Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыЭкспериментальная работа"Одаренные дети "

Экспериментальная работа"Одаренные дети "

Скачать материал

.  

 

Кукмара районы муниципаль белем бирү учреждениесе «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» Трыш авылы филиалы

 

 

 

Педагогик совет утырышында каралды

             Беркетмә №1 26.08.2012ел

 

 

 

 

Э К С П Е Р И М Е Н Т   ЭШЕ

 

 

Сәләтле балаларны олимпиадаларга һәм

 

конкурсларга әзерләү

 

 

                                                             Җитәкче:Укытуэшләре буенча

                                                                                                    директор урынбасары

Галиев Ильяс Расимович

 

                                                                         Автор: башлангыч сыйныф

                                                                    укытучысы

                                                                       Шарафетдинова Рәзинә Нурулловна

 

2014 ел

 

 

 

 

 

Аңлатма язуы

 

Эксперимент эшнең темасы:«Сәләтле балаларны олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләү»

 

Эксперимент эшнең  актуальлелеге

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.

Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы була диләр, ә безнең – укытучыларның бурычы – баланың сәләтен ачыклау, ихтыяҗын төрле яктан канәгатьләндерү, сәләтен үстерү.

«Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү-мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы», - дигән әдәбият галиме Г.Ибраһимов. Минемчә, бүгенге көндә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча раслый. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү - укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү, сәләтләрен ачу ул.

   Мөһим бурычларым берсе - укучыларны мөстәкыйль рәвештә иҗади фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, укучыларның эзләнү, тикшеренү һәм иҗади фикерләү эшчәнлеген активлаштыру, сәләтле балалар белән эшләү.

Куйган максат-бурычларымнан укучыларны актив иҗади эшчәнлеккә тарту, сәләтләрен ачу түбәндәге юнәлешләрдә алып барам

Максаты: Сәләтле балаларның шәхси ,иҗади сәләтен, интеллектуаль потенциалынүстерүнең системасын булдыру

Бурычлар:

1. Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү  һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру.

2. Сәләтле  балалар белән эшнең авторлык педагогиктехнологияләрен тудыру.

3. Педагогларның сәләтле балалар белән эшләүдә компетентлык дәрәҗәсен арттыру.

4. Укучыларга укытуның барлык баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белемнәр бирү

 

 

5. Сәләтле укучылар белән эшләү өчен, махсус биремнәр, анкета сораулары, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен, программалар төзү.

6. Укучыларның мәктәп, район һәм республика күләмендәге конкурсларда, олимпиадаларда катнашуы буенча отчетлар төзү.

7.  Укучыларның район, республика  чараларда катнашуын арттыру, аеруча призлы урыннар алуга, дәрестә һәм дәрестән соң даими эш  алып баруга кызыксынуларын үстерү.

8.  Олимпиадалар үткәрү турында положениеләрдә мәктәп, район,     республика олимпиадаларының үткәрелү шартлары белән даими таныштыру;

9. Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

10. Регионның, илнең реаль таләпләреннән чыгып, шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.

Эксперимент  объекты: Укыту процессы

 

Эксперимент  предметы: Укыту процессында сәләтле балалар

 

Экспериментта катнашучылар һәм эш бүленеше

 

Укытучы– автор һәм җитәкче .Ул программа эшли,балаларның иҗади сәләтен, интеллектуаль потенциалын өйрәнә. Укучыларны конкурсларга олимпиадаларга әзерли.

 

Балалар–1сыйныф укучылары

 

Ата-аналар– балаларның уңышлары,сәләтләре белән кызыксыналар,олимпиадалар,конкурслар үткәргәндә булышлык күрсәтәләр..

 

Эксперимент этаплары

Проект тормышка ашыру вакыты 3ел

2011-2012уку елы– проектлаштыру елы

Максат:

Мәктәптә сәләтле балалар белән эшләүсистемасын формалаштыру  өчен шартлар тудыру

 

 

 

Бурычлар

  • Норматив документ өйрәнү.
  • Сәләтле балалар белән эш программасы төзү
  •  Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү  һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру.
  • Сәләтле  балалар белән эшнең авторлык педагогик технологияләрен тудыру.

 

2012-2013 уку елы – эксперимент елы

Максат:

Сәләтле балалар белән эшләү системасын апробацияләү

Бурычлар:

  • Сәләтләрен билгеләү  диагностикасы  үткәрү
  • .Сәләтле балалар белән эшләү буенча методик күрсәтмәләр эшләү
  • Укыту һәм түгәрәк программаларын сәләтле балалар белән эшләүгә җайлаштыру
  • Педагогларның сәләтле  балалар белән эшләүдә компетентлык дәрәҗәсен арттыру.
  • Укучыларга укытуның барлык  баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белемнәр бирү
  • Сәләтлеукучылар  белән  эшләү өчен, махсус биремнәр, анкета сораулары, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен, программалар төзү.

2013-2014 уку елысәләтле балалар белән эшләүгә күчү һәм эшнең нәтиҗәлеге елы

Максат:Сәләтле балалар белән эшләүгә күчү  системасын булдыру.

Бурычлар:

  • Программаны тормышка ашыруны анализлау.
  • Балаларның конкурсларда,олимпиадаларда призлы урыннар алырга ирешү
  • Белемнәрен тормышта куллану булдыру
  • Эшләү нәтиҗәләрен  йомгаклау
  • Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.
  • Регионның, илнеңреаль таләпләреннән чыгып, шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.

 

Максатны тормышка ашыру өчен түбәдәге эш төрләре алып барыла:

1.Олимпиадаларга әзерләү, катнашу;

2.Түгәкләр;

3.Сыйныфтан тыш чаралар;

4.Шәһәр, мәктәп туры бәйгеләре уздыру, катнашу;

5.Вакытлы матбугатка язылу;

7)Театр, музейлар, экскурсияләр;

8)Төрле шәһәркүләм программаларында катнашу.

Сәләтле балалар исемлеге

ФИО

Предмет

1

Асхадуллин  Әмир

математика

2

Аглямзянова Әдилә

Окружающий мир,русский язык

3

Галияхметова Гәухәрия

Әдәби уку,литературное чтение

 

Сәләтле балалар белән эшләүнең педагогик нигезләре

Сәләтле бала нинди була соң ул?

Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының      бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар. Гадәттә, мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар. Ул фактларны, исем, фамилияләрне, сан, кагыйдәләрне җиңелрәк исендә калдыра, яңа теманы тизрәк үзләштерә, мәсьәләләрне тизрәк чишә, хатасыз яза. Әмма сәләтлелек тормыш, көнкүрештә - бертөр­ле, ә фәндә икенче төрле мәгънә белдерә. Бер өлкәдә, әйтик, музыкага сәләтле бала ма­тематиканы бөтенләй белмәскә мөмкин. Сәләтлелекне психиканың хәтер, фикерләү, дикъкать кебек үзенчәлекләре белән бутар­га ярамый. Бу сыйфатлар турында гына сүз барса, алар кешегә барлык хәлләрдә дә бер­төрле ярдәм итәрләр иде. Кеше эшчәнлеге­нең төрле өлкәләрендә дә махсус сәләт кирәк. Укучының сәләте турында aның өлге­решенә карап фикер йөртәләр. Балалар үзара үзләренең белем алу активлыгы белән бер-берсеннән аерылалар: нәкъ менә шун­дый аерымлык аларның шәхси сыйфатлары­на караганда өлгерешенә күбрәк тәэсир итә.

    Әгәр баланы ул мәктәпкә кергәнче үк укыр­га, язарга, гади күнегүләрне үтәргә, мәсьәлә чишәргә, рәсем ясарга өйрәткән булсалар, I класстан aның психик сыйфатлары шөгыльләнгәнмәгән балаларныкы белән ча­гыштырганда, ныграк үскән була. Шул ук вакытта ярыйсы ук әзерлекле пассив бала мәктәптә укуда артта кала hәм әкренләп урта­ча укучы була. Әгәр дә кеше актив булмаса, аның төп психик функцияләре (сөйләме, хәте­ре, фикерләү сәләте) үсеше тоткарлана. Шулай итеп, хезмәттән, тырышлыктан башка та­лант сүнәргә, үсештән туктарга мөмкин. 

Әмма сәләтлелекнең фәнни аңлатмасы башкачарак. Баланың hәвәслелеген, талантын төрлечә билгеләп була. Тиешле шартларда яшәгән балаларның 2 - 9 проценты бик сәләтле була. Интеллектлылыгы яшьләренә туры килгән балалар 50 процент тәшкил итә. Алар дөньяны танып белүдә hәм hөнәри ос­талыкта гаять зур уңышларга ирешергә, мәктәптә белем алу елларында бик сәләтле балаларга тигезләнергә мөмкин.

Сәләтле баланың укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтү бик читен. Балачак hәм үсмерчакның hәp чоры теге яки бу белемне җиңелрәк үзләштерүгә көйләнгән. Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылма­са, алга таба aның бу сыйфаты бөтенләй юга­лырга мөмкин.

Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, hәвәc булуын билгели ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, соци­аль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш. , без укучылар белән төрле юнәлештә эшләр алып барабыз.

 

 

 

 

 

Олимпиадага,конкурсларга  әзерләнгәндә

 Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр барган хәзерге чорда сыйфатлы  белем бирү зур әһәмияткә ия. Чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә. Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора.

Сәләтле балалар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең  иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Мәктәбебез, мәгариф системасын модернизацияләү шартларында индивидуаль һәм дифференциаль алымнар кулланып, укучы шәхесен үстерү юнәлешендә эшли. Сәләтле балалар һәр мәктәптә дә бар. Мин аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү. Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә.

Укучыларның сәләтен барлау һәм үстерү өчен ел дәвамында системалы эш оештырыла. Ул да берничә этаптан тора:

Сентябрь аенда ук балаларның кызыксынуларын һәм сәләтен ачыклау максатыннан иҗади эш, эзләнү эше һәм проект ясау эшен тәкъдим ителә. Шушы өч төрле эш балалар турында беренчел күзаллау барлыкка китерә. Ел дәвамында уку процессында һәм сыйныфтан тыш чараларда катнашкан укучылар арасыннан яңа талантлар ачыклана. Укытучы халкында шундый гыйбарә яши: «Укытучысы нинди – укучысы шундый».. Һәр сыйныфта татар теле һәм математика,әйләнә-тирә дөнья фәненнән сәләтле, иҗади фикерләүче балалар бар, ләкин һәркайсына юл табарга, кызыксындырырга гына кирәк. Мондый балалар белән эш түбәндәге формаларда алып барыла: дәрестә һәм өйдә иҗади биремнәр эшләү, дәрестән соң калып, түгәрәктә шөгыльләнү.һ.б

Һәр сыйныфта фәнгә карата нык кызыксыну, күп белергә теләү хисләре белән янган укучылