Инфоурок Технология КонспектыТехнологиядән дәрес "Милли киемнәр"

Технологиядән дәрес "Милли киемнәр"

Скачать материал

Тема:       Милли киемнәр

Максат: *Укучыларны татар халкына хас булган милли  киемнәрнең үзенчәлеге белән таныштыру;

                *Милли традицияләр нигезендә ятучы кыйммәтле, милли, әхлаклы сыйфатларны саклау,

               *Эстетик тәрбия бирү.

Җиһазлау: кечкенә сандык, киемнәр, бизәнү  әйберләре төшерелгән рәсемнәр   укучылар  

                   үз куллары белән чиккән калфаклар,   

Өстәмә әдәбият:

1.                  Балаларга үгет – нәсихәт _ Казан: «Дом   печати». – 2001

2.                  «Ялкын» журналы (алка, чулпы турында  мәгълүмат)

 I Актуальләштерү

Бәйрәмнәр турында әңгәмә үткәрелә,   1 бәйрәм турында сөйлиләр.

Укытучы: 1. Бәйрәмнәр нинди төрләргә бүленә?

                  2.Нинди дини бәйрәмнәрне беләсез?

                  3.Сез нинди гаилә бәйрәмнәре үткәрәсез?

II Төп өлеш    «Серле сандык» уены.( укытучы сандыктан рәсемнәр алып күрсәтә, укучылар аның кайсы әдәби әсәрдә булуын искә төшерә)                                            

1.                  Читек (Г. Исхакый «Кәҗүл читек»)

2.                  Сөлге (Ф. Хөсни «Йөзек кашы» )

3.                  Сабантуй күренеше (Г. Бәширов «Туган ягым – яшел бишек»)  

4.                  Калфак ( Ф.Әмирхан « Хәят») 

3.Укытучы: укучылар, элек бәйрәмнәргә безнең халкыбыз ничек киенә торган булганнар? ( укучылар әдәби әсәрләр нигезендә сөйләп бирә)

         Милли киемнәр турында укытучы әңгәмә алып бара.

Укытучы: Халкыбызның күңел җәүһәрләрен, нәкыш осталыгын, камил зәвыгын, пакь җанын

сөйләүче бу чигүле эскәтер – сөлгеләр,купшы калфаклар, гаҗәеп нәфис беләзек –алкалар – һәммәсе, һәммәсе хәзерсандыкларда гына сакланырлык кадерле,бәһасез байлык.  

4.Татар ирләре нәрсә кигәннәр?Хатын – кызлар нинди киемнәр кигән?

( Балаларның җаваплары тыңлана)(хәзер читекләрнең Арчада ясалуы турында әйтү, «Арча читекләре» дигән җыр тыңлау. Н.Касыймов сүзләре, Л.Батыр- Болгари музыкасы)Хатын – кыз киемнәренә тирәнрәк тукталып, бизәнү әйберләре турында да әң- гәмә алып барыла, рәсемнәр күрсәтелә.

    ( Алкалар,яка чылбырлары, чулпылар, аларның тарихы)

Укыт.  Хатын – кызлар бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә алка тагып йөргәннәр. Борынгы заманда кайбер халыкларның алкалары түгәрәк булган һәм бөтен колакны каплап торган. Чөнки ул вакытта кешеләр колак, авыз, борын, күз аша явыз көчләр керергә, яисә киресенчә сәламәт көчләр чыгып китәргә мөмкин  дип санаганнар.

   Яка чылбыры – чын татар бизәнү әйбере. ХIХ йөзгә кадәр тагып йөргәннәр аларны. Киемнең фасоны үзгәргәч, такмый башлаганнар. Шуңа күрә татар халкының әлеге борынгы бизәнү әйберләрен бары тик Сынлы сәнгать музее күргәзмәләрендә генә күреп була. Биредә аларның гаҗәеп кызыклы һәм бай үрнәкләре саклана.

«Татар кызын иң элек ишетәсең, аннары гына күрәсең»,- дигән әйтем бар. Чыннан да, элек татар хатын – кызларының бизәнү әйберләре шулкадәр күп булган: атлаган саен чылтырап торганнар алар. Барысыннан да ныграк чулпылар чыңлаган. Элек хәтта чулпы авырлыгыннан чәчләр тизрәк үсә дип тә уйлаганнар. Чулпы ,муенса, беләзек, алка һәм башка шундый әйберләрнең авырлыгы кайвакытта сигезәр килога җиткән. Бәлки бу йөкне күтәреп йөрү уңайсыз да булгандыр, әмма матур булу өчен анысына гына түзгән инде хатын –кыз.

                                             .

5.Укытучы: галимнәр, язучылар һәм рәссамнар милли киемнәребез турында нәрсә диләр икән, әйдәгез укыйк әле.

               а) балалар укый

               б) дәреслектәге сорауларга җавап бирү.

III Ныгыту.1. Укытучы: укучылар, менә без бүген дәрестә киемнәр турына бик күп нәрсә белдек. Сезгә тагын бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк. Татар халкы борынгыдан ук чисталыгы, пөхтәлеге белән аерылып торган. Кием кию турында әби - бабаларыбыз менә нәрсә дигән  (« Балаларга үгет – нәсихәт» китабыннан кием әдәпләре турында хәдисләр укыла 48 б.)

2. (Кызлар үзләре чиккән калфаклар турында 1-2 сүз әйтеп китә.)

Укытучы: белгәнебезчә, шулай матур киенеп, татар халкы бәйрәмнәргә чыккан. Бөтен тирә - якка җыр таралган. Халкыбызның моңы бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатында да чагылыш тапкан. ( «Милли моңнар» шигыре укыла) Шулай җырлап – биеп, уйнап – көлеп күңел ачкан безнең халкыбыз.  («Ай былбылым» яки «Ашхабад»(их, дусларым, дусларым)   җырлана.

IV.Йомгаклау.

1.                  Төрле милләт кешеләре бер – берсеннән нинди билгеләре буенча аерылалар?

2.                  Вакыт узган саен киемнәр ничек үзгәрә?

3.                  Татар хатын – кызларының киемнәре турында нәрсә әйтә аласыз?

4.                  Галимнәребез, язучыларыбыз татар милли киемнәрен ничек тасвирлый?

5.                  Кием әдәпләре турында ниләр беләсез?

V Өйгә эш. 1.«Минем әбием (яки бабам) яшь чагында ничек киенгән?» дигән темага кечкенә күләмле  реферат язып килергә.  Әби – бабайлардан, олы буын кешеләреннән истәлекләр язып алырга.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Технологиядән дәрес "Милли киемнәр""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Теолог

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен, нәкыш осталыгын, камил зәвыгын, пакъ җанын сөйләүче бу чигүле эскәтер -  сөлгеләр, купшы калфаклар, гаҗәеп нәфис беләзек - алкалар - һәммәсе, һәммәсе хәзер сандыкларда гына сакланырлык кадерле, бәһасез байлыгы.

Татар милләте- кешелек җәмгыяте тарихында тирән эз калырган халык. Аның гаҗәеп гыйбрәтле бай тарихы, дистә гасырларга сузылган биниһая кыйммәтле матди һәм рухи мәдәнияты, күркәм гореф-гадәтләре бар. Безнең халык- искиткеч тырыш, эшчән, каһарман, киң күңелле халык.

Бүгенге көндә татар халкының милли киемнәрен, тукылган сөлгеләрен, бизәнү әйберләрен музейларда, сәхнәләрдә генә күрергә мөмкин. Әбиләребез чиккән кебек чигүчеләр авылларда санаулы гына калып бара. Элеккеге кебек кызларыбыз бирнәләрне чиккән карават кырыйлары, пәрдәләр, калфаклар күренми бүгенге көндә.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 267 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.11.2014 487
    • DOCX 282 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гильмуллина Рамиля Нургаяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 10 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 554
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика инструктажа и обучения в социальном учреждении по вопросам трудовой деятельности

180 ч.

3300 руб. 1650 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания технологии с учетом реализации ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 300 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 081 человек

Курс профессиональной переподготовки

Технология: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель технологии

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 968 человек из 77 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 565 человек

Мини-курс

Методические навыки и эффективность обучения школьников на уроках литературы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы психологии личности: от нарциссизма к творчеству

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Управление техническими ресурсами и экономикой предприятия

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе