Инфоурок Другое КонспектыПлан урока"Татар халык иҗаты аша әхлак тәрбиясе."

план урока"Татар халык иҗаты аша әхлак тәрбиясе."

Скачать материал

                 Тема: Татар халык иҗаты аша әхлак тәрбиясе.

 

Татар халкы иҗатка бай халык. Чыннан да, тәрбия чарасы буларак, халык авыз иҗаты зур әһәмияткә ия. Бүгенг көндә базар икътисадына күчү белән яшьләрнең тормышка, өлкәннәргә мөнәсәбәте үзгәрәк. Минем фикеремчә, моның сәбәбе баланың ата- ана тарафыннан караусыз, тиешенчә игътибар күзлегендә булмавы белән аңлатыла. Халык педагогикасы да хатын- кызның ана буларак, тәрбия бирүдүге ролен иң әһәмиятле рольләрнең берсе, ди, чөнки хатын- кыз әһлаклы, сабыр була белүе белән макталырга тиеш. Моңа мисал итеп берничә халык мәкаленә игътибарны юнәлтик.

  “Кыз тыйнак булса, егет җыйнак була.”

  “Яхшы кызның чабы китәр, яман кызның яманаты китәр.”

  “Кыз булсаң пакизә бул.”

Минемчә, һәр татар теле һәм татар әбәбияты укытучысының бурычы—халык авыз иҗаты әсәрләрен татар әдәбияты дәресләрендә һәм класстан тыш чараларда бала күңеленә сеңдәрү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү, укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү, татар халык моңына, халык бәйрәмнәренә, йолаларына мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү. Моңа мисал итеп 11Б сыйныфының рус төркемендә “Татар халык ашларына мәдхия.” дигән темага үткәрелгән класстан тыш чараның план- конспектын тәкъдим итәм.

 

                          Тема: “Татар халык ашларына мәдхия.”

 

Максат: 1) Укучыларның диологик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен

                   үстерү.

               2) Тыңлап аңлау сәләтләрен ныгыту.

               3) Укучыларда татар халык ашларына мәхәббәт уяту, соклану хисе

                   тәрбияләү.

 

Җиһазлау: 1) Плакат (Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, аннан кала ипи- тоз; -- Коры табынга кунак утыртмыйлар; -- Кунаклы йорт—хөрмәтле йорт:), тактада өйрәнелгән сүзләрне язу

( мәдхия—ода, Рәхим итегез!—Прошу Вас!, Чәегез тәмле булсын—Приятного аппетита!, токмачлы аш— суп- лапша домашняя, коймак—оладьи, талкыш кәләвә-- талкыш калеве, белен—блины, кош теле—хворост, чәкчәк—чак-чак, кыстыбый:)

2) Диск ( курай тавышы)

3) Эскәтерт, ваза белән чәчәк, чәй сервисы, самовар, пешкән (өчпочмак, бәлеш, коймак, чәкчәк ) ризыклар, шикәр (чәй эчәргә).

Укучыларны ярымтүгәрәкләп утырту. Табын әзерләү.

 

                                                   Дәрес барышы.

 

I.                   1) Дәрес  курай тавышын тыңлау белән башланып китә.

2) Укытучы: ( шигырь сөйләү). (Салмак кына музыка уйный).

Энҗе Мөэминова “Чакыру.”

Безнең халык кунакчыл:

“Якты чырай—такта чәй”, - дип,

Каршы ала кунакны.

Ата- баба гадәтләрен

Без дә дәвам итәбез

Безгә кунакка килегез –

Көтәбез!

3) Кереш сүз. ( Укытучы сүзе).

-- Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз!

-- Хәерле көн, укучылар!

Без бүгенге дәресебездә “Татар халык ашларына мәдхия” дигән темага сөйләшү үткәрербез. Татар халык ашлары белән тулырак танышырбыз.

n  Укучылар, сезгә нинди татар халык ашлары таныш? (укучыларның җавабы)

n  Ә нинди рус ашларын беләсез? То, что характерно для русского народа? (....)

Димәк, татарлар күбрәк пешкән ризык ашыйлар икән.

Ә хәзер кайберләре белән тулырак танышырбыз. ә кайберләрен авыз да итәрбез.

“Кышкы романс” музыкасы астында сүземне укучыларга бирәм. Ә сез, укучылар, игътибар белән тыңлагыз, соңыннан сорауларга җавап бирәсегез булыр. Рәхим итегез!

 

 

II.                (Сүзне алып баручы укучыларга бирәм).

 

1.     А.б. (татар телендә сөйли)

2.     А.б. (рус теленә тәрҗемә итә)

3.      А.б. (кайбер ризыкларның иллюстрацияләрен  күрсәтә һәм рецептлар тарата)

1.     А.б. Татар ашлары турында.

Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Ул күп гасырларга сузылган табигый, шулай ук этник әйләнә- тирә мохит белән тыгыз бәйләнгән үсеш нәтиҗәсе. Тирәндәге тамырлар исә төркиләр дөньясына – Болгар йортына, Алтын Урдага, Казан ханлыгына барып тоташа.

2.     А.б. Немного о татарской кухне.

Кулинарное искусство татарского народа богато своими традициями. Сложилось оно в результате многовекового развития, тесно связанного с окружающей средой, как природной, так и этнической. Глубинные же корни ведут в тюркский мир – к традициям народов Волжской Булгарии, Золотой Орды, Казанского ханства.

1.     А. б. Татар халык ашларының нигезен крестьян хуҗалыгы продуктлары тәшкил иткән. Болар – бөртекле ашлык һәм кузаклылардан әзерләнгән оннар һәм ярмалар.

2.     А. б. Основу татарской кухни составляли продукты крестьянского хозяйства. Это различные зерновые и бобовые в виде муки и крупы.

1.     А. б. Идел буе татарлары аеруча сарык итен яратып ашаган, сыер итен дә шактый күп кулланганнар. Атларны хуҗалык ихтыяҗлары өчен генә түгел, бәлки ите өчен дә үрчеткәннәр, ат итен пешереп ашаганнар, тозлаганнар, каклаганнар, казылык ясаганнар. Кошлар (тавык, каз, үрдәк) үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнү хуҗалык өчен зур ярдәм булган.

2.     А. б. Любимым мясом поволжских татар считается баранина, хотя широко используется и говядина. Лошадей так же разводили не только для хозяйственных нужд: конина шла в пищу как в вареном, так и в соленом, валеном виде, в виде колбасы.Значительным подспорьем являлось птицеводство (куры, гуси, утки), пчеловодство.

1.     А. б. Сөтне, башлыча, эшкәртеп – эремчек, каймак, сөт өсте, катык, әйрән һ. б. рәвешендә кулланганнар. Бу продуктлардан тыш, татарлар читтән китерелгән дөге, аш тәмләткечләр, кипкән җиләк – җимешне (йөзем, өрек, кара җимеш), чәйне бик күптәннән кулланганнар.

2.     А. б. Молоко использовалось, главным образом, в переработанном виде – творог, сметана, сливки, катык, айран и другие.

1.     А. б. Гаять күптөрле ашамлыклардан татар халкына, беренчедән, традицион ашлар һәм шулпалар хас: итле, сөтле, кысыр ашлар; аларның исемнәре ашка нәрсә салуга – ярма, яшелчә, камыр салынуга карап билгеләнә. Ашка сала торган камыр эшләнмәләренең төрлелеге (токмач, умач, чумар, салма һ.б.) татар табынының үзенчәлекле ягы. Ә ит шулпасында пешерелгән токмач белән әле хәзер дә кунак сыйлыйлар. Пилмәнне дә шулпа белән биргәннәр, аны да кунак чакырганда әзерләгәннәр. Икенчедән, татарларда камырлы ашлар гомүмән күп кулланыла, аларны көндәлек ашамлык буларак та, кунак чакырганда да әзерлиләр. Камырны татар халкы һәрвакыт бик тырышып һәм җиренә җиткереп әзерләгән. Шунысы да бар, ашамлыкларны әче (чүпрү салган) һәм төче, гадәти һәм татлы, каты һәм сыек камырдан да, эченә берәр нәрсә салып һәм салмыйча да оста пешергәннәр. Тик шулай да нәкъ менә эчле камыр ашлары табынның тагын бер үзенчәлеге булып тора.

2.     А. б. Помимо этих продуктов татары издавна широко использовали привозной рис, пряности, южные сухофрукты (изюм, урюк, чернослив), чай. Из всего многообразия блюд наиболее характерными для традиционной татарской кухни являются, во- первых, супы и бульоны, мясные, постные ( вегетарианские), молочные, названия которых определялись по названию заправленных в них продуктов – круп, овощей, мучных изделий. Именно разнообразие последних ( токмач, умач, салма и др.) является приметноой чертой татрской кухни. А суп – лапша на мясном бульоне до сих пор остается обязательным блюдом и во время приема гостей. В бульоне подовались и пельмени, которые готовились так же и к званым обедам.Тесту татары всегда придавали большое значение и хорошо умели его готовить. Во- вторых, обилие мучных изделий, используемых как в повседневной пище, так и по случаю званых обедов. Тесту татары всегда придавали большое значение и хорошо умели его готовить, причем одинаково искусно выпекают пироги из кислого ( дрожжевого) и пресного, простого и сдобного, крутого и жидкого теста, с начинкой  и без начинки, хотя именно изделия с начинкой придают своеобразие татарской кухни.

1.     А. б. Татар ашлары тиз өлгерә торган татлы камырдан әзерләгән ашамлыкларга да бик бай: чәлпәк, катлама, кош теле, ләвәш, паштет һ.б., аларны чәй янына бирәләр. Камырга нәрсә салынуы һәм әзерләү ысулы ягыннан ул ашамлыкларның күбесе тулаем төрки халыкларга хас. Ә менә кайберләре. (Укучылар билгеле бүленештә татлы ризыклар (чәкчәк, пәһләвә, кош теле һ. б.) турында сөйлиләр, берсе – сөйли, икенчесе – тәрҗемә итә, өченчесе – ризыкны кулына ала).

2.     А.б.Татарская кухня очень богата изделиями из сдобного и сладкого теста, которые подовались к чаю: чельпек, катлама, кош теле, паштет и.т.д.. Кстати, многие из них по содержанию, способу приготовления типичны для тюркских народов в целом. А вот некоторые.(…)

1.     А. б. Чәйне яраткан эчемлек буларак кына түгел, бәлки гореф- гадәт буларак та әһәмиятенә басым ясап, “Чәй яны – гаилә җаны", ди, халык. Бу – татар халык ашларының өченче үзенчәлеге. Чәйне куе итеп, кайнар килеш, еш кына сөт, сөт өсте белән эчәләр. Чәйсез бер генә табын да үтми диярлек. Кайагында камыр азыклары – кабартма, коймак белән чәй иртәнге, төшке яисә кичке ашны алыштыра. Чакырган кунакны да, чакырылмаганын да чәй белән сыйламый калмыйлар.

2.     А. б. “Чайный стол – душа семьи”, говорят татары, подчеркивая тем самым не только свою любовь к чаю, как к напитку, но и значимость его в застольном ритуале. Это третья характерная особенность татарской кухни. Пьют чай крепким, горячим, нередко разбавляя молоком, сливками. Без чая, по существу, не обходится ни один прием пищи. Чай с печеными изделиями (коймак, кабартма) порой заменяют завтрак, обед или ужин. Чай – непременный атрибут встречи гостя, причем любого – званого и незваного.

1.     А.б. Сүз уңаенда әйтеп үтик, башта һәр кешегә тастыамал бирәләр, аны тез өстенә ябалар. Элегрәк бөтен кеше өчен 15- 20 метрлы бер генә сөлге кулланганнар.

2.      А.б. Кстати, угощение начинается с раздачи каждому участнику специальной салфетки, которую растилают на колени. В прошлом нередко для этих целей использовали одно длинное – метров 15- 20 полотенце.

1.     А.б. Чакырылган кунаклар мәҗлесенә көтелмәгән кунак, бигрәк тә чит кеше килеп керсә, моны яхшылыкка юраганнар. Табын янындагы күңелле әңгәмә хәзер дә мәҗлес күрке булып тора. “Ашның тәме тоз белән, мәҗлес яме сүз белән”, ди халык .

2.     А.б. Появление на званом обеде нежданного гостя, особенно если это человек приезжий, считается хорошим предзнаменованием. Украшением же застолья и сейчас остается хорошая беседа: “Ашның тәме тоз белән – мәҗлес яме сүз белән”, -- считают в народе.

 

III.             Аралашу. Диологик һәм монологик сөйләм телен үстерү.

              

Укытучы: Укучылар, сәз өегездә ( кызлар) нинди татар халык ашлары пешерәсез?

( Укучыларның җавабы).

Укытучы: Ә әниләрегез күбрәк нинди ашлар пешерә?

(......)

Укытучы: Сезнең иң яраткан ризыгыгыз нәрсә?

-- Регина

-- Катя

-- Даша

Укытучы: Алан, син токмачлы аш ашыйсыңмы?

Алан: ....

Укытучы: Таня. Син иртән нәрсә ашыйсың?

Таня: ....

 

            Укытучы: Юля, кош телен пешерер өчен нәрсәләр кулланырга кирәк?

Юля: ....

Укытучы: Ә кыстыбыйны, Илья?

Илья: ....

Укытучы: Татарлар тагын чәйне нәрсә белән эчәргә яраталар? Нинди чәй яраталар? ( .....)

 

 

IV.            Ныгыту.

 

Укытучы: Дөрес, афәрин! Димәк, без бүген сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек? (.....)

Безнең халык нинди халык? (.....)

Ә хәзер өйрәнелгән сүзләрне тагын да ныгытыр өчен табын янына рәхим итик. Иң беренче булып кунакларны өстәл янына чакырыйк. Укучылар, кунакларны өстәл янына ничек чакырыр идегез? Табын янында нинди матур теләкләр әйтәләр? Искә төшерик әле.

Укучылар: Рәхим итегез! Чәегез тәмле булсын!

 

V.               Йомгаклау.

             

Укытучы: Сез әкренләп утыра торганда, берничә укучы бүгенге дәрескә багышланган шигырьләрен укып китәрләр. Рәхим итегез!

 

Роман: Шәүкәт Галиев “Кунаклар.”

Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын:

Уртага куйдык чәчәк,       

Чәчәк янына -- чәкчәк.

Бавысак һәм кош теле.

Ризыклар төрле – төрле:

Сумса, бәлеш. өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

 

Слава: Һәр кемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый һәм бәлеш!

     Җитешегез, кунаклар,

     Кыстатмагыз, кунаклар!

    Өйгә кайтып китәргә

    Ашыкмагыз, кунаклар!

Укытучы: Рәхмәт,афәрин!

Чәегез тагы да тәмле,табыныгыз тагы да ямьле булсын. Кунакка буш кул белән йөрмиләр, шуҗа күрә мин дә буш килмәдем, күчтәнәч алып килдем. Миннән бүләк: Суфия Гарифуллина башкаруында татар халык җыры “Агыла да болыт агыла”!а

                                                                                                                                            !

                                                                                                      

                                         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                     

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "План урока"Татар халык иҗаты аша әхлак тәрбиясе.""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор дома творчества

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Татар халкы иҗатка бай халык. Чыннан да, тәрбия чарасы буларак, халык авыз иҗаты зур әһәмияткә ия. Бүгенг көндә базар икътисадына күчү белән яшьләрнең тормышка, өлкәннәргә мөнәсәбәте үзгәрәк. Минем фикеремчә, моның сәбәбе баланың ата- ана тарафыннан караусыз, тиешенчә игътибар күзлегендә булмавы белән аңлатыла. Халык педагогикасы да хатын- кызның ана буларак, тәрбия бирүдүге ролен иң әһәмиятле рольләрнең берсе, ди, чөнки хатын- кыз әһлаклы, сабыр була белүе белән макталырга тиеш. Моңа мисал итеп берничә халык мәкаленә игътибарны юнәлтик.

  “Кыз тыйнак булса, егет җыйнак була.”

  “Яхшы кызның чабы китәр, яман кызның яманаты китәр.”

  “Кыз булсаң пакизә бул.”

Минемчә, һәр татар теле һәм татар әбәбияты укытучысының бурычы—халык авыз иҗаты әсәрләрен татар әдәбияты дәресләрендә һәм класстан тыш чараларда бала күңеленә сеңдәрү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү, укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү, татар халык моңына, халык бәйрәмнәренә, йолаларына мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү. Моңа мисал итеп 11Б сыйныфының рус төркемендә “Татар халык ашларына мәдхия.” дигән темага үткәрелгән класстан тыш чараның план- конспектын тәкъдим итәм.

 

                          Тема: “Татар халык ашларына мәдхия.”

 

Максат: 1) Укучыларның диологик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен

                   үстерү.

               2) Тыңлап аңлау сәләтләрен ныгыту.

               3) Укучыларда татар халык ашларына мәхәббәт уяту, соклану хисе

                   тәрбияләү.

 

Җиһазлау: 1) Плакат (Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, аннан кала ипи- тоз; -- Коры табынга кунак утыртмыйлар; -- Кунаклы йорт—хөрмәтле йорт:), тактада өйрәнелгән сүзләрне язу

( мәдхия—ода, Рәхим итегез!—Прошу Вас!, Чәегез тәмле булсын—Приятного аппетита!, токмачлы аш— суп- лапша домашняя, коймак—оладьи, талкыш кәләвә-- талкыш калеве, белен—блины, кош теле—хворост, чәкчәк—чак-чак, кыстыбый:)

2) Диск ( курай тавышы)

3) Эскәтерт, ваза белән чәчәк, чәй сервисы, самовар, пешкән (өчпочмак, бәлеш, коймак, чәкчәк ) ризыклар, шикәр (чәй эчәргә).

Укучыларны ярымтүгәрәкләп утырту. Табын әзерләү.

 

                                                   Дәрес барышы.

 

I.                   1) Дәрес  курай тавышын тыңлау белән башланып китә.

2) Укытучы: ( шигырь сөйләү). (Салмак кына музыка уйный).

Энҗе Мөэминова “Чакыру.”

Безнең халык кунакчыл:

“Якты чырай—такта чәй”, - дип,

Каршы ала кунакны.

Ата- баба гадәтләрен

Без дә дәвам итәбез

Безгә кунакка килегез –

Көтәбез!

3) Кереш сүз. ( Укытучы сүзе).

-- Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз!

-- Хәерле көн, укучылар!

Без бүгенге дәресебездә “Татар халык ашларына мәдхия” дигән темага сөйләшү үткәрербез. Татар халык ашлары белән тулырак танышырбыз.

n  Укучылар, сезгә нинди татар халык ашлары таныш? (укучыларның җавабы)

n  Ә нинди рус ашларын беләсез? То, что характерно для русского народа? (....)

Димәк, татарлар күбрәк пешкән ризык ашыйлар икән.

Ә хәзер кайберләре белән тулырак танышырбыз. ә кайберләрен авыз да итәрбез.

“Кышкы романс” музыкасы астында сүземне укучыларга бирәм. Ә сез, укучылар, игътибар белән тыңлагыз, соңыннан сорауларга җавап бирәсегез булыр. Рәхим итегез!

 

 

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 852 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.11.2014 820
    • DOCX 63 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Газизуллина Зульфия Альфредовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 31278
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Фитнес: особенности построения смешанных групповых тренировок

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 19 человек

Мини-курс

Классики русской педагогической мысли

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные подходы к духовно-нравственному воспитанию дошкольников

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек