Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыСочинение на татарском языке на тему: "Минем яраткан укытучым. "

Сочинение на татарском языке на тему: "Минем яраткан укытучым. "

Скачать материал

                                             Минем яраткан укытучым.                            

                                                                                                                 Кайгы килгәндә дә, егет бул, дип

                                                                                                         Шул остазлар безне өйрәткән.

                                                                                                         «Укытучы» белән «әнкәй» сүзе,

                                                                                                           Бергә саркып чыга йөрәктән.

        Күренекле  шагыйрь  Фəннур  Сафин  катлаулы,  əмма  мактаулы  һөнəр иялəренə əнə шундый югары бəя бирə. Əйе,  чыннан  да,  мөгаллимəлəрне без  –  икенче  əнилəребезгə,  укытучы абыйларны  исə,  төпле  сүзе,  нигезле  киңəшлəре  хакына  əтилəребезгə тиңлəп  карарга  гадəтлəнгəн.  Иң  игелекле  һөнəр  нинди  дисəлəр,  һич  тə шиклəнмичə, укытучы дип əйтү тиешледер.  Дөньяны танып белү,  укырга- язарга  өйрəтүдəн  тыш, акны – карадан, яхшыны яманнан аеру, изгелекне өстен күрү, нинди генə кыен хəлдəн дə чыгу юлларын табу, адəмчелек белəн гомер итү хикмəтлəрен безгə остазларыбыз төшендерə.

     Остаз, мөгаллим, мөдəррис  дип  олылаган  аларны  халкыбыз, ягъни əхлак нигезлəренə төшендерүче, бəндəне кеше дəрəҗəсенə күтəрүче.Кешелек  җəмгыяте  һəр  дəвердə  дə укытучыларга  таянган.  Мөгаллимнəн телəсə  нинди  һөнəр  иясе  əзерлəргə мөмкин.  Ə  менə  телəсə  кайсы  һөнəр кешесен  укытучы  итə  алмыйсың,  дигəннəрен ишеткəн бар. Бик хак сүзлəр.  Дөньяда өч төрле изге һөнәр бар, диләр: кешеләрне туендыручылар, дәвалаучылар  һәм аларны белемле итүчеләр.Укытучы  һөнəре   –  мəңгелек, изге һөнәр! Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына . Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.  Шуңа да аларга кадер-хөрмəт күрсəтик, исəннəренə  шалтыратып,  хəллəрен  белик, бүлəклəр бирик, иң күркəм чəчəклəргə күмик.  Дөньядан  киткəннəрен  изге  сүз белəн телгə алыйк, дога кылыйк.   

    Укытучылар  –  минем  тормышымда  мөһим  роль  уйнаган  шəхеслəр  алар. Шуңа  күрə  аларның  фидакарь  хезмəтлəрен  беркайчан  да  хəтеремнəн  чыгармыйм, үземне укыткан мөгаллимнəремне онытмыйм. Укучылар алдында да, ата-аналар алдында да зур абруйга ия булган, тирəн  белемле,  зирəк  акыллы,  замана белəн бергə атлаучы, һəркем белəн уртак  тел  таба  алучы  затлар  бит  алар.  Минем укытучы һөнәрен сайлавымда да беренче укытучым Әлфия апаның да  өлеше зур. «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...» дигән җырны белмәүчеләр юктыр. Һәркем дә үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян сыйныфташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр ул. Мин дә үземнең беренче мәртәбә матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә олы ак бантиклар тагып, чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хәтерлим. Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан тотып, укытучыбыз  Әлфия апа матур, якты сыйныф бүлмәсенә алып керде. Беренче дәрес тыңлавым, көндәлегемдәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтеремдә. Беренче тапкыр такта алдында җавап бирүләр, каушап, белгәнеңне дә онытулар – барысы да истә. Иң истә калганы:  4нче сыйныфны гел бишле билгеләренә генә тәмамлап,5нче сыйныфка күчкәндә ,миңа беренче укытучым болай диде:”Син һичшиксез тырышып укырга,киләчәктә  укытучы  булырга тиешсең .Укытучы бирелеп, намус белән, чын күңелдән балаларны яратып эшләсә генә дәрәҗәгә ирешәчәк, ихтирамга лаек булачак,шуны онытма.”- диде. Мин шушы көннән  башлап башка  һөнәрләр  турында уйламадым да.  Бары тик укытучы булырга хыялландым. Һәм хыялым тормышка ашты. Мин инде 20 ел мәктәптә балаларга  белем бирәм. Беренче укытучым инде күптән ак яулыклы әби. Шулай булуга да карамастан, ул- минем күңелемдә һәрвакыт яшь,   көләч йөзле ,туры  сүзле , якты юл күрсәтүче  үрнәк остазым...Мин аңа мең-мең рәхмәтлемен.

                                                                                        Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне,

                                                                                        Сорасалар, багышларга кемгә, диеп.

                                                                                        Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне

                                                                                       “ Укытучыма,” дияр идем, башым иеп.

 

                                                                                             ГББУ“2нче Аксубай урта мәктәбе”нең

                                                                                            татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                             Яруллина Гөлшат Минәсхәт кызы.

 

 

 

 

 

      

 

 

 

 

 

   

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сочинение на татарском языке на тему: "Минем яраткан укытучым. ""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор школы

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

                                             Минем яраткан укытучым.                            

                                                                                                                 Кайгы килгәндә дә, егет бул, дип

                                                                                                         Шул остазлар безне өйрәткән.

                                                                                                         «Укытучы» белән «әнкәй» сүзе, 

                                                                                                           Бергә саркып чыга йөрәктән.

        Күренекле  шагыйрь  Фəннур  Сафин  катлаулы,  əмма  мактаулы  һөнəр иялəренə əнə шундый югары бəя бирə. Əйе,  чыннан  да,  мөгаллимəлəрне без  –  икенче  əнилəребезгə,  укытучы абыйларны  исə,  төпле  сүзе,  нигезле  киңəшлəре  хакына  əтилəребезгə тиңлəп  карарга  гадəтлəнгəн.  Иң  игелекле  һөнəр  нинди  дисəлəр,  һич  тə шиклəнмичə, укытучы дип əйтү тиешледер.  Дөньяны танып белү,  укырга- язарга  өйрəтүдəн  тыш, акны – карадан, яхшыны яманнан аеру, изгелекне өстен күрү, нинди генə кыен хəлдəн дə чыгу юлларын табу, адəмчелек белəн гомер итү хикмəтлəрен безгə остазларыбыз төшендерə.

     Остаз, мөгаллим, мөдəррис  дип  олылаган  аларны  халкыбыз, ягъни əхлак нигезлəренə төшендерүче, бəндəне кеше дəрəҗəсенə күтəрүче.Кешелек  җəмгыяте  һəр  дəвердə  дə укытучыларга  таянган.  Мөгаллимнəн телəсə  нинди  һөнəр  иясе  əзерлəргə мөмкин.  Ə  менə  телəсə  кайсы  һөнəр кешесен  укытучы  итə  алмыйсың,  дигəннəрен ишеткəн бар. Бик хак сүзлəр.  Дөньяда өч төрле изге һөнәр бар, диләр: кешеләрне туендыручылар, дәвалаучылар  һәм аларны белемле итүчеләр.Укытучы  һөнəре   –  мəңгелек, изге һөнәр! Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына . Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.  Шуңа да аларга кадер-хөрмəт күрсəтик, исəннəренə  шалтыратып,  хəллəрен  белик, бүлəклəр бирик, иң күркəм чəчəклəргə күмик.  Дөньядан  киткəннəрен  изге  сүз белəн телгə алыйк, дога кылыйк.   

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 802 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.01.2015 712
    • DOCX 20.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Яруллина Гульшат Минасхатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Яруллина Гульшат Минасхатовна
    Яруллина Гульшат Минасхатовна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 12744
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Ресурсы библиотерапии в работе с детьми дошкольного и младшего школьного возраста

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Курс повышения квалификации

Возрастные особенности детей младшего школьного возраста

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 128 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 2 092 человека

Курс профессиональной переподготовки

Подготовка детей к школьному обучению в условиях вариативного дошкольного образования и реализации ФГОС НОО

Учитель по подготовке к школе (педагог)

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 306 человек из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 611 человек

Мини-курс

Мозг и психотерапия: влияние, методы и направления

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 63 человека из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Мини-курс

GR: аспекты коммуникации и взаимодействия с государственными органами

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Продвинутые техники нарративного подхода в психологии

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 16 регионов