Инфоурок Другое Другие методич. материалыМероприятие "Тамчы шоу" для 9 класса

Мероприятие "Тамчы шоу" для 9 класса

Скачать материал

“Тамчы – шоу” уены

Максат:

·     укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;

·      укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету;

·     тел культурасын үстерү;

·     укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;

·     эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;

·     туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Төрле сүзлекләр, яңа басылып чыккан матур әдәбият китапларыннан күргәзмә, сораулар язылган карточкалар, компьютер, төрле рәсем слайдлары.

Уен тәртибе. Уенда 2 команда катнаша. Өй эшенә: визитка әзерләү, исем, девиз сайлау, язучының билгеле бер әсәрен өйрәнү һәм командирларга татар халык мәкальләре бәйгесенә әзерләнүләр керә. Командалар исемнәренә туры китереп төрле костюмнар да әзерли ала.

Уен барышы.

Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә. Уенчылар үз урыннарын алалар.

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! “Тамчы – шоу” уенын башлап җибәрәбез. Шат елмаеп бер – беребезгә карыйк, ачык йөзле булыйк. Безнең бүгенге уеныбыз татар теленә,  татарның  күренекле кешеләренә багышлана.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Әйдәгез әле, укучылар, шул дәрьяның хәзинәләрен барлыйк. Сүзнең тылсымлы көчен күзәтик, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашыйк. Туган ягыбызның байлыгына, иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инаныйк. Сүз командаларга бирелә. 2 командага да өй эше итеп визитка, үзең белән таныштыру чыгышы бирелгән иде, әйдәгез алар белән танышыйк).

 

Рәхим итегез,- дип дәшәбез

Бүген кем генә килсә дә,

Чөнки дуслар бу сыйныфта

Җыелдык без тамчы  шоуга.

 

Сезгә туган тел дәшә.

Әзерме Сез көрәшкә?

Бүген менә бу бәйгедә

Ике сыйныф көрәшә.

 

Хәзер көчле алкышлар белән бүгенге бәйгедә катнашучы, 9 А  сыйныфы  укучыларын  чакырабыз.

                                    Рәхим итегез!

Һәм бүген беренче урын  алырга  дип  өметләнүче  9 Б  сыйныфы укучыларын  чакырабыз.

                                    Рәхим итегез!

 

Ә хәзер бүгенге тамчы  шоуны    бәяләп баручы хөкемдарларыбыз белән таныштырам:

  Баш хөкемдар  Базарлы  Матак  урта  гомуми белем бирү мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары ,  татар  теле  укытучысы – Хафизова  Вилә  Гарифулла  кызы;

Шул ук мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Фәттахова  Миләүшә  Габдерәүф   кызы;

Татар  теле  укытучысы – Мисбахова  Рәсинә  Әсхәт  кызы.

 

          Хөкемдарларга сүзебез шул

         Гадел хөкем итегез.

         Бәйгене башлап җибәрдек

         Әйдә, рәхим итегез!

1нче тур.Командалар сәламләве. Без булдырабыз!

 

Сүзне  9 А  сыйныфы “ Ялкын“  командасына  бирәбез.

    Рәхим итегез!

                             Рәхмәт.

Ә хәзер сүз  9 Б сыйныфына  “Дуслык“  командасына бирелә.

    Рәхим итегез!

                             Рәхмәт.

 1нче тур нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүзне бирәбез хөрмәтле хөкемдарларыбызга. Рәхим итегез!      

                                                   Рәхмәт.

 Сәламләү:

“Ялкын” командасы капитаны:  

Безнең команданың исеме - “Ялкын”.

“Ялкын” командасыннан “Дуслык” командасына -

 Бергә : Ялкынлы кайнар сәлам!

“Дуслык” командасы капитаны:

Безнең команданың исеме - “Дуслык”.

“Дуслык” командасыннан “Ялкын” командасына -

       Бергә: Ялкынлы кайнар сәлам!

“Ялкын” командасы капитаны:

       Бүген бездә Тамчы  шоу

       Гаҗәп күңелле уен.

       Балалар белем сынаша,

Менә булыр тамаша.                           

“Дуслык” командасы капитаны:

         Безнең уенны карарга

         Дусларыбыз килгәннәр.

         Бергәләп күңел ачыйк,

          Уйнап алыйк дигәннәр. 

Укытучы: Командалар үзегезнең урыннарны алыгыз.

(2 команданың да исеме, девизы яңгырый. Һәркем үзе белән таныштыра, укучыларның шөгыльләләре турында әңгәмә корырга да мөмкин. Визиткада команда әгъзаларына аерым чыгыш ясарга да, күмәк эшләргә рөхсәт ителә).

Ә хәзер  Тамчы  шоунның шарты белән танышыгыз: урыннан кычкырмаска, бер команда җавап биргәндә 2 нче команда тыныч тора. Һәр дөрес җавапка балл бирелә. Команда җавап бирә алмаса гына, каршы команда кул күтәреп җавап бирә. Командаларга уңышлар телим!

 

1нче тур нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүзне бирәбез хөрмәтле хөкемдарларыбызга. Рәхим итегез!      

                                                   Рәхмәт.

Командаларга уңышлар теләп,   2 нче турны  башлыйбыз.

 

Җавап бирү түбәндәгечә була:

-         Мин сорауны укып бетергәч,  башта  бер команда  җавап бирә,  ә  аннары  икенче  команда.  Бер команда  җавапларын белмәсә,  икенче команда җавап бирә  ала.

 

2 нче тур: “Сорау – җавап” дип атала.

Елның кайсы вакытында һәм нинди айда укулар башлана? (, көз, сентябрь аенда)

Дәресләр арасындагы ял вакыты( тәнәфес)

Хатны нәрсәгә салалар? (конверт)

Кешенең күзе начар күргәндә кия торган әйбер(күзлек)

Кәгазь ябыштыру өчен кулланыла торган әйбер(клей)

Тиз бозыла торган ашамлыклар саклана торган урын(суыткыч)

Әниеңнең әнисенә син ничек дәшәсең?(әби)

Анда клоунны күрергә мөмкин(цирк)

Даруларны кайдан сатып алырга мөмкин?(аптека)

Яңа ел агачы( чыршы)

Кипкән виноград(йөзем)

Барлык яклары да үзара тигез булган фигура(квадрат)

Ничек итсәң ит, 3не 6 ит(3.2)

Көз көне җылы якларга китеп яз кайткан кошлар ничек атала?(күчмә)

Бер сүздә 100 ә буламы? (йөзә)

Капма-каршы мәгънәле сүзләр (антонимнар).

Алдан  өй эше бирелгән  иде.  Ике  командада  берәр  шигырь  өйрәнеп  килергә  тиеш  иде.  Сүзне  аларга  бирәбез.

3 нче тур.   “Кем  беренче” . 

Җавап бирү түбәндәгечә була:

-         Мин сорауны укып бетергәч кенә төймәләргә басабыз.Кайсы команда алдан төймәгә баса , шул җавап бирә.

-         Уенны дәвам итәбез.

Мин  сезгә  сорау- табышмаклар  укыйм,  ә  сез  җавапларын  табыгыз..

                     - Сорау- табышмакларга җавап бирү:

а) дәрес башында нәрсә ишетәбез? (д)

б) әти белән әни нәрсәдән башлана? (ә)

в) малай башында ни бар? (м)

г) таң нәрсәгә бетә? (ң)

д) елан башында нәрсә бар? (е)

е) әбидә бар- миндә юк,

  бабайда бар- синдә юк. (б)

ж) Мәскәүдә ике, Казанда берәү дә юк. (ә)

з) Мәскәүдә юк, Казанда икәү. (а)

 

и) Җәй нәрсәдән башлана? (җ хәрефенә)

к) Җәй нәрсә белән бетә? (й)

л) Шәһәр уртасында нәрсә бар? (һ)

м) Үзе хәреф, үзе сан

  Бик аз гына санасаң. (з хәрефе)

Н) Җирнең уртасында нәрсә бар? (и)

о) Ишектән ишәк ясап буламы? (е урынына ә не куярга)

 

4 нче тур .  Әдипләребезне беләбезме?

Экранда  1. М. Җәлил, Р. Миңнуллин, Г. Ибраһимов, Х. Туфан.

                 2.Г. Тукай, А.Алиш, Ә.Еники, Ф.Әмирхан.

       1.Г. Тукайны  таныйсыңмы?

       2.Тукайның   туган  көне  кайчан? (1886 ел, 26 апрель).

       3.Тукайның  әтисенең исеме  кем?  (Мөхәммәтгариф).

       4.Тукайның  әнисенең  исеме  кем? (Мәмдүдә).

       5.Г. Тукайның  туган  авылының  исеме  ничек?  (Кушлавыч).

       6.Г. Тукайның  кечкенә  вакытта  кушаматы  ничек булган? (Апуш).

       7.Бу  рәсем  ясалган  шигырь  ничек  атала?

Әле укый белмәсәк тә

Туган телне җырлыйбыз.

Бу- Тукай абый бүләге

Иң матур бер җыр дибез.

        а)”Кызыклы  шәкерт”

        б)”Эш  беткәч,  уйнарга  ярый”

        в)”Гали  белән  кәҗә”

        г)”Безнең  гаилә”

Табышмак  әйтәм,  җавабын  тап.

1.Кәҗә  белән  сарыкның  капчыгында  ничә  бүре  башы  булган? (12)

2.Дөньяда  күп  нәрсә  белдең  син  нинди  тел  аркылы?  (Туган тел)

3.”Шаян  песи” шигырендәге  кызның  исеме  кем? (Ләмига)

4.Сандугач  белән сөйләшкән  кызның  исеме.  (Фатыйма)

5.Бу  сөйкемле  эт  балаларына  кушамат  бирегез.

Шувалова  Светлана  башкаруында  җыр.

5нче тур : Игътибарлылык бәйгесе. Компьютерда рәсемнәр күрсәтелә.Шул рәсемнәрдән чыгып, төрле сораулар бирелә.

(2 нче рәсемдә  ике  юлбарс  ясалган)

(4    нче рәсемдә 5 ат  ясалган)

6 нчы тур.   Буталган хәрефләр: (слайд)

- Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.

К,у,ы,у,ч,т,ы (укытучы)

С, д, е,р,ә (дәрес)

Ф,ә,т,ә,с,е,н (тәнәфес)

Й,ы,ф,ы,н,с (сыйныф)

А,ч, ы,т,м (тамчы)

О, у,ш (шоу)

Дәреслектәге  бер  әсәрне  сәхнәшләштер.

7нче тур. Корректорлар.

-Укучылар сезнең текст язып караганыгыз бармы?

-Язган вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

-Бәлки берәрегезнең язган текстын газетага да җибәреп караганы бардыр?

- Бу язмалар газетага басылып чыкканчы аларны корректор карап чыга.

-Укучылар, әйтегез әле, корректор кем ул?

-Без дә бүген дәрестә корректор булып карыйк. Мин ике командага да текст бирәм. (слайдта балалар эшләгәннән соң төзәтелгән дөрес текст чыга) Ул текст хат формасында, ләкин хаталы. Сез корректор буларак, шушы хаталарны төзәтеп чыгыгыз әле.

                         Исәнме Алсу!  Һәтерлисеңме, без авылда рәһәтләнеп ял иткән идек.

Шуларны искә төшөреп утырдым да, сиңа хат язарга булдым.

 Бездә яңа хәбәрләр юк, һәммәсе дә элеккечә. Үзем хәм энем укыйбыз. Әтием белән әнием эшлиләр. Синең әһәмиятле яңалыкларың бармы? Каникулда шәхәргә киләсеңме? Килсәң, рәхәтләнеп, хоккей уйнар идек.

