Тимергалиева
Фарида Ахметовна
Тема: Исемнәрнең
килеш белән төрләнеше.
Максаты:
исемнәрнең килеш белән төрләнешен үзләштерү.
Планлаштырылган
нәтиҗәләр:
- шәхескә
кагылышлы – мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген үстерү;
- метапредмет
– кирәкле мәгълүматны эзләп табу күнекмәсен үстерү;
- предмет
– исемнәрнең килеш белән төрләнешен аңлау.
Дәрес
барышы.
I.
Мотивлаштыру-ориентлаштыру
этабы.
- Өй
эшен тикшерү.
а) тартым
кушымчаларын сыйныфташларына әйтәләр;
ә) 94
нче күнегү;
б) иҗади бирем.
2. Эш дәфтәрләрендә
матур язу күнегүләре.
3. Актуальләштерү.
- Исемнәрнең сан
һәм тартым белән төрләнешен аңлатыгыз.
4. Уку мәсьәләсен
кую.
-
Дәреслектәге
уку мәсьәләсен карагыз.
-
Мәктәп
сүзенә нинди кушымчалар ялганган?
-
Нинди
нәтиҗәләр ясый аласыз?
1 нче нәтиҗә:
- Исемнәргә
башка сүзләр белән бәйләнеп килсен өчен кушымчалар ялгана.
-
Дәреслектәге
нәтиҗәне укыгыз. Ул кушымчалар ничек атала?
2 нче нәтиҗә:
- Җөмләдә
сүзләрне бер-берсенә бәйләп килү өчен килеш кушымчалары ялгана.
-
Бу
күренеш ничек атала?
3 нче нәтиҗә:
- Бу
төрләнеш исемнәрнең килеш белән төрләнеше дип атала.
-
Татар
телендә ничә килеш бар?
4 нче нәтиҗә:
Татар телендә алты килеш бар.
Бүгенге дәрескә
уку мәсьәләсен куегыз.
Уку мәсьәләсе: Без бүген исемнәрнең килеш
белән төрләнешен өйрәнербез.
II.
Уку
мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).
96 нче күнегү.
-
Төркемнәрдә
килешләрнең исемнәрен һәм сорауларын истә калдырыгыз.
-
Бер-берегезгә
әйтеп карагыз.
4
нче
нәтиҗә:
- килешләрнең
исемнәре һәм сораулары ныгытырга таблица үрнәгендә һәр килешнең үз соравы
бар.
2 нче бирем. (Парлап эшләү).
97 нче күнегү.
-
Таблицадагы
нәтиҗәне кулланып,исемнәрне килеш белән төрләндерегез.
Тикшерү: килешен һәм сорауларын әйтә
барып, төрләндерәләр.
3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).
95нче күнегү.
-
Биремне
укыгыз.
-
Калын
хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең килешләрен билгеләгез.
Авылга – кая,
юнәлеш килешендә, музейга – кая, юнәлеш килешендә,бакчада – кайда? урын-вакыт
килешендә, паркта – кайда? урын-вакыт килешендә, урманны – нәрсәне? – төшем
килешендә, ишектән – каян? чыгыш килешендә, чәчәкләргә – кая? юнәлеш килешендә.
4 нче бирем (Ысул чыгару).
-
Исемнәрнең
килешләрен билгеләү өчен нишлисез?
Ысул:
- сүзне укыйм;
- бәйләнеп килгән сүздән сүзгә
сорау куям;
- сорауга карап, килешен
билгелим.
5 нче бирем
125
нче күнегү.
-
Биремне
укыгыз.
-
Кем
эшләргә тели?
7 нче бирем.
-
Дәрестә
алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.
нче бирем.
III.
Рефлексив
бәяләү этабы.
- Рефлексив
кабатлау.
-
Нәрсә
белдек?
-
Ничек
белдек?
- Бәяләү
(үзбәя, үзара бәяләү).
3. Өй эше.
а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;
ә) 97
кунегу 2олеш нче күнегү;
б) *
4. Алдагы дәрескә
проблема кую.
- Исемнәрнең килеш
белән төрләнешен нәрсәләргә карап билгелибез? (соравына).
- Бәлки, тагын
берәр билгесе бардыр?
- Алдагы дәрестә
шулар өстендә эшләрбез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.