Конспект урока по татарскому языку в 9 классе
Ф. Яруллин. Повесть “Җилкәннәр җилдә
сынала”.
Тема: «Җилкәннәр— җилдә, кеше тормышта сынала».
Максатлар: 1)укучыларның Ф.
Яруллин иҗаты турындагы белемнәрен тирәнәйтү;
2) “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәренең идея
эчтәлеген ачыклау, укучыларның иҗади фикерләү осталыгын үстерү;
3)балаларда ихтыяр көче,миһербанлылык сыйфатлары
тәрбияләү.
Җиһазлау: 1)язучының портреты;
2) әсәрләр җыентыгы;
3)
аңлатмалы сүзлек.
Дәреснең эпиграфы
Бик батыр кеше түгел мин,
Тик батырлык кирәксә –
Барлык куркуны җиңәрлек
Көч табармын йөрәктә.
Фәнис Яруллин
Дәрес барышы
I. Укытучының кереш сүзе.
II. Яңа дәрес материалын өйрәнү.
Талгын гына көй барышында укытучы әсәрдән өзек укый..
...Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар,
Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач
чакта соңгы икмәк сыныгың белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек,
батырлык та күптөрле шул.
Берәүләрне тормыш гомергә бер генә сыный. Кеше дөнья
зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыелып килгән гайрәтен, ана сөте белән
кереп, тамырларына таралган көчен куя. Куя да өстенә ябырылып килгән бөтен
авырлыкларны бер селтәнүдә юкка чыгара. Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр
диләр.
Икенчеләрне тормыш көн саен, сәгать саен сыный.
Алар күкрәкләре белән дошманның ялкын чәчеп торган дзотларын япмыйлар, галәм
биеклекләренә күтәрелеп, дөньядагы барлык кешеләрнең карашларын үзләренә
юнәлтмиләр. Туктаусыз тамып торган тамчыдай, сиздерми генә, шау-шуларсыз гына
эшлиләр. Беренче тамган тамчыны һичкем игътибарга алмый. Тама-тама ташны тишеп
чыккач кына тамчыга сокланалар. Ә ташны тишеп чыкканчы, ай-яй озак тамасы
бар...
...Ничә язлар көтәсе бар, ничә кышлар үтәсе бар...
Әңгәмә.
– Укучылар, бу өзек нинди әсәрдән? Өзектә нәрсә турында сөйләнә?
(укучыларның җавабы тыңлана)
– Нәрсә соң ул батырлык? “Батырлык”дигән сүз
эченә нинди сыйфатларны ала?
(Тәвәкәллек, кыюлык, түземлелек, югалып калмау, ихтыяр
көче – батыр кешегә хас сыйфатлар.)
– Әйе, бу сыйфатлар
кешеләргә элек-электән үк хас. Кыюлар
дошманнарына, стихияле көчләргә каршы батырларча көрәш алып барганнар. Курыкмыйча,
ерак сәяхәтләргә чыкканнар. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзгә ничек
аңлатма бирелгән икән? (Аңлатмалы сүзлектән
сүзнең мәгънәсе укыла.)
Батырлык и. – 1. Батыр булу сыйфаты,
курыкмаучанлык, кыюлык.
2. Батырчылык,
тәвәккәллек.
– Чыннан да, батырлык
төшенчәсе бик тирән мәгънәгә ия. Моның шулай икәнлеген без бүгенге дәрестә
өйрәнәчәк әсәр мисалында да исбатларбыз. Укучылар, сез өйдә Ф.Яруллинның
«Җилкәннәр җилдә сынала» дигән автобиографик повесте белән таныштыгыз. Бүгенге дәресебезне «Җилкәннәр –
җилдә, кеше тормышта сынала» дип исемләрбез.
Әңгәмәне башлаганчы,
кайбер сүзләрнең мәгънәсен ачыклап үтик.
III. Сүзлек эше.
автобиографик (әсәр) – авторның тормыш юлын
чагылдырган (әсәр)
битарафлык – безразличие
рухи көч – духовная сила
үгет-нәсихәт – киңәш, совет
турсаю – үпкәләү
чиле-пешле – өлгермәгән
(Сүзләрнең
мәгънәсе аңлатыла, синонимнары таптырыла.)
IV. Әсәрнең эчтәлеген анализлау.
1. Кояшка
кулларым сузып,
Китсәм дә күпләрне узып,
Язмыштан узалмадым.
– Бу шигырь юллары
белән язучының «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәре арасында нинди уртаклык бар?
Көтелгән җавап. Бу юллар, минемчә, без укып килгән
әсәргә туры килеп тора. Ф.Яруллин 1958 елның кояшлы бер көнендә хәрби күнегүләр
вакытында имгәнә. Турникта «кояш» ясаганда егылып төшә. Озак кына
госпитальдә, больницаларда дәвалана. Шуннан аның тормышы, язмышы туктап калган
кебек була. Ләкин егет үзендә яшәр өчен көч таба. Тормышта үз урыны өчен көрәшә
башлый. Язучының «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәрендәге Фәнияр образы – авторның
прототибы дисәк, ялгышмабыз.
– 20 яшьлек егет өчен көләч кояш кинәт сүнгәндәй була. Ләкин
тормыш дәвам итә. Яшәргә кирәк, яшәргә... Димәк, көрәшергә, соңгы сулышка кадәр көрәшергә кирәк. Ә аның өчен көчне каян алырга
соң? Фәниярның күңелендә булган уй-хисләр каләм очларыннан ак дәфтәр битләренә
төшә...
2. Авырлыкка
туры карап яшим һаман,
Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар.
– Фәнияр кемнән хат
ала? Хат аңа ничек тәэсир итә?
Көтелгән җавап. Фәнияр-Фәниснең беренче иҗат
җимешләре – шигырьләре – газетада басылып чыга. Фәниярга бик күп кешедән хатлар
килә. Аеруча ул республика газеталарының берсендә эшләүче Илдус Гаделшиннан
килгән хатка игътибар итә. Илдус Гаделшин үзенең хатында Фәниярның берничә
шигырен ошатуын һәм алар-ның тиздән газетада басылып чыгачагын хәбәр итә.
Фәнияр моңа бик ышанып та бетми. Әйдәгез, әсәрдән шул турыда язылган өзекне
укыйк. (Укучылар биремне үтиләр.)
... Язылган хатларның эшләнмәгән эшкә
әйтелгән рәхмәт икәнен яхшы белә ул. Әле бу күкрәгең белән дулкыннар ярып
диңгездә йөзү түгел, яр читендәге талларга тотынып аяк чапылдату гына. Хәзер эшкә чын-чынлап тотынырга, аңа ышаныч
белән караучыларның ихтирамын казанырга кирәк. Аның көченә ышанучыларның йөзен
кызартмас өчен тырышырга кирәк...
Бу хаттан соң Фәнияр
үзенең кемгәдер кирәкле булуын тоя.
– Ни өчен Илдус
Гаделшинны Фәниярның шигырьләре кызыксындыра соң? Ни өчен ул Фәнияр белән
очрашуны көтә? Бу сорауга җавапны әсәрдән табып укыйк. (Әсәрдән өзек укыла.)
... Ниндирәк кеше икән? Акыл утырткан
кешеме, әллә тормышның беренче ялкыннарына канаты өтелгән яшь җилкенчәкме?
Шигырьләрендә дөнья күргән кешеләрнең генә башына килердәй фикерләр белән
сабыйларча беркатлылык янәшә тора. Янына барырга, күрергә кирәк...
– Ни
өчен ул Фәнияр белән очрашуны көтә?
Җавап. Фәнияр, шигырьләрен җибәргәндә,
үзенең
авыру кеше икәнен яза. Илдус Гаделшин Фәниярның язмышына битараф калырга
теләми. Хатлары аша
ул аны якын итеп өлгерә. Урын-җирдә хәрәкәтсез яткан егетнең үзендә шигырьләр язарлык көч табуы аны сокландыра. Фәниярның
үзен күрү теләге туа.
– Әйе, Фәнияр язмышка
буйсынмый, үзенең кешеләргә кирәклеген тоя
башлый. Хатлар аңа яшәү дәрте, иҗат
көче бирә. Фәнияр өчен тормыш сынавы дәвам итә.
– Әңгәмәбезне дәвам итеп, планның өченче пунктына
күз салыйк.
Физминутка
3. Кешеләр дә кайчагында шулай була:
Файдасызга,
кирәксезгә гомер итә.
Берәү
килеп күңеленә очкын салса,
Кинәт
кенә ачылып китә, балкып китә.
– Фәнияр белән Илдус Гаделшинның очрашуын
тасвирлагыз.
Җавап. Гаделшин Фәниярларга килеп кергәндә, егетнең китап укып яткан чагы була.
Ул, өйләренә ят кеше килеп кергәч, укый торган китабын читкә алып куя. Алар бер-берсенә озак кына карашып торалар. Илдус Гаделшин Фәниярның күзләренә игътибар итә: алар гаҗәп тере, әйтерсең, бөтен хәрәкәте күзләренә күчкән. Ә Фәнияр Гаделшинның чәчләренә карап тора. Үзе яшь кенә булса да, чәчләренә чал кергән. Шигырь язу бик җиңел түгел икән. Фәнияр Казан хәтле Казаннан үз янына шагыйрь килүенә ышанып та бетми. Кунак
егет Фәниярга аның шигырьләре басылган «Яшь
ленинчы» газетасын алып килгән икән.
– Илдус Гаделшинга нинди сыйфатлар хас?
– Илдус – бик туры
сүзле кеше. Фәниярның өлгереп бетмәгән
шигырьләрен күрсә, ул битләрне тизрәк актарып үтәргә тырыша. Ә инде матуррак
әйтелгән ике генә юл очратса да, аларның астына калын итеп сызып куя. Илдус
Фәниярга укырга –белем алырга кирәклеген
искәртә.
– Димәк, укучылар, Илдус Гаделшин Фәниярга
кайсы яктан ярдәм итә икән?
– Ул аңа үзенең киңәшләре белән
ярдәм итә. Фәнияр алдына
бурыч-максатлар куя. Менә ул бо-лай
ди: «Без хәзер – бер тәртәгә җигелгән атлар. Уңайсызлыклар, кыенлыклар очраган саен, йокы дарулары җыя башлама.
Безнең эштә зур түземлелек кирәк. Ә
синең өчен бу икеләтә шулай».
4. Бәхет өчен, шатлык өчен,
Көрәшеп яшим.
Көрәшеп тапкан бәхетне
Өләшеп яшим.
– Фәнияр
көрәшер өчен көчне каян ала?
– Илдус Гаделшин
килеп киткәч, Фәнияр бик күп шигырь яза.
Авылдашлары аның уңышларына
сөенәләр. Моңарчы Фәниярга бары авыру дип кене караучылар, корреспондент
килеп киткәч, аның янына агыла башлый.
Мәктәп балалары да һәрчак аның
янында. Фәнияр үзен озак вакыт караңгыда
торып, кинәт яктыга чыккан кеше кебек хис
итә. Илһамланып иҗат итә башлый.
– Фәниярга уңышлар җиңел генә биреләме?
– Билгеле, Фәниярга
иҗат уңышлары җиңел бирелми. Ул бик күп яза. Шигырьләре басыла башлый. Уңышлардан башы әйләнеп, ул үзенең язганнарына
таләпчәнлеген дә югалта. Редакцияләрдән әсәрләренең кимчелеген күрсәткән хатлар килсә – турсая, ачуы килә.
Газета-журналларда үзенекеннән дә йомшаграк шигырьләр укыса, болар минекеннән артык түгел, ә аларныкын басканнар дип, үпкәләп ята. Кайчак кешегә бераз ташламалар да ясап була, дип уйлый.
– Бу уйларының дөрес
түгеллеген ул кайчан аңлый? Әсәрдән шул
өзекне табып укыгыз.
– Илдус Гаделшин аңа (дәреслектән
укый): «... Әдәбиятта беркемгә дә
ташлама ясалмавын, яшьме-картмы,
тазамы яки чирлеме – анысы укучы өчен
әһәмиятле түгеллеген әйткән һәм укучыларның язган әсәрләргә карап фикер
йөртүен, үзен чирле булсаң да, «сәламәт
әсәрләр» язарга кирәклеген төшендерә».
– Фәнияр, ялгышларын төзәтеп,
уңышларынасөенеп, иҗат эшенә чума. Ләкин аны кайвакытта үзенең урын өстендә ятуы борчый. Шулай булса да, терелүдән
өметен өзми. Фәниярны нәрсә яшәтә?
– Аңа терелү өмете
яшәргә һәм иҗат итәргә ярдәм итә. Заманалар
үзгәрә, фән үсә. Бик белдекле, оста
табиб кулына гына эләгергә кирәк. Шулай булгач, бу заманда ничек
өметеңне өзәсең, ди ул. Дөрестән дә, шул ук Илдус Гаделшинның тырышлыгы белән ул Казанга больницага чакыру ала. Егетне
бөтен авыл озата. Һәркем бер үк сүзне кабатлый:
«Терелеп, үз аякларың белән кайт!» Фәниярның мондый хөрмәткә күңеле
нечкәрә. Ул яшереп кенә күз яшьләрен
сыпырып ала. Ләкин шатлык яшьләрен
сөртеп кенә бетереп булмый. Бу яшьләр, минемчә, өмет яшьләре. Аны терелү өмете яшәтә.
– Әйтегез әле,
Фәниярны бәхетле дип буламы?
– Минем фикеремчә,
Фәнияр бәхетле. Чөнки ул үзенең кешеләргә кирәклеген тоя. Аңа авылдашлары гына
түгел, ә газета-журнал укучылар да теләктәшлек белдерә. Ул шуңа шат, шуңа
куана. Тормышта үз урыныңны табу – үзе зур бәхет. Ә бит аның урыны – иҗат
дөньясы.
– Укучылар, дәреснең
эпиграфына игътибар итик әле.
Бик батыр кеше түгел
мин, Тик батырлык кирәксә – Барлык куркуны җиңәрлек Көч табармын йөрәктә, – дип
яза Ф.Яруллин.
Шагыйрь үзен бик
батыр кеше түгел мин, ди. Ә сезнең фикерләрегез ничек?
– Минемчә, Ф.Яруллин
– батыр кеше. Батыр кеше генә авырлыкларны җиңә ала. Сау-сәламәт кешеләрдән
калышмаска тырышып, батырлык үрнәге күрсәтеп яши, иҗат итә.
– Укучылар, бүген без
сезнең белән Ф.Ярул-линның «Җилкәннәр җилдә
сынала» әсәренең бер бүлеге белән таныштык. Тактадагы рәсемнәргә
игътибар итик әле. Алар белән бүгенге дәреснең темасы арасында бәйләнеш юк
микән? Ничек уйлыйсыз?
– Беренче рәсемдә
диңгездәге кораб сурәтләнгән. Корабның ныклыгы җилкәннәрдән тора. Җилкәннәр нык
булса, ул үзенең туган ярларына кайта алыр.
Ә
икенче рәсемдә давылга каршы баручы кеше сурәтләнгән. Ул үз бәхет йолдызына
омтыла кебек. Үз бәхет йолдызын таба алырмы, тормыш үрләренә менә алырмы, монысы кешенең
үзеннән тора.
– Дөрестән дә,
укучылар, кораблар диңгез киңлекләрендә иркенләп йөзсен өчен, аларның
җилкәннәре нык булу кирәк. Ә кеше тормышта үз урынын
алсын, бәхетен тапсын өчен, ихтыяр көченең нык булуы сорала.
Димәк, җилкәннәр –
җилдә, кеше тормышта сынала икән. Без моны бүгенге дәресебездә ачыкларга
тырыштык. Чишелешен таптык.
Бу әсәрдә без Фәнияр образында авторның үзен күрдек. Язучы Ф.Яруллин әдәбият сөючеләргә үзенең
зур әһәмияткә ия булган әсәрләрен бүген дә бүләк итә тора, әдәбият өлкәсендәге
эшчәнле-гендә зур дәрәҗәләргә ирешә. Бу – аның тормыш батырлыгы, шәхси
батырлыгы, иҗат батырлыгы.
V. Дәресне
йомгаклап, Ф.Яруллинның
гаять тирән мәгънәгә ия киңәшләрен тыңлыйк.
... Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен, якасына ябыш.
Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең.
Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат,
ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр
тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса–чишмәгә әверелеп
ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса –
йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле
рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек.
VI. Билгеләр кую.
VII. Өйгә эш: әсәр ахырындагы сорауларга җаваплар
әзерләргә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.