Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока на "Исем фигыль"

Конспект урока на "Исем фигыль"

Скачать материал

Тема: Исем фигыль

Класс: 6 сыйныф

Максат: Укучыларның фигыль төркемчәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; исем фигыль, аның ясалышы, кулланылышы, үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү; балаларның аң- белемен,фикерләү сәләтен үстерү.Яшь буынга әхлакый тәрбия бирү.

Җиһазлау: дәреслек, терәк схемалар, тест, компьютер, презентация.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  2. Актуальләштерү (укучыларны яңа материалны үзләштерүгә әзерләү)

Исем һәм фигыль сүз төркемнәре белән без таныш инде, татар телендә фигыльнең бер төркемчәсе булган  исем фигыль дә бар. Бүгенге дәрестә исем фигыльнең лексик мәгънәсе, функцияләре белән танышырбыз.

  1. Укытучы. Димәк, исем фигыль берьюлы нинди ике мөстәкыйль сүз төркеменең үзенчәлекләрен үз эченә ала? (Исем һәм фигыльнең)

2 нче слайд. Исем өчен һәм фигыль өчен хас билгеләр чагыштырыла.

Исем фигыльнең ясалышын ныклабрак өйрәнү өчен, 3 нче слайдтагы таблицага күз салыйк. Игътибарыгызны башлангыч форма фигыльгә – у һәм – ү кушымчалары ялгану процессында (барлык төренә хас) соңгы авазының йә төшеп калуы (укы- уку), яки чиратлашуы (түк- түгү, сау- саву), яисә иҗекләр кушылу (тай- таю, төй- төю) кебек очракларга юнәлтегез.

Әйдәгез, исем һәм фигыль сүз төркемнәренең грамматик билгеләрен искә төшерик. (Җаваплар тыңлана; гомумиләштереп, нәтиҗә ясала.)

Сораулар:

1.Исем фигыль нәрсәне белдерә? (Эш, хәлнең исемен.)

2. Ул нинди морфологик билгеләргә ия? (Исем кебек килеш, тартым, сан белән төрләнә; фигыль кебек  барлыкта- юклыкта, юнәлеш формасында була)

3. Затланышсыз фигыль формасы буларак, исем фигыль нинди үзенчәлеккә ия? (Зат- сан белән төрләнми.)

4. Җөмләнең нинди кисәге булып килә ала? (Ия, аергыч, тәмамлык, хәл.)

Аңлашылганча, исем фигыль башка сүзләр белән бәйләнешкә керә, ягъни  исем  фигыль иялек килешендәге исем белән дә төшем килешендәге исем белән дә белдерелә ала. Бу нәтиҗәгә без үзебез килдек. Ә хәзер китаптагы кагыйдәләрне укыйк.  (Нәтиҗәләр чагыштырыла.)

-Укучылар, без исем фигыльнең лексик мәгънәсен, грамматик формаларын һәм синтаксик функциясен искә төшердек. Бу 3 принципның берсе төшеп калса, исем фигыль үзгәрер идеме? Әйдәгез, шуны ачыклыйк

- Исем фигыль нәрсәне белдерә? ( Процессны предметлаштыра.)

- Ә предметлаштырылган процесс дигән сүзләр нәрсәне аңлата? (Башкаручы зат билгесез.)

-         Димәк, исем фигыль билгеләмәсеннән үк аның затланышсыз фигыль формасы икәнен әйтә алабыз. Ә зат- сан категориясе морфологиягә карый

-         Димәк, лексик һәм морфологик принциплар үзара бәйләнгән.

-         Укучылар, исем фигыль- затланышсыз фигыль формасы, ә бу очракта ни өчен “зат”сүзе кулланылган? Ул нинди грамматик категориянең күрсәткече булып тора?

4 нче слайд.

I зат  баруым        баруыбыз

II зат  баруың       баруыгыз

III зат  баруы        барулары

(Бу- тартым кушымчалары, чөнки исем фигыль тартым белән төрләнә)

Иҗади бирем.

Ә хәзер такта янына 2 укучы чакырыла. Алар 5 нче, 6 нчы слайдтагы рәсемнәргә карап, исем фигыльләр кергән җөмләләр төзергә тиеш. Кем күпме җөмлә төзер?  7 нче слайдта терәк сүзләр (Әниләр, йөрсәң дә, кил, йөгер…)

8 нче слайд. Ял итү.

Әкрен генә басабыз.
Әзрәк уйнап алабыз.
Тиз-тиз чүгеп алабыз.
Аннан туктап калабыз.
Уңга таба бөгелик.
Сулга таба бөгелик.
Салмак кына әйләник
Җайлап кына утырыйк.

     Китап белән эш    

103 нче бит 174 нче күнегү.

Бирем. 1 нче, 2 нче җөмләләрне күчереп язарга. Исем фигыльнең астына – бер, исемгә күчкән исем фигыльнең астына ике сызык сызарга.

9 нче слайдта текст бирелгән

Мин татар баласы булып тууыма бик тә, бик тә сөенәм. “Әнием”, “әтием” дип татар телендә иң кадерле кешеләремә дәшә алуым белән горурланам. Әйе, әти-әнигә ярату хисен, бары тик, туган телдә генә җиткереп була.

-         Димәк, татар телен, аның стилистик үзенчәлекләрен  өйрәнсәк кенә сөйләмебез үтемле, матур, төзек булыр.Телне хөрмәтләгән  әти- әнисен дә хөрмәтләр. (Сәнгатьле, аңлап уку күнегүе үткәрелә. Эчтәлек буенча фикер алышына, исем фигыльләр табыла).

-         Ә хәзер шушы юлларны истә калдырганча языгыз, исем фигыльләрне билгеләгез. Күрәбез, укучылар, текстның эчтәлеген аңласак, аны яттан өйрәнмичә дә истә калдырырга мөмкин.

-         10 нчы слайд. “Әни  пешергән ботка.” Кашык берәү генә. Бу ботканы балалары ничек түкмичә ашарлар? Аларга ничек утыру ярдәм итәр? Җавапта исем фигыль кулланылсын. (Кара-каршы утыру)

IV. Йомгаклау өлеше.

Сораулар.

-         Исем фигыль нәрсәне белдерә?

-         Аңа нинди грамматик категорияләр хас?

-         Исем фигыль җөмләдә нинди синтаксик функция башкара?

Нәтиҗә. Исем фигыльне башка сүз төркемнәреннән аерыр өчен аның лексик мәгънәсен морфологик үзенчәлекләрен һәм синтаксик функцияләрен искә алырга кирәк, ягъни күрсәтелгән принциплар берлектә алынырга тиеш.

11 нче слайд. Яңа материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

          Тест

1. Исем фигыльне билгеләгез:

- алтау;

- буяу(карандашы);

- эшләү;

2. Исем фигыль

- процессны;

- предметлаштырылган процессны;

- предметны белдерә;

3. Исем фигыль:

- затланышсыз фигыль;

- затланышлы фигыль;

- зат-сан белән төрләнә;

4. Исем фигыль

- исемгә күчә;

- исемгә охшаган гына ;

- үзе исем;

5. Җөмләдә

- хәл;

- хәбәр;

- башка җөмлә кисәкләре булып килә.

12 нче слайд. Үзегезнең җапларыгыз белән чагыштырыгыз.

13нче слайд. Өй эше. 103нче бит,  кагыйдәләрне укып истә  калдырырга. Әниләргә багышланган кечкенә күләмле хикәя язарга.

Билгеләр кую.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока на "Исем фигыль""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Инструктор по туризму

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Разработка урока по татарскому языку Тема: Исем фигыль Класс: 6 сыйныф Максат: Укучыларның фигыль төркемчәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; исем фигыль, аның ясалышы, кулланылышы, үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү; балаларның аң- белемен,фикерләү сәләтен үстерү.Яшь буынга әхлакый тәрбия бирү. Җиһазлау: дәреслек, терәк схемалар, тест, компьютер, презентация. Дәрес барышы. Оештыру. Актуальләштерү (укучыларны яңа материалны үзләштерүгә әзерләү) Исем һәм фигыль сүз төркемнәре белән без таныш инде, татар телендә фигыльнең бер төркемчәсе булган исем фигыль дә бар. Бүгенге дәрестә исем фигыльнең лексик мәгънәсе, функцияләре белән танышырбыз. Укытучы. Димәк, исем фигыль берьюлы нинди ике мөстәкыйль сүз төркеменең үзенчәлекләрен үз эченә ала? (Исем һәм фигыльнең) 2 нче слайд. Исем өчен һәм фигыль өчен хас билгеләр чагыштырыла. Исем фигыльнең ясалышын ныклабрак өйрәнү өчен, 3 нче слайдтагы таблицага күз салыйк. Игътибарыгызны башлангыч форма фигыльгә – у һәм – ү кушымчалары ялгану процессында (барлык төренә хас) соңгы авазының йә төшеп калуы (укы- уку), яки чиратлашуы (түк- түгү, сау- саву), яисә иҗекләр кушылу (тай- таю, төй- төю) кебек очракларга юнәлтегез. Әйдәгез, исем һәм фигыль сүз төркемнәренең грамматик билгеләрен искә төшерик. (Җаваплар тыңлана; гомумиләштереп, нәтиҗә ясала.) Сораулар: 1.Исем фигыль нәрсәне белдерә? (Эш, хәлнең исемен.) 2. Ул нинди морфологик билгеләргә ия? (Исем кебек килеш, тартым, сан белән төрләнә; фигыль кебек барлыкта- юклыкта, юнәлеш формасында була) 3. Затланышсыз фигыль формасы буларак, исем фигыль нинди үзенчәлеккә ия? (Зат- сан белән төрләнми.) 4. Җөмләнең нинди кисәге булып килә ала? (Ия, аергыч, тәмамлык, хәл.) Аңлашылганча, исем фигыль башка сүзләр белән бәйләнешкә керә, ягъни исем фигыль иялек килешендәге исем белән дә төшем килешендәге исем белән дә белдерелә ала. Бу нәтиҗәгә без үзебез килдек. Ә хәзер китаптагы кагыйдәләрне укыйк. (Нәтиҗәләр чагыштырыла.) -Укучылар, без исем фигыльнең лексик мәгънәсен, грамматик формаларын һәм синтаксик функциясен искә төшердек. Бу 3 принципның берсе төшеп калса, исем фигыль үзгәрер идеме? Әйдәгез, шуны ачыклыйк - Исем фигыль нәрсәне белдерә? ( Процессны предметлаштыра.) - Ә предметлаштырылган процесс дигән сүзләр нәрсәне аңлата? (Башкаручы зат билгесез.) - Димәк, исем фигыль билгеләмәсеннән үк аның затланышсыз фигыль формасы икәнен әйтә алабыз. Ә зат- сан категориясе морфологиягә карый - Димәк, лексик һәм морфологик принциплар үзара бәйләнгән. - Укучылар, исем фигыль- затланышсыз фигыль формасы, ә бу очракта ни өчен “зат”сүзе кулланылган? Ул нинди грамматик категориянең күрсәткече булып тора? 4 нче слайд. I зат баруым баруыбыз II зат баруың баруыгыз III зат баруы барулары (Бу- тартым кушымчалары, чөнки исем фигыль тартым белән төрләнә) Иҗади бирем. Ә хәзер такта янына 2 укучы чакырыла. Алар 5 нче, 6 нчы слайдтагы рәсемнәргә карап, исем фигыльләр кергән җөмләләр төзергә тиеш. Кем күпме җөмлә төзер? 7 нче слайдта терәк сүзләр (Әниләр, йөрсәң дә, кил, йөгер…) 8 нче слайд. Ял итү. Әкрен генә басабыз. Әзрәк уйнап алабыз. Тиз-тиз чүгеп алабыз. Аннан туктап калабыз. Уңга таба бөгелик. Сулга таба бөгелик. Салмак кына әйләник Җайлап кына утырыйк. Китап белән эш 103 нче бит 174 нче күнегү. Бирем. 1 нче, 2 нче җөмләләрне күчереп язарга. Исем фигыльнең астына – бер, исемгә күчкән исем фигыльнең астына ике сызык сызарга. 9 нче слайдта текст бирелгән Мин татар баласы булып тууыма бик тә, бик тә сөенәм. “Әнием”, “әтием” дип татар телендә иң кадерле кешеләремә дәшә алуым белән горурланам. Әйе, әти-әнигә ярату хисен, бары тик, туган телдә генә җиткереп була. - Димәк, татар телен, аның стилистик үзенчәлекләрен өйрәнсәк кенә сөйләмебез үтемле, матур, төзек булыр.Телне хөрмәтләгән әти- әнисен дә хөрмәтләр. (Сәнгатьле, аңлап уку күнегүе үткәрелә. Эчтәлек буенча фикер алышына, исем фигыльләр табыла). - Ә хәзер шушы юлларны истә калдырганча языгыз, исем фигыльләрне билгеләгез. Күрәбез, укучылар, текстның эчтәлеген аңласак, аны яттан өйрәнмичә дә истә калдырырга мөмкин. - 10 нчы слайд. “Әни пешергән ботка.” Кашык берәү генә. Бу ботканы балалары ничек түкмичә ашарлар? Аларга ничек утыру ярдәм итәр? Җавапта исем фигыль кулланылсын. (Кара-каршы утыру) IV. Йомгаклау өлеше. Сораулар. - Исем фигыль нәрсәне белдерә? - Аңа нинди грамматик категорияләр хас? - Исем фигыль җөмләдә нинди синтаксик функция башкара? Нәтиҗә. Исем фигыльне башка сүз төркемнәреннән аерыр өчен аның лексик мәгънәсен морфологик үзенчәлекләрен һәм синтаксик функцияләрен искә алырга кирәк, ягъни күрсәтелгән принциплар берлектә алынырга тиеш. 11 нче слайд. Яңа материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү Тест 1. Исем фигыльне билгеләгез: - алтау; - буяу(карандашы); - эшләү; 2. Исем фигыль - процессны; - предметлаштырылган процессны; - предметны белдерә; 3. Исем фигыль: - затланышсыз фигыль; - затланышлы фигыль; - зат-сан белән төрләнә; 4. Исем фигыль - исемгә күчә; - исемгә охшаган гына ; - үзе исем; 5. Җөмләдә - хәл; - хәбәр; - башка җөмлә кисәкләре булып килә. 12 нче слайд. Үзегезнең җапларыгыз белән чагыштырыгыз. 13нче слайд. Өй эше. 103нче бит, кагыйдәләрне укып истә калдырырга. Әниләргә багышланган кечкенә күләмле хикәя язарга. Билгеләр кую.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 218 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.01.2020 209
    • DOCX 43 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ермакова Ирина Владимировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ермакова Ирина Владимировна
    Ермакова Ирина Владимировна
    • На сайте: 3 года и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 94992
    • Всего материалов: 242

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 120 человек из 43 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Психические защиты и психоаналитический взгляд на личное развитие

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек

Мини-курс

Управление коммуникациями в кризисных ситуациях

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История России: ключевые события и реформы

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 136 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 77 человек