Максат : икмәк турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү.
Бурычлар:
-пешерүчеләр хезмәте белән таныштыру;
- табышмакларга, сорауларга
дөрес җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү;
- милли ризыклар турында белемнәрен, әвәләү ысулларын ныгыту;
- икмәккә сак караш тәрбияләү.
Ысуллар һәм алымнар: әңгәмә,
сорау-җавап, тикшерү эш, презентация, икт уен, “Чайкала иген кырлары” аудиоязма
тыңлау.
Җиһазлау һәм материаллар:
ноутбук, бодай башаклары, сөлге, проектор, экран, поднос белән түгәрәк ипи,
әвәләү өчен тозлы камыр, ризыклар рәсемнәре, муляжлары; һәр балага алъяпкыч,
колпак, такта, стек, салфетка, тәлиңкә белән он, кечкенә тәлиңкә.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Исәнмесез,
балалар. Хәерле көн!
Балалар: Исәнмесез!
Мин
сезне күрүгә бик шат.Ә сез?
Балалар:
Әйе.
Тәрбияче: Балалар
әйдәгез бер беребезгә матур итеп елмаеп, әйбәт кәефебезне җибәрик. (Кулларын
учлары белән куеп өрәләр). Бүген нәрсә турында сөйләшүебезне белер өчен, мин сезне
өстәл янына чакырам. (зур вазада сөлге белән капланган башаклар тора). Балалар
бу нәрсә?
Балалар:
башаклар.
Тәрбияче:
Нәрсә башаклары?
Балалар:
Икмәк, ипи, бодай башаклары.
Тәрбияче:
Әйе, дөрес. Бу бодай, икмәк башаклары. Әйдәгез әле бер башакны алыгыз һәм
тотып карагазыз аларны. Нинди алар?
Балалар:
Сары, кытыршы, озынча, матур.
Тәрбияче: Башакларның бөртекләре дә бар, әйдәгез коеп карыйк әле
аларны. Әгәр бөртекләре җитешкән булса алар коела, ә җитешмәсә коелмыйлар. (бөртекләре
коела). Бөртекләре дә күпме?
Балалар: әйе, күп.
Балалар, татар халкы гомер-гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән
шөгыльләнгән. Ә ни өчен дип уйлыйсыз. (балалар җавабы).
Әйе, чөнки икмәк – ил тоткасы ул. Ипи һәммәбезгә дә кирәк. Иписез
табынның яме дә тәме дә юк. Икмәктән башка тормыш юк. Без һәркөнне ипи ашыйбыз,
ә ул безнең табынга килгәнче нинди юллар үтә икән? Минем
сезгә ипинең ничек табынга килүе хакында күрсәтәсе килә. Әйдәгез паласка утырып карыйк әле.
Презентация
карау.
Балалар: Тракторлар җир
сукалыйлар, тырмалыйлар, орлык чәчәләр. Комбайннар ура, суга, элеваторга
бөртекләрен ташыйлар,тегермәндә онны тарталар, камыр басып икмәк пешерәләр,
аннары кибетләргә сатуга җибәрәләр. Һәм без кешеләр кибеттән сатып алабыз. Ә
кемдер өйдә үзләре пешерәләр.
Тәрбияче: Менә хәзер сез белдегез
нинди авыр озак юллар үтеп, төрле һөнәр ияләре хезмәт иткәннән соң гына ипи
табынга килеп җитә. Балалар без эйттек оннан төрле-төрле
ризыклар пешерәләр. Ә сез нинди ризыклар беләсез?
Балалар: торт,
очпочмак...
Тәрбияче: ә сез
татар халыкның милли ризыкларын беләсезме?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Әйдәгез
әле бергәләп “Милли ризыклар” исемле уен уйнап карыйк. Мин
сезгә табышмак әйтәм, ә сез миңа җавап әйткән саен экранга оннан пешкән ризыклар
чыгачак.
1. Үзе түгәрәк,
Урыны түрдәрәк,
Эче тулы күзәнәк
Әчкелтем дә төчкелтем,
Бар нәрсәдән дә кадерлерәк!
Ул нәрсә – ипи.
2. Вак-вак кына итеп кисеп,
Өяләр аны таудай!
Чак-чак кына алып, өзеп
Аша, дустым, син шулай.
(Чәк-чәк)
3. Мин түгәрәк, хуш исле,
Ароматлы һәм баллы.
(Прянек)
4. Утырсам да мин менә
Тыйнак кына, тик кенә.
Эчем тулы ит кенә,
Май белән, дөге белән. (Бәлеш)
5. Бутап камыр басканнар.
Бәрәңге, ит, тоз салып,
Почмаклар
ясаганнар. (Өчпочмак)
6. Бәйрәм булса, мин өстәлдә.
Мин зур һәм баллы.
Мин чикләвекле, кремлы һәм
шоколадлы. (Торт)
7. Камыр эчендә бәрәңге
Йә, уйлап кара әле.
– Эченә бәрәңге, тары
ярмасыннан эчлек салып пешергән ашамлык (Кыстыбый)
8. 2 сүздән тора, татар халкының милли ризыгына керә (Кош теле).
Тәрбияче:
Әфәрин. Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер
әйдәгез әле шушы ризыклардан сайлап
өстәлгә милли ризыкларны өстәлгә тезәбез. Ә милли булмаган ризыклар югалачак.
Балалар: Ипи, чәк-чәк, бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, кош теле-милли
ризыклар, ә прянек белән торт югалдылар, алар милли ризык түгел.
Тәрбияче: Әйе. Прянек белән торт югалгач алар милли ризыклар
түгел. Әйдәгез әле бергәләп түгәрәккә басыйк һәм ял итеп алыйк.
Ял минуты:
Хәзер бераз ял итик,
Тәнебезгә көч кертик.
Аяк очына басып,
Гәүдәбезне төз тотыйк.
Пешекче апа кебек
Бергәләп камыр басыйк,
Менә шулай, менә шулай,
Тәмле пироглар ясыйк.
Аякларны бер уңга,
Бер сулга күтәрик.
Җитез спортсменнардай
Бергәләшеп йөгерик.
Тәрбияче: Әфәрин, булдырдыгыз. Балалар, ә ризыкларны кемнәр
пешерә?
Балалар:
Пешекчеләр.
Тәрбияче: Ә сезнең пешекчеләр буласы киләме?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Менә пешекчеләрнең киемнәре: алъяпкычлар, колпаклар. Аларны
киябез һәм пешекчеләр цехына барабыз, урындыкларга утырабыз.
Тактадагы рәсемнәргә карыйк әле. Нәрсәләр күрәсез?
Балалар:
ризыклар, батон, чәк-чәк....
Тәрбияче:
Әйе, бу балалар ризыклар. Ә минем әзерләнгән милли ризыкларым да бар. Шуларга
карап сез үзегез теләгән ризыкны камырдан әвәләрсез.
(Компьютердан
“Чайкала иген кырлары” дигән җыр куела.)
Балалар
әвәлиләр.
Тәрбияче: Кем әвәләп бетерде, үзенең ризыгын күргәзмәгә куя. Булдырдыгыз, балалар!. Балалар, сезгә бүгенге эшчәнлегебез
ошадымы? Нинди яңалыклар белдегез? Кемнәргә сөйлисез? Тагын нәрсә турында
беләсегез килә?
Балалар
җавабы.
Тәрбияче:
Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Рәхмәт сезгә!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.