«Саулык – зур байлык»
Сәмигуллина Ләйсән Зиннур кызы,
1 нчекатегорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
2014 нче ел
Тема: “Саулык –
зур байлык”.
Максат: :
укучыларга саулыкның матур гомер итү
өчен
мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия
бирү,
сәламәтлекне саклау ысуллары белән
таныштыру, укучыларда сәламәтлекне сакларга,
аның
кадерен белергә өйрәтү, спортка уңай караш
тәрбияләү.
Җиһазлау: табышмаклар,мәкальләр, шигырьләр, крассворд, сабын, теш пастасы, теш щёткасы,
мунчала.
Төре: Әңгәмә
Дәрес барышы:
1.Уңай халәт булдыру
“Иң
бай кеше кем?”дисезме,
Ул
кеше- мин белегез.
Мактана
дип уйласагыз-
Килегез
дә күрегез.
Йортыбыз
бар. Әти аны
Салды
үз кулы белән.
Өйрәтте
ул, мин дә хәзер
Балта
тотарга беләм.
Әти
кебек әнием дә-
Байлыгы
безнең өйнең.
Нинди
генә хәлләрдә дә
Ул
таба безнең көйне.
Әтием
дә, бабаем да-
Икесе
дә исәннәр.
Алар
белән яшәү рәхәт-
Ниләр
генә дисәң дә.
Сеңлем
дә бар, энем дә бар-
Алар
да безнең байлык.
Ходам
биргән тагын безгә
Иң
зур байлык- ул саулык.
--Хөрмәтле укучылар, без бүген сезнең белән сәламәтлек турында,
сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк булуы турында
сөйләшербез.
Саулык – зур байлык. Иртәме-соңмы моның
шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Саулыгының байлык икәненә аны югалтканчы ук
аңлаган кеше сәламәтлеген саклау турында алдан кайгырта. Көчле, җитез, акыллы,
чиста күңелле, эшкә сәләтле булу өчен барсын да сәламәтлек өчен эшләргә кирәк.
Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, ләкин аны ничек сакларга?
-- Укучылар, безгә бүген почтальон апагыз
посылка калдырып китте, аның хаты да бар. Әйдәгез әле без аны укып китик. (хат
укыла)
“Кадерле укучылар! Без – “Чисталык
сөючеләр” түгәрәгенә йөрүчеләр, сезгә үзебезнең дусларыбызны җибәрәбез, сез
алар белән дуслашырсыз дип өметләнеп калабыз”.
(посылка эчендәге әйберләрне табышмаклар укып
билгеләү, әлеге предметларны укучыларга күрсәтү).
- Бит-кулыңны юасың,
“Һай рәхәт!”- дип
куясың.
Чисталыкны ярата
Хуш исләрен
тарата. (сабын)
- Эчтә ята ул посып,
Чыгарам аны кисып.
Щётка белән гомергә
Яшиләр бергә-бергә.
(теш пастасы)
- Тешләре бар, ләкин аралы,
Нәрсә икән уйлап
кара әле.
Иртән торсам шуны
эзлимен
“Чәчләремне рәтлә
тиз!”-димен. (тарак)
- Тыгыз бәйләнгән кыллар
Гүя игезәк уллар.
Тешкә таба
кертәсең,
Алга-артка
йөртәсең. (Теш щёткасы)
- Кирәкбулсамунчада
Минем исемем …..
(мунчала)
-- Димәк, укучылар, сабынны,
теш пастасын, теш щёткасын, мунчаланыүзегезнеңдусларыгызитсәгезаекфикерле,
көркүңелле, сәламәт, матурбулырсыз. Слайд№3
-- Укучылар,
сәламәтбулуөчентагынниләрэшләргәкирәклеген без хәзеркечкенәгенә кроссворд
чишепбелербез.
- Тәрәзә юк, ишек юк,
Керер-чыгар тишек
юк.
Шулай да эче тулы
халык. (кавын)
- Тышы кабык, эче мамык. (гөлҗимеш)
- Үзе шартлаткыч, үзе җимеш. (гранат)
- Алсу битле кыз үсте,
“Тып” итеп куактан
сикереп төште. (алма)
- Кызыл төймәсен таккан,
Каршыма килеп
баскан. (миләш).
- Җир астында алтын казык. (кишер).
- Кара гына, кечкенә генә бүрекле,
Үзе бөтен дөньяга
күрекле. (карлыган)
|
|
|
|
1.
|
к
|
а
|
в
|
ы
|
н
|
|
|
|
|
2.
|
г
|
ө
|
л
|
җ
|
и
|
м
|
е
|
ш
|
|
|
3.
|
г
|
р
|
а
|
н
|
а
|
т
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
4.
|
а
|
л
|
м
|
а
|
|
|
|
|
|
|
|
5.
|
м
|
и
|
л
|
ә
|
ш
|
|
|
|
|
|
6.
|
к
|
и
|
ш
|
е
|
р
|
|
к
|
а
|
р
|
л
|
ы
|
г
|
а
|
н
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
-- Әйе, укучылар, сәламәт
булу өчен тагын дөрес тукланырга, витаминнарга бай
ризыклар ашарга кирәк. Витаминнар – яшәү өчен мөһим органик матдәләр. Слайд№4
- Витаминнар ни өчен кирәк?
- Нинди витаминнар
беләсез?
- Әйе, укучылар, А, В, С, Д
витаминнары була.
А витамины: “ Әгәр
зур үсим, әйбәт күрим, тешләрем нык булсын дисәгез, сезгә мин кирәк!
Мин кишердә, сөттә, йомыркада күп” - ди.
В витамины: “
Әгәр көчле булам, юк – барга борчылмыйм, сәбәпсез еламыйм дисәгез,
сезгә мин кирәк! Мин иттә, икмәктә, карабодайда, солы ярмасында күп,”- ди.
С витамины: “Әгәр
еш авырмыйм , авырудан тиз савыгыйм , яхшы кәефле булыйм дисәгез, сезгә мин
кирәк. Мин суганда, кәбестәдә, кишердә, алмада, лимонда,әфлисунда күп,”- ди.
-Күргәнегезчә, үсү һәм сәламәт булу өчен
организм күп төрле ризык таләп итә.Ләкин алар яхшы үзләштерелсен өчен, кайбер
кагыйдәләрне үтәү кирәк
·
бер үк вакытта ашарга тырыш;
·
көнгә дүрт тапкыр бер үк сәгатьтә аша: иртән өйдә -
беренче иртәнге аш. Мәктәптә- икенче иртәнге аш, мәктәптән соң – төшке аш, кич
белән кичке аш;
·
коры-сары ашама. Аштан беркайчан да баш тартма:
анда дөрес аш кайнатуга ярдәм итә торган матдәләр бар;
·
ашыкмыйча гына аша. Ризыкны яхшылап чәйнә;ашаганда
башка эшләр белән шөгыльләнмә: укыма, телевизор карама, бәхәсләшмә.
-- Сәламәт, матур, көчле, акыллы буласың килә
икән хәрәкәтләнергә, йөгерегә кирәк. Ә сез, укучылар йөгерегә, велосипедта
йөрергә яратасызмы? Слайд№ 6,7,8
Физкультминутка
Алпан-тилпән киләм
мин.
Атлап-атлапкиләм
мин.
Берчүгәмдә, бер
торам
Лап итәмдәутырам.
-- Хәзер, укучылар, мин сезгәкечкенәгенәшигырь укып китәм, ә сез сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белергә
тырышыгыз.
Иренмим мин
беркайчан да,
Иртән торып басам
да.
Физарядка ясый
башлыйм,
Тәрәзәне ачам да.
1,2,3 1,2,3
Нык басып, атлап,
Кемнәр тели
чыныгырга
Әйдәгез минем
арттан. Слайдлар№9,10
-- Ә сез, укучылар,иртән торгач физарядка
ясыйсызмы?
(фикерләр тыңланыла)
--Яхшы. Укучылар, ә сез сәламәтлек турында
мәкальләр беләсезме?
Мин сезгә башын әйтәм, ә сез ахырын дәвам
итәрсез.
Саулык –( зур байлык.)
Байлык бер айлык, (саулык - гомерлек.)
Байлыкның башы - (тазалык.)
Гыйлемнән яхшы дус юк, (чирдән яман дошман
юк.)
Дөньяда иң кечкенә бәхет - байлык, (иң зур
бәхет – саулык) Пакълек сөйгән (сау булыр.)
Саф һава – (тәнгә дәва.)
Сәламәтлек – жәүһәр, (ләкин тиз югала).
Таза булсаң, таш та(ярып була.)
Йомгаклау
Укучылар белән сәламәт булу өчен ниләр
эшләргә? дигән сорауга җавапларны гомумиләштереп, кагыйдәләр чыгару.
- Су белән дус бул!
- Дөрес туклан! Яшелчә, җиләк-җимешләрне юып
аша!
- Күбрәк хәрәкәтлән! Спортны ярат!
- Иртән физарядка ясарга онытма!
- Чынык!
- Күңелең саф, чиста булсын!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.