Муниципальное
бюджетное дошкольное образовательное учреждение
«Детский сад
общеразвивающего вида № 23 «Золотой колосок»
Зеленодольского
муниципального района Республики Татарстан»
Конспект организованной образовательной
деятельности
Развитие творческих способностей
дошкольников в продуктивных видах деятельности
Тема:
“Зайчик в гостях у ребят”
(вторая младшая группа)
Закирова
Лейсан Фидаилевна
воспитатель
группы №5
Зеленодольск 2017
“Куянкай бездә кунакта”
Максатлар:
1)балаларда төрле материал һәм техник алымнар белән эшләү күнекмәләрен
формалаштыру; 2) балаларда әйләнә-тирә дөньяга, табигатькә карата эститик
күзаллауны үстерү; 3) кул моторикасын үстерү; 4) балаларда максатчанлык
тәрбияләү.
Бурычлар:
1) өйрәтү - куян турында яңа мәгьлүмәт бирү (яшәү
урыны, төсен алыштыру); 2) үстерү – балаларның куян турында булган күзалларын
үстерү; 3) тәрбия бирү – балаларда табигатькә карата уңай караш
тәрбияләү.
Сүзлек
белән эш – яңа сүзләр – өн, соры.
Җиһазлар
– интерактив такта, өстәл, уенчыу куян, уенчык төлке,
балаларга таратырга - куян рәвешендә киселгән шешә, мамык, клей, пумала, төсле
кәгаздән киселгән күзләр, борын,мыек.
Оештырылган
белем эшчәнлегенең барышы
- Исәнмесез,
балалар. Кәефләрегез ничек? Кояшны чакырабызмы? ( Әйе.)
-
Кояш чык, кояш чык,
Тәти
кашык бирермен,
Майлы
ботка бирермен.
Тәти кашык базарда,
Майлы
ботка казанда. (Анимацион кояш)
(Урындыкларга
утырабыз) (Ишек шакыйлар).
-
Балалар, ишетәсезме , безгә кемдер килә. Кем ашыга икән безнең янга? Балалар
карыйбызмы?
(балалар
янына кунакка уенчык куян килә)
Балалар,
нәрсә килгән икән безгә кунакка? (балалар җавап бирә)
Дөрес,
безгә кунакка куян килгән. (Слайд 1)
Балалар,
куян кайда яши? (урманда)
-
Әйе, балалар, куян безгә безгә урманнан
килгән. (слайд 2) Куян яши торган өй өн дип атала. (слайд 3)
-
Әйдәгез куянны сыйпап карыйк. (балалар
куянны тотып карыйлар)
-
Балалар, куянның йоннары нинди? (йомшак) Дөрес,
балалар.
(Балаларга
сораулар бирү ) Бу куянның башы. Ә сезнең башларыгыз кайда?
Әдилә,
бу куянның нәрсәсе? (колак)
-
Дөрес, Әдилә. Бу куяннын колаклары. Ә
колаклары нинди? (озын
(Шул
рәвешле сорау биреп җавап алу - күзләре, борыны, авызы, койрыгы, тәпиләре) (балалар
һәр нәрсәне кабатлап үзләрендә күрсәтеп бара)
-
Безнең Диләрә куянга багышлап шигырь
өйрәнеп килгән. Әйдәгез, тыңлап китик әле ( Диләрә сөйли )
-
Ак куян, куркак куян
Безгә
кунакка килгән.
Аның
койрыгы кыска,
Колагы
җиргә тигән .
-
Балалар, карагыз әле, куянның колаклары
нинди озын, ә койрыгы кыска икән. (слайд 4)
-
Безнең куян нинди йомшак калын тун кигән.
Шуңа күрә ул урманда салкын кышта да туңмый. Балалар, куян туңмас өчен һәр көн
иртәнге гимнастика ясый. Әйдәгез әле без дә куян белән бергәләп гимнастика
ясыйк.(Физ.минутка)
-
Балалар, сез беләсезме куян нинди төстә
була? (балалар җавап бирә - соры, ак) Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак(слайд
5)
-
Ни өчен куян шулай төсен алыштыра икән
соң? (слайд 6) Куян төсен алыштырып, бүредән һәм төлкедән кача. (слайд 7) Кар
да ак, куян да ак төстә. Төлке куянны күрмичә, узып китә. Шуңа күрә куян ике
төскә керә (слайд 8)
-
Балалар, безнең куяныбыз нигәдер
күңелсезләнә башлады. Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк әле. Куянның кәефен күтәреп
җибәрик әле.
-
Урманда аланда куяннар утыра, йөгерешә
куяннар (куян кебек ике кулны алга куеп ике аякта сикерү). Менә хәйләкәр төлке
килә (бер бала төлке була) . Качыгыз куяннар ( куяннар битләрен томалап
чүгәләп утыралар). Төлке куяннрны тапмады, үз юлы белән китте. Аландагы
куяннар тагын уйнап алалар, сикерешә куяннар. Менә хәйләкәр төлке тагын әйләнеп
килә, качыгыз куяннар. Куяннар уйнап күңел ачтылар, аннан өйгә качтылар.
(урындыкларга утырабыз).
-
Балалар, менә бит безнең куян елмая да
башлады.
-
Куянның кәефе тагын да яхшырсын өчен
әйдәгез аңа дуслар табыйк. Ничек дисезме, без сезнең белән хәзер үз кулларыбыз
белән аңа дуслар ясыйбыз. Әйдәгез әле, өстәл артына утырыйк.(өстәл артында куян
ясау) (җиһазлар, әйберләр алдан әзерләп куелган – куян рәвешендә киселгән шешә,
мамык, клей, пумала, төсле кәгаздән киселгән күзләр, борын,мыек).
-
Балалар, куянның ашыйсы килә. Куян
нәрсә ярата? (балалар җавап бирә) Әйе. Дөрес куян кәбестә, кишер ярата. (слайд
9) Әйдәгез куянны сыйлыйбыз. (слайд 10) Куян мә кишер аша , куян мә кәбестә
аша.
Менә без куян белән ничек күңелле итеп
уйнадык, аны сыйладык, күңелен күтәрдек. Ләкин куян баласына әнисе янына өенә
кайтырга вакыт җитте. Кайтып киткәнче куян сезгә үзенең күчтәнәчләрен өләшеп
чыгарга тели (куян балаларга конфетлар тарата). Куянкай сезнең белән саубуллаша.
(слайд 11 ).
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.