Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации
версия для слабовидящих
Главная / Другое / "Калфак бизәү"

"Калфак бизәү"

Тема: Калфак бизәү”

Максат: Татар халкының милли бизәкләре ләлә,кыңгырау, дүртяфрак, яфрак, өч яфрак белән таныштыруны дәвам итү, милли киемнәрне кабатлау калфакны милли бизәкләр белән бизәү.

Кирәкле җыһазлар: проектор, һәр балага калфак калыбы, пумала, милли бизәкләр, кайчы, салфетка, клей.

Дәрес барышы: Балалар дәрескә кереп мендәрләргә утыралар

Тәрбияче: Хәерле көн балалар! Кәефләрегез ничек?

Ә хәзер килгән кунакларга, янәшәдәге иптәшегезгә сәлам бирегез,  елмаегыз.

Балалар: Хәерле көн!

Тәрбияче: балалар әйдәгез әле бергәләп татар халкының милли киемнәрен искә төшереп китик әле.

Балалар: Күлмәк, читек, түбәтәй, калфак, камзул....

Тәрбияче: Әйе, балалар бик дөрес әйттегез. Әйдәгез хәзер аларны карап та үтик.

1 слайд.Татар халык киемнәре.

2 слайд. Калфаклар. Аларны кию тәртибе белән танышу. Карагыз әле алар ничек ничек бизәлгән?

Балалар җавабы:

Тәрбияче: Әйе, калфаклар татар халкынын бизәкләре белән бизәлгән, әйдәгез алар белән танышып китик.

Ләлә, кыңгырау, дүртяфрак, яфрак , гөлңимеш.

Слайларда карап танышу.

Ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Экраннарга күз салыйк. Түгәрәк эчендә кайсы бизәк юк. (ИКТ уен уйнала). Әфәрин балалар булдырдыгыз.

Балалар безнең Әминә “Калфагым” җырыннан өзек җырлап китәм ди.

Җыр тынлау.

Тәрбияче: Мин сезне хәзер өстәлләр янына чакырам анда сезгә калфак калыплары бирелгән сез аларны үзегез теләгәнчә бизәгез. Сез “ләлә”, “кыңгырау” чәчәген үзегез кисеп ябыштырырга тиешсез аның очен дүртпочмакларны икегә бөкләп карандаш эзе буенча кисәргә тиеш.

Йомгаклау: Тәрбияче: Балалр сез бүген нинди яңа белемнәр алдыгыз

Балалар җавабы:

Тәрбияче: Рәхмәт балалар без сенең белән бик күнелле итеп шөгелләдек.











  • Другое
Скачать материал
Автор Ахметшина Гульназ Рифовна
Дата добавления 24.03.2020
Раздел Другое
Подраздел Другое
Просмотров 32
Номер материала MA-091683
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

Популярные курсы

Нет результатов.