Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыСценарий Нового года на татарском языке

Сценарий Нового года на татарском языке

Скачать материал

 

 

“ Яңа елны каршылау”

(5-7 класслар өчен)

кичәсенең эшкәртмәсе.

 

 

 

Максат: күңелле ял итү, онытылган гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны бердәмләштерү.

 

 

 

 

                                                              

 Төзеде Зиннятуллина Н.Р

 

 

 

 

 

 

 

 

( Әзерләнә-әзерләнә Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар)

Кыш бабай. Кызым, нишләп бердә кәефең юк?

Кар кызы. Юк шул кәефем, бәлки миңа салкын тигәндер.

Кыш бабай.И, кызым , алда бит бәйрәмнәр, балалар безне көтәләр, чирли күрмә инде.

Кар кызы. Бабакаем, беләсеңме нигә мин күңелсез?  Һәр елны бәйрәм вакытында күңелсез хәл килеп чыга. Я таягың, я күчтәнәч капыгың югала, я туныңны салдыралар.  Менә быел бөтен нәрсәне контрольдә тотарга кирәк.

Кыш бабай.Дөрес сөйлисең, кызым. Бар да контрольдә!

Кар кызы. Пилот безне көтә, бабай. Әйдә, киттек. Балалар янына ашыгыйк (чыгып китәләр).

(Иван белән Матроскин сөйләшә-сөйләшә керәләр)

Иван. Син мине тагын тыңламыйсың, минем йомшаклыктан файдаланасың.

Матроскин. Ярар, борчылма мур-р. Мин сине хөрмәт итәм (телефон шалтырый Матроскин ала) Ярар, ярар (телефонны куя) Ванюша, киен тизрәк.  Государственный важный эш килеп чыкты. Кадерле кунакларны каршы алырга кирәк.

Иван. Яхшылап аңлат әле, кем килә безгә?

Матроскин. Кыш бабай белән Кар кызы киләчәк. Тиздән Яңа ел бит.

Иван. Кит әле, Матроскин, ә ничек каршы алырга?

Матроскин. Их син, Иван дурак. Миннән башка нәрсә эшләр идең? (барып радио боргалый).

Радио язма.Әкияти информацияләр бюросыннан. Барлык батырларга, Иван-дуракларга, Иван цареевичларга һәм...экстренный хәбәр. Кыш бабай белән Кар кызы очкан, 2013 номерлы ракета курстан чыгып мәҗбүри рәвештә, урман аланына утырды. Кабатлызбыз...

Матроскин. Ә нәрсәгә кабатларга, Кыш бабай белән Кар кызын коткарырга кирәк!

Иван. Кая барыйм, мин киемсез?

Матроскин. Минем белән югалмассың (башына кәструл кигезә, кулына кәструл капкачын тоттыра) киттек, сине бөек эшләр көтә (маршировать итеп чыгып китәләр)

Убырлы. (сотовыйдан сөйләшә) Алло, Горыныч, алло! Йоклый инде әллә. Кара син аны. Федераллар шушы минутта сезнең сазлыкка килеп төшәчәкләр. Кикимора урынындамы? Нәрсә-ә-ә мин сезне начарлык эшләргә командировкага җибәрдем. Ә сез...Домино уйнап утырасызмы?

(самолет очкан тавыш ишетелә)

Горыныч,але, алдыгызмы? Икесе дә шундамы? Болай эшлибез:

            Тотып кара урманда

            Әйләндерик зур төпкә,

            Ормаска да сукмаска

            Бар да булсын тәртиптә.

Кемдер килә монда, аның белән үзем разберусь.

Иван. Берәрсе бармы?

Убырлы. Ой,ой кем син? Кая барасың?

Иван. Иван-дурак. Кыш бабайларны коткарырга барам. Тик менә каян эзләргә икәнен белмим.

Убырлы. Конкретно сөйлә. Ник кирәк алар сиңа?

Иван. Әй, җибәрделәр инде шунда.

Убырлы.Ярар, юлдан килгәнсең утырып ял ит.

Иван. Син кем белән монда яшисең?

Убырлы. Кызым белән. Ул минем бикләр дә чибәр, матур. Бәлки Кар кызы урынына ул барыр? Тегеләрне эзләп тә йөрисе юк.

Иван. Син минем башымны әйләндермә, Убырлы. Мине юлдан яздырмакчы буласыңмы?

Убырлы. Әһә, әле син шулаймы, проходимец...Без синең кебекләр белән беләсеңме нәрсә эшлибез!?

Иван. Син нәрсә, Убырлы? (куркып кала)

Убырлы кызы җырлап керә.

                   Мин чибәр, мин матур,

                   Миңа карап туймыйлар.

                   Нигә мине Яңа елда

                   Кар кызы итеп куймыйлар.

Фу-фу-фу кеше исе килә.

Убырлы. Уҗин сиңа.

Кыз. Син нәрсә ырҗаясың?

Убырлы.  (пышылдап) Дуракны кыздырабыз хәзер.

Иван.(кычкырып көлә) Уф,үләм көлеп, эчем ката. Ой булдыра алмыйм.

Кыз. Нишли ул?

Убырлы. Көлә.

Иван.Ой,ой көлдермәгез.

Кыз. Менә дурак.

Иван. Мыегы ни тора, сине ничек Кар кызы урынына куярга?

Кыз (Иснәнеп) Мин аның белән яхшы ис сизәм. Ә син нинди киңәш бирә аласың соң?

Иван. Мыегыңны бетерергә кирәк, аннан соң бәлки Кар кызы була алырсың.

Кыз.Әйдә, бетер, тырыш.

Иван.Әйтүе җиңел. Яңа елга кадәр үземнең дә эшләрем күп.

Убырлы. Әйдә болай эшлибез. Син мыекны бетерәсең, ә мин Кыш бабай белән Кар кызын коткарам.

Кыз. Тиз бул,  Горыныч очып кайта хәзер.

Иван. Кайтып мине ашаса?

Кыз. Аны булдыра ул. Нәрсә булса да уйлап табарга кирәк.

Убырлы. Минем энекәш, диярмен.

Иван. Ярар, дару ясарга кирәк. Шул даруны битеңә сылыйбыз да, мин Кыш бабайларны эзләп китәм, ә син ятып торырсың.

Кыз. Әни ул алдаячак.

Иван. Алдамыйм инде.

Кыз. Әйдә күп телеңә салынма эшкә кереш.

Иван. Әз генә бака яфрагы, туфрак, су өстисең, теш пастасы, тоз кирәк. Болгатабыз, менә дигән маска чыга.

Кыз. Шуны биткәме?

Убырлы.Ярар тыңлап тор. Мин әптеккә йөгердем. бер аягым монда, икенчесе тегендә.

Кыз. Әй, ниндидер тавыш килә, ә, бу бит Горыныч кайта.

Иван. Кая барыйм, кая качыйм...

Кыз.  Кайгырма, син бәби булырсың, бәбиләргә тими ул.( Иванның башына чепчик кигезә, авызына соска, пеленкага төрә).

Елмай әле миңа. менә шулай.

Иван.Жратеньки хочу-у-у.

Кыз. Минем улымның ашыйсы килә.

Горыныч. Әй сез нигә көлмисез, мине яратмыйсызмы әллә? Алайса мин сезне җратеньки буду с косточками.

Кыз. Кара нинди батыр, мин сиңа ашарга әзерләдем. Мин әйтәм, кайтыр безнең героебыз, ашыйсы килер, ә мин аңа монда тәмле әйбер...( Иван тыңлап тора да, авызындагы сосканы төкерә)

Иван. Менә сиңа мә, тьфү! Аша мине, бандит, тизрәк, озакка сузма (шул вакыт Матроскин килеп керә).

Матроскин. Менә шулай була ул. Башың эшләмәсә. (Горынычка) Әй, син зажигалка, мин сине көч сынашырга чакырам.

Горыныч. Иртәнге ашка өч блюдо булды. Яхшы.

Кыз. Өч блюдо?! Мине дә ашарга җыендыңмы әллә син? (Пакет тотып Убырлы кайтып керә).

Убырлы. Сез нәрсә монда?

Кыз. Әни, ул мине ашарга тели.

Убырлы.Кем?

Кыз. Горыныч.

Убырлы. Әле син шулаймыни. Нәрсә ошамады сиңа? Мин Яңа ел бәйрәмен боза яздым. Ә син...

Иван. Син нәрсә турында сөйлисең

Убырлы.Ә, мин бит юньсез. Кыш бабай белән Кар кызының самолетын юлдан яздырдым, шушы Горыныч планы буенча, ә ул...

Матроскин. Менә күпме начарлыклар эшләдегеә сез. Кыш бабайлар соңга калса, бәйрәм булмаячак.

Убырлы. Гафу итегез мине, хәзер барсында төзәтәм.

Кыз. Ңни син бит сихерче, син оста, эшлә тизрәк.

Убырлы.(уйлана) Хәзер...

        Кар очсын, буран тузсын

        Усаллык юкка чыксын

        Кәефләр күтәрелсен

        Ямьле Яңа ел җитсен.

  ( Көй яңгырый, Кыш бабай белән Кар кызы керәләр)

Кыш бабай.Исәнмесез, балалар!

                 Якты йөз белән каршы алалар!

                  Нинди әйбәт монда балалар!

Кар кызы. Исәнмесез, дуслар!

                Котлы булсын Яәа ел!

Матроскин.Бездә кадерле кунак сез түрдән узыгыз!

Кыш бабай. Хәерле сәгатьтә, дуслар!

Кар кызы. Сезне күкүгә без бик шат.

Кыш бабай.Киләсе ел шатлык, бәхет китерсен.

Иван. Рәхәтләнеп күңел ачыйк, туйганчы уйныйк. биик.

 

 

6 класс.

Язлар, җәйләр аша үтеп, уңышлар җыеп,

Тагын бер ел узып китте, канатын җәеп.

Ел барышыннан калышмый, без бардык атлап,     

Дөрес яшәргә тырышып, сабырлык саклап.

 

        

Уңышлы булсын, дип, җәйләр

Аппак юрганнарын җәйгән

Яңа Ел белән!

Яңа өметләр тудырган,

Һәр кешене куандырган

Яңа Ел белән!

 

 

Яңа Ел белән! Яңа Ел белән!

Барчагызны да котлыйбыз Яңа Ел белән!

 

Җыр “Яңа ел” 6 класс

 

 

 

Җем-җем көмеш тун кигән, 
Яңа-яңа ел килгән, 
Яшел чыршылар белән, 
Яңа җырчылар белән.

Кушымта:

Яңа ел, Яңа ел -
Безгә зур кунак килгән. 
Кыш бабай һәм Кар кызы 
Күп бүләкләр китергән.

Дуслар белән җыелдык, 
Бергә шундый күп булдык, 
Әйлән-бәйлән уйнарга 
Кулны-кулга тотындык

 

Хәтерлисездер, әле кайчан гына шушы залда сезнең белән 2014 елны      каршылаган идек. Үзенең мәшакәтьләре, кайгы-шатлыклары белән ул инде үтеп тә китте. Үткәннәргә үкенеп яшәүнең мәгънәсе юк диләр өлкәннәр. Шулай булгач, борчу- мәшакәтьләребезне читкә куеп күңелле ял итик.

 

 

6 класс чыгышы:түгәрәккә басып “ Шома бас” җыры.

 

Уйнат, уйнат гармуныңны,
Биесеннәр егетләр.
Безнең илнең егетләре
Бары да бөркет кебекләр.

Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!

Сайрат, сайрат гармуныңны,
Җилкенсеннәр яшь кызлар.
Безнең кызлар нурлы йөзле,
Әйтерсең лә йолдызлар.

Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!

1)    Күмәк уен “Йөзек салыш”

2)    Җыр

ӘЙЛӘН-БӘЙЛӘН


Сез дә безгә кушылыгыз -
Без шатлык таратабыз, 
Тирә-якны яңгыратып 
Җырларга яратабыз.

Кушымта:

Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән, 
Безнең белән, безнең белән әйлән. 
Җыр - ул канат, җыр ул - бәйрәм!

Без биибез тыпыр-тыпыр, 
Без биибез тып та тып. 
Бер башласак, бик тиз генә 
Булмый безне туктатып.

Кушымта.

Ягез, сез дә кушылыгыз, 
Утырмагыз, торыгыз! 

Җырлый-җырлый биик әле, 
Сез кул чабып торыгыз. 

3)    Бию “Әпипә”

 

Бас, кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам

Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

 

Бас, кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам

Әпипәнең калачларын

Ашап калыйм, ичмасам.

 

Бас, кызым, Әпипә,

Идәннәре селкенсен

Идәннәре селкенсен дә,

Кияү күңеле жилкенсен.

 

Бас, кызым, Әпипә,

Сындыр идән тактасын

Сындырсаң идән тактасын,

Кияү түләр акчасын.

 

 

Уеннар уйнау.

“Чыршы бизәндерү” 6 кеше  3+3 ( 2 кеше урындыкка менеп баса-алар чыршылар, 2шәр кеше аларны бизәндерә бирелгән “уенчыклар” белән)

 

“Кар бәреш” уйнау.2 команда 3-әр кеше.( Салфеткадан ясалган кар “комы” белән бәрешү)

 

5 класс чыгышы.

 

Уеннар уйнау.

         “Кәҗәләр һәм сарыклар”2 команда .Берсе “мә-мә”,икенчесе “бә-бә” дип кычкыра.Кайсысы көчлерәк кычкыра,шулсы җиңә.

 

        “Көен тыңлап, җырны билгеләү”Әниләр уйный.

 

7 класс чыгышы.

 

Уеннар уйнау

        “Биремле бию”. 10 кеше уйный.Музыка барышында көйгә туры китереп бииләр, музыка туктауга “Яңа ел белән!” дип кычкырырга,чүгәләргә һәм чыршы янына йөгерергә.

 

       “Кыш бабай” ясау.Катнашалар 4 әни һәм 2 бала. 2+1.

Шарлардан кыш бабай ясау (скотч белән ябыштырып),маркер белән күз-борыннарын бала ясый.

 

      

“Кар кызын” сайлау.Кызлар катнаша.Музыкага бию(попурри).Иң оста биючесе-“самая зажигательная” кар кызы.

 

 “ Иң төз атучы”.Малайлар уйный.Стенада Кыш бабай,Кар кызы,чыршы,Кар бабай,кәҗә рәсемнәре эленгән.Мәч белән бәреп шуларга тидерергә.Призлары:Кыш бабай-“главный “приз, Кар кызы-“кершән”,Кар бабай- туңдырма,Чыршы-чикләвек,кәҗә-сөт 1 литр.

 

 

6 класс .

 

Яңа еллар килсен бәхет алып,

          Яңа еллар килсен елмаеп.

     Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

           Яшәмәгез , дуслар, моңаеп.

 

 

1 . Озын гомер бирсен ходай сезгә,

2  Кояш бирсен сезгә яктылык.

3  Балаларыгыз гына түгел, оныкларыгыз да,

4  Китерсеннәр сезгә яктылык.

5  Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

6  Көнегезне шатлык бизәсен

7 . Сәламәтлек- үзе бәхет бит ул,

8 . Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Җыр “ Бәхеттә-шатлыкта”

Безнен гомер зур бэхет ул,

Кадерлэрен белегез.

Чын кунелдэн телэклэрне

Бездэн кабул итегез.

 

Бэхеттэ, шатлыкта,

Исэнлектэ, саулыкта.

Утсен гомер юлларыгыз

Тазалыкта, байлыкта.

 

Салкыннардан тик сулмасын

Устергэн голлэрегез.

Тан нурындай аяз булсын

Килэсе коннэрегез.

 

Бэхеттэ, шатлыкта,

Исэнлектэ, саулыкта.

Утсен гомер юлларыгыз

Тазалыкта, байлыкта.

 

Тормыш нурлы, тормыш матур,

Якын булсын кунеллэр.

Жырларбыз да, биербез дэ,

Озын булсын гомерлэр.

 

Бэхеттэ, шатлыкта,

Исэнлектэ, саулыкта.

Утсен гомер юлларыгыз

Тазалыкта, байлыкта.

 

 

Хөрмәтле дуслар, шуның белән безнең Яңа ел кичәсе тәмам.

 Бәйрәмне дискотека белән дәвам итәбез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий Нового года на татарском языке"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Консультант по финансам

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

“ Яңа елны каршылау”

(5-7 класслар өчен)

кичәсенең эшкәртмәсе.

 

 

 

Максат: күңелле ял итү, онытылган гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны бердәмләштерү.

 

 

 

 

                                                              

 Төзеде Зиннятуллина Н.Р

 

 

 

 

 

 

 

 

( Әзерләнә-әзерләнә Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар)

Кыш бабай. Кызым, нишләп бердә кәефең юк?

Кар кызы. Юк шул кәефем, бәлки миңа салкын тигәндер.

Кыш бабай.И, кызым , алда бит бәйрәмнәр, балалар безне көтәләр, чирли күрмә инде.

Кар кызы. Бабакаем, беләсеңме нигә мин күңелсез?  Һәр елны бәйрәм вакытында күңелсез хәл килеп чыга. Я таягың, я күчтәнәч капыгың югала, я туныңны салдыралар.  Менә быел бөтен нәрсәне контрольдә тотарга кирәк.

Кыш бабай.Дөрес сөйлисең, кызым. Бар да контрольдә!

 

Кар кызы. Пилот безне көтә, бабай. Әйдә, киттек. Балалар янына ашыгыйк (чыгып китәләр).

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 546 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.01.2015 1542
    • DOCX 33.3 кбайт
    • 16 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зиннятуллина Надиря Равильевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 62782
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы взаимодействия образовательной организации с семьями обучающихся

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 87 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 95 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 121 человек

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 778 человек из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 991 человек

Мини-курс

Event-менеджмент и видеопродакшн: от концепции до успешной реализации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Основы профессиональной деятельности эксперта в области индивидуального консультирования

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Практические навыки трекинга и менторства

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе