яшь тулгач, Россия территориясендәдаими 3-5 ел яшәгән булса

Ә хәзер шушы кагыйдәләргә таянып биремнәр эшләп карарбыз

Группаларда эш.

1 гр.Мәскәүнең Курск вокзалында 2 айлык бала калдырыла. Әти-әнисен эзләп карыйлар тапмыйлар. Бала нинди гражданлык алыр?

2гр. Россия гражданарыннан торган гаилә Төркиядә ял итәргә була. Анда вакытта аларның балалары туа. Балага Төркия гражданлыгы бирелерме?

Укытучы: Шулай итеп, без күпчелек кеше гражданлыкны тууга алуын ачыкладык.

Кеше хокуклары  турында документлар бик күп. Аларның кайберләре белән сез инде таныш та. Түбәндәге документларның кайсылары халыкара документлар? (слайд 7)

Укытучы:Безнең илебездә кеше һәм гражданин хокуклары һәм ирекләре гомумтанылган халыкара документлар һәм РФ Конституциясе  нигезендә таныла һәм гарантияләнә. Закон һәм каршында барысы да бертигез. Дәүләт кеше һәм гражданин хокуклары һәм ирекләре тигезлеген кешенең яшенә, раса ,милләтенә, теленә, килеп чыгышына, мөлкәтенә, тору урынына , дини  инануларына һәм вазифаи хәленә бәйсез рәвештә

гарантияли. Сез кеше һәм гражданинның нинди хокуларын беләсез? (Фикерләр тыңлана)

Физкультминутка

Укытучы җавапны тулыландыра : Кеше шәхесе белән бәйле һәм һәр кешегә тумыштан бирелә торган хокукларны яки гражданлык хокулары диләр. (слайд 8-9)

Гражданлык хокуклары:

·         Яшәүгә хокук

·         Иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокук

·         Торакның кагылгысызлыгына хокук

·         Россия Федерациясе территориясендә законлы рәвештә яшәгән һәркем өчен күченеп йөрү ирегенә һәм яшәү урынын сайлауга хокук.

·         Шәхси тормышның кагылгысызлыгына, шәхси һәм гаилә серенә, язышу, телефоннан сөйләшү серенә хокук

Укытучы: “Бер кешенең хокукы икенче кешеләр хокукы башланган урында бетә” дигән җөмләне ничек аңлыйсыз? (слайд 10)  Мисаллар китерегез.

Гражданнарның дәүләтнең сәяси тормышында катнашу мөмкинлеген тәэмин итүче окукларны сәяси хокуклар дип атыйлар. (слайд 11-12) Россия Федерациясендә гражданнарның сәяси хокукларына түбәндәгеләр керә:

         Үз мәнфәгатьләрен яклау өчен берләшүгә хокук

         Тыныч җыелышларга, митингларга, урамда йөрүләргә хокук Дәүләт эшләре белән идарә итүдә катнашуга хокук

         Сайлау һәм сайлану хокукы

         Дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына шәхсән мөрәҗәгать җибәрү хокукы

Сүзлек белән эшләү. (слайд 13)

Җыелыш – гражданнар төркеменең билгеле бер урында мәгълүм проблеманы хәл итү   өчен бергә җыелуы.

Митинг – гражданнарның күпләп җыелуы, билгеле бер мәсьәлә буенча  таләпләрне халыкка җиткерү.

Демонстрация -  кешеләрнең плакатлар, транспарантлар  күтәреп урамнан узуы

Укытучы Ә хәзер мондый сорауга җавап биреп карыйк. Тулы хокуклы гражданнарның хокуклары белән яшүсмерләрнең хокукларында аерма бармы?

Группаларда эшләү Җавапларыгызны  Конституция текстының 2 статьясы  белән дәлилләргә тырышыгыз

Эш нәтиҗәләре буенча фикер алышу. Нәтиҗә ясау. Яшүсмер тулы хокуклы гражданга балигъ булгач кына, 18 яшь тулгач кына әйләнә.

Группаларда эшләү.Нинди хокуклар бозылган? Әкиятләрдән һәм мультфильмнардан рәсемнәр күрсәтелә.

3 стадия. Рефлексия. Укытучы:  Кластерыбыздагы баштагы фаразларга кире кайтыйк. Дөрес фаразны билгелик. Бәлки ниндидер ачыклыйсы фикерләр бардыр?

                                       «Гражданин буларак яшүсмер»

 

                                                                                                                     Дәүләт вәкиле

   Яшь кеше                 яшүсмер                             гражданин                   Хокукларга ия

                                                                                                                        Бурычлары бар

 Хокукларга ия                                                                                                                    

           Бурычлары бар                                                              

                                              (   = , ләкин тулысынча түгел )                                  ?

 

УкытучыТагын сорау туа гражданинның нинди бурычлары бар? Кабат Конституциягә мөрәҗәгать итәбез, инсерт алымы белән эшлибез. Үзегез өчен нинди яңалыклар ачтыгыз? Нәрсә турында күбрәк белергә теләр идегез? Яшүсмерләрнең бурычлары турында әйтеләме? Түбәндә саналган кайсы бурычлар яшүсмерләргә кагылмый? (слайд 14)

1.   Гражданин салымнар, җыемнар түләргә тиеш.

2.   Гражданин Ватанны сакларга тиеш.

3.   Гражданин табигатьне сакларга тиеш.

4.   Гражданин дәүләт законнарын үтәргә бурычлы

5.   Гражданин балалар һәм хезмәткә сәләтсез әти- әнисе турында кайгыртырга тиеш.

6.   Гражданин мәдәният һәйкәлләрен сакларга тиеш.

Белемнәрне ныгыту. 1 бирем (слайд 15)

Кешеләрнең плакатлар,транспарантлар күтәреп   урамнан узуы  (демонстрация) дип атала

Нинди дә булса дәүләтнеке булу билгесе     (гражданлык)    дип атала.

Кешенең  шәхесен  таныклаучы документ  – (паспорт)

Гражданнарның күпләп җыелып, билгеле бер мәсьәлә буенча таләпләрне халыкка җиткереп әйтү рәвеше (митинг)  дип атала

2 бирем. Түбәндәгеләрнең кайсылары гражданнарның бурычлары? (слайд 16)

Нәтиҗә ясау. УкытучыГражданин һәм дәүләтнең үзара мәнфәгатьләре Конституция белән билгеләнә. Балалар һәм яшүсмерләр балигь булганчы тулы гражданлык статусына ия түгелләр һәм тавыш бирә. Дәүләт органнары идарәсенә сайлана алмыйлар. Илебез гражданнары буларак, калган бар нәрсәдә үзләренә бирелгән хокуклардан тулысынча файдаланалар һәм конституцион бурычларын үтиләр.

Өй эше (слайд 17) 1.  Параграф 17 укырга, сорауларга  җаваплар  әзерләргә;

2  Ирекле темага инша язарга:

“Ирекле булу өчен законнарга буйсынырга кирәк”

“Бурычлардан башка  хокуклар юк”

3 “Мин -  хокукларга ия” дигән темага  плакат ясарга

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок обществознания в 7 классе "Гражданин буларак яшүсмер""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по корпоративной культуре

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Конспект урока обществознания в 7 классе "Подросток как гражданин. Понятие гражданства"  по теме "Подросток и закон". Урок изучения нового материала с использованием элементов технологии критического мышления. Методические приемы используемые на уроке: "ассоциации", "мозговой шторм","кластер" позволяют одновременного соединения процессов познания, усвоения и переработки новой информации, активизирует мыслительную деятельность. Через усвоении терминов "гражданин", "гражданство" учащиеся усваивают социальную роль подростка, права и обязанности гражданина. Урок направлен также на развитие патриотических чувств, справедливости. В ходе урока также развиваюся навыки сравнения, обобщения и навыки работы с источниками(а именно с Конституцией)

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 660 545 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Проверочная работа по теме Право и правоотношения. 8 класс (с ответами)
  • Учебник: «Обществознание. Право в жизни человека общества и государства (изд. ВЕНТАНА-ГРАФ)», Соболева О.Б., Чайка В.Н./ Под ред. Бордовского Г.А.
  • Тема: § 3. Какие отношения в нашей жизни являются правовыми
  • 01.10.2020
  • 15026
  • 225
«Обществознание. Право в жизни человека общества и государства (изд. ВЕНТАНА-ГРАФ)», Соболева О.Б., Чайка В.Н./ Под ред. Бордовского Г.А.
Методическая разработка по теме «Интерактивные методы обучения как средство формирования мотивации обучающихся к изучению экономических дисциплин» (на примере деловой игры)".
  • Учебник: «Экономика (базовый уровень)», Автономов В.С.
  • Тема: Глава 1. Экономическая наука. Экономические блага Производство
  • 01.10.2020
  • 1353
  • 11
«Экономика (базовый уровень)», Автономов В.С.
Презентация по обществознанию на тему "Человек. Индивид. Личность"
  • Учебник: «Обществознание (базовый уровень)», Боголюбов Л.Н., Лазебникова А.Ю., Матвеев А.И. и др. / Под ред. Боголюбова Л.Н., Лазебниковой А.Ю.
  • Тема: § 2. Общество как сложная система
  • 01.10.2020
  • 736
  • 4
«Обществознание (базовый уровень)», Боголюбов Л.Н., Лазебникова А.Ю., Матвеев А.И. и др. / Под ред. Боголюбова Л.Н., Лазебниковой А.Ю.
План-конспект урока по обществознанию "Человек. Индивид. Личность"
  • Учебник: «Обществознание (базовый уровень)», Боголюбов Л.Н., Лазебникова А.Ю., Матвеев А.И. и др. / Под ред. Боголюбова Л.Н., Лазебниковой А.Ю.
  • Тема: § 1. Что такое общество
  • 01.10.2020
  • 3375
  • 149
«Обществознание (базовый уровень)», Боголюбов Л.Н., Лазебникова А.Ю., Матвеев А.И. и др. / Под ред. Боголюбова Л.Н., Лазебниковой А.Ю.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.11.2014 591
    • DOCX 52.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шакирова Гузель Рафиковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шакирова Гузель Рафиковна
    Шакирова Гузель Рафиковна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 4027
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

История и обществознание: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель истории и обществознания

500/1000 ч.

от 8900 руб. от 4450 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1352 человека из 79 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 913 человек

Курс профессиональной переподготовки

История и обществознание: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель истории и обществознания

500/1000 ч.

от 8900 руб. от 4450 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 37 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 115 человек

Курс повышения квалификации

Методика преподавания истории и обществознания в общеобразовательной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 326 человек из 68 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 324 человека

Мини-курс

Музыка в мире: народные и культурные аспекты

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные подходы к духовно-нравственному воспитанию дошкольников

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Эффективное планирование и управление временем

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек