Мәктәп
һәм гаилә
Мәктәп һәм
гаилә... Психологик статуслары буенча алар капма-каршы. Гаиләдә бөтен нәрсә эмоциональ
бәйләнешләргә нигезләнгән.
Мәктәпнең
функцияләре башкачарак. Аның максаты балага туган йортын алыштыру түгел, ә баланы
укыту, танып-белү сәләтен үстерү, талантын ачыклау һәм ачу.
Шулай
булуга карамастан, икесе дә бала өчен иң мөһим урыннар. Баланы тәрбияләүнең
эффектлылыгы мәктәп белән гаиләнең нинди бәйләнештә торуына бәйле. Бу
бәйләнешне булдыруда төп рольне сыйныф җитәкчеләре уйный.
Укучы
нинди генә булса да, талантлымы, яки киресенчәме, укытучы беренче чиратта аны
яратырга тиеш. Ата-ана белән бала моны тойганда гына, укыту һәм тәрбия эшендә
укытучы уңышка ирешә ала. Ата-ана һәм укытучының балага булган мәхәббәте аның
шәхесен хөрмәт итүгә, кызыксынуларын белергә, вакытында аңа ярдәм итәргә,
дусларча киңәш бирүгә нигезләнгән булырга тиеш. Балалар үзләренә булган
мәхәббәт һәм хөрмәт итү хисен сизәләр. Алар булганда үзләрен ышанычлырак хис
итәләр. Бу киләчәктә килеп туган авыр мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Уңышларга
ирешү өчен мәктәп белән гаилә бер юнәлештә эшләргә тиеш. Әгәр ата-ана баласының
укуы белән даими кызыксынып торса, өй эшләрен контрольдә тотса, файдалы
киңәшләрен бирсә, билгеле, укучы яхшырак укыячак. Киресенчә булган очракта
укучының укуга карашы тискәре булачак.
Сыйныф
җитәкчесе укучыларының гаилә хәлләре, гаилә тәрбиясенең үзенчәлекләре, яшәү
шартлары белән хәбәрдар булырга тиеш.
Минем тәрбия
эшемнең нигезендә укытучы, ата-ана һәм бала арасында бәйләнеш булдыру тора. Чөнки
бу эшне нәкъ башлангыч сыйныфтан ук башлау зарури. Күренекле мәгърифәтче Р.Фәхреддин
дә “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас” дип, бик
дөрес әйткән.
Беренче
укытучыны еш кына “икенче әни” дип йөртәләр. Ул көнозын балалар янында. Минем
уйлавымча, мәктәптә беренче әни дә еш булырга тиеш. Әниләр генә түгел, әтиләр,
әби-бабайлар да мәктәп тормышында кайнарга тиешләр. Шуңа күрә алар белән дә
очрашулар, төрле чаралар үткәрәм. Сыйныфтагы бәйрәмнәрнең барысы да ата-аналар
ярдәме белән үтә. Алар
бик теләп төрле уеннар әзерләп киләләр.Безнең бәйрәмнәр викторина, табышмаклар,
бәйгеләр, җыр-бию, милли уеннар, бергәләп чәй эчүләрне үз эченә ала. Аларның
максаты – укучыларга төрле яклап тәрбия бирү.
Уку процессы һәм
укчыларның укулары белән танышу максатыннан әти-әниләр ачык дәресләргә йөриләр.
Гаиләләр төрле
бәйгеләрдә дә актив катнашалар. Мәсәлән, Гаязовлар гаиләсе гимназия данын
яклап, шәһәр һәм республика күләмендә уздырылган спорт бәйгесендә катнаштылар.
Ата-аналар җыелышлары гаилә белән мәктәпне үзара бәйләүнең тагын бер
мөһим формасы булып тора. Шуңа күрә аларны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә
тырышам. Ата-аналарга төрле анкеталар, киңәшләр таратам, техник чаралар
кулланам, күп кенә мөһим сорауларны бергәләп хәл итәбез.
Шулай
итеп, “Мәктәп-гаилә” – укучыларның уртак йорты.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.