Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации
версия для слабовидящих
Главная / Другое / Презентация по татарскому языку на тему "Рәвеш" (Наречие)

Презентация по татарскому языку на тему "Рәвеш" (Наречие)

БАШКАРДЫ: ГАНИЕВА И.Р. РУС ТЕЛЕНДӘ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ 6 НЧЫ С...
МАКСАТ: рус телендә белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларак өй...
Көтелгән нәтиҗә Рәвеш сүз төркемен өйрәнү, аларның төркемчәләре белән танышу,...
Эш программасы №	Дәрес темасы	Сәгать саны	Үткәрү вакыты План	Факт	 1-2	Рәвеш....
Технологик карта Дәрес этаплары	Укытучы эшчәнлеге	Укучы эшчәнлеге	Универсаль...
1 нче кыен очрак Укучылар еш кына рәвешне сыйфат белән билгелиләр, бигрәктә җ...
2 нче кыен очрак 	Татар телендә рәвеш сүз төркеменең грамматик категориясе ю...
3 нче кыен очрак 	Башка сүз төркемнәре (исем, сыйфат, фигыль, сан, алмашлыкн...
Күнегү
Уен
 Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
‹‹
1 из 13
››

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 БАШКАРДЫ: ГАНИЕВА И.Р. РУС ТЕЛЕНДӘ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ 6 НЧЫ С
Описание слайда:

БАШКАРДЫ: ГАНИЕВА И.Р. РУС ТЕЛЕНДӘ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ 6 НЧЫ СЫЙНЫФ ТАТАР ТЕЛЕН ТУГАН ТЕЛ БУЛАРАК ӨЙРӘНҮЧЕ УКУЧЫЛАРГА “ РӘВЕШ” ТЕМАСЫ БУЕНЧА ЭШ ПРОГРАММАСЫ

№ слайда 2 МАКСАТ: рус телендә белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларак өй
Описание слайда:

МАКСАТ: рус телендә белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларак өйрәнүче балаларга рәвеш сүз төркемен дөрес итеп өйрәтү тора. БУРЫЧЛАР: Рәвешләрне сүз төркеме буларак өйрәтү өчен эш программасын төзү, сәгатьләр бүленешен дөрес бүлү, укыту. Мәктәптә белем бирү процессында рәвеш сүз төркеменең кыен очракларын билгеләү. Уку эшчәнлеген оештырганда биремнәр, күнегүләр системасыннан файдалану, коммуникатив чараларны куллану мөмкинлекләрен, алшартларын ачыклау, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

№ слайда 3 Көтелгән нәтиҗә Рәвеш сүз төркемен өйрәнү, аларның төркемчәләре белән танышу,
Описание слайда:

Көтелгән нәтиҗә Рәвеш сүз төркемен өйрәнү, аларның төркемчәләре белән танышу, аңа хас булган закончалыкларны үстерү, яңа кагыйдәләр белән танышу, морфологик анализ ясарга өйрәнү; әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү; шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү.

№ слайда 4
Описание слайда:

№ слайда 5
Описание слайда:

№ слайда 6 Эш программасы №	Дәрес темасы	Сәгать саны	Үткәрү вакыты План	Факт	 1-2	Рәвеш.
Описание слайда:

Эш программасы № Дәрес темасы Сәгать саны Үткәрү вакыты План Факт 1-2 Рәвеш. Рәвеш сүз төркеме турында төшенчә. 2   3 Рәвешләрнең ясалышы. 1   4 Рәвешләрнең ясалышын кабатлау белән бәйле сочинение: “Кышкы каникулда” 1   5 Хаталар өчстендә эш. Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре. Саф рәвешләр. 1   6 Охшату-чагыштыру рәвешләре. 1   7 Күләм-чама рәвешләре. 1   8 Дәрес-ярыш: “Рәвешләр” 1   9 Урын рәвешләре. 1   10 Вакыт рәвешләре. 1   11 Сәбәп-максат рәвешләре. 1   12/13 Рәвеш сүз төркемен кабатлау. 2   14 Рәвеш сүз төркеменә карата ирекле диктант. 1  

№ слайда 7 Технологик карта Дәрес этаплары	Укытучы эшчәнлеге	Укучы эшчәнлеге	Универсаль
Описание слайда:

Технологик карта Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ) Оештыру, мотивлаштыру Исәнләшү.Уңай халәт тудыру Исәнләшү. Дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү. К:сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү Өй эшен тикшерү Презентация эше белән танышу,бәяләү Презентация эше белән таныштыру,фикер алышуда катнашу Р:эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү Проблемалы ситуация булдыру.Уку мәсьәләсен кую 1.199нчы күнегүнең үтәлешен күзәтү 1.Сүзләрне төрле сүз төркемнәренә аерып язу.Өстәмә сорауларга җавап бирү Т:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру. Р:бәйләнешле сөйләм, үз фикерләрен һәм җавапларын телдән матур, дөрес итеп әйтә белү. 2.200нче күнегү белән бәйле сораулар бирү 2.Сорауларга җавап бирү.   3.Слайдтан кагыйдәне укыту 3.Кагыйдәне уку Дәрескә максат һәм бурычлар кую.Дәрес темасын ачыклау Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү Нәтиҗә ясау К:мәгълүмат үзара аралашу хезмәттәшлек инициативасы белән күрсәтү. Т:яңа белемнәр табу Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү 1.201нче күнегүнең биремен аңлату. 1.Мәкальләрне дөрес итеп уку,күчереп язу, фикер алышуда катнашу. Өстәмә сорауларга җавап бирү,нәтиҗә ясау. Т:үзеңнең белем системасында ориентлаша белү. Р:биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү 2.Слайдтан кагыйдәне уку 2.Кагыйдәне уку,үзе ясаган нәтиҗә белән чагыштыру Ял минуты Яңа белемнәрне ныгыту 203нче күнегүнең биремен аңлату,җавапларны тыңлау Рәвешләрнең синонимнарын яисә антонимнарын табып язу,җөмләләр уйлау Т:үзеңнең белем системасында ориентлаша белү. Р:биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү Өй эше Өй эшенә бирелгән 204нче күнегүнең биремен аңлату Бүген- бу көн мисалында биремне эшләп карау Р:үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,үзконтроль Рефлексия, бәяләү, үзбәя Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау    

№ слайда 8 1 нче кыен очрак Укучылар еш кына рәвешне сыйфат белән билгелиләр, бигрәктә җ
Описание слайда:

1 нче кыен очрак Укучылар еш кына рәвешне сыйфат белән билгелиләр, бигрәктә җөмләдә исемне ачыклап килү очракларында. Мәсәлән: Укучылар дәрестә татарча-русча сүзлекләрне файдаландылар. Бу җөмләдә татарча-русча рәвеш исемне ачыклап килгән һәм укучыларга сүзнең тамырына сүз ясагыч кушымча (-ча) ялгануына игътибар итәргә кирәк.

№ слайда 9 2 нче кыен очрак 	Татар телендә рәвеш сүз төркеменең грамматик категориясе ю
Описание слайда:

2 нче кыен очрак Татар телендә рәвеш сүз төркеменең грамматик категориясе юк һәм бу – татар теленең рус теленнән сизелерлек аермасын тәшкил итә. Шуның нәтиҗәсе буларак, әлеге сүз төркемен аеруда кыенлык тудыра, шуңа күрә рәвеш ясагыч кушымчаларны (-ча/-чә, -дай/-дәй, -лата/-ләтә һәм башка) истә тоту мөһим.

№ слайда 10 3 нче кыен очрак 	Башка сүз төркемнәре (исем, сыйфат, фигыль, сан, алмашлыкн
Описание слайда:

3 нче кыен очрак Башка сүз төркемнәре (исем, сыйфат, фигыль, сан, алмашлыкның кайбер төркемчәләре (зат һәм сорау алмашлыклары) башлангыч сыйныфларда ук өйрәнелә башлый, ә рәвеш сүз төркеме буларак алтынчы сыйныфта гына үзләштерелә. Шул сәбәпле укучылар аларны телдән һәм язма сөйләмдә чагыштырмача азрак, сирәгрәк кулланалар. Нигездә вакыт һәм урын рәвешләре белән генә чикләнәләр: бүген, иртәгә, кичә, ерак, якын һәм башкалар.

№ слайда 11 Күнегү
Описание слайда:

Күнегү

№ слайда 12 Уен
Описание слайда:

Уен

№ слайда 13  Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

  • Другое
Дата добавления 16.04.2018
Раздел Другое
Подраздел Другое
Просмотров 90
Номер материала MA-078855

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

Популярные курсы

Курс повышения квалификации
«Методы изучения национально-психологических особенностей и межнациональных отношений в условиях реализации ФГОС»