ТАТАРСТАН
РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ
ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
МАМАДЫШ РАЙОНЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ
УСАЛИ УРТА ГОМУМБЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Күренекле драматург
Кәрим Тинчуринның
тууына
120 ел тулу уңаеннан
әзерләнгән
әдәби – музыкаль кичә.
Төзеде :татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Хайбуллина Зөбәрҗәт Габделхак кызы
Усали, 2007
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Әкрен генә К.Тинчуринның “Наемщик”
әсәренә язылган “Вальс” яңгырый. Укучы Г.Тукайның “Театр” шигырен сөйли.
1.алып
баручы. Театр, театр!
Татар
театрының бүгенге көн дәрәҗәсенең нигезләре, әлбәттә, бик тирәндә , бөек
шәхесләребезнең хезмәтләрендә ята.
2.алып
баручы. Г.Ильяси, Ф.Халидилардан башлап, бүгенге көнгә кадәр хезмәт итеп килгән
драматургларның саны бик күп. Шулар арасыннан милли драматургия үсеше тарихында
К.Тинчурин исеме кабатланмас урын алып тора.
- 1 слайд-
1.а.б.
1905 елгы революция дулкыннарында әдәбият мәйданына килеп, ул үзен талантлы
драматург һәм актер, оста режиссер һәм педагог итеп таныта, театр тарихын
үстерүгә һәм баетуга искиткеч зур көч куя.
- 2 слайд-
2 а.б.
Быел К.Тичуринның тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан без бирегә күренекле әдипнең
тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләшергә җыелдык.
- Лена Шагырьҗанның “К.Тинчурин истәлегенә”
шигыре башкарыла
1а.б.
К.Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә Пенза өлкәсе Беднодемьянск районы Аккүл
авылында ишле гаиләдә дөньяга килә.
-3 слайд-
әнисе
Мәхмүдә шактый укымышлы мулла кызы була
- 4 слайд –
әтисе Гали – тырыш, урта хәлле крестьян.
2 а.б. Башта үз авылыда, аннары күрше Татар Шалдавычы
авылы мәдрәсәсендә белем алганнан соң, К.Тинчурин 13 яшендә , бәхет эзләп,
Казанга килә һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә.
- 5 слайд –
Мәдрәсә еллары (1900-1906) яшь егетнең әдәбиятка, сәнгатькә
тартылуында, дөньяга карашы киңәюендә әһәмиятле роль уйный.
1 а.б. 1905 елгы инкыйлаб дулкыннары “Мөхәммәдиягә “ дә
үтеп керә. !906 елның февралендә , укудан канәгатьләнмичә, 82 шәкерт белән
берлектә, яшь Тинчурин да мәдрәсәне ташлап чыга.
- 6 слайд –
2.а.б. Шуннан соң Россия төбәкләре буйлап бәхет эзләү
башлана : урман каравылчысы булып тору, балалар укыту һәм язу эшендә көч сынап
карау. 1906 елда аның тәүге “Моназәрә” комедиясе языла.
- “Американ” комедиясеннән өзек
күрсәтелә.
1 а.б. 1910 елда ул “Сәйяр” труппасында эшли башлый.
Спектакльләрдә төп рольләрне башкара.
-7 слайд -
Шуның белән бергә труппа репертуарын баету өстендә дә
эшли. Бу елларда ул “Хәләл кәсеп”, “Шомлы адым”, “Беренче чәчәкләр”, “Назлы
кияү”, “Ач гашыйк”, “Җилкуарлар”, “Соңгы сәлам”, “Йосыф-Зөләйха” һ.б. әсәрләрен
яза.
- К.Тинчуринның “Назлы кияү”
әсәреннән бер өзек уйнала-
-
2 а.б. Гражданнар сугышыннан соң, хөкүмәт К.Тинчуринга
Дәүләт театр труппасын оештыру бурычын йөкли. 1922 елның 8 ноябрендә Казанда
Кызыл Октябрь исемендәге Татар Дәүләт театры ( бүген Г.Камал исемен йөртә)
төзелә.
-8 слайд –
Һәм баш режиссер итеп К.Тинчурин билгеләнелә.
Бу вакытта Казанга композитор Салих Сәйдәшев тә кайта. Ике талантның иҗади
дуслыгы башлана
-9 слайд –
1.а.б. К . Тичурин әсәрләре жанр ягыннан төрле. Ул
калдырган әдәби мираска күз салсак, шулардан 12 се комедия, 5 се драма, 4се
музыкаль драма, 1се трагедия, 4 се
башка авторлар белән берлектә язылган .
-10 слайд-
- «Наемщик» музыкаль драмасыннан “Бию”-
2 а.б. 1919 елда К.Тинчурин шул чорның күренекле
артисткасы Заһидә Бурнашева белән гаилә кора. Ике йолдыз, иңгә-иң торып, халык
өчен армый-талмый хезмәт итәләр.
- 11 слайд –
1 а.б. К. Тинчурин талантлы драматург кына түгел, үзенә
генә хас стиль белән иҗат ителгән хикәя остасы да. Аның “Мәрҗәннәр “ исемле
хикәяләр җыентыгы халык күңелендә лаеклы урын таба
2 а.б. К.Тинчурин – Дәүләт театрын оетыручы, режиссер, артист, драматург. Аның дан-шөһрәтеннән көләшүчеләр
бик күп була.
12 слайд –
“Театрны үзенеке итеп бетерде”,- дип жалобалар язып, 1926
елда театрдан китәргә мәҗбүр итәләр. Әмма тиз арада, Тинчуринсыз театрның яши
алмавын аңлап, чакыртып та алалар.
1 а.б. К.Тичурин , Мирхәйдәр Фәйзи традияләрен дәвам итеп,
яңа милли театрга халык сәнгатен алып керә. “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”,
“сүнгән йолдызлар”, “Ил”, “Кандыр буе” исемле пьесалар язып, музыкаль драма
үсешенә зур өлеш кертә.
- 13 слайд –
К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”
әсәреннән өзек уйнала.
2 а.б.Театр өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен К.Тинчуринга
1926 елда “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелә.
1 а.б. Утызынчы еллар уртасында көчәеп киткән шәхес культы
җилләре, кызганыч, К.Тинчурин кебек олы шәхесне дә аяп узмый. Иҗатының һәм
театр эшчәнлегенең нәкъ чәчәк аткан чорында – 50 яшен билгеләп үткән көннәрдә -
ул кулга алына.
Хаксызга “халык дошманы” дип гаепләнеп, 1938 елның 15
ноябрендә судсыз-нисез атыла. Кабере дә билгесез.
- Рәдиф Гаташның “Сүнмәс
йолдызлар “ әсре башкарыла.
2 а.б. Сталинның шәхес культы фаш ителгәннән соң, 1955
елда К.Тинчурин шәхесе дә аклана, иҗаты халыкка кайтарыла. Татар дәүләт драма
һәм комедия театрына К.Тинчурин исеме бирелә.
- 14 слайд –
Театр сәхнәләренә аның әсәрләре кабаттан менә һәм зур
популярлык казанып, бүген дә яратып уйнала.
1а.б. Кадерле дуслар, инде менә бүгенге кичәбез дә ахырына
якынлашты. Очрашуда әйтелгән һәр сүз күренекле шәхеснең рухына дога булып
барсын иде.
2 а.б. Бүгенге бәйрәмдә сез
- Лена
Шагырьҗанның “К.Тинчурин истәлегенә”
Рәдиф Гаташның “Сүнмәс йолдызлар “
Габдулла Тукайның “Театр” шигырен
әдипнең “Наемщик» музыкаль драмасына язылган “Вальс”,
“Бию” көйләрен тыңладыгыз.Шулай ук бүгенге кичәбездә К.Тинчуринның “Американ”,
“Назлы кияү”, “Зәңгәр шәл” әсәрләреннән өзекләр тамаша кылдыгыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, киләсе
очрашуларга кадәр сау булыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.