Инфоурок Другое Другие методич. материалыМузыкаль-әдәби кичә-ярыш “Йөрәгемнең иң түрендә иң кадерле әнием!” (Сингапур методикасы кулланып, сыйныфтан тыш ачык чара планы)

Музыкаль-әдәби кичә-ярыш “Йөрәгемнең иң түрендә иң кадерле әнием!” (Сингапур методикасы кулланып, сыйныфтан тыш ачык чара планы)

Скачать материал

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы “Димтамак гомуми

төп белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Музыкаль-әдәби кичә-ярыш

“Йөрәгемнең иң түрендә иң кадерле әнием!”

 

                (Сингапур методикасы кулланып, сыйныфтан тыш ачык чара планы)

 

 

 

 

 

 

Төзеде һәм үткәрде:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                       Яковлева Алсу Тәгъзим кызы

 

 

 

 

 

 

.

 

                                          2014 нче ел

Тема: “Йөрәгемнең иң түрендә иң кадерле әнием!”

 

Максат:  Әниләргә  ихтирам, кадер – хөрмәт , татар халкына хас сыйфатлар тәрбияләү.

Үткәрү формасы: әдәби-музыкаль кичә-ярыш.

Күрсәтмәлелек: презентация, жетоннар, карточкалар.

 

I. Оештыру өлеше

Исәнмесез! - диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканда, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.                                                              

(Ярулина Әдилә, Ганиев Илназ, Айдар җыр“Әссәмәгәләйкүм”)

.....................................................................................................................................................

                 (ХАЙ ФАЙВ) - тынычлану сигналын куллану.

        - Исәнмесез, укучылар!

                        - Исәнмесез! (укучылар әйтә)

-       Укучылар, бер-берегезне каршылап,  капма-каршы партнерларыгызны сәламләгез.  (МЕНЕДЖ-МЭТ)  (1 слайд)

-         Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

-         Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

-         Кайда булдың? (кул уйнату)

-         Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

-         Син килдең! (кулларны җәю)

-         Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)

-         Укучылар, утырыгыз.

..................................................................................................................................................

II. Актуальләштерү

Шәйгоманова Алия башкаруында “Каз канаты” җыры

                 - Россиядә 1998 нче елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә.

                 - Безнең бүгенге бәйрәмебез дә әниләргә багышлана. Тиккә генә халык әйтми, кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле. Чыннан да дөньяда  һәр баланың да  әти-әни канаты астында назланып, иркәләнеп үсәсе килә. Ә газиз баланы кирәк чакта иркәләгән, вакытында шелтәләгән, еласаң – юаткан, безнең өчен төн йокыларын калдырган, өйләрне – ямьле, ашларны тәмле иткән Әни бит ул! Аннан да изгерәк кем бар тагын?!

- Әни генә сагынып көтә белә, әни генә гафу итә, әни генә ихлас ярата, әниләр генә олы йөрәкле, сабыр, мәрхәмәтле. Әни генә хыянәт итми, әни генә һәрвакыт аңлый, ул гына хәлеңә керә, юатырдай сүзләр таба, күңелеңдә өмет уята. Дөньяда бердәнбер изге кеше – әни генә!

 

III. Төп өлеш

                 - Без бүген  “Йөрәгемнең иң түрендә иң кӘдерле әнием” (2 слайд), дип аталган музыкаль-әдәби кичә-ярышка җыелдык. Бездә бүген 3 команда ярыша. Командаларның исемнәре юк бит...

- Укучылар, һәр өстәлдә  кечкенә зәңгәр конверт эчендә хәрефләр бар. Сезгә шул хәрефләрдән сүз җыярга кирәк булыр. 

- Яхшы, укучылар. Булдырдыгыз.

- Димәк, бездә бүген “Әкият”, “Йолдыз”, “Карлыгач” командалары ярыша.  (табличкаларны таратам)

- Дөрес җавап өчен мин сезгә жетоннар бирәм. Кем күбрәк жетон җыя, шул безнең бәйгедә җиңүче булып чыга.

...................................................................................................................................................

                 - Укучылар, экранга карагыз әле. (“Кояштагы тап” әкиятеннән өзек)

1. БИРЕМ   (3 слайд)

Сүзлек эше.

                 “...Менә көннәрдән беркөнне малайның әнисе авырып түшәккә егылган. Шунда ул улын өенә чакырып керткән дә болай дигән:

                 - Улым, кинәт хәлем начарланып китте. Суга барырга да өлгерми калдым. Ә минем бик-бик эчәсем килә. Берәр чиләк су гына алып кайтчы, балам...”

 

                 - Түшәккә егылган сүзтезмәне ничек аңлыйсыз? (Бик каты авырып киткән, йөри алмаслык булып авырган)

 

                 - Укучылар, игътибар булыгыз, ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН - “уйла-язып куй-төркемдә фикер алыш” структурасын кулланабыз.

                  

- Кайсы өстәл алдан эшләп бетерә – шул ТИМ ЧИР структурасын куллана, ягъни “Фейерверк” ясый.

          - Бу өзек кайсы әкияттән, аның авторы кем?

- ____ төркеме беренче булды, сезнең фикерегез.  ____ нче укучы җавап бирә. (жетон)

2. БИРЕМ

                 - Әйе, шул бу өзек Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятеннән.

                 -  Әйдәгез, әкиятнең эчтәлеген искә төшереп алыйк әле.

- Шуның өчен, сез  КОНТИНИУС  РАУНД  РОБИН  “чират буенча, төркемдә фикер алыш структурасын кулланырсыз.

- Эшне башладык.

 

4 слайд.

 1 нче өстәлгә сораулар.

                 - Малай кем белән яшәгән?(Әнисе белән)

                 - Аның әнисе нинди кеше булган?(Тырыш, чөнки кояш белән бергә торган, бергә яткан)

                 - Улы аның хәленә кергәнме?Ул аңа ярдәм иткәнме? (Юк, ул уйнаган да уйнаган)

5 слайд.

2 нче өстәлгә сораулар.

                 - Авыру әнисе малайга нинди эш кушкан? (Берәр чиләк су гына алып кайтырга куша)

                 - Малай әнисенә ничек җавап бирә? (Малай әнисенә кәнагатьсезләнеп җавап бирә)

                 - Әнисе суны кайдан алып кайтырга кушкан? Аның суы нинди? (Көймә тавы артындагы чишмәдән су алып кайтырга куша. Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да)

6 слайд.

3 нче өстәлгә сораулар.

                 - Малай кабат урамга чыккач, дөнья нишләгән?(Дөнья коточкыч ямьсезләнеп киткән)

                 - Малай нинди начарлык эшләгән? (Ул әнисенә ялган сүз сөйләгән, аны алдаган)

                 - Бу яман эшне нәрсә күрә? (Кояш күргән)

 

- Әниләр бәхетле булсын өчен баланың да бәхетле булуы кирәк. Без әниләрне рәнҗетмичә, аларга кайгы-хәсрәт китермичә яшәргә өйрәнергә тиеш.

-  Сәйфи Кудаш әни турында шундый шигъри юллар язган:

                Иң изге кешең – әни икән,

                Ул синең өчен генә яши икән.

                Тик шуны син аңлап җитмисең икән,

                Шул гамьсезлек өчен инде үкенәм.

 

- Менә шундый үкенечле хәлдә калмаслык итеп, әниләрне кӘдерләп, хөрмәтләп яшәргә кирәк, укучылар.

                 Әнкәйләрнең бөеклеген

                 Яши-яши аңлыйбыз, дип яза Роберт Миңнуллин.

 

- Әлбәттә шагыйрь хаклы. Аналарны кече яшьтән үк аңларга, аларның терәге, ярдәмчесе булырга кирәк. Без моны онытмыйк, балалар. Исән чакта әнкәйләрнең кӘдерен белик!

.....................................................................................................................................................

7 – 8 слайд.

                 - Укучылар, сезнең өчен сер түгел, көчле ихтыярлы якташыбыз Фәнис Яруллиннның әнисе Бибигафифә апа тумышы ягыннан Димтамак авылыннан. Ул 1928 нче елларда озын кара толымлы, җитез басып йөргән тәмле телле, тырыш, акыллы кызларының берсе була.

- Аның шушы күркәм сыйфатларына сокланмыйча мөмкин түгел. Кызылъяр авылы кешеләре Бибигафифә апаның кыңгыраулы пар атларда Гатаулла исемле кешегә килен булып төшүен онытмыйлар.

3. БИРЕМ

- Ә хәзер, Фәнис Яруллинның әни турында берничә шигырен искә төшереп алыйк.

1 нче төркем Әдилә

Ф. Яруллин “Иң иртә”

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

2 нче төркем Илина

Ф. Яруллин “Шунысы начар”

Әни миңа тун алды,

Бик матурын, карасын.

Йокларга ятканда да

Килми аны саласым.

Шундый йомшак, җылы ул.

Үзе таман, килешле,

Гел үлчәп теккән төсле.

Бик әйбәт шул әнием,

Миңа матур тун алды.

Шунысы начар : әниемнең

Үзенең туны югалды.

...........................................................................................................................................

- Ә хәзер, 3 нче төркемгә сүз бирәбез – Ришатка, ул Фәнис Яруллинның шигырьләрен яратып укучы гына түгел, ул аңа туган да булып чыга. Ришатның бабасы Фәнис абыйның ике туганы була. 

3 нче төркем Ришат

Ф. Яруллин “Әни”

Иң матур юллар –

Син йөргән юллар.

Иң тәмле сулар –

Син биргән сулар.

Иң йомшак куллар –

Син сөйгән куллар.

Иң якты моңнар –

Син белгән моңнар.

Иң кайнар эзләр –

Син баскан эзләр.

Иң моңлы күзләр –

Син баккан күзләр,

Иң тугры сүзләр –

Син әйткән сүзләр.

Иң сабыр йөрәк –

Синең йөрәгең.

Иң талмас беләк –

Синең беләгең.

Иң изге теләк –

Синең теләгең.

Иң бөгелгән бил –

Ул синең билең.

Гөл сибелгән тел –

Ул синең телең.

Үч тотмас күңел –

Синең күңелең, ӘНИ!!!

 

 

- Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.

                       Үз җырлары булсын әле,

Җырларга бәйрәмнәрдә.

Җырдан башка тора алмыйлар

Мәктәптә дә, өйдә дә.

- 3 нче сыйныф укучылары башкаруында музыкаль бүләк. Каршы алабыз!

- Бераз ял иттек, ә бәйрәмебез дәвам итә!

4. БИРЕМ

- Игътибар булыгыз, ДЖОТ ТОТС – «фикерләрегезне язып куй» структурасын кулланабыз.  Һәрберегезгә дуртешәр сүз язарга, әзер сүзләрне өстәл уртасына җыеп  куясыз. Барлыгы өстәлдә 16 сыйфат булырга тиеш. Игътибар, сорау:

- Минем әнием нинди?

- Әйдәгез язып куйган фикерләрегезне укып китегез.

- Өстәл № 3, ____ укучы

- Өстәл № 2, ____ укучы

- Өстәл № 1, _____ укучы

5. БИРЕМ 

- Экранга карыйбыз. (10 – 19 слайдлар)

- Укучылар, сорау сайлагыз.

СҮЗЛЕК: ӘНИЛӘР СЫЙФАТЫ

  1. Бу сүзне ихтирам иткән, якын һәм яраткан, сөекле, хөрмәтле кешегә генә, күбрәк очракта үзебезнең әнигә әйтәбез. (кадерле)
  2. Бу сүзне сез еш әйтәсез. Бу сүз күрер күзгә күркәм, гүзәл, чибәр, нәфис дигәнне аңлата. (матур)
  3. Сөйкемле, күңелгә ятышлы дигәннне аңлата. Әнинең елмаюы, күзләре, тавышы, кыяфәте шундый була. (ягымлы)

ТАБЫШМАКЛАР

1.      Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң кадерле кеше - ... (әни)

2.      Ул- гаиләнең алтын баганасы ... (әти)

3.      Ул елга бер генә килә, аны һәркем көтеп ала. (бәйрәм)

МӘКАЛЬЛӘР

1.      Ана күңеле – балада, бала күңеле-... (далада)

2.      Ана йөрәге бала өчен ... (дәрья)

3.      Әткәй – шикәр, әнкәй - ... (бал)

- Бу төркем үзенең җавабы белән музыкаль бүләк ачты. Сезнең каршыгызда 4 нче сыйныф кызлары “Әткәй – шикәр, әнкәй - бал” җырын башкара.

............................................................................................................................................

- Уенны дәвам итәбез...

 

- Балалар, жетоннарыгызны санагыз әле.

- Бүгенге әдәби ярышта____  нче № __ өстәл “_______” командасы җиңүче булып чыкты.

- Җиңүчеләргә кул чабыйк!

Сәхнәдә 3 нче сыйныф егетләре һәм кызлары  “Алматаның - алмасы” җыры белән!

IV. Йомгаклау

- Кеше авырлык белән очрашканда, һәрчак анасын телгә ала. Дөньяда иң кӘдерле  кешесен - үзенең газиз әнисен хөрмәт итә белгән  кыз яки егет кенә киләчәктә каенанасын хөрмәт итә, хатынын ихтирам итә. Үз анасын зурлаган кеше анасын хурламас диелә бит татар халык мәкалендә.

- КӘдерле укучылар, әниләргә итагатьле, игътибарлы булыйк, кылган яхшы гамәлебез, ягымлы сүзебез белән аларны куандырып яшик. Әниләр алдында без мәңге бурычлы.

                                        Хушлашырга вакыт җитте

Тәмамланды темабыз.

Мондый сөйләшүләр еш булыр

Сез бик теләп катнашыгыз.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып

Соңгы кабат булмас, кем белә,

Гөрләшербез кабат җыелып.

 

Әнкәмнең догалары көе яңгырый.

- КӘдерле коллегалар, сез укытучы гына булып калмыйсыз, мәктәптән өйгә кайтып, сез дә Әни вазифасын башкарасыз.

- Безнең мәктәптә шундый йола бар. Укучыларыбыз үз куллары белән бәйрәмнәрдә бүләк ясыйлар. Бүгенге бәйрәмебез дә читтә калмады. Евтюхина Галина Виктор кызы җитәкчелек иткән “Василиса мастерское” түгәрәгендә эшләнде бу бүләкләр. (Укучылар бүләк тараталар)

-  Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган  сабырлык ташламасын сезне!

Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кӘдерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек!

(20 слайд)

Гомер юлларыгыз озын булсын ,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен!

 

Күңелле булды кичә,

Мичтә бәлешләр пешә,

Хәзер инде ял итик

Бергәләп чәйләр эчик.

(21 слайд)

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Музыкаль-әдәби кичә-ярыш “Йөрәгемнең иң түрендә иң кадерле әнием!” (Сингапур методикасы кулланып, сыйныфтан тыш ачык чара планы)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Дефектоскопист

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Тема: “Йөрәгемнең иң түрендә иң кадерле әнием!” 

(Сингапур методикасы кулланып, сыйныфтан тыш ачык чара планы)

Максат:  Әниләргә  ихтирам, кадер – хөрмәт , татар халкына хас сыйфатлар тәрбияләү.

Үткәрү формасы: әдәби-музыкаль кичә-ярыш.

Күрсәтмәлелек: презентация, жетоннар, карточкалар.

I. Оештыру өлеше

Исәнмесез! - диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканда, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.

(Ярулина Әдилә, Ганиев Илназ, Айдар җыр“Әссәмәгәләйкүм”)

.....................................................................................................................................................

                 (ХАЙ ФАЙВ) - тынычлану сигналын куллану.

        - Исәнмесез, укучылар!

                        - Исәнмесез! (укучылар әйтә)

-        Укучылар, бер-берегезне каршылап,  капма-каршы партнерларыгызны сәламләгез.  (МЕНЕДЖ-МЭТ)  (1 слайд)

-          Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

-          Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

-          Кайда булдың? (кул уйнату)

-          Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

-          Син килдең! (кулларны җәю)

-          Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)

 

-          Укучылар, утырыгыз.

 

II. Актуальләштерү

Шәйгоманова Алия башкаруында “Каз канаты” җыры

                 - Россиядә 1998 нче елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә.

 

                 - Безнең бүгенге бәйрәмебез дә әниләргә багышлана. Тиккә генә халык әйтми, кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле. Чыннан да дөньяда  һәр баланың да  әти-әни канаты астында назланып, иркәләнеп үсәсе килә. Ә газиз баланы кирәк чакта иркәләгән, вакытында шелтәләгән, еласаң – юаткан, безнең өчен төн йокыларын калдырган, өйләрне – ямьле, ашларны тәмле иткән Әни бит ул! Аннан да изгерәк кем бар тагын?! 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 334 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.01.2015 481
    • DOCX 96 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гилязева Алсу Тагзимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гилязева Алсу Тагзимовна
    Гилязева Алсу Тагзимовна
    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 30280
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 21 региона

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 457 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 281 человек из 66 регионов

Мини-курс

Современные вызовы педагогической профессии: развитие профессионализма педагогов в контексте улучшения качества образования

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Проектный подход к рекламе: эффективные стратегии и инструменты

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Проведение и применение трансформационных игр

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 38 регионов