Катнашалар:
Әни
–
Камәр
Әти – Ислам
Аларның
балалары
– Хәтирә, Рәйхан
Күрше әби
– Салиха
Оныклар.
Миңшәриф, Галия
Егет –
Әбдрәшит
Кыз – Зәйтүнә
1
нче күренеш:
(
Җәй. 1941 нче елның 22 нче июне. Кояшлы матур көн. Чәчәкле болында Хәтирә
белән Галия очраша.)
Хәтирә
Исәнме,
Галия!
Галия
Исәнме,
Хәтирә!
Хәтирә
(соклану
хисләре белән) Бүген иртәдән үк кояш кыздыра. Бигрәк матур көн!
Галия
Бигрәк
матур шул, чәчәкләре дә карап туймаслык! (Чәчәк җыя)
Хәтирә
Әйе
шул, бигрәк матурлар!
Галия
(дустына чәчәкләр бирә) Ә менә бу матур чәчәк минем әбинең
күлмәгендә дә бар,аның ситсасын Миңшәриф абый Апаз базарына баргач алып
кайткан иде.
Хәтирә
.Бу
атнаны минем әни дә базарга алып барырга күкәй җыйды.Сеңлем белән икебезгә
сандалилар алырбыз диделәр. Мин аны аллабирса мәктәпкә барганда
гына киячәкмен, алайса түбән оч Сәлим гел котырта.Синең юньле аяк –киемең дә юк
ди.
Галия.
Аларның әтиләре Казан баенда эшли ,ә ул бай акчаны күп түли ди.Шуңа бик масая
ул. Исең китмәсен Хәтирә, аның каравы без уку елын бишлегә генә бетердек.
Хәтирә
(сөенеп) Әйе, Галия, быелгы җәйге каникулда чәйгә күп итеп
шомырт, җиләк җыеп киптерербез. Әни аргыяк болынында акбаш белән кузгалак та
бик күп булган ди. Аны да карап кайтырга кирәк әле.
(Йөгереп
Рәйхан килеп керә. Бик борчулы.)
Рәйхан
Хәтирә, Галия , сезгә әниләр тиз генә өйгә кайтырга куштылар.
Хәтирә
Нәрсәгә икәнен әйттеме соң, абый ?
Рәйхан
( моңсу гына) Сугыш башланган диләр.
Галия
Сугы-ы-ш?
Хәтирә
Ә нәрсә соң ул, сугыш?
Рәйхан
Үзем дә аңлап бетермәдем. Әни дә,күрше Салиха әби дә бик нык
елыйлар.Шулай булгач, бик үк әйбәт әйбер түгелдер.
Галия
(моңсу гына) Әйдә, Хәтирә, кайтыйк.Әбигә менә бу
чәчәкләрне бирсәм ,бәлки еламас, чынлап та өйгә кайтыйк әле без.
Рәйхан
И,и кызлар әле сез аңлап бетермисез шул. Әйдәгез, кайтыйк шул,
әйдәгез...
(Балалар
моңсу гына чыгып китәләр)
2 нче
күренеш:
Мәктәптә
“Чыгарылыш кичәсе”. Укучылар вальс әйләнәләр. Күңелләр шат. Йөзләрдә елмаю.
(Кинәт
бер егет йөгереп керә).
Егет
(Бик шомлы тавыш белән) Кызлар,егетләр ил өстенә кара кайгы килде.
Бөтен хыялларыбыз да челпәрәмә килде.Айбулат син дә,Тимерхан син дә врач була
алмыйсын. Без- туган илне сакларга кирәк егетләр!
(Көй
өзелә. Барысы да аптырап туктап калалар).
Кыз.
Сугыш...
башланган...
(
“Солдатлар” җырының көе ишетелә. (1 куплет ) Укучылар
моңсу гына сәхнәдән чыгып китәләр).
3
нче күренеш:
(“Герман
көе” ишетелә. Сугышка озату күренеше. )
Камәр.
Менә,
җаным,биштәреңә барысын да тутырдым.
Ислам.
Рәхмәт.
Камәр.
Ризыкларыңның барысын да аша, әрәм-шәрәм итә күрмә . Йон носкиеңны киеп
йөр, аякларыңны берүк туңдырма!Ничек тә барып җитүгә хәбәр сал. Үзеңне сакла!(Елый)
Ислам.
Я,инде
анасы елама. (Читкә карап күз яшен сөртә.)Үзегез дә исән-сау яшәгез. Иминлектә
күрешергә язсын ! Үзеңне, балаларны сакла, берүк! (балаларга) Хушыгыз,
балалар, мин кайтканчы әниегезгә булышыгыз, берүк сыерны бетерә күрмәгез.
(Алгы
планга кыз белән егет (Зәйтүнә,Әбдрәшит чыга.)
Әбдрәшит
.Зәйтүнә ,
аерылышу минутлары да килеп җитте.Аерылышу бик авыр булса да , китми булмый.
Югары оч Шәрифуллага да чакыру килгән...Туган илне саклау егет эше.
Зәйтүнә
(көмеш йөзек бирә) Әбдрәшит,акыллым менә бу көмеш йөзеккә икебезнең
исем язылган. Авыр сугыш юлларында ул сине саклаучы да, яклаучы да булсын. Гел
мине искә төшереп торсын.
Әбдрәшит . Рәхмәт,
матурым! Мин аны кадерләп саклармын. Көт мине, мин кайтырмын.
Зәйтүнә.
Көтәрмен, бәгърем ,без әле бик күп язларны каршы алырбыз!
Әниләр
Юлларыгызга
ак җәймәләр инде сезнең. Берүк үзегезне саклый күрегез,исәнлектә очрашырга язсын.
(Әтиләр
һәм егет өчесе бергә җырлыйлар)
Атландым атның
биленә,
Китәм Герман
җиренә.
Герман җире кара
үлән,
Әллә кайтам, әллә
үләм.
Безнең авыл
капкалары
Ачык торсын,
япмагыз?!
Бездән калган
балаларны
Ятим,- диеп
какмагыз?!
Без авылдан чыккан
чакта,
Күтәрелде
томаннар.
Дөнья хәлен белеп
булмый,
Сау булыгыз,
туганнар.
(Әтиләр
җырлый-җырлый китәләр. Балалар, әниләр, кыз кул болгап, елап озатып
калалар.Салиха әби керә.
Салиха әби. И
оланнар түзәргә кирәк инде ,түзәргә. Ил белән килгән кайгы. Менә минем
Миңшәрифем дә китте. Әтиләре урман кисәргә киткән җирдән агач басып,үлеп
кайткан иде.Бар юанычым шушы оныкларым .Нишлисен,без күрәсен байлар
күрмәс.(Авыр тынлык) Ягез,оланнар сабыр булыйк.Туган ил азатлыгы өчен
көрәшердәй батыр уллар үстердек. Шунсына шатланып бер дога кылыйк.
4
нче күренеш:
(Кара
кәгазь тотып Зәйтүнә йөгереп чыга. Өзгәләнә)
Зәйтүнә.
Юк...
юк...мин ышанмыйм. Бу дөрес түгел. Ул үлмәде... Минем мәхәббәтем
билгесе-йөзегем аны саклап калачак. Мин сине мәңге көтәчәкмен, Әбдрәшит!
(Хәтирә
йөгереп чыгып Зәйтүнәне кочаклап ала.)
Хәтирә
Зәйтүнә
апа, сезгә дә кара кәгазь килдемени?Ничек инде бөтен кеше үлеп бетә.Без бит
әтиләребезне,абыйларыбызны үләр өчен сугыш кырына җибәрмәдек. Ышанмагыз,
зинһар, сабыр итик!
Зәйтүнә
Әй,
Хәтирә балакаем, үзегез дә беркөнне генә әтиегезнең хәбәрсез югалды дигән
хәбәрен алдыгыз бит.( кочаклап елый)
Хәтирә
(өлкәннәрчә җитди кыяфәттә) Сугыш безнең бөтен уй-хыялларыбызны
җимерде, балачагыбызны урлады. Инде тагын әтиләрсез дә калсак.Юк,юк безнең
әтиләр дә,Әбдрәшит абый да,Миңшәриф абый да үлмәгән. (Үксеп елый)
Зәйтүнә
(сабырлык белән) Эх, Хәтирә үскәнем шулай гына була күрсен
иде дә бит. (Кызларны кочаклап кереп китә).
5
нче күренеш:
(Сәхнәгә
Рәйхан йөгереп чыга.Әле бер, әле икенче почмакка бара-бара кешеләр чакыра.)
Рәйхан
(сөенеп)Кызлар,
малайлар, әниләр, апалар; сөенче, сөенче! Сөенчегә ни бирәсез?
(Хәтирә
белән Галия чыгалар)
Зәйтүнә
( битараф кыяфәттә) Сугыш вакытында нинди сөенче булсын инде,
Рәйхан...Тагы бүләк тә сорап торасын.
Галия
(моңсу гына) Шаяртып йөрмә инде, Рәйхан абый.
Рәйхан
Шаяртмыйм, кызлар. Сугыш беткән!
Зәйтүнә
(йөгереп чыга, Рәйханны кочаклап ала) Рәйхан, матурым, чынлап
әйтәсеңме?!Сөенчегә нәрсә сорасаң шуны бирәм. Тик әйт кенә,Әбдрәшит абыең
кайтамы икән? Әйт инде,җаным,әйт. Кайта диең.
Рәйхан
Дөрес әйтәм, Зәйтүнә апа, дөрес. Сугыш беткән, Салиха әби эшләпәле
радиодан ишетеп кайткан. Ә инде кемнәр кайтканың әйтмәгәннәр Зәйтүнә апа.
Әни
(Камәр) (чыга) Сугыш беткән дисеңме, Рәйхан улым? Их,балакайларым-газизләрем
өчпочмаклы хат китергән кара кайгы дөрес булмасын иде.Яраланган булса да,ничек
кенә булса да үз арабызга кайтсын иде әтиегез. Безнең бар өметебез,олы
терәгебез бит ул балалар.
Күрше
әби. (Салиха) Камәр күрше, син алай бик борчылма әле. Сугыш беткәненә
сөенергә кирәк. Үзем ишетеп кайттым, ап-ачык итеп әйттеләр безнекеләр
нимечләрне җиңгәннәр.
Галия
(
әбисенә килеп сыена )Әбием, әбием,сугыш беткән!
Барысы
бергә (җитәкләшеп сикерешәләр) Кешеләр, ишетәсезме? Җиңү килде!
Безнекеләр җиңгән. Җиңү килде!
“Җиңү
килде” җырының музыкасы яңгырый. Залдан орден-медальләр таккан солдатлар
кайтканы күренә.
Рәйхан
белән Хәтирә (әтиләре каршына йөгерәләр) Әни, әни, әти
кайта!
Зәйтүнә(килеп
җиткәнче Әбдрәшит икәнлегенә ышанмый)
Әбдрәшит.
Зәйтүнә, кадерлем, мин кайттым.
Зәйтүнә.
Мин синең үлем хәбәреңә ышанмадым, Әбдрәшит. Мин сине өметемне өзмичә
көттем.
Әбдрәшит .
Исемле балдагың саклап калды, Зәйтүнәм. (кочаклашалар)
Күрше
әби Салиха. (Әбдрәшит янына килеп) Әбдрәшит,
Миңшәрифем күренмәдеме?
Әбдрәшит
. Миңшәриф минем кулымда соңгы сулышын алды. Ул ,Салиха апа,
батырларча һәлак булды. Менә аның соңгы истәлеге. (“Батырлык өчен
медаль”ен тапшыра)
Күрше
әби. Соңгы өметем иде бит ул минем. Ник ходаем мине баламның баласыннан да
аердың?Галиям-бердәнберем кил яныма. Күрәсең адәм баласын,ходай тәгалә ахыргача
сыный торгандыр.(Елап кереп китә)
Барысы
бергә сөйлиләр: Килде ул көн, килде, Җиңү килде,
Орден-медальләрне
чыңлатып.
Сөендереп килде.
Тик, күпләрне,
Гомерлеккә калды
елатып.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.