  Ярар, сау бул, Зөлфия. Һат яз. (эшне ике команда бер- берсенекен тикшерә)

-Укучылар, хат язу да бик җаваплы эш икән, язган  вакытта да бик игътибарлы булырга кирәк, сезнең дә иптәшләрегезгәт язган хатларыгыз шулай хаталы килеп чыкмасын.

8 нче тур.Капитаннар  ярышы.

“Сынатма, капитан!”
Сез – булдыклы капитаннар,
Сезнең янда зирәкләр.
Зирәклектә бөтен хикмәт –
Андыйлар бик кирәкләр.

Борисова  Кира  башкаруында  җыр.

9 нчы тур. Сүзләр  дөньясында.

- Бирелгән сүз эченә яшеренгән сүзләрне табарга кирәк.   “Башваткыч”. “Сыйныфташларым” (чиратлап укыйлар).

10 нчы тур. “Җөмлә”

-Җөмләдәге  бөтен  хәрефләрдә  1 команда “А” хәрефенә башланган сүзләр  2 команда- “К” хәрефенә башланган сүзләрдән  торган  җөмлә төзи. 1 сүз 1 балл  белән билгеләнә.

Хөрмәтле бәйгедә катнашучы укучыларыбыз!  Бүгенге ярышта катнашып, сез зур гамәл башкардыгыз. Һәм сез барыгыз да җиңүчеләр!

                                     Рәхмәт  сезгә!

Изгелекнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк сезнең хөрмәткә.

    Аяз көннәр, тыныч көннәр теләп,

                                 Без калабыз изге теләктә.

Татар халкы өчен Тукайның “Туган тел” җыры инде милли гимнга әйләнеп бара.  Бүгенге бәйгене шушы җыр белән тәмамласак, Тамчы-шоу безнең күңелләрдә матур истәлек булып сакланыр.

Даутова  Алинә  башкаруында  җыр  “Туган тел”.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мероприятие "Тамчы шоу" для 9 класса"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Агроном

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

“Тамчы – шоу” уены

Максат:

·     укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;

·      укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету;

·     тел культурасын үстерү;

·     укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;

·     эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;

·     туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Төрле сүзлекләр, яңа басылып чыккан матур әдәбият китапларыннан күргәзмә, сораулар язылган карточкалар, компьютер, төрле рәсем слайдлары.

Уен тәртибе. Уенда 2 команда катнаша. Өй эшенә: визитка әзерләү, исем, девиз сайлау, язучының билгеле бер әсәрен өйрәнү һәм командирларга татар халык мәкальләре бәйгесенә әзерләнүләр керә. Командалар исемнәренә туры китереп төрле костюмнар да әзерли ала.

Уен барышы.

Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә. Уенчылар үз урыннарын алалар.

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! “Тамчы – шоу” уенын башлап җибәрәбез. Шат елмаеп бер – беребезгә карыйк, ачык йөзле булыйк. Безнең бүгенге уеныбыз татар теленә,  татарның  күренекле кешеләренә багышлана.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Әйдәгез әле, укучылар, шул дәрьяның хәзинәләрен барлыйк. Сүзнең тылсымлы көчен күзәтик, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашыйк. Туган ягыбызның байлыгына, иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инаныйк. Сүз командаларга бирелә. 2 командага да өй эше итеп визитка, үзең белән таныштыру чыгышы бирелгән иде, әйдәгез алар белән танышыйк).

 

Рәхим итегез,- дип дәшәбез

Бүген кем генә килсә дә,

Чөнки дуслар бу сыйныфта

Җыелдык без тамчы  шоуга.

 

Сезгә туган тел дәшә.

Әзерме Сез көрәшкә?

Бүген менә бу бәйгедә

Ике сыйныф көрәшә.

 

Хәзер көчле алкышлар белән бүгенге бәйгедә катнашучы, 9 А  сыйныфы  укучыларын  чакырабыз.

                                    Рәхим итегез!

Һәм бүген беренче урын  алырга  дип  өметләнүче  9 Б  сыйныфы укучыларын  чакырабыз.

                                    Рәхим итегез!

 

Ә хәзер бүгенге тамчы  шоуны    бәяләп баручы хөкемдарларыбыз белән таныштырам:

  Баш хөкемдар  Базарлы  Матак  урта  гомуми белем бирү мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары ,  татар  теле  укытучысы – Хафизова  Вилә  Гарифулла  кызы;

Шул ук мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Фәттахова  Миләүшә  Габдерәүф   кызы;

Татар  теле  укытучысы – Мисбахова  Рәсинә  Әсхәт  кызы.

 

          Хөкемдарларга сүзебез шул

         Гадел хөкем итегез.

         Бәйгене башлап җибәрдек

         Әйдә, рәхим итегез!

1нче тур.Командалар сәламләве. Без булдырабыз!

 

Сүзне  9 А  сыйныфы “ Ялкын“  командасына  бирәбез.

    Рәхим итегез!                           

Ә хәзер сүз  9 Б сыйныфына  “Дуслык“  командасына бирелә.

    Рәхим итегез!

  1нче тур нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүзне хөрмәтле хөкемдарларыбызга бирәбез. Рәхим итегез!                         Сәламләү:

“Ялкын” командасы капитаны:  

Безнең команданың исеме - “Ялкын”.

“Ялкын” командасыннан “Дуслык” командасына -

 Бергә : Ялкынлы кайнар сәлам!

“Дуслык” командасы капитаны:

Безнең команданың исеме - “Дуслык”.

“Дуслык” командасыннан “Ялкын” командасына -

       Бергә: Ялкынлы кайнар сәлам!

“Ялкын” командасы капитаны:

       Бүген бездә Тамчы  шоу

       Гаҗәп күңелле уен.

       Балалар белем сынаша,

Менә булыр тамаша.                           

“Дуслык” командасы капитаны:

         Безнең уенны карарга

         Дусларыбыз килгәннәр.

         Бергәләп күңел ачыйк,

          Уйнап алыйк дигәннәр. 

Укытучы: Командалар үзегезнең урыннарны алыгыз.

(2 команданың да исеме, девизы яңгырый. Һәркем үзе белән таныштыра, укучыларның шөгыльләләре турында әңгәмә корырга да мөмкин. Визиткада команда әгъзаларына аерым чыгыш ясарга да, күмәк эшләргә рөхсәт ителә).

Ә хәзер  Тамчы  шоунның шарты белән танышыгыз: урыннан кычкырмаска, бер команда җавап биргәндә 2 нче команда тыныч тора. Һәр дөрес җавапка балл бирелә. Команда җавап бирә алмаса гына, каршы команда кул күтәреп җавап бирә. Командаларга уңышлар телим! 

1нче тур нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүзне бирәбез хөрмәтле хөкемдарларыбызга. Рәхим итегез!      

                                                   Рәхмәт.

Командаларга уңышлар теләп,   2 нче турны  башлыйбыз.

Җавап бирү түбәндәгечә була:

-         Мин сорауны укып бетергәч,  башта  бер команда  җавап бирә,  ә  аннары  икенче  команда.  Бер команда  җавапларын белмәсә,  икенче команда җавап бирә  ала. 

2 нче тур: “Сорау – җавап” дип атала.

Елның кайсы вакытында һәм нинди айда укулар башлана? (, көз, сентябрь аенда)

Дәресләр арасындагы ял вакыты( тәнәфес)

Хатны нәрсәгә салалар? (конверт)

Кешенең күзе начар күргәндә кия торган әйбер(күзлек)

Кәгазь ябыштыру өчен кулланыла торган әйбер(клей)

Тиз бозыла торган ашамлыклар саклана торган урын(суыткыч)

Әниеңнең әнисенә син ничек дәшәсең?(әби)

Анда клоунны күрергә мөмкин(цирк)

Даруларны кайдан сатып алырга мөмкин?(аптека)

Яңа ел агачы( чыршы)

Кипкән виноград(йөзем)

Барлык яклары да үзара тигез булган фигура(квадрат)

Ничек итсәң ит, 3не 6 ит(3.2)

Көз көне җылы якларга китеп яз кайткан кошлар ничек атала?(күчмә)

Бер сүздә 100 ә буламы? (йөзә)

Капма-каршы мәгънәле сүзләр (антонимнар).

Алдан  өй эше бирелгән  иде.  Ике  командада  берәр  шигырь  өйрәнеп  килергә  тиеш  иде.  Сүзне  аларга  бирәбез.

3 нче тур.   “Кем  беренче” . 

Җавап бирү түбәндәгечә була:

-         Мин сорауны укып бетергәч кенә төймәләргә басабыз.Кайсы команда алдан төймәгә баса , шул җавап бирә.

-         Уенны дәвам итәбез.

Мин  сезгә  сорау- табышмаклар  укыйм,  ә  сез  җавапларын  табыгыз..

                     - Сорау- табышмакларга җавап бирү:

а) дәрес башында нәрсә ишетәбез? (д)

б) әти белән әни нәрсәдән башлана? (ә)

в) малай башында ни бар? (м)

г) таң нәрсәгә бетә? (ң)

д) елан башында нәрсә бар? (е)

е) әбидә бар- миндә юк,

  бабайда бар- синдә юк. (б)

ж) Мәскәүдә ике, Казанда берәү дә юк. (ә)

з) Мәскәүдә юк, Казанда икәү. (а)

 

и) Җәй нәрсәдән башлана? (җ хәрефенә)

к) Җәй нәрсә белән бетә? (й)

л) Шәһәр уртасында нәрсә бар? (һ)

м) Үзе хәреф, үзе сан

  Бик аз гына санасаң. (з хәрефе)

Н) Җирнең уртасында нәрсә бар? (и)

о) Ишектән ишәк ясап буламы? (е урынына ә не куярга)

4 нче тур .  Әдипләребезне беләбезме?

Экранда 1. М. Җәлил, Р. Миңнуллин, Г. Ибраһимов, Х.Туфан.

              2.Г. Тукай, А.Алиш, Ә.Еники, Ф.Әмирхан.

1.Г. Тукайны  таныйсыңмы?

2.Тукайның   туган  көне  кайчан? (1886 ел, 26 апрель).

3.Тукайның  әтисенең исеме  кем?  (Мөхәммәтгариф).

4.Тукайның  әнисенең  исеме  кем? (Мәмдүдә).

5.Г. Тукайның  туган  авылының  исеме ничек? (Кушлавыч).

6.Г. Тукайның  кечкенә  вакытта  кушаматы  ничек булган? (Апуш).

7.Бу  рәсем  ясалган  шигырь  ничек  атала?

Әле укый белмәсәк тә

Туган телне җырлыйбыз.

Бу- Тукай абый бүләге

Иң матур бер җыр дибез.

        а)”Кызыклы  шәкерт”

        б)”Эш  беткәч,  уйнарга  ярый”

        в)”Гали  белән  кәҗә”

        г)”Безнең  гаилә”

Табышмак  әйтәм,  җавабын  тап.

1.Кәҗә  белән  сарыкның  капчыгында  ничә  бүре  башы  булган? (12)

2.Дөньяда  күп  нәрсә  белдең  син  нинди  тел  аркылы?  (Туган тел)

3.”Шаян  песи” шигырендәге  кызның  исеме  кем? (Ләмига)

4.Сандугач  белән сөйләшкән  кызның  исеме.  (Фатыйма)

5.Бу  сөйкемле  эт  балаларына  кушамат  бирегез.

Шувалова  Светлана  башкаруында  җыр.

5нче тур : Игътибарлылык бәйгесе. Компьютерда рәсемнәр күрсәтелә.Шул рәсемнәрдән чыгып, төрле сораулар бирелә.

(2 нче рәсемдә  ике  юлбарс  ясалган)

(4     нче рәсемдә 5 ат  ясалган)

6 нчы тур.   Буталган хәрефләр: (слайд)

- Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.

К,у,ы,у,ч,т,ы (укытучы)

С, д, е,р,ә (дәрес)

Ф,ә,т,ә,с,е,н (тәнәфес)

Й,ы,ф,ы,н,с (сыйныф)

А,ч, ы,т,м (тамчы)

О, у,ш (шоу)

Дәреслектәге  бер  әсәрне  сәхнәшләштер.

7нче тур. Корректорлар.

-Укучылар сезнең текст язып караганыгыз бармы?

-Язган вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

-Бәлки берәрегезнең язган текстын газетага да җибәреп караганы бардыр?

- Бу язмалар газетага басылып чыкканчы аларны корректор карап чыга.

-Укучылар, әйтегез әле, корректор кем ул?

-Без дә бүген дәрестә корректор булып карыйк. Мин ике командага да текст бирәм. (слайдта балалар эшләгәннән соң төзәтелгән дөрес текст чыга) Ул текст хат формасында, ләкин хаталы. Сез корректор буларак, шушы хаталарны төзәтеп чыгыгыз әле.

     Исәнме Алсу!  Һәтерлисеңме, без авылда рәһәтләнеп ял иткән идек.Шуларны искә төшөреп утырдым да, сиңа хат язарга булдым.Бездә яңа хәбәрләр юк, һәммәсе дә элеккечә. Үзем хәм энем укыйбыз. Әтием белән әнием эшлиләр. Синең әһәмиятле яңалыкларың бармы? Каникулда шәхәргә киләсеңме? Килсәң, рәхәтләнеп, хоккей уйнар идек.Ярар, сау бул, Зөлфия. Һат яз. (эшне ике команда бер- берсенекен тикшерә)

-Укучылар, хат язу да бик җаваплы эш икән, язган  вакытта да бик игътибарлы булырга кирәк, сезнең дә иптәшләрегезгәт язган хатларыгыз шулай хаталы килеп чыкмасын.

8 нче тур.Капитаннар  ярышы.

“Сынатма, капитан!”
Сез – булдыклы капитаннар,
Сезнең янда зирәкләр.
Зирәклектә бөтен хикмәт –
Андыйлар бик кирәкләр.

Борисова  Кира  башкаруында  җыр.

9 нчы тур. Сүзләр  дөньясында.

- Бирелгән сүз эченә яшеренгән сүзләрне табарга кирәк.   “Башваткыч”. “Сыйныфташларым” (чиратлап укыйлар).

10 нчы тур. “Җөмлә”

-Җөмләдәге  бөтен  хәрефләрдә  1 команда “А” хәрефенә башланган сүзләр  2 команда- “К” хәрефенә башланган сүзләрдән  торган  җөмлә төзи. 1 сүз 1 балл  белән билгеләнә.

Хөрмәтле бәйгедә катнашучы укучыларыбыз!  Бүгенге ярышта катнашып, сез зур гамәл башкардыгыз. Һәм сез барыгыз да җиңүчеләр!

                                     Рәхмәт  сезгә!

Изгелекнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк сезнең хөрмәткә.

    Аяз көннәр, тыныч көннәр теләп,

                     Без калабыз изге теләктә.

Татар халкы өчен Тукайның “Туган тел” җыры инде милли гимнга әйләнеп бара.  Бүгенге бәйгене шушы җыр белән тәмамласак, Тамчы-шоу безнең күңелләрдә матур истәлек булып сакланыр.

Даутова  Алинә  башкаруында  җыр  “Туган тел”.

 

 

 

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 159 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.01.2015 438
    • DOCX 53 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гатауллина Гульнур Харисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гатауллина Гульнур Харисовна
    Гатауллина Гульнур Харисовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 6943
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 283 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 850 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 490 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 329 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Стратегии B2B маркетинга: от анализа до продаж

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие дошкольного мышления

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 20 человек

Мини-курс

Карьера и развитие в современном мире

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе