Музыка дәресләрендә милли үзаң
тәрбияләү.
Аглиуллина
Әлфия Минехан кызы.
Казан
шәһәре 161 мәктәпнен музыка укытучысы.
Балаларда милли үзаң һәм милли
мәдәният формалаштыру – халкыбыз тарихын белүче, милләте белән горурланучы
шәхес тәрбияләү дигән сүз. Халыклар мәдәниятенең үзенчәлекләре аларны бер –
берсе белән бәйләп тора, үз халкыбызны гына түгел, үзебез аралашкан
милләтебезне дә хөрмәт итәргә өйрәтә. Халыкнын милли үзенчәлекләрен табу,
аларны барлыкка китергән тарихи вакыйгаларны белү безгә башка халыкларны
аңларга ярдәм итә. Без балаларда үзләрен генә тугел, башкаларны да рухи баета
торган чын, ихлас тәрбия бирергә тиешбез.
Теманың актуальлеге.
Татарстаныбызда үзенең татар булуы
белән, туган теле, туган җире, халкы белән горурлану, һэм шулай ук
республикабызда башка милләт вәкилләре дә күп яшәү сәбәпле, аларга тирән хөрмәт
хисе тәрбияләү өчен, балаларда милли үзаң формалаштыру һәм үстерү куп татар
мәктәпләрендә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Музыка
дәресләрендә милли тәрбия бирү өчен мин үзалдыма максат куйдым:
-балаларда
милли үзаң тәрбияләүнең әһәмиятен өйрәнү
-музыка
дәресләрендә милли үзаң тәрбияләү өстендә эшләү.
-Музыка
дәресләрендә татар халык иҗатын куллануның мөһимлеген аңлату
- үз халкыңның рухи
байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш
тәрбияләү.
Милли тәрбия бирүнең әчтәлеге, нигездә, өч
өлештән тора, дип әйтергә була. Беренчесе – укучыларга гомумкешелек кыйммәтләренен
асылын аңлату һәм аларның бу кыйммәтләрне тануына ирешү. Икенчесе – укучыларда
гомум кешелек сыйфатларын формалаштыру. Өченчесе – балаларның татар милләтенең
төп сыйфатларына ия булуларына ирешү.
Милли тәрбия бирүдә татар халкына хас булган уңай
сыйфатларны искә алу, аларны тагын да үстерү һәм ныгыту әһәмиятле. Хезмәтне ихтирам
итү, жыр – музыка ярату, ярдәмчел, кунакчыл, чисталык ярату, тырыш булу – татар
халкының күркәм сыйфатлары.
Милли сыйфатлар формалаштыру – тәрбия бирүнең иң
әһәмиятле өлеше. Милли сыйфатларга түбәндәгеләрне кертергә мөмкин:
1.
Үзеңне милләт вәкиле итеп тану. Бу
катлаулы психологик тойгыны формалаштыру милли узаңны тәрбияләүгә бәйле. Милли
узаң милли культураның эчтәлеген белүгә һәм аңлауга нигезләнә. Аның усеше туган
телне үзләштерү белән аерылгысыз бәйләнгән
2.
Милләт тойгысы һәм милли горурлык хисе –
беренче сыйфат белән тыгыз бәйләнгән. Милләт һәм милли горурлык хисе беренче
чиратта кешеләрнең тарихына, милләтнең уткәндәге уңышына, милли мәдәниятенә,
теленә, диненә, милләтнең бөек шәхесләренә хормәт рәвешендә чагылыш таба.
Горурлык хисе барлыкка килсен өчен, үз милләтенең тарихтагы урынын, аның башка
милләтләрдән аермасын һәм узенчәлекле якларын, милләттәшләре тарафыннан дөнья
куләмендәге фән, сәнгать, мәдәният һәм башка өлкәләргә керткән өлешләрен белү
кирәк.
3.
Татар халкының гореф – гадәтләрен,
йолаларын тану һәм үтәү
4.
Үз милләтеңнең тарихын белү, аны саклау
һәм хормәт итү.
5.
Үз милләтеңнең музыка, рәсем сәнгате,
мәдәният казанышлары белән таныш булу.
Музыка
– сәнгатьнең кешегә иң якын төрләренең берсе. Бу сәнгатьне анлау өчен, бик күп
музыкаль әсәрләр тыңларга һәм аларның узенчәлекләрен өйрәнергә кирәк.
Музыка
дәресләрендә укыту процессы музыкаль әсәрләрнен эчтәлегенә нигезләнә. Музыкаль
әсәрнең эчтәлеге – кешенең уй – хисләре, кичерешләре ул. Шул хисләрне һәм
кичерешләрне сиземләү, музыкаль әсәрнең гүзәллеген тоя белү, музыканың
эчтәлеген аңлап шатлану, фикерләрне әйтә белү, музыка сәнгатенен тормыш белән тыгыз
бәйләнештә булуын аңлату – музыка дәресләренең төп максаты. Укучыларда сәнгати
зәвык тәрбияләү, аларнын сәләтләрен, башкару осталыгын үстерү – музыкаль тәрбиянең
төп мәсьәләсе. Музыка сүзләр белән әйтеп булмаган тойгы хисләрне тирән итеп
чагылдыра ала. Бу -музыканың иң төп сыйфаты.
Мин
үземнен һәр дәресемне татар халык җырын тыңлаудан башлап җибәрәм.
Дәресләрдә
укучылар музыкаль тел узенчәлекләрен, музыка әсәре төзелешен, музыка сәнгатендәге
төп өч төрне (жыр, бию, марш), тасвирлау һәм сурәтләү чараларын, музыкаль
интонацияне сиземләргә, тын алу ысулларына өйрәнәләр. Музыкаль әсәрләр
тыңлыйлар, төрле ил композиторлары белән танышалар, җырлар җырлыйлар, бәрмә уен
коралларында уйныйлар. Шулай ук дәресләрдә татар халык фольклорын, халык ижатын
өйрәнәләр. Халык иҗаты ул - халык вәкилләре тарафыннан телдән иҗат ителеп, күп
еллар буе халык хәтерендә сакланып килгән чәчмә һәм шигъри әсәрләр, музыкаль
җыелмалар. Бу уңайдан дәрескә сайланган материалларның алдан уйланган булуы, укучылар
эшчәнлегенә караган биремнәрнең төрле эчтәлектә булуы дәрескә карата
кызыксынуны көчәйтә. Патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, дәресләрдә
фольклор элементларын куллану бик урынлы. Алар татар теленең байлыгын,
серлелеген, матурлыгын күрсәтә. Фикерне оста һәм кыска итеп әйтә белергә
өйрәтә, шулай ук милли бәйрәмнәргә, йолаларга, милләтнең традицияләренә
мәхәббәт, ихтирам тәрбияли.
Балаларда
милли йолаларыбызга ихтирам тәрбияләү максатыннан, төрле кызыксындыру чаралары:
туган көн бәйрәмнәре, төрле җырлы-биюле уеннар үткәрәм. Милли төбәк
компонентлары белән таныштырам. Чөнки һәр төбәкнең, һәр районның, һәр авылның
башкаларда кабатланмый торган үзенә генә хас үзенчәлеге була. Шуңа да, үзеңә
якын булган, үзең белгән, үзең яшәгән төбәк, аның тарихы, кешеләре белән
дәресләрне бәйләп үткәрү укучыларның кызыксынуын көчәйтә, материалны
үзләштерүгә уңай йогынты ясый. Шундый милли компонентларның берсе, “Сөрән салу”
бәйрәме. Шушы бәйрәм аша гына күпме татар халык җырлары белән таныштырып була
балаларны. Ә андый бәйрәмнәрнең саны бихисап.”Каз өмәсе”,”Кичке уен” бәйрәмнәре
дәрестән тыш вакытларда үтә.Укучылар халкыбызнын җырлы-биюле уеннарын бик
яратып өйрәнәләр.ТНВ каналыннан Җәвит Шакиров алып бара торган”Кәмит-Җәвит ”
тапшыруы үрнәгендә үзебез дә кичә оештырдык,такмаклар әйтешү укучыларда зур
кызыксыну уятты.Алар әбиләренең яшь чакларындагы такмакларын язып алып
килделәр.
Балаларның
сәламәтлеген саклау максатыннан дәресләрдә физкультминуткалар үткәрәбез.Мин
музыка дәресләрендә аларны ял минутлары белән алыштырам.Ял минутлары
–халкыбызның борынгыдан яратып уйный торган милли уеннары.Укучыларым “Йөзек
салыш”,”Чүпләмле”,”Биш парлы”,”Назалы” уеннарын бик яратып уйныйлар.
Татар халкы гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле,
миһербанлы булган. Матур гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр, күп төрле йолалар
хезмәт кешесенә дәрт өстәгән. . Татар халкының йолаларын, гореф гадәтләрен, тарихын өйрәнү белән
беррәттән, татар композиторлары, бөек язучылар иҗатына багышланган кичәләр,
татар халкының борынгыдан килгән бәйрәмнәре – Карга боткасы, Нәүрүз, Сөмбелә,
Сабантуй бәйрәмнәре уздыру күркәм гадәткә керде. Ул бәйрәмнәр эчтәлекләре белән
тирән тарихка барып тоташа.
Халкыбызның гореф - гадәтләре, йола, бәйрәмнәре белән баету
укучыларда тел белән кызыксыну сыйфаты тәрбияли, сөйләм телен үстерергә, ана
телен ихтирам итәргә өйрәтә. Буыннан-буынга килгән тәрбия ысулларын, халкыбыз
традицияләрен файдаланып эшләү тормышыбызга ямь өсти, аны тагын да матурлый.
Шуны
онытмаска кирәк: без, балаларны милли рухта тәрбияләп, үзебезнең бәхетле
киләчәгебезне әзерлибез, чөнки милли рух – акыл һәм гүзәллек, зәвык һәм әхлак,
хезмәт һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү чарасы ул.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.