Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыСценарий праздника "Гаилә бәйрәме" по теме "Мин гаиләмдә туган телемдә сөйләшәм" для учаәихся начальных классов

Сценарий праздника "Гаилә бәйрәме" по теме "Мин гаиләмдә туган телемдә сөйләшәм" для учаәихся начальных классов

Скачать материал

Гаилә  бәйрәме.

Тема:   Мин гаиләмдә туган телемдә сөйләшәм.

 

Максаты:

1. Татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, татар телебезне яратырга, ихтирам итәргә өйрәтү.

 2. Балаларны халык иҗаты -уеннар, башваткыч, табышмаклар, әкиятләр белән таныштыру,  телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү һәм алар ярдәмендә күңелләрен күтәрү.

 3. Үз гаиләң белән горурлану хисе тәрбияләү.

 

Җиһазлар: магнитофон, компьютер,  экран , карточкалар,  кассета (бию көйләре),сигнал карточкалар, командаларга номерлар, диск(караоке).

 

 

                             Бәйрәм барышы.

Укытучы (Ук.)

      Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык. (Укучыларның гаиләләре белән төшкән фотографияләрдән ясалган презентация кабызыла.)

       Гаилә- тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге. Гаилә ул –олы сүз. Без гаиләдә үзебезне иң кирәкле, иң яраткан  кеше итеп тоябыз. Әти-әни, әби-бабай гаиләдә иң хөрмәтле кешеләр. Тату гаиләдә яшәү- бәхет ул. Матур гаиләдә бер- береңне хөрмәтләп, бер-береңә ярдәм итеп яшәү- һәрберебезнең бурычы.

        Безнең бүгенге бәйрәмебез “Туган телемдә сөйләшәм тату гаиләмдә”  дип атала. Тик тату гаиләдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә.

 

1алып баручы.

-Исәнмесез,кадерле кунаклар!

Менә сез дә килеп җиткәнсез,

Мәктәпнең шау тормышын

Күреп китик  дигәнсез.

 

2алып баручы.

-Исәнмесез,хөрмәтле ата-аналар!

Бу кичәбез үтсен әле

Истә калып гомергә.

Балачаксыз яшәп булмый

Җирнең якты йөзендә.

Балачакның узганын

Сизмичә дә калабыз.

Күңел тулган минутларда

Сагынып искә алабыз.

 

1а.б.

Хәерле көн,балалар!

Җирдә күп ул кояшлар.

Җирдә иң зур кояш бар-

Әти белән әни бар.

Шул кояшларның дәвамы-

 Бергә:

Без- кызлар һәм малайлар!

 

“Туган тел” җыры башкарыла. (Бергәләп җырлыйлар)

 

 

 

Ук.

Бүген без гаилә бәйрәмен викторина рәвешендә үткәрербез.Һәр гаилә-бер команда. Менә безнең алдыбызда иң күркәм, иң булдыклы гаиләләр.Хәзер аларны бәйрәмебез түренә чакырабыз.Рәхим итегез, хөрмәтле әти-әниләр!

 

 

(Музыка уйный. Гаиләләр тезеләләр.)

1 команда: Батыров Илнар Илнара апасы белән.

2 команда: Габдушева Алина әнисе Гөлнара белән.

3 команда: Мустаева Элина әнисе Гүзәлия белән.

4 команда: Субхангулов Илназ әнисе Тәслимә белән.

5 команда: Ибраев Ранис әнисе Фәнисә белән.

6 команда: Усаева Флюда апасы Гөлсирә белән.

( Шушы гаиләләр арасыннан командалар сайлап алына.)

 

1  конкурс.  Уйнаучы әти-әниләргә өй эше итеп бирелгән  конкурс.. (Гаиләләр үзләре белән таныштыралар. Бүләк жыр ,бию, шигырь башкаралар.)(1-5 балл)

 

2  конкурс.    Разминка. Мин бер хикәя укыйм. Тиз укыйм. Игътибар белән тыңлагыз.

 

АЛМА АГАЧТА ҮСӘ. УЛ ЯШЕЛ ДӘ,  КЫЗЫЛ ДА, САРЫ ДА БУЛА. КЫЗЫЛ, САРЫ АЛМА БАЛЛЫ, Ә ЯШЕЛ АЛМА АЧЫ. КӘБЕСТӘ БАКЧАДА ҮСӘ. АЛМАДАН ВАРЕНЬЕ  КАЙНАТАЛАР. АНЫ КИПТЕРЕРГӘ ДӘ БУЛА. МИНЕМ ӘНИ БИК ТӘМЛЕ АЛМА БӘЛЕШЕ ПЕШЕРӘ.

-Бу хикәядә кайсы җөмлә артык?

(Кәбестә бакчада үсә.) (Дөрес җавап бирүче гаиләгә 1балл бирелә)

 

3  конкурс.    Нәрсә кебек?  ( Укытучы укып бара, командалар дөрес җавапны әйтеп баралар.) Кошлар,хайваннар белән чагыштыру:

хәйләкәр(төлке кебек), кире(ишәк), такылдык(үрдәк), тугры(эт), куркак(куян), ерткыч(бүре), көчле(фил), ялагай(песи).(1балл)

 

4  конкурс.    Малайлар исемнәрен- кызлар,кызлар исемнәрен малайлар исемнәренә әйләндерергә. Мәсәлән: ЗӘКИ-ЗӘКИЯ, МӨНИРӘ-МӨНИР.

     (Наил, Гали,Раил, Әдил; Илнара, Дамирә,Фәридә, Илгизә,Вәсимә.) (Жюри тикшерә, бер дөрес сүзгә-1балл)

 

Музыкаль пауза.

 

5  конкурс.    “Ике төрле бер сүз”уены. Сүзләр төрле, ә мәгънәләре бер(синонимнар).Мәсәлән,былбыл-сандугач, өлгер-җитез.

      Песи-мәче, әшәке-начар, азык-ашамлык, тату-дус, бәби-бала, сөлге-тастымал, матур-чибәр, кызу-эссе, түгәрәк-йомры, ирек-азатлык.(1 балл)

 

Командалар биремнәрне эшләгәнче,   уйнаучы балалар өй эше итеп бирелгән шигырьләрне яттан сөйлиләр.   ( Шигырьләр дидактик материаллар бүлегендә язылган.)  

                     

Конкурс җавапларын тикшерү.

 

                                  

6  конкурс. “Уртасын тап!” уены. Уйнаучы әти-әниләр өчен бирем.( 1 балл)

·        Ак та түгел, кара да түгел.Нинди?(соры)

·        Кыш та түгел, җәй дә түгел. Нәрсә?(көз)

·        Кайнар да түгел, салкын да түгел. Нинди?(җылы)

·        Яхшы да түгел, начар да түгел. Нинди?(уртача)

        

·        Коры да түгел, юеш тә түгел. Нинди?(дымлы)

·         Иртә дә түгел, кич тә түгел. Нәрсә?(Көн)

·        Матур да түгел, ямьсез дә түгел. Нинди?(сөйкемле)

 

 

7  конкурс.( 1 слайд)Бу бирем – барлык командаларга да. Мин мисал китерәм, ә сез нинди жанр икәнен әйтерсез: бу әкиятме, мәзәкме, бишек җырымы, такмакмы, табышмакмы, мәкальме? (1балл)

     1.  Ата-ананы тыңлаган адәм булган,

          Тыңламаган әрәм булган. (Мәкаль)

2.       Әлли-бәлли бәбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка җиләккә,

Рәисәгә бүләккә. (Бишек җыры)

3.       Борын-борын заманда яшәгән, ди, карт белән карчык. Аларның ике кызы булган. Олы кызлары усал да, ялкау да, саран да икән. Шуның өчен аны беркем дә яратмаган. Кече кыз үги булган. Үзе уңган, үзе ягымлы икән. Аңа кешеләр сокланып туя алмаганнар...(әкият)

4.       Әнә килә автомобиль,

Төягәннәр кыярлар.

Борыныңны бик күтәрмә,

Чиләк элеп куярлар. (такмак)

    5.   Кайвакыт ул йомшак мамык кебек,

          Кайвакытта юләр тавык кебек,

          Кайвакытта үткен кылыч кебек,

          Кайвакытта зәһәр борыч кебек,

          Кайвакытта ачы балан кебек,

          Кайвакытта чага елан кебек.

         Ул нәрсә? (Тел)

  6.Исламның ертылып беткән, пычрак бүреген күргәч, әнисе “аһ” итте.

-Нәрсә булды?-дип сорады ул.

-Шул иптәш малайлар инде. Баштан бүрекне салдырып алдылар да аның белән футбол уйнарга тотындылар.

-Ә син кайда булдың соң?

-Капкада тордым. (Мәзәк)

(Сигнал карточкалар белән күрсәтү.)

 

Уен.  “Дөрес сайла!” (2слайд) (Дөрес җавап туры килгән сан кадәрле кулны чәбәклибез)

Югач кулларны сөртәбез:1. сөлге, 2.кулъяулык, 3.күлмәк белән.

Өстәлгә җәябез: 1.җәймә, 2.газета,3. ашъяулык.

Ашарга утыргач әйтәбез:1. “Тыныч йокы!”, 2.“Ашыгыз тәмле булсын!”, 3.“Рәхим итегез!”

Макаронны ашыйбыз: 1.кул, 2. калак, 3.чәнечке.

Ашап туйгач әйтәбез:1. “Тәмсез булды!”,2. “Рәхмәт, тәмле булды!”,3. “Аз булды!”

 

 

8   конкурс. ( 3 слайд) Башваткыч-баш эшләткеч.

 Гөлсем апаның Дилә исемле кызы, Линар исемле улы, Акбаш исемле сыеры, Сарбай исемле эте, Йомгак исемле песие бар. Гөлсем апаның ничә баласы бар?

Музыкаль пауза.

 

А.б.  Тапкырларга,зирәкләргә

         Бездә урын гел түрдән.

         Кайда? Нәрсә? Кайчан була?

         Әйтеп бирсен шуны белгән.

         Я, дусларым, игътибар!

         Тапкырлар һәм зирәкләрдән

         Дөрес җавап көтәбез.

 

9  конкурс. Супер-табышмаклар.

 Ни өчен супер? Чөнки аларның җаваплары бер генә түгел, берничә.

1.     Тешләре бар, авызы юк...(Тарак, пычкы, тырма)

2.     Бөтен кешене ашата, ә үзе ашамый. (Калак, кашык, чәнечке)

3.     Тегеп булмый бернәрсә дә, энәләре күп булса да. (Керпе, нарат, чыршы)

4.     Яза белә, ә укый белми. (Ручка, карандаш, акбур)

5.     Аяклары булмаса да, көне-төне йөгерә.(Су, сәгать)

6.      Тавышы нык, дөньяны яңгырата,

 Безне иртән йокыдан уята. (Әтәч, быргы, будильник)

    7.   Ачыла да ябыла, җавабы тиз табыла. (Ишек, тәрәзә, күз, авыз)

    8.   Икесе дә вак, икесе дә ак.

          Аерыйм дисәң, авызыңа кап! (Шикәр, тоз)

9.       Үзе кабыклы, үзе бик ачы, үзе файдалы. (Суган, сарымсак, лимон)

 

 10  конкурс.  (4слайд)Сүзләр эчендә нинди саннар һәм төсләр бар?

ӘфлисУН, САРЫк.

 Бердәмлек, кузгалак, балачак, сикерү, күкерт, төчкерү, каралты, сигезаяк, карак,  кызыллык, яшелчә, йөзек, балдак, фикер, карама, бишек, себерке,гармун.

( Сигнал карточкалар белән күрсәтәләр)

 

Уен.  “Әйе, юк”. ( Әйе-тыныч кына утырабыз, юк- аяклар белән идәнгә тибү хәрәкәтләре ясыйбыз.)

 Тиз генә җавап бирергә.

-         Ашар алдыннан кулларны юарга кирәк. (Әйе)

-         Җәй артыннан кыш килә.(Юк)

-         Куянның колаклары кыска, койрыгы озын. (Юк)

-         Китап- кешенең дусты.(Әйе)

-         Татарлар ике куллап исәнләшәләр. (Әйе)

-         Әтәч йомырка сала. (Юк)

-         Боз кардан тизрәк эри. (Юк)

   

Уйнаучыларга да, тамашачыларга да бирем.

 Милли ашамлыкларны кем күбрәк белә? (Баллы приз тарату.)

 

(Жюри әгъзалары бәйрәмгә нәтиҗә ясый, урыннар билгели. Җиңүчеләрне атый. Гаиләләргә “Иң зыялы гаилә”, “Иң күркәм гаилә”, “Иң тырыш гаилә”  номинацияләре бирелә.)

 

А.б. Йокысыннан тора кояш

          Елмаеп көлеп кенә

          Болыт арасына да ул

          Елмаеп килеп керә.

          Шушы кояштай тормышның

          Кадерен белеп кенә,

          Әйдәгез бер яшик әле,

          Елмаеп – көлеп кенә.

 

Ә хәзер барыгызны да биюгә чакырабыз.

(Татар бию көе)

 

Ук. Бәйрәмебез ахырына якынлашты.Рәхмәт сезгә.  Барыгызга да гаилә бәхете, тыныч һәм имин тормыш, якты өметләр телибез. Сау булыгыз!

 

 

 

     

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

     

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий праздника "Гаилә бәйрәме" по теме "Мин гаиләмдә туган телемдә сөйләшәм" для учаәихся начальных классов"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

SMM-менеджер

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Гаилә  бәйрәме.

Тема:   Мин гаиләмдәтуган телемдә сөйләшәм.

 

Максаты:

1. Татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, татар телебезне яратырга, ихтирам итәргә өйрәтү.

 2. Балаларны халык иҗаты -уеннар, башваткыч, табышмаклар, әкиятләр белән таныштыру,  телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү һәм алар ярдәмендә күңелләрен күтәрү.

 3. Үз гаиләң белән горурлану хисе тәрбияләү.

 

Җиһазлар: магнитофон, компьютер,  экран , карточкалар,  кассета (бию көйләре),сигнал карточкалар, командаларга номерлар, диск(караоке).

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 855 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.01.2015 982
    • DOCX 22.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ахмадиева Гульнара Радиковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ахмадиева Гульнара Радиковна
    Ахмадиева Гульнара Радиковна
    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 8
    • Всего просмотров: 60041
    • Всего материалов: 76

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Система диагностики предметных и метапредметных результатов в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 135 человек из 46 регионов

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету «Математика» в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 73 человека из 31 региона

Мини-курс

Эмоциональная связь между родителями и детьми

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 19 регионов

Мини-курс

Развитие детей: сенсорика, самостоятельность и моторика

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы гештальт-терапии: история и теория

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 28 человек из 19 регионов