Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыСценарий новогоднего утренника для 1-2 классов

Сценарий новогоднего утренника для 1-2 классов

Скачать материал

А.б.: Исәнмесез, кадерле балалар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Яңа 2014 нче ел сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә тынычлыгы китерсен. Яңа ел белән сезне! Ә хәзер сүзне балаларга бирик.

1. Исәнме чыршы,исәнме!

    Тагын бер ел үтте.

     Күңелле чыршы бәйрәмен

     Балалар күптән көтте.

 

2. Ян яктырак, чыршыкай,

    Балкысын утларың.

    Бүген синең тирәңә

    Җыелган дусларың.

 

3. Күрегез безнең чыршыны,

    Ничек матур киенгән.

    Безгә бәйрәм ясар өчен,

    Урманнан үзе килгән.

 

4. Нинди генә уенчыклар,

    Муенсалар юк анда.

    Серле шар һәм алмалар,

    Бөреләр дә бар анда.

 

5. Гаҗәп матур безнең чыршы,

    Җем-җем килеп тора ул.

    Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

    Котлы булсын Яңа ел!

 

Бергә: КОТЛЫ БУЛСЫН ЯҢА ЕЛ!

 

Җыр: “Яшел чыршы”

 

КЫШ бабай керә: И,рәхмәт төшкерләре,бәхетегез,тәүфигыгыз арткырлары! Сезнең матур җырларыгыз миңа туры юл күрсәтте. Усал Убырлы тозагыннан ычкынырга ярдәм итте.

 

А.б: Балалар, карагыз әле безгә Кыш бабай килеп тә җиткән бит инде. Исәнме, Кыш бабай, ничек килеп җиттең? Бәйрәмебезгә рәхим ит, түрдән уз.

 

К.б. Исәнмесез,балалар!

        Исәнмесез, өлкәннәр!

        Яңа ел белән котлыйм

        Яңа уңышлар телим!

        Бәхет керсен һәр өйгә!

        Иминлек булсын җирдә!

        Шатлык килсен һәр көндә!

        Нур булып иңсен йөзгә!

        Сәламәтлек булсын юлдаш!

        Тыныч һәм бай булсын еллар!

 

А.б Рәхмәт, Кыш бабай! Кыш бабай нишләптер бәйрәм бик күңелсез барган кебек әле...

 

К.б. Нигә, кызым?

 

А.б. Чыршыдагы утлар янмый бит ,бабакай.

К.б. Әйе, яхшы түгел. Ярый, мин сезгә булышам, тик сез минем өч шартны үтәсәгез генә.

 

А.б. Балалар ,үтибезме Кыш бабайның шартларын? Әйдә бабакай, әйт шартларыңы, без әзер.

 

К.б. Беренче шартым: Кыш бабай турында җыр җырларга.

 

А.б. И, Кыш бабай, шул булдымы шартың? Ягез әле, Кыш бабайга җырлап күрсәтик.

 

Җыр: “Кыш бабай”

 

К.б. Рәхмәт, куандырдыгыз карт кешене. Икенче шартым: минем табышмакларыма җавап әйтергә.

1) Һәр җир капланган,

    Сулар бозланган,

    Уйный җил, буран,

    Бу кайчак туган? (КЫШ)

 

2) Элек үзе судан туды,

    Хәзер үзе су тудыра.

    Ап-ак мамыктай кебек,

    Ялтырый алмаз кебек. (КАР)

 

3) Бер гүзәл бар дөньяда,

    Гашыйк аңа һәр бала.

    Тик бизәнә ул менә

    Бары елга бер генә. (ЯҢА ЕЛ ЧЫРШЫСЫ)

 

4) Энҗе кебек җем-җем итеп,

    Уйный шундый матур итеп.

    Учыңа алу җитә,

    Шундук эри дә бетә...(КАР БӨРТЕГЕ)

 

5) Акыра да бакыра

    Бөтен җирне тутыра. (БУРАН)

 

К.б. Ай-һай, бигрәк зирәк икән үзегез, бөтен табышмакларымны да белдегез. Өченче шартым: мин бик нык кар яратам, ә монда ул бөтенләй күренми. Минем кар бөртекләренең биегәнен күрәсем килә.

 

Бию: “Кар бөртекләре”

 

К.б. Рәхмәт, акыллыларым.

 

А.б. Кыш бабай, без синең өч теләгеңне үтәдек. Булыш инде безгә чыршы утларын кабызырга.

 

К.б. (башын тотып) Әй, гел онытып та торам, шулай инде ул менә картлык.

       Әйдәгез әле, минем арттан кабатлагыз:

Чыршы,чыршы кабын син,

Утларыңны балкыт син!

 

(Кыш бабай таягы белән идәнгә суга,чыршы утлары яна)

 

А.б. Балалар,карагыз әле безнең чыршы нинди матур. Рәхмәт, Кыш бабай. Кыш бабай,без синең өч теләгеңне үтәдек, хәзер инде син безнең бер теләгебезне үтә.

 

К.б. Ярый,әйтегез теләгегезне,көчемнән килсә үтәрмен.

А.б. Сине, бабакай, бик оста биюче диләр,безгә бер биеп күрсәт әле.

 

Кыш бабай бии.

 

К.б.   Ой,ардым! Уф, йөрәгем!

 

А.б. Кыш бабай, син утырып ял ит, ә без бәйрәмебезне дәвам итәрбез.

 

(К.б. утыра)

 

А.б. Дәртле көйләр яңгырасын

        Күңелләрне җилкетеп

        Парлашып бер биеп алыйк,

        Чыршы янын гөрләтеп.

 

Парлы бию.  

 

А.б. Кадерле кунаклар, хөрмәтле Кыш бабай безнең бәйрәмгә күренекле җырчылар төркеме килде, алар сезне бәйрәм белән котлап җыр җырларга телиләр.

 

Җыр: “ЯҢА ЕЛ КИЛӘ БЕЗГӘ”

 

К.б. Әй, нинди оста балалар җыелганнар бу мәктәпкә. Балалар, мин сезгә ди алып килгән күчтәнәчләремне апагызга калдырам, ул сезгә күчтәнәчләрне бәйрәм беткәч өләшер. Миңа инде сезнең белән саубуллашыр чак җитте, бәйрәмегез бик матур, күңелле булды, рәхмәт сезгә. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, олыларны ихтирам итегез, дус, тату яшәгез.

   Киләсе очрашуларга кадәр, саубулыгыз.

 

 (К.б. чыгып китә)

 

Бергә: Саубул, Кыш бабай!

 

1)    Бар җиһан акка төренгән,

Җем-җем килеп кар көлә.

Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,

Җиргә Яңа ел килә!

 

2)    Җанга рәхәт бер моңсулык,

Йөрәктән җыр бөркелә.

Моңлы кыңгыраулар элеп,

Җиргә Яңа ел килә!

 

3)    Ташып торсын ак бәхетләр,

Шатлык керсен һәр өйгә.

Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,

Җиргә Яңа ел килә!

 

4)    Бәйрәм үтте, сәгать сукты-

Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә.

Яңа елга алып керик

Тынычлыкны, шатлыкны,

Хезмәтне һәм хөрмәтне,

Бәхетне, тырышлыкны,

Татулыкны, дуслыкны!

 

5)    Яңа ел, яңа бәхет.

Яңа кар ява җиргә,

Яңарган төсле урам.

Искесен күмәргә теләп,

Тузынып йөри буран.

Яңа ел, яңа шатлык

Алып килсен Яңа ел!

Яңа җиңүләр белән

Котлы булсын Яңа ел!

 

Бергә:    Котлы булсын Яңа ел!

 

 

А.б. Күңелләрдә шатлык та бар

        Бераз моңсу да никтер.

        Син Яңа ел инде безгә

        Матурлык кына китер.

        Ныгысын дуслык, татулык

        Иман бир балаларга,

        Саулык-сәламәтлек китер

        Озак-озак елларга!

        Яңа ел белән сезне!

 

А.б. Шуның белән безнең  бәйрәмнең монтаҗ өлеше тәмам, ә хәзер лоторея уйнатабыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий новогоднего утренника для 1-2 классов"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Шеф-повар

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Сценарий новогоднего утренника для учеников 1-2 классов малокомплектной школы на татарском языке.

А.б: Исәнмесез, кадерле балалар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Яңа 2014 нче ел сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә тынычлыгы китерсен. Яңа ел белән сезне! Ә хәзер сүзне балаларга бирик.

1. Исәнме чыршы,исәнме!

    Тагын бер ел үтте.

     Күңелле чыршы бәйрәмен

      Балалар күптән көтте.

2. Ян яктырак, чыршыкай,

    Балкысын утларың.

    Бүген синең тирәңә

 

    Җыелган дусларың.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 985 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.01.2015 320
    • DOCX 47 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гильфанова Ильмира Альбертовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7323
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Профилактика компьютерной зависимости и безопасность в сети Интернет среди детей и подростков

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 53 человека из 25 регионов

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 91 человек из 33 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 766 человек из 70 регионов

Мини-курс

Продвижение экспертной деятельности: от личного сайта до личного помощника

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инновационные технологии для бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Институциональные основы современного инвестирования

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе