Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Стилистиканың нигезе буларак синонимия
2 слайд
Төп мәгънәләре охшаш булган сүзләр, фразеологик әйләнмәләр, сүз формалары, сүзтезмәләр, җөмләләр синоним дип йөртеләләр.
3 слайд
Кайсы берәмлекләрдән торуларыннан чыгып, синонимнарны лексик синонимнар, фразеологик синонимнар, морфологик синонимнар һәм синтаксик синонимнар дигән төрләргә бүләләр.
4 слайд
Мәгънәви синонимнар бер-берләреннән мәгънә төсмерләре белән аерыла. Мәсәлән, ачулану һәм сүгү синонимнары процессның үтәлү рәвешенә карап аерыла: ачулану процессы сүгү процессына караганда йомшаграк була; курку һәм кот очу сүзләре дә мәгънәви синоним төзиләр, чөнки кот очу процессы курку процессына караганда көчлерәк. Яхшы, искитмәле сүзләре шулай ук мәгънәви синонимнарга керәләр.
5 слайд
Башкалар өчен якты нур булу-кеше ирешә алырлык иң зур бәхет. Ул чакта аны бернинди газап та, әрнү дә, кайгы-хәсрәт тә, мохтаҗлык та куркытмый. (Феликс Дзержинский)
6 слайд
Стилистик синонимнар бер-берләреннән үзләренең стилистик кулланылышлары белән аерыла. Мәсәлән, культура, мәдәният синонимнарында культура сүзе стильләргә битараф. Мәдәният сүзе күбрәк әдәби стильдә урын ала. Чал, ак кебек синонимнар да стилистик кулланылышлары белән аерыла.
7 слайд
Барлык төр синонимнар җыелмасын синонимика дип атыйлар. Синонимика стилистиканың нигезен тәшкил итә дип әйтергә мөмкин, чөнки стилистиканың төп бурычы — төрле стильләрдә фикерне төгәл, анык һәм үтемле итеп оештыру юлларын тикшереп белү; синонимнар исә фикерне төгәл, анык һәм үтемле итеп бирүгә, шуның белән стильне матурлауга хезмәт итәләр.
8 слайд
Өй эше:
1. 97 нче күнегү – күп нокталар урынына тиз сүзенең синонимын куеп языгыз.
2.«Гәрәй байга киңәшләрем» темасына ижади эш.
9 слайд
Нәрсә ул синоним?
Нәрсә ул синонимика?
Синонимнарның нинди төрләре була?
Ни өчен синонимнар стилистиканың нигезен тәшкил итә?
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Төп мәгънәләре охшаш булган сүзләр, фразеологик әйләнмәләр, сүз формалары, сүзтезмәләр, җөмләләр синоним дип йөртеләләр.Кайсы берәмлекләрдән торуларыннан чыгып, синонимнарны лексик синонимнар, фразеологик синонимнар, морфологик синонимнар һәм синтаксик синонимнар дигән төрләргә бүләләр.Мәгънәви синонимнар бер-берләреннән мәгънә төсмерләре белән аерыла. Мәсәлән, ачулану һәм сүгү синонимнары процессның үтәлү рәвешенә карап аерыла: ачулану процессы сүгү процессына караганда йомшаграк була; курку һәм кот очу сүзләре дә мәгънәви синоним төзиләр, чөнки кот очу процессы курку процессына караганда көчлерәк. Яхшы, искитмәле сүзләре шулай ук мәгънәви синонимнарга керәләр
6 662 946 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Халилова Ляйсан Хорматулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
8 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.