Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалы"Әти-әни һәм мин-спорт гаиләсе"

"Әти-әни һәм мин-спорт гаиләсе"

Скачать материал

 

 

 

 

Ата-аналар һәм балалар белән уздырылган спорт чарасы

"Әти-әни һәм мин-спорт гаиләсе"

 

Максаты. Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, җитез, өлгер булу сәләтен камилләштерү, сәламәтлекләрен ныгыту, ата-аналар һәм балалар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Алдан башкарылган эшләр. Балалардан “Спорт-сәламәтлек нигезе” дигән темага рәсемнәр ясату. Ата- аналардан һәр команданың исеме язылган плакатлар эшләтү. Һәр команда членының күкрәгенә тагу өчен эмблема, котлау өчен грамота һәм бүләкләр әзерләү.

Кулланылган әдәбият:

-Н.Мирзаханова “Сәламәтлек безгә кирәк” шигыре,

-Спорт турындагы шигырьләрдән өзекләр;

-"Мәгариф "журналы №1,10, 2006 ел;

Бәйрәмнең барышы.

Алып баручы.

      Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар!

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык-безнең тормыш үзәге,

Дуслык-безнең бәйрәм бизәге.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк бөтенебезгә дә.

   Без бүген бу залга көч сынашырга,спорт бәйрәменә җыелдык. Әгәр сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефләрегезне яхшы икән, иртәгә эшегездә, укуыгызда җиңелрәк булыр.Бу залда кабынган еллмаю йортларыгызда да дәвам итсен иде.

   Ә хәзер бер-беребезне сәламләү өчен сүзне командаларга бирәбез.  Бүгенге ярышта исәп –хисап эшен алып баручы жюри әгъзалары белән таныштырабыз.

   Җитезләр командасы:

   Саф күңел, шат йөз белән

   Бу ярышка килдек без.

   Әйдә, дуслар, дуслык җиңсен-

    Шуны бик тә телибез.

    Безнең девиз: ”Хәрәкәттә-бәрәкәт!”

  Дуслык командасы:

   Уңыш сезгә, уңыш безгә

   Елмаеп-көлеп торсын,

   Шушы ярыш арабызда

   Дуслык җепләре сузсын.

   Безнең девиз: ”Дуслыкта-көч!”

    Алып баручы:

   Ярышларны башлыйбыз.

   Кемнәр уйнарга ярата,

   Кемнәр өлгер һәм җитез.

   Узара көч сынашырга

   Кемнәр тели, әйтегез?

   Хәрәкәттә бәрәкәт

   Икәнен онытмагыз,

   Бер урында тик утырудан

   Тимер күк тутыкмагыз!

 

Беренче ярыш. “Өй җыештыру”.

Бала чиләккә тутырылган шакмакларны, билгеле бер араны йөгереп узып, бушатып килә .Әни йөгереп барып шул шакмакларны кире чиләккә тутыра. Әти йөгереп барып чиләкне алып кайта.

Икенче ярыш.  "Әтиләр  ярышы".

 Бер минут эчендә сыңар аякта кем күбрәк сикергеч белән сикерә.

Өченче ярыш. "Әниләр  ярышы".

 Әниләр кыршау әйләндерә. Кыршау идәнгә төшкәнче әйләндерелә.

 Дүртенче ярыш. ,,Кем юанрак?".

 Бу ярыш балалар арасында уздырыла. Билгеләнгән вакыт эчендә  сайлап куелган баланың киеменә кечкенә  туплар тутыралар.   Ахырдан һәр баланың киеменә ничә туп  сыйганын саныйлар. Күбрәк туп тутырган команда җиңүче булып санала. 

  Бишенче ярыш. "Шар тәгәрәтәбез".

 Һәр командага шарлар һәм гимнастик таяк бирелә. Сигнал бирелгәч, беренче басып торучы шарны  таяк ярдәмендә тәгәрәтеп, билгеләнгән урынга кадәр алып бара һәм кәрзингә салырга тырыша.  Очколар  кәрзингә кертелгән шарлар санына карап билгеләнә.

  Алтынчы ярыш. "Алма җыябыз".

  Әтиләр балаларын иңбашына   утырталар. Балаларның кулларында кәрзин. Әниләр билгеле бер  ераклыктан кечкенә туп ыргыталар, ә балалар шул тупларны кәрзин белән тотып  алырга тырыша. Очколар шулай ук кәрзингә кергән туп санына карап билгеләнә.

  Җиденче ярыш." Кыршау эчендә йөгерү".

 Старт сызыгыннан 10 метр ераклыкта кыршау куела. Беренче басып торган кеше сигнал бирелгәч йөгереп китә, кыршау эченә керә. Сызыктан әйләнеп йөгереп килә һәм кыршау эченә тагын бер кешене алып, яңадан сызыкка йөгерә. Алып килгән кешене сызыкта калдыра, яңадан икенче кешене алып китә. Икенче якка тизрәк чыгып беткән команда җиңүче була.

 Сигезенче ярыш "Төз атучы".

 Командалардан 5-6 метр ераклыкта  бер - берсеннән 50 шәр сатиметр  ара калдырып уенчыклар тезелә.  Уенчылар бер-бер артлы тупларны ыргыталар, мөмкин кадәр  күбрәк  уенчыкны  егарга тырышалар. Уенчыкларны күбрәк еккан команда җиңүче була.

 Тугынче ярыш.  ,, Эстафета".

  Идәнгә маталар  җәелә.  Сигнал булгач, беренче басып торучылар  йөгереп барып матада мәтәлчек аталар, гимнастик урындыкта шуышалар, сикергечләр белән билгеле бер араны сикереп узалар һәм кире йөгереп кайтып, эстафетаны чираттагы уенчының җилкәсенә кул белән кагылып тапшыралар. Уенны беренче булып тәмамлаган команда җиңүче була.

Унынчы ярыш. "Тату гаилә".

Әти белән әни, бер-берсенең кулларын тотып, утыргыч ясыйлар һәм баланы шунда утыртып, тиешле урыннан әйләнеп йөгереп киләләр.

Сүз хөрмәтле жюри әгъзаларына бирелә, алар ярышларга нәтиҗә ясый. Һәр гаиләгә грамоталар, бүләкләр тапшырыла.

Алып баручы: Хөрмәтле әти-әниләр! Ярышларга килүегез, бәйрәмне күңелле итеп уздырырга ярдәм итүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Спорт бәйрәмен Н.Мирхазованың "Сәламәтлек безгә кирәк!" дигән шигыре белән тәмамлыйсы килә.

Сәламәтлек елы атлый-

Татар илен иңләп-буйлап.

Бассын һәркем бер рәткә!

Кушыл безгә, торма уйлап.

Камиллекнең чиге юк бит,

Сәламәтлек безгә кирәк!

Бергә узган күнегүләр

Барыбер дә күңеллерәк.

Бергә булсак, җиңелмәбез,

Бергә булыйк, бездән калма.

Зур җиңүләр безне көтә,

Без яулыйсы үрләр алда!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Әти-әни һәм мин-спорт гаиләсе""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Карьерный консультант

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Воспитатели детского сада могут значительно повлиять на любовь или нелюбовь детей к спорту. Лучше всего подходят для дошкольников регулярные игровые упражнения, но в этом возрасте можно начать заниматься и балетом, и играми с мячом, и плаваньем. Главное — делать это регулярно. Если вы замечаете у своего ребенка склонность к тому или иному виду спорта, отведите его в секцию для развития навыков.

Можно научить детей кататься на двухколесном велосипеде, на лошади, на лыжах. Так приятно смотреть на малышей 5-6 лет, катающихся лучше многих взрослых.

 Можно попробовать дзюдо, карате или другие боевые искусства. После восьми лет можно серьезно заняться любыми игровыми видами спорта с мячом.

Детям подходит большинство физических упражнений, но по началу не стоит акцентировать внимание на соперничестве, а развивать навыки постепенно.

Лучше всего тренироваться на свежем воздухе, вдали от пыльных и загрязненных городских улиц.

Некоторые виды спорта более опасны, например, скейтборд, гонки на велосипедах, скалолазание, лыжный спорт и т.д. Купите детям специальную защитную экипировку.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 624 810 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.11.2014 418
    • DOCX 21.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ахметшина Ракия Фанисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ахметшина Ракия Фанисовна
    Ахметшина Ракия Фанисовна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9804
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Возрастные особенности детей младшего школьного возраста

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 127 человек из 50 регионов

Курс повышения квалификации

Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 254 человека из 50 регионов

Курс повышения квалификации

Развитие критического мышления у младших школьников в условиях обновленного ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 73 человека из 27 регионов

Мини-курс

Стрессоустойчивость и успех в учебе: практические методики и стратегии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 21 региона

Мини-курс

Психология личностного развития: от понимания себя к творчеству

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 21 региона

Мини-курс

Стратегии антикризисных коммуникаций и управление репутацией в современном бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе