Тема: Бөек Җиңү кайтавазы.



(сценарий)

Чараның максаты: Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап үткәрелгән әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру;буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, укучылар күңелендәге сугыш чорын, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына, әбиләргә, бабайларга, олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел, тату, эшчән, игелекле булырга омтылыш уяту.

Җиhазлау: Интерактив такта, сугыш чоры балаларына багышланган компьютер презинтациясе, hәр балага hәм укучыларга ак кәгазь, торна ясау өчен оригами дәресе видео. Укучыларга күрсәтү өчен чабата, алабута hәм аның орлыклары.

Эпиграф: Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез

Түзем hәм сабыр булган өчен,

Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез! ( Слайд 1)

1 алып баручы - Исәнмесез укучылар hәм килгән кунаклар. Мин сезгә дә, безгә дә-гомумән барыбызга да якты кояшлы көннәр hәм уңыш телим.

Тиздән, ямьле май аенда , халкыбыз Җиңү көнен бәйрәм итәчәк. 9 нчы май бәйрәме ул 4 ел буена сугыш газаплары кичергән илебезнең беренче тынычлык көне. Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа да бу бәйрәм сагышлы, моңсу бәйрәм. Без – яшь буын, үсеп баручы буын батырларыбызны онытырга тиеш түгел.

Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ә аларның яралары нигәдер төзәлми….

(Магнитофон язмасында Левитанның сугыш башлануы турындагы хәбәре яңгырый.)

1941 ел, 22 июнь. Радио менә шундый шомлы хәбәр китерә: фашистлар Германиясе илебезгә бәреп керә.Бөек Ватан сугышы башлана.

1 укучы Сугыш....

Шушы сүздән хәтта алмагачлар

Уйчанланып калды ул көнне

Яшь бөреләр хәтта чиркангандай,

Калтыранып куйды ул көнне.

2 укучы Сугыш....

Монан зуррак хәвеф, зуррак афәт

Булдымы икән җирдә тагын да?

Ач балалар килә күз алдыма

Шул сүз ишетелгән чагымда

2 алып баручы Безнең бүгенге чарабыз сугыш чоры балаларына багышлана. Әйе, илебез зур, дәһшәтле сугыш кичерә. (Әкрен генә“Вставай страна огромная” кое яңгырый). Меңнәрчә кеше үз теләкләре белән сугышка баруны сорап мөрәҗәгать итәләр. Башкортстаннан да бу сугышта 700 меңнән артык кеше катнашуы билгеле. 278 башкортстанлы Герой исемнәрен алдылар. Алар арасында өчесе безнең районның Советлар Союзы Геройлары. Менә алар: Миңнегали Хабибулла улы Гобәйдуллин, Мансур Идиат улы Абдуллин, Максимча Иван Васильевич. ( слайд 2,3,4) Әйе, 1941-1945 еллардагы сугышта 27 млн ватандашыбыз яу кырында ятып кала, шулар арасында тормышлары әле башланып кына килгән балалар. Әйе-әйе балалар, герой пионерлар. Сезнең яшьтәшләрегез. Без бүген тыныч тормышта яшибез, белем алабыз, шатланабыз, елмаябыз. Ә безгә шушы көннәрне күрү бәхете бүләк иткән каһарманнар арасында, кечкенә геройларыбыз да бар. Әйе, укучылар, сугыш ул, җимерүче, күз яшьләре түктерүче, миллионлаган кешеләрнең гомерен өзүче. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк, аларның сугышчан юлларын өйрәник. Батырлар исеме буыннан- буынга күчсен. Ата-бабаларыбыз изге туган җиребезне яклап яуга күтәрелгәннәр. Немец фашистлары илебезгә бәреп кергәч, безнең авылдан да: Качаганнан 144 , Таукай Гәйнәдән 86 кеше сугышка китә. Тик шуларның 84 (52) сенә генә туган якларына әйләнеп кайту насыйп була. Яуда үлеп калганнар истәлегенә авылыбызның нәкъ уртасында һәйкәл тора.

«Һәйкәл» шигырен тыңлап үтик әле. Сайфуллина Айсылу (7 сыйныф)

1 алып баручы Сугыш күптән үтте. Окоплар җир белән тигезләнде. Фронт юлларында үлән үсте. Ләкин, җир сугышны беркайчанда онытмаячак. Геройларның каберләре өстендә, һәйкәлләр янында гөлләр шиңмәс. Чәчәк аткан җир- сугышчылар өчен иң якты һәйкәл. 1 минут тын торып яу кырында ятып калган, бүгенге тыныч тормышны күрә алмаган ветераннарыбызны искә алыйк

2 алып баручы Сугыш беткәнгә еллар арта барса да, хатирәләр онытылмый, тик сугыш һәм тыл ветераннарының саннары гына сирәгәя бара.

- Авылыбызда хәзерге көнне сау-сәламәт булган бердәнбер сугыш ветераны – Хәйретдинов Минехан бабай . Ә Берлинга кадәр барып житкән сугышчы – яугир Хәбиб Ибраһим улы Назаров берничә ай элек якты доньяны ташлап китте. ( слайд 5)

1 алып баручы Вакыт елгасы ага. Ачы сугыш ишекләре ачылган куркынычлы көннән ярты гасыр үтте. Вакыт елгасыннан бик күп сулар акты. Окопларның яралары ямалды, янган шәһәрләрнең күмерләре бетте, яңа буыннар үсте, ләкин 1941 нче елның 22 нче июнь көне кешеләрнең хәтерендә коточкыч дата булып калды. Бүген без сугышчыларны генә түгел, фронт өчен эшләгән кешеләрне дә онытмаска тиеш. Ул да фронт иде, ләкин газаплы, авыр эш фронты. Тыл эшчеләре дә җиңү өчен көрәшкәннәр.

2 алып баручы Безгә килгән кунаклар белән таныштырып үтәм. (Слайд 6,7,8)

Сайранов Барый абый - озак еллар шушы җирлектә җитәкче органнарда эшләгән, хәзер авылыбызның ветераннар Советы рәисе. Сугыш башланганда Барый абыйга нибары 10 яшь була. Шуннан бирле ул hаман әтисен көтеп яши. Ул үзе дә күптән бабай инде. Бабай булса да әти сүзен бик әз әйткән , ата назын бик аз татыган.

Мавлиярова Наҗия апа, Хәсәнова Наилә апа ,Мосенцев Василий Петрович – озак еллар мәктәптә укытучы булып эшләгәннәр.

Укытучы Алар утлы еллар балалары. Сугыш чоры балаларының көннәре укуда, эштә үтсә, кичләре табышмак, әкият сөйләп китап укып узган. Шуларның берсен сез дә эшләп карагыз әле.

Табышмак:

«Бер күркә, унике аккош, илле ике ана каз, өч йөз алтмыш биш бала каз –йә , шуңа җавап тап!»

( балалар җавапны әйтәләр.)

Укытучы : - Әйе,сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган . Балачакның бала казлары вак-вак адымлы шул алар. Шуңа күрә озын - озактыр ул балачаклар… Табышмаклар әйтешеп, казлар санап, яшәргә өйрәнгән ул көннәрдән дә, сугыш гарасаты тынганнан да байтак еллар үтсә дә аларның югалту ачылары бик ачы, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле… Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә аларның үз башларыннан үткән хатирә бит.

1 укучы

Чабатада, тездән суга батып,

Язгы чәчү җитәр алдыннан,

Чыгып киткән икән симәнәгә

Хатын-кызлар безнең авылдан.

Сыерлары юлда ятып калган,

җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда сөйләгәндә

Әнкәй hаман елап җибәрә.

Кырык- илле чакрым язгы суда-

Кайталмасаң, илең ач кала.

Хатыннарда тик бер генә хәсрәт

hәр йорт саен көтә ач бала.

2 алып баручы Сүзне кунагыбыз Хәсәнова Наилә апага бирәбез.

1 алып баручы: - Сугыш беткәнгә дә 70 ел узып бара, әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир- егетләр , әти- бабалар каберлегендә. Аның сары сагышы әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар.

3 нче укучы

Әтиләре сугышып йөргән чакта,

Аларның яңа туган елы булган.

Капчык аскан егермеләп хатын

Басуларга кайтып егылган.

Тәпи йөрер- йөрмәс бала- чага

Буразнадан билчән утаган.

Илгә- икмәк, авыл үзе өчен

Көлчә салган алабутадан.

Бер бәләкәй көлтә ега алган

ул елларның хуҗасын.

Олылар кебек күтәргән бит шулар

Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

( Укучыларга чабата,, алабута hәм аның орлыклары күрсәтелә.)

Сүзне кунагыбыз Сайранов Барый абыйга бирәбез

Укытучы: -Хөрмәтле әбиләр, бабайлар! Сез сугышта катнашмасагыз да, аның авырлыгын үз җилкәгездә татыдыгыз. Чөнки сез – сугыш чоры балалары. Сезнең әти-әниләрегез сугыштан соңгы җимерекләрне төзәтүдә катнаштылар. Бу күпмедер дәрәҗәдә сезгә дә кагыла. Чөнки бу чор – ачлык, ялангачлык чоры иде. Туйганчы ипи ашамау, киер кием булмау сезне куркытмады. Инде бүгенгесе көндә дә сугышлар булмасын, халыклар мул тормышта яшәсен иде. Сезгә барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе телибез. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә сезгә истәлек итеп, шушы тынычлык символын( Күгәрчен) тапшырырга рөхсәт итегез.

-Укучылар! Узегезне кызыксындырган сорауларыгызны бирегез.

1 Сез мәктәптә күп укый идегезме, дәресләр күп керә идеме?

2 Класста балалар күп идеме?

3 Дәреслекләрне китапханәдән бирәләр идеме?

4 Сезнең бүгенге көндә бертуганнарыгыз исәнме.

5 Сезнең вакытта интернет бар идеме, аннан уеннар уйный идегезме?

6 Нәрсә белән яза идегез, дәфтәрләр кайдан алдыгыз.

7 Ул чакта сезнең белән дә кызыклар булгалый идеме.

8 Ул заманда сез ничек буш вакытны үткәрә идегез?

9 Сугыш беткәнне хәтерлисезме?


« Бабамның медальләре» Гумерова Голнәзирә (5 сыйныф) башкаруында жыр


1 алып баручы -Укучылар үзләренең әби- бабалары турында иншалар иҗат иттелэр. Сүзне укучыларга бирәбез.

( берничә укучы язмаларын укыйлар.)

Шафиева Лилия ( 5 нче сыйныф)

-Минем әбием Голниса исемле иде. Ул 1939 нчы елны Качаган авылында дүрт баланың беренчесе булып дөньяга килгән. Әтисе сугышка киткәндә аңа нибары 4 яшь булган. Башлангыч өч классны авылында алган, ә дүртенчегә авылына барырга кирәк булган. Өстенә дә кияргә киеме начар булгач ул укый алмаган. Шуннан соң аны 12 яшендә бала карарга асрамага бирәләр.Ә 14 яшендә инде ул Урал якларына урман кисәргә китә. Шулай бер вакыт туган якларына җәйге ялга кайткач, ул авыл егете белән танышалар hәм тормыш корып җибәрәләр. Билгеле инде, әбием кабат Урал якларына китеп бармый. Алар Качаганда төпләнеп калалар.

Әбием колхозда төрле эщләрдә эшли башлый. Ул чакларда күп эшләр кул очыннан үткәнгә, бик авыр була аларга. Гектары белән чөгендер эшлиләр, чүп утыйлар, кыскасы , кайда кушсалар шунда эшлиләр. Ә нормаларын үтәгән өчен аларга бер сызык сызып барганнар. Шул сызыкларны санап көз көне бодай биргәннәр.

Минем әбием җырларга яраткан, чишмәләрне чистартып алар белән хәтта сөйләшкән. Минем әбием безнең араларда күптән юк инде. Мин боларны әнием сөйләгәннәнән генә яздым.

Мухамадиев Ильдус ( 7 нче сыйныф)

-Минем картәтием Таукай Гәйнә авылында крестьян гаиләсендә 1930 елда туган. Аңа Саки дип исем кушканнар. Картәтиемнең балалык еллары сугыш вакытына туры килгән, ачлык, өс-баш киемнәре җитмәгән.Алар алабута күмәче, бәрәңге кәлҗемәсе ашап үскәннәр. Мәктәптә өч класс белем алгач, 12 яшеннән котү көткән.. Эшен дәүләтебез югары бәяли hәм 2 тапкыр « Кызыл йолдыз ордены »,бик күп медаль- грамоталар белән бүләкли. Аның бүләкләрен карап утыру үзе бер куаныч. Картәнием Ситдика белән 6 малай һәм 1 кыз үстерәләр. Бугенге көнне 10 оныгы бар. Әле дә ул безне шатландырып яшәп ята.


Укытучы -Рәхмәт, укучылар! Әйе, сугыш алар өчен төзәлмәс яра. Балалары өчен бер авыр булса аналары өчен 5 авыр булган. Шулай шул, матур затларның, бала- чаганың куллары ул елларда тупасланды, җир тырмашып алыштырып атларны сабан- сука тарттылар. Бар авырлыкка иреннәрен тешләп канатып түзделәр.

-Ә хәзер без сезнең белән ак кәгазьдән торна ясарбыз . ( Торна ясау үрнәге интерактив тактада күрсәтелә http://origamits.ru/4-zhuravl.html ) Кәгазьдән кләйсез hәм кайчысыз төрле әйберләр ясау сәнгатен оригами дип атыйлар. Бу сәнгать төре безгә Япониядән килгән. Анда ак кәгазьдән ясалган торна сәламәтлек символы булып тора. Бер легенда бар, әгәр дә 1000 торна ясасаң уйланганың чынга ашачак. Бөтен мәгънә әлеге торналарны ясап , бүтәннәргә бүләк итүдә. Шул ук вакытта ак кәгазьдән ясалган торна – халыкара оригами символы да. Ояда утыручы торна.

( балалар, кунаклар шул торнаны ясыйлар hәм аңа теләк язып кунакларга бүләк итәләр)

Талгын музыка астында.

Укытучы- Сынаган аларны бу дөнья ! Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да, сындырмаган, шөкер бу дөнья! Туйдырмаган ләкин бу дөнья!

Ә бит сындырырдай итеп сынаган… hәр өченче малай hәм кыз баланың әтисе, Ватанны фашизм коллыгыннан саклап, яу кырында ятып калган. Әлбәттә, бүген моны- ач калган hәм дә ятим балаларның ул чактагы хәлен – халәтен аңлавы кыен.

Шулай сугыштан соң да аталы балалар ата- ананың тигез канаты астында җылыга коенганда, алар сыңар канат астында «әти» дип әйтергә тилмергән. Япь-яшь килеш канатлары каерылган чибәр хатыннар солдат ирләренә булган мәхәббәтне- гаҗәеп тугрылыкны соңгы сулышларынача саклаганнар. Аларны сагынып яшәгәннәр. Шул хисләрне балаларына да күчергәннәр. Сугыш чоры әниләре hәм сугыш чоры балалары – алар бүтән. Тормыш кыйммәтләрен алар башкача аңлый. Алар hаман көтеп яши. Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез

Түзем hәм сабыр булган өчен,

Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез!

Рәхмәт сезгә, килгән кунаклар. Сезгә тыныч картлык, hәм тәүфыйклы оныклар телисе килә.

«…. Бер күркә, унике аккош, илле ике ана каз, өч йөз алтмыш биш бала каз…» Җиңү язын алып килгәннән соң бала казлар тезелешеп, җир шарын тагын 72 мәртәбә урадылар инде. Тагын, тагын урарлар, әмма каурыйларын гына сугыш ялкыны өтмәсен дә, сугыш сөреме тапламасын иде.

Хөрмәтле кунаклар килгәнегез өчен зур рәхмәт .

Тагын күп еллар безне дә, якыннарыгызны да сөендереп яшәгез әле, яшәгез!

1 укучы Гомерләребез сезнең дә, безнең дә озын булсын

Имин булсын иде дөнья –йортларыбыз,

Беркайчан да сүнмәсеннәр иде

Тәрәзәләрдә янган утларыбыз!


2 алып баручы Чарабызны ( Ошанин Л. сүзләре, Островский А. көе) «Һәр вакыт булсын кояш» жыры белэн тәмамлыйк! 












сценарий

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Скачать материал
  • Классному руководителю
Описание:

Сценарий , посвящённый погибшим и ныне живущим соотечественникам, воевавшим за свободу и независимость своей Родины на фронтах Великой Отечественной войны 1941-1945 гг., с целью активизации гражданско-патриотического воспитания детей в образовательном учреждении.Основные задачи мероприятия:

- воспитание у учащихся чувства гражданственности, патриотизма на примерах событий Великой Отечественной войны, увековечивание памяти защитников Отечества;

- организация шефства над ветеранами войны и труда;

- развитие у учащихся чувства милосердия и сочувствия к ветеранам войны и труда, престарелым людям;

- формирование у молодёжи активной жизненной позиции, готовности к участию в общественно- политической жизни страны и государственной деятельности.

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Скачать материал
Автор Мухамадиева Гульшат Фаизовна
Дата добавления 19.05.2017
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другое
Просмотров 21
Номер материала MA-071303
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