Инфоурок Другое Рабочие программыПроектная деятельность на уроках татарского языка и литературы в условиях ФГОС

Проектная деятельность на уроках татарского языка и литературы в условиях ФГОС

Скачать материал

 

 

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру.

 

ФДББС-ның төп ориентиры-укучыларның  индивидуаль, яшь ,психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып ,шәхеснең яңа сыйфатта үсешенә ирешү.

Мәктәптә укытуның яңа максатлары:

1.Фикерләү сәләте формалаштыру;

2. Эшчәнлек сәләте формалаштыру;

3.Аралашу сәләте формалаштыру.

Уку -эзләнү эше һәм проект  ник кирәк?

Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа -мин онытырмын, күрсәт- истә калдырырмын, кызыксындыр- өйрәнермен.”

Башлангыч сыйныфларда укучылар белән эшләгәндә проект эшчәнлеген  куллану отышлы. Проект эшчәнлеге укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк.

Гомүмән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора дип уйлыйм мин.

Проект эшчәнлегенең нигезе - эзләнү-тикшеренү эше.Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес план-лаштыры-луына бәйле. Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле. 

Проект  методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерләгән, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдә-ге-ләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.

 Проект эшенең нәтиҗәсе булып 1-2 сыйныфларда мәгълүмат тупланган китап яисә альбом, ә 3-4 сыйныфларда проект эше, презентация, сценарий, фильм, каталог, ярдәмлекләр,доклад,спектакль  ярдәмендә башкарылырга мөмкин.

Проект эшчәнлеген оештыруда эшне планлаштыру этаплары:

1.Проектның темасын, структурасын, эчтәлеген сайлау.

2. Проблеманы ачу өчен сораулар уйлау.(  Без моны ничек эшлибез? дигән сораудан түгел, ә Ни өчен эшлибез? Нинди проблеманы хәл итү максатыннан эшлибез? дигән сорауларга җавап эзләүдән башлана.)

3.Тиешле мәгълүматны табу юлларын ачыклау. Катнашучыларның вазифаларын билгеләү.( ата-ана эшчәнлеге ,бала эшчәнлеге,укытучы эшчәнлеге)

4.Проект туплау.( мәгълүмат җыю, проблеманы тикшерү, ачу, аны чишүдә дөрес варианты сайлау, эшне бизәү).

 5. Проектны тәкъдим итү, яклау формаларын уйлау.Төрле формада эшләргә була.М-н.-сәяхәт,реклама,рольле уен, мини-спектакль, телевизион тапшыру, күргәзмә, зал белән уен, интервью, әдәби персонажлар диалогы.

6. Проектны бәяләү.Урыннар билгеләп, ярышка әйләндерү киңәш ителми. Берничә номинация тәкьдим итеп һәм һәр проект нинди дә булса бер номинациядә җиңәрлек итеп оештыру отышлы булыр. М-н, истәлекле, бизәлешле , оригиналь , дус, кызыклы, файдалы, үрнәк проект.

7. Проектның  перспективасын билгеләү. Мөһиме- игътибарсыз калмаска тиеш. Иң әһәмиятле фактор- балалар үз эшләренең кирәклегенә төшенсеннәр һәм аның башка кешеләргә шатлык, рәхәтлек китерүен  күрсеннәр.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

-тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген  нигезләү, тикшерүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

-иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, м-н “ Әлифба бәйрәме”, “ Татар телем – иркә гөлем”бәйрәме, мәкалә язу “ Дуслык”);

-гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру). М-н, төрле темаларга рәсемнәр, коллажлар ясау“Мин һәм минем гаиләм”, “Без һәм музыка”,” Табигатьне саклыйк”, китапчыклар чыгару, килеш кушымчалары    буенча           ярдәмлек чыгару,”Татар костюмы”дигән темага презентация ясау,бер төркемгә билгеле бер темага табышмаклар табып килергә , икенче төркемгә - китапчык ясап, табышмаклар тупларга, өченче-лә-ре-нә - темага карата табышмак иҗат итәргә тәкъдим итеп була;

          -мәгълүмати ( темага караган мәгълүматларны җыю,аларны катнашучыларга тәкъдим итү,фикер алышу, йомгаклау). Эшемдә бер яки өлешчән дәрестә мини-проектлар планлаштырам ,м-н котлаулар язу, үз режимны төзү һәм сөйләү, минем яраткан шагыйрем турында мини –эзләнү проект ясау, гаилә портфолиосын төзү);

-предметара( берничә предметка нигезләнү) М-н «Яшелчәләр»    (рәсемле таблица), “Шәһәрләр (карта).

Мин сезгә “Балалар иҗаты” исемле -мини проект паспортын тәкъдим итәсем килә.

Проект темасы: “Балалар иҗаты”. Бу проектны тормышка ашыру өчен күрсәтмә материаллар- китаплар , әкиятләр,табышмаклар җыентыгы,  кулланма материаллар -альбом битләре, төсле карандашлар кулланылды.  Проект эшчәнлеге белән ата-аналар да таныш булды.  Без балалар белән әдәбият дәресләрендә шигырьләр өйрәндек, әкиятләр тыңладык, табышмаклар чиштек,җырлар өйрәндек, рәсемле китаплар карадык, кышкы каникулга балаларга  мавыктыргыч китаплар укырга тәкъдим ителде.

 Нинди китаплар була?Әкиятләрне кем яза?, Китаптан тагын нинди мәгълүматлар табып була  проблемалы сорауларга җавап эзләдек,китап турында , аның әһәмияте турында аңлатылды.   Без бу проект өстендә эшләп балаларда китапка хөрмәт, күмәк эшләү, бер-берсе белән дус-тату эшләүне тәрбияләдек дип уйлыйм.

Проектның перспективасын билгеләдек:интернетта игълан ителгән иҗади конкурсларда катнашу, татар теле атналыгында куллану.

Минем уйлавымча, бу проект буенча башкарган эшләр, матур рәсемле, ачык төсләр белән ясалган китапчыклар балалар күңелендә зур тәэсир калдырды. Чөнки, аларның яңа сораулары, яңа фикерләре туа торды. Шуңа күрә мин үзебезнең алга куйган бурычыбыз үтәлде дип уйлыйм һәм проект методының балаларның иҗади сәләтен үстерүдә отышлы алым икәнен үз тәҗрибәмдә күрдем.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төп максат: Укучыларның татар шигърияте турында белемнәрен ныгыту.

Проектның бурычлары: Иҗади эзләнү –тикшеренүләр аша укуга кызыксыну уяту,балаларның иҗади сәләтен үстерү.

Проектның тибы:Иҗади.

Проектның төре: Гамәли юнәлешле.

Катнашучыларның вазифалары: Ата-ана-материал туплый:,укучы-яңа мәгълүмат ача,укытучы-ата-аналарда, балаларда иҗади эш турында кузаллау булдыра.

Тәкъдим итү формасы:Күргәзмә.

Проектны бәяләү:Оригиналь проект.

Көтелгән нәтиҗәләр:Гомуми иҗади эш булдыру, укырга яратмаган балаларда да китапларга карата кызыксыну уяту,үз иҗади эше өчен горурлык хисе барлыкка килү.

Проектның перспективасы:Интернетта игълан ителгән иҗади конкурсларда катнашу, татар теле атналыгында куллану.

 

Минем фикеремчә,укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, дәресләрдә дифференцияле биремнәр , мини-проектлар төзү отышлы.   Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

 

 

 

 

 

 

 


 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Проектная деятельность на уроках татарского языка и литературы в условиях ФГОС"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Нутрициолог

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа -мин онытырмын, күрсәт- истә калдырырмын, кызыксындыр- өйрәнермен.” Башлангыч сыйныфларда укучылар белән эшләгәндә проект эшчәнлеген куллану отышлы. Проект эшчәнлеге укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк. Гомүмән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора дип уйлыйм мин. Проект эшчәнлегенең нигезе - эзләнү-тикшеренү эше.Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес план-лаштыры-луына бәйле. Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле. Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерләгән, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдә-ге-ләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 258 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.10.2020 251
    • DOCX 26.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ломакина Ирина Сергеевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ломакина Ирина Сергеевна
    Ломакина Ирина Сергеевна
    • На сайте: 3 года и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 78843
    • Всего материалов: 223

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Мини-курс

Жизненный цикл продукта и методология управления проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Интегрированное управление бизнес-процессами

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы игровой деятельности дошкольников: роль игр в развитии детей

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек