ИСЕМЕҢ МАТУР, КЕМНӘР КУЙГАН?
Сыйныф
сәгате.
МАКСАТ:
1. Балаларга
һәрбер исемнең аерым берәр мәгънә белдерүе турында төшенчә бирү.
2. Үзеңнең дә,
иптәшләреңнең дә исем-фамилиясен бозарга ярамаганлыгын аңлату.
3. Өйрәнгән
исемнәр исәбенә сүзлек запасын, сөйләмне баету.
4. Исемнәргә
багышланган халык җырлары, шигырьләре, мәкальләре аша исемнәрнең матурлыгын тоя
белергә өйрәтү.
5. Балаларда
гореф-гадәтләргә, гаилә традицияләренә, ядкарьләренә кызыксыну уяту.
ҖИҺАЗЛАУ:
1. “ИСЕМЕҢ МАТУР, КЕМНӘР
КУЙГАН?” плакаты.
2.”Кыз бала
исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч чыңы һәм
китап акылы чагылсын!” сүзләре язылган плакат.
3. Уен
биремнәре язылган карточкалар.
4. Татар халык
көе “РӘЙХАН”
МАТЕРИАЛ:
1. “Ачык дәрес”
газеталары.№8,2007-ел, №11,2007-ел, №9,2006-ел.
2. Гомәр Саттаров .“Исемең матур,
кемнәр куйган?”.
3. Гомәр Саттаров. “Татар исемнәре
сүзлеге”.
4. Гомәр Саттаров-Мулилле. “Татар
исемнәре ни сөйли?”
5. В.Г.Гомәрова,
Ф.Я.Зарипова. “Бәйрәмнәр бәйләме”.(балалар бакчалары тәрбиячеләренә, сыйныф
җитәкчеләренә ярдәмлек)
СЫЙНЫФ СӘГАТЕНЕҢ БАРЫШЫ:
I. ОЕШТЫРУ
ӨЛЕШЕ.
Балаларны
сыйныф сәгатенә әзерләү.
II. “ИСЕМЕҢ
МАТУР, КЕМНӘР КУЙГАН?” дигән темага
1. Табышмак
әйтү, җавабын табу,җыр тыңлау, бүгенге сыйныф сәгатенең темасын билгеләү
- Сыйныф сәгатебезне гадәттәгечә табышмак әйтүдән башлыйк.Җавабыбыз-
бүген сөйләшәчәк темабыз булыр. Игътибар белән тыңлыйк.
Төшсә
суга, батмыйдыр,
Ут кабынса, янмыйдыр.
Күмсәң җиргә, чермидер,
Беләсезме, ул нидер?
- Бу бик җиңел
табышмак түгел. Әгәр дә белмәсәгез, мин сезгә җавап итеп бер җыр да әзерләп
куйдым. Аны да тыңлап карыйк әле.
( тасмада татар халык көе “РӘЙХАН” яңгырый)
- Әйе,
табышмакның җавабы-кешенең исеме. Бүгенге сыйныф сәгатенең темасы да шуңа
багышлана һәм “Исемең матур, кемнәр куйган?” дип атала.
2. Кеше
исемнәре турында әңгәмә.
- Балалар кешегә
исем ни өчен кирәк? Сез кеше исемнәре турында нәрсәләр әйтә аласыз? (балаларның
җаваплары тыңлана)
Дөньядагы һәр
нәрсәнең үз исеме бар.Кешеләр, җанварлар, шәһәрләр, авыллар, диңгезләр,
океаннар, татлы конфетлар, җыйнап кына әйткәндә, безне чолгап алган барлык
нәрсәләрнең исемнәрне бар. Борынгы заманда кешеләрнең аерым исемнәре булмаган.
Алар төркем-төркем-ыруг булып яшәгәннәр.Һәм шул ыругларның үз исеме булган.
Ыруглардагы кешеләрне дә шул исем белән йөрткәннәр. Соңга таба кешеләрне
гаиләдә, коллективта бер-берсеннән аеру өчен шәхси исемнәр, үзләренә генә хас
кушыла торган ялгызлык исемнәре барлыкка килгән.
3. Балага
исем кушу турында сөйләшү.
-Бала туды.
Өйгә, гаиләгә яңа ямь, юаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган сабый
ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерде. Аларның иң беренечесе балага исем
кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың өлкән
туганнарын, кардәш-тумачаларын уйландыра, борчый.Чөнки исем кешегә бер генә
мәртәбә бирелә.”Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат
исемендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын!” дигән Рәсүл Гамзатов.
Татар халкы
элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме
җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, аһәңле,җиңел һәм анык әйтелешле
исемнәр бирергә тырышкан.Менә мин дә сезгә үз исемнәрегезнең нәрсә белдерүен,
аны сезгә кем кушкан икәнлеген, ни өчен шундый исем сайлаганнарын-бер сүз белән
әйткәндә, сезгә исем кушу тарихын әти-әниләрегездән сорап, белеп килергә кушкан
идем.Әйдәгез сүзне сезгә бирик.
4. Уеннар
уйнау. (Һәр
укучыга биремле конвертлар өләшенә)
1нче укучыга (Әминәгә)-
А, Ә, М, Б, Г, Л, С, хәрефләренә башланган кеше исемнәре уйлап әйтергә.
2нче укучыга (Даниска)-“10
адымга 10 исем” уены- адым саен
И хәрефенә башланган берәр малай
исемен әйтеп 10 адым атларга.
3нче укучыга (Алинәгә)-“Исемнәр
төзү” уены.-ФИ- иҗеге кергән 5 кыз исеме төзеп буш шакмакларга язарга кирәк.
4нче укучыга (Антонга)-“Чәчәк
исемнәре” уены-бирелгән чәчәкләргә чәчәк исемнәрен аңлаткан кеше исемнәрен
уйлап язарга.
5. Исем
кешене бизәми, кеше исемне бизи.
- “Исем кешене
бизәми, кеше исемне бизи” дигән мәкаль бар татар халкында. Исемне ничек бизәп
була? (балаларның җаваплары тыңлана). Әйе, балалар. Сез бик дөрес
әйттегез. Исемне яхшы эшләр, әдәпле, шәфкатьле, якты йөзле, тәмле телле булуың
белән бизәп була. Исеме бик матур булып та ул кешенең тәртибе бик начар икән ул
кеше инде һәркемгә дә ямьсез булып күренәчәк. Балалар, үзләренең исемнәрен
батырлыклары, матур эшләре белән мәңгеләштергән нинди кешеләрне беләсез?
(балаларның җаваплары тыңлана).
Исемнәрегезне
бизәр өчен сез дә нәрсәләр эшли аласыз, нәрсәләр эшлисез дә? (балаларның
җаваплары тыңлана).Исемнәрегез барыгызның да матур сезнең. Күңелләрегез,
башкарган эшләрегез, киләчәгегез дә матур булсын. Сезнең барыгызга да яхшы
ат-исем белән яшәргә насыйп булсын!
6. Дәрестә
укучыларга үз исеме белән карточкалар таратылды:
Тимур – Ир бала тимердәй нык булсын
дигән теләктән чыгып кушылган борыңгы исем. ТИМУР (древнетюркско-татарское);
обрядовое имя Железо; железный. Старинное имя, дававшееся с пожеланием, чтобы ребенок
(мальчик) был крепким, как железо. Диалектальные варианты: Тимри, Тимери,
Тимряй, Тимаш, Тимуш, Тимук, Тимай. Вариант, вошедший в русский язык: Тимур.
Айгөл. Ай һәм гөл сыйфатлы, айгөле. Айгу́ль — тюркское
женское имя (вариации — Айгюль, Айгул, Айгуля), в переводе на русский означает
«Лунный Цветок» («ай» — луна, «гюль» — цветок). Айгуль — сочетающая в себе
таинственность луны и красоту цветов.
Резеда – резеда чәчәк; зәңгәр чәчәкле,
бик хуш исле гөл. РЕЗЕДА (французское неологизм ) Цветок резеды; ароматный голубой
веток. Диалектальный вариант: Резида.
Рәдиф 1. Берәүгә ияреп баручы. 2.
Арткы сакчы; төпчек. 3.Иярчен (планета). РАДИФ (арабское)астрономический термин 1.
Сопровождающий кого-либо. 2. Последний, стоящий позади всех страж; самый
младший (последний) ребенок в семье. 3. Спутник (небесное тело).
НУРИСЛАМ Нур + Ислам.Ислам нуры. (Татарские, тюркские,
мусульманские имена) Нур (луч, сияние) + Ислам (см.). Луч Ислама. Срав.:
Исламнур.
Алина ( русское, немецкое)
«благородная».
Данил- Аллаһ бүләге яки аның якын
кешесе. Данил. Имя
Даниил древнееврейского происхождения, означает «мой судья - Бог», разговорная
форма имени - Данил, Данила, старо-разговорная форма имени - Данило.
Данис- Белемле. ДАНИС персидское Знание,
наука. Разновидность: Даниш.
Антон. Значение и происхождение
имени.Это имя произошло, вероятно, от древнеримского родового имени Антоний,
что означает . Однако есть и другие версии. В переводе с греческого -
противник, с латинского - состязающийся.Это простое, большое и хорошее имя. В
нем ярко выражены признаки мужественности и несколько слабее - силы, мощи и
величественности. Оно воспринимается как громкое и храброе, а также, гладкое и
красивое. Распространено не только в России, но и Европе.
Аделина (бор.герм.) намуслы,
вөҗданлы. АДЕЛИНА
( древнегерманское) Честная, порядочная, добросовестная.
Айрат ( бор.монг. яки г.) 1.
Алтайда яшәүче, ойрат (монголча ой- “урам”, арат- “ халык”) халкының элекке
исеменнән. 2. Монголча хайрат ( “ искиткеч, таң калырлык” ) исеменнән. АЙРАТ древнемонгольское или
арабское 1. От прежнего названия народности ойрат – «лесной народ» (в
переводе с монгольского ой – лес, арат – народ), проживающей на Алтае. 2. От
монгольского слова хайрат, означающего «дорогой, любимый». 3. От арабского
имени Хайрат (»удивительный, изумительный»)
Диләрә 1. Күңелне сөендерүче чибәр.
2. Яраткан, сөйкемле туташ,ханым. ДИЛЯРА (персидское) 1. Красавица, радующая
сердце. 2. Любимая, возлюбленная. Разновидность: Дилария.
Чулпан- Таң йолдызы, Венера
планетасы.
ЧУЛПАН тюркско-татарское Утренняя звезда, планета Венера. Синонимы: Венера,
Зухра.
Ләйсән – Гарәпчә нисан ( “ юмарт” )
сүзеннән. Борыңгы Сирия календәре буенча апрель ае атамасы. Ляйсан - (арабское,татарское)
"весенний дождь".
Рәсил – Илче, вәкил. РАСИЛЬ арабское Посланник,
представитель. Фонетический вариант: Разиль.
Гүзәл- бик матур,гүзәл. Гузел (тюрк. )-
"красавица". Маленькая Гюзель вполне оправдывает значение
своего имени - это красивая смышленая девочка, всеобщая любимица.
Адель – Тугры, тугрылыклы, намуслы, гадел.
Альмира – Испаниядәге Алмейра дигән урын атамасыннан (топонимнан)
алынган исем.
Альмира - испанское; неологизм Имя, происходящее от названия испанского
портового города Альмерия (топоним).
Эмиль – тырыш, тернәкле. ЭМИЛЬ латинское; неологизм
Старательный; сильный, крепкий, здоровый.
Инзиля — араб. свет, сияние.Они
всегда занимают активную жизненную позицию и всегда четко знают, чего хотят
добиться. Они лучше всех ориентируются в сложных и даже экстремальных жизненных
ситуациях, их невозможно смутить резко изменившимися обстоятельствами или
застать врасплох сложностями.
Джаудат. (арабское ) 1. Превосходство,
отсутствие любых недостатков, изъянов. 2. Щедрость, широта души.
III. ЙОМГАКЛАУ.
1. Сыйныф сәгате буенча
нәтиҗә ясау.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.