Инфоурок Другое Другие методич. материалыИярчен хәбәр җөмлә(урок объяснения нового материала).

Иярчен хәбәр җөмлә(урок объяснения нового материала).

Скачать материал

«Иярчен хәбәр җөмлә» (урок объяснения нового материала)

 

Тема: Иярчен хәбәр җөмлә (9 нчы рус сыйныфының татар төркеме өчен).

 

Дәрес төре: Яңа материалны аңлату дәресе.

Максат: 1) Иярчен хәбәр җөмлә турында мәгьлүмат бирү, бәйләүче чараларын, тыныш билгеләрен ачыклау.

 2) Укучыларның бәйнәлешле сөйләмнәрен, иярчен җөмләләр буенча белем-күнекмәләрен үстерү.

               3) Р. Фәхреддин хезмәтләренә таянып, укучыларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: дәреслек 43-45 нче битләр, “ Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы.                             

Җиһазлау: компьютер, схемалар.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1) Исәнләшү.

2) Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

II. Актуальләштерү өлеше.

а)- Укучылар, хәзер мин укыячак “Матур гадәтле бул” шигыреннән кушма җөмләне табыгыз:

               Кем рәнҗетми кечеләрне,

               Өлкәнгә ярдәм итә,

               “ Мин”, “ мин” дип кәперәйми,

                Дусларын хөрмәт итә,

                Каршы дәшми, ялганламый,

                Дөресен сөйли һәрчак,

                Гафу итә, үч сакламый,

                Сер саклый белә озак,

                Шул күркәм холыклы була,

                Тәрбияле, әдәпле...

                Син дә, дустым, булсаң иде

                 Шундый матур гадәтле!..

                                    (Йөзмөхәммәтова Д.Ш.)

(Укучыларның җавабын тыңлана, беренче җөмлә кушма җөмлә).

-Тезмә кушма җөмләме, иярченле кушма җөмләме? ( иярченле).

-Төзелеше ягыннан төре нинди? ( аналитик)

-Кайдан белдегез? ( бәйләүче чара – мөнәсәбәтле сүз )

-Мәгьнә ягыннан төре нинди? ( аналитик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә)

б)-Укучылар, бу шигырь юллары безне нинди булырга чакыра? ( әдәпле, матур гадәтле)

-Әдәпле, матур гадәтле кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? ( Укучылар җавабы тыңлана).

III. Яңа белем-күнекмәләрне үзләштерү өлеше.

а) – Укучылар, ә менә Р. Фәхреддин әдәпле кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш дип саный икән? Әйдәгез, аның нәсыйхәтләрен укыйк әле ( бер укучы компьютер ярдәмендә экранга чыккан текстны укый):

        (1) Хая шул: (2) ул эшләгән начар эшләреңнән оялу, тартыну. ( ялгыз мөнәсәбәтле сүз)

        (1) Кешедә хая нихәтле, (2) анда әдәплелек тә шулхәтле. ( парлы мөнәсәбәтле сүз)

        (2) Әдәпле кеше шундый ки, (2) ул башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим-шәфкать күрсәтер. (мөнәсәбәтле сүз + ки теркәгече)

        (1) Иң мөһиме: (2) әдәпле кеше үзен түбәнәйтә торган эш-хәрәкәтләрдән ерак торыр.

( көттерү интонациясе).

 

-Бу нәсыйхәттә безнең өчен яңа сүз бар ( хая ).

-Нәрсә соң ул хая? ( Тактадагы сүзлек эшеннән файдаланып укучы җавабы тыңлана).          

                  Сүзлек эше:

Хая – оялу, эшләгән начар эшләреңнән тартыну;

Тәүфыйклы - әдәпле, тәрбияле, әхлаклы, күркәм холыклы.

-Укучылар, бу нәсыйхәттәге төп фикерне бер җөмлә белән әйтеп карагыз әле? ( кешедә оят булырга тиеш, яңа сүз белән әйткәндә, хая булырга тиеш).

б) Укучылар,  әйдәгез беренче җөмләгә игътибар итик әле:

-Бу нинди җөмлә икән? ( иярченле кушма)

-Баш кисәкләрне табыйк әле. (башта укучылар әйтә, аннары  экранда дөреслеген тикшерү)      

-Димәк, монда ничә җөмлә? Җөмлә чикләрен билгелик әле,  ( башта укучылар әйтә, аннары  экранда дөреслеген тикшерү)      

-Баш җөмләләрдән чыгып иярчен җөмләгә сорау куйыйк. ( башта укучылар әйтә, аннары  экранда дөреслеген тикшерү)      

-Бәйләүче чара нинди? ( башта укучылар әйтә, аннары  экранда дөреслеген тикшерү)      

-Кайсы схемага туры килә? ( тактада берничә вариантта схемалар бирелгән була, укучылар шуннан дөресен сайлап алалар)                                                                                                                                                                                                                    

-Димәк, бу нинди җөмлә? ( Бу – аналитик иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә)             (башта укучылар әйтә, аннары  экранда дөреслеген тикшерү)

    

Һәрбер җөмләне шушы сорау нигезендә компьютер ярдәме белән тикшереп чыгу

в) Бергәләп нәтиҗә чыгару:

Иярчен хәбәр җөмлә я баш җөмләнең хәбәре урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән хәбәрне ачыклый. Ул, хәбәр кебек, нәрсә? нинди? нихәтле? күпме? нәрсәдә? кебек сорауларга җавап бирә.

Иярчен хәбәр җәмләнең синтетик төре юк. Аналитик хәбәр җөмлә баш җөмләгә ялгызак һәм парлы мөнәсәбәтле сүзләр, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ялгызак мөнәсәбәтле сүз янында ки теркәгече, көттерү интонациясе ярдәмендә бәйләнә.

IV. Алган белемнәрне ныгыту, формалаштыру.

а) 57 нче күнегү. Бирелгән җөмләләрне уку, мәгънә ягыннан төрен әйтү; иярчен хәбәр җәмләнең нинди чаралар ярдәмендә бәйләнүен әйтү.

б) 1 нче вариант. 59 нчы күнегү. Тиешле бәйләүче чаралар куеп, иярчен җәмләләрне баш җөмләгә бәйләгез. Барлыкка килгән җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез.

(1 укучы тактада эшли).

     2 нче вариант. Гади җөмләләрдән торган текст бирү. Шул тексттагы җөмләләрне аналитик иярчен җөмләләргә өйләндереп язарга. Мәгънәсен бозмый торган сүзләр өстәргә дә ярый. Һәм, әлбәттә инде, иярчен хәбәр җөмләгез дә булсын.

            “Оят – кеше өчен иң гүзәл сыйфатларның берседер. Оятлы кешене һәркем сөяр. Ул һәркем каршында кадерле һәм игътибарлы булыр. Акыллы бала оятлы булырга тырышыр. Оятын җуйган кешеләр акыллылардан саналмыйлар”.

в) Укучылар, мин сезгә өйгә эш итеп иярчен җөмләләр турында алган белемнәрне кабатлап килергә кушкан идем. Әйдәгез, хәзер белемнәрегезне тикшереп, тест эшләп алыйк (компьютер ярдәмендә тест эшләү: сораулар тактадагы экранга чыга, укучылар дәфтәрләргә җавапларын язалар).

1) Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?

            а) 12;  б) 14;   в) 2.

2) Иярчен җөмләләрнең төзелеше ягыннан ничә төре бар?

            а) 2;   б) 14;  в) 6.

3) Аналитик бәйләүче чараларга нәрсәләр керә?

            а) көттерү паузасы, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, тезүче теркәгечләр;

            б) көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;

            в) көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр, ялгызак һәм парлы мөнәсәбәтле сүзләр.

4) Синтетик бәйләүче чаралар:

            а) кушымчалар, янәшә тору, парлы мөнәсәбәтле сүзләр;

            б) кушымчалар, ияртүче теркәгечләр, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;

            в) кушымчалар, янәшә тору, бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

5) Төзелеше буенча нинди иярчен җөмләнең бәйләүче чарасы иярчен җөмлә составында була?

            а) синтетик;  б) аналитик;  в) аналитик, синтетик.

6) Шулай, шулай булса да, шуңа нинди сүзләр?

            а) ияртүче теркәгечләр;  б) ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;  в) тезүче теркәгечләр.

7) Нинди ияртүче теркәгеч, күбесенчә, баш җөмләдә килә?

            а) чөнки;  б) гүя;  в) ки.

8) Кушма җөмләдә, ялгызак мөнәсәбәтле сүзле баш җөмлә иярчен җөмләдән соң урнашып, мөнәсәбәтле сүз беренче урында булмаса, нинди тыныш билгесе куела?

            а) сызык;  б) өтер;  в) ике нокта.

9) “Кем эшләми, шул ашамый” җөмләсенә кайсы характеристика туры килә?

            а) синтетик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә;

            б) аналитик иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә;

            в) аналитик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә.

10) “Иптәшең нинди, сиңа хөрмәт тә шундый” җөмләсенә кайсы характеристика туры килә?

            а) синтетик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә;

            б) аналитик иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә;

            в) аналитик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә.

- Әйдәгез, хәзер җавапларын тикшерәбез (компьютер ярдәмендә тест җавапларын тикшерү):

            1) б);   2) а);   3) в);  4) в);  5) а);   6) б);  7) в);   8) а);   9) в);  10) б).

- Ә хәзер инде һәркем үзенә үзе билге куйсын:

                                    9 – 10 дөрес җавапка – “5”ле;

                                    7 – 8 дөрес җавапка – “4”ле;

                                    5 – 6 дөрес җавапка – “3”ле;

                                    4 һәм 4 тән ким дөрес җавапка – “2”ле куегыз.

V. Өй эше бирү өлеше.

            60 нчы күнегү. “Татар халык мәкальләре” китабыннан иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләсе булган 5 – 6 мәкаль табып язарга.

VI. Йомгаклау өлеше.

а) – Без бүген дәрестә нинди җөмлә турында өйрәндек?

    - Иярчен хәбәр җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәләр?

    - Иярчен хәбәр җөмлә төзелеше ягыннан нинди генә була?

    - Иярчен хәбәр җөмлә баш җөмләгә нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә бәйләнә?

    - Иярчен хәбәр җөмлә нинди сорауларга җавап бирә?

б) Р. Фәхреддин нәсыйхәтләреннән үзегезгә нәрсәләр алдыгыз?

в) Әйе, укучылар, әдәпле кеше шундый ки, ул башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим-шәфкать күрсәтер. Һәм иң мөһиме: әдәпле кеше үзен түбәнәйтә торган эш-хәрәкәтләрдән ерак торыр.

г) Сау булыгыз, дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.

           

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Иярчен хәбәр җөмлә(урок объяснения нового материала)."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист контроля качества

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

«Иярчен хәбәр җөмлә» (урок объяснения нового материала) Тема: Иярчен хәбәр җөмлә (9 нчы рус сыйныфының татар төркеме өчен). Дәрес төре: Яңа материалны аңлату дәресе. Максат: 1) Иярчен хәбәр җөмлә турында мәгьлүмат бирү, бәйләүче чараларын, тыныш билгеләрен ачыклау. 2) Укучыларның бәйнәлешле сөйләмнәрен, иярчен җөмләләр буенча белем-күнекмәләрен үстерү. 3) Р. Фәхреддин хезмәтләренә таянып, укучыларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү. Материал: дәреслек 43-45 нче битләр, “ Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы. Җиһазлау: компьютер, схемалар.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 350 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.02.2020 762
    • DOCX 44 кбайт
    • 10 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Колесникова Надежда Витальевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 3 года и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 93157
    • Всего материалов: 234

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Маркетинг в сфере услуг: от управления до рекламы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 14 регионов

Мини-курс

Готовимся к ЕГЭ по литературе

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление и стратегическое развитие высшего образования

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе