Новогодняя скидка — 70% на все курсы только до 31 декабря!
Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации
версия для слабовидящих
Главная / Другое / Исследовательская работа по татарскому языку

Исследовательская работа по татарскому языку

Эчтәлек

Кереш

Төп өлеш

  1. Г. Тукай иҗатында халык мифларының чагылышы.

  2. Мифология сүзенә билгеләмә бирү.

  3. Кем ул шүрәле?

Йомгак

Әдәбият
































Кереш

Татар халык шагыйре Г. Тукай – әдәбиятыбыз күгендәге иң якты, иң кадерле, иң газиз шәхесләрнең берсе. Аның әдәби мирасы – безнең горурлыгыбыз,исеме һәм язмышы культурабыз тарихы белән аерылгысыз . Аңардан башка татар культурасы һәм сәнгатенең 20нче йөздәге үсешен күз алдына китерү мөмкин түгел. Г. Тукай гомеренең соңгы көннәренә кадәр рухланып иҗат итә. Үз идеалларына тугрылыклы булып кала. Без үзебезнең фәнни эшебезнең темасын “Кем ул шүрәле?”дип билгеләдек. Һәм үзебезнең алдыбызга Г.Тукай әсәрендәге шүрәле образын ачыклауны максат итеп куйдык. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  • Г. Тукай иҗатында халык мифларының чагылышы;

  • Мифология сүзенә билгеләмә бирү;

  • Шүрәле образына характеристика бирү.

Югарыда әйтелгән максат һәм бурычларга ирешү өчен безгә түбәндәге метод һәм алымнар ярдәм итәчәк:

  • фәнни – теретик тикшеренү методы;

  • чагыштыру алымы.

Төп өлеш


I.Г.Тукай иҗатында мифларның чагылышы.

Г. Тукай халкыбызның җырларын, әкиятләрен, мәзәкләрен, табышмакларын өйрәнүгә, аларны әсзрләрендә файдалануга зур әһәмият бирде. Ул халык авыз иҗатына таянып эш итте. Халык рухы аның әсәрләрендә зур урын алды. Халкыбыз тудырган әкиятләргә нигезләнеп шигъри әкиятләр иҗат итүнең матур үрнәкләрен дә безгә Г. Тукай бирде. “Суанасы”, “Кәҗә белән сарык”, “Шүрәле” әкиятен кем генә белми.

II. Мифология сүзенә билгеләмә бирү

Мифология (грекча “миф” – сүз, хикәят) –борынгыларның дөнья ,тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар. Персонажлар турындагы хикәятләре җыелмасы. Мифларны өйрәнү белән шөгыльләнүче фән тармагын да кайчакта мифология дип, яки конкрелаштырып , фәнни мифология дип йөртәләр.

Татар халкының йола - гадәтләренә, тормыш –көнкүрешенә, тарихына мөнәсәбәтле туган мифлары бар. Алар борынгы кешенеңхәл – әхвәлен, табигать куенындагы яшәүрәвешенкүз алдына китерү өчен әһәмиятле. Шунлыктан мифлар язма сәнгать тарихында да үз кыйммәтләрен саклыйлар. Мифка нигезләнгән әсәрләр кайсы халыкта гына булмасын,аларны классик югарылыкка җиткән җәүһәрләр дияргә нигез бар. Мифларга ышану кимегәннән соң да , мифология җирлегендә эшләгән поэтик образ тудыру алымы халык лирикасыннан тыш, язма поэзиядә дәвам иткән һәм тагын да камилләшеп, аңлы рәвештә кулланучы сәнгатьчә фикерләү чарасына әверелгән.

III.Кем ул шүрәле ?

Без әдәбият дәресендә Г.Тукайның “Шүрәле поэмасы белән таныштык. Шушы әсәргә таянып төшерелгән “Шүрәле” мултфильмын карадык. “Ә кем соң ул шүрәле?” дигән сорау мине кызыксындыра башлады.

Шүрәле –татар һәм гомум төрки мифологисе персонажы, урманда яши торган,күбесенчә явыз рух. Татар әдәбиятында безгә ул Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасы аша киң билгеле.

Шүрәле кыяфәте белән кешене хәтерләтә . кулларыозын. Урман буйлап йөргәндә алар тезгә,тез очларына тиеп китәләр, ә кайвакыт очлы үткен тырнаклары җиргә тиеп бара. Урман сукмагында биш сызык очраса . алар шүрәленең тырмак эзе имеш. Бармагы кургаш кебек каты, тырнаклары кәкре. Бармакларында йон бөтенләй юк, алар бик күп җыерчыклар белән чорналган. Шүрәленең тәне йөнтәс яки ялангач, башы кечкенә, күзләре зур. Кайчак колаклары бик озын, күкрәкләре аска салынып төшкән. Шүрәленең гәүдәсе кешедән күпкә зуррак,биегрәк. Чандыр, озын буе белән ул урман ешлыгында агачлардан аерылмый диярлек.

Шүрәле еш кына кешеләрдән калган алам – саламларга төренеп йори. Ул бигрәк тә иске бурек кияргә тырыша. Моның сәбәбе анык : шүрәленең маңгай турасында кечкенә мөгезе бар. Бүрек кашын төшереп, улшул мөгезен кеше күзеннән яшерергә тели.

Шүрәленең култык астында тишек бар. Аның аша шүрәленең бөтен әгъзәләре күренеп дә күренеп тора, имеш. Шуңа күрә бу зат кулларын беркайчанда югары күтәрми, чөнки култык астындагы тишеккә агач төртелеогә мөмкин. Халык ышанулары буенча, ул тишеккә таяк яки бармак тыксан,шүрәле үлә.

Җенес

Шүрәлеләр ир һәм хатын җенсендә булалар. Хатыннарның күкрәкләре, капчык кебек алгы якка асылынып төшкән, алар бу капчык-күкрәкләрен җилкәләре аша арткы якка күчереп куялар.

Яшәү урыны

Шүрәлеләр, билгеле булганча, карурманда күмәкләшеп,гаилә- көтүләр белән яшиләр. Күбесенчә яз- көз айларында, кояш чыкканда яисә батканда күренәләр. Җәйнең эссе вакытларында алар үз очларында гаиләләре янында качып яталар. Алар җир асты куышларында, буралап ясалган, яртылаш җиргә иңгән йортларда яисә агач куышларында гомер итәләр.

Шүрәлеләр яшәгән җирдә хәзинә була. Ышанулар буенча, ул хәзинәне аларның ата-бабалары җыеп калдырганнар. Алар үзләрен җиңгән кешеләргә шул хәзинәдән акча, алтын бүлеп бирәләр икән. Бу байлыкны тартып алырга теләп, бик күп каһарманнар һәлак булганнар.

Акыл дәрәҗәсе

Шүрәле бик тар карашлы, тар зиһенле һәм беркатлы зат. Ул әйткәнгә бик ышана. Шуңа күрә аларны “Урман сарыгы” дип мыскыллыйлар.

Шүрәле бармагы”

Кайбер ышанулар буенча шүрәле үз гомерендә берничә тапкыр бармагын алмаштыра. Урман сукмакларында шул бармакларны тапкан кешене шатлык биләгән, чөнки “Шүрәле бармагы” әйбәт булып саналган.

Шүрәле һәм кеше арасында мөнәсәбәтләр

Шүрәленең иң яраткан шөгыле – кешеләрне кытыклау . Гадәттә, кешене ул кытыклап үтерә. Шүрәле урманда яки юлда ялгышкешене күреп калса, аны ничектә тоткарлап калырга тырыша,бергә уйнарга тәкъдим итә, сөйләштерә. Кайчакта шүрәленеңбармаклары шулкадәр кычыта ки, ул юлда очраган иң беренче кешене күрү белән, “Әйдәле,кети – кети уйныйк!”, дип янына йөгерә...

Шүрәледән саклану ысуллары

Шүрәленең кытыклавыннан исән калу мөмкин түгел. Ләкин ул җиңел акыллы зат булганага, аны алдап яки башка ысул белән аннан котылырга мөмкин. Шүрәлегә тешне күрсәтергә ярамый. Ак тешләр аңарда азарт тудыралар һәм ул үзеннән –үзе кытыклый башлый. Тешләрне күрсәтү – һәләкәткә очрау дигән сүз. Очраткан кешегә шүрәле бертуктаусыз сораулар бирә. Аннан үзенә сорау биреп кенә котылырга мөмкин, чөнки шүрәле үзенә сорау биргәнне яратмый. Көләргә ярамый. Бу да шүрәленең азартын тудыра. Урманда ялгыз йөрергә кирәкми. Урманда йөргәндә эт белән йөрү яхшы, шүрәле эттән курка. Әгәр дә эт булмаса эт исемнәрен кычкырырга кирәк. Шүрәле “чух-чух”тан – чыбыркы һәм камчыдан курка. Шуңа чыбыркы – камчы шартлатыргакирәк . шүрәле тоздан, хәтта “ачы” сүзеннән курка. Урманда йөргәндә “ачы”, “ачы килә” кебек сүзләрне әйтеп йөрү комачау итми. . Урманда йөргәндә сәер тавышларга алданып барырга кирәкми. Шүрәле тар гына су аркылы да чыга алмый. Шуңа күрә бу ысул бик нәтиҗәле һәм еш кулланыла. Шүрәле сорарга мөмкин : “Бу суның башы кайда?”. Дөрес якка күрсәтергә ярамый. Чөнки ул тиз арада су башыннан урап киләчәк. Ялгыш юлдан җибәрсәң, “урман сарыгы” диңгезгә кадәр чыгара мөмкин. Шулай ук, әгәр үзең белән су алгансың икән, аны өстенә сибәргә кирәк. Шүрәле юеш кешеләргә тими

Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасында да шүрәлебер катлы. Ул шулай ук кети-кети уйнарга ярата. Аныңбармаклары озын һәм кәкре.


Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,
Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.

Ул утын алырга килгән егетне кытыкларга әйтә. Ләкин егет акыллы булып чыга. Ул шүрәленең бүрәнә ярыгына кыстыра. Бу күренеш шүрәленең беркатлылыгы турында сөйли. Г. Тукайның да шүрәлесе дә карурманда яши.

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.
һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.
Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр,
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр,
һич гаҗәп юк, булса булыр,— бик калын, бик күп бит ул;
Күктә ни булмас дисең,— очсыз-кырыйсыз күк бит ул!

Ул анда ялгыз яшәми. Егет кайтып киткәч, аңардан кардәшләре: “Былтыр кыстырганга,быел кычкырмыйлар2, диләр. Димәк аның белән бергә башка шүрәлеләр яши. Тукайның шүрәлесе дә кешеләр белән аралаша ала. Егет белән ул кешеләр телендә сөйләшә.

Йомгак

Мифология (грекча “миф” – сүз, хикәят) –борынгыларның дөнья ,тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар. Персонажлар турындагы хикәятләре җыелмасы.

Г. Тукай халкыбызның җырларын, әкиятләрен, мәзәкләрен, табышмакларын өйрәнүгә, аларны әсәрләрендә файдалануга зур әһәмият бирде. Ул халык авыз иҗатына, мифологияга таянып бик матур әсәрләр иҗат итте. “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”,”Шүрәле” әкиятен кем генә белми. Бу әсәрләрнеукып күпме татар халкының мифологик персонаңлары белән таныштык без.

Шүрәле” әкиятендәге шүрәле дә халык мифологиясеннән алынган персонаж. Ул шүрәлеләргә хас булган бөтен сыйфатларга да ия. Кешеләрне күрсә, алар белән кети – кети уйнарга ярата.

Ләкин ул җиңел акыллы зат булганга, аны алдап яки башка ысул белән аңардан котылырга мөмкин. Егет аның беркатлылыгын файдаланып бармагын кыстыра. Шүрәле – татар һәм гомумтөрки мифологиясе персонаңы, урманда яши торган, күбеснчә явыз рух. Татар әдәбиятында безгә ул Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасы аша киң билгеле.




Әдәбият

  1. Интернет челтәре

  2. Википедия

  3. Татар электрон энөиклопедия

  4. Әдәбият. 11 нче сыйныф өчен дәреслек. А. Г. Ахмадуллин һ.б. Казан: Магариф, 2005






































Научно – практическая конференция “Старт в науку”









Исследовательская работа по татарскому языку и литературе на тему:

Кем ул шүрәле?”















Выполнил ученик 5 класса

МБОУ СОШ с. Семенкино

Фаткуллин Тимур

Руководитель

учитель татарского языка

и литературы

Файзуллина Лейсан Фазимовна



Семенкино, 2018





  • Другое
Дата добавления 07.12.2018
Раздел Другое
Подраздел Другое
Просмотров 19
Номер материала MA-082669

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

Популярные курсы

Курс повышения квалификации
«Методы изучения национально-психологических особенностей и межнациональных отношений в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки «Технология: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации
«Основы системы профилактики безнадзорности и правонарушений несовершеннолетних в соответствии с федеральным законодательством»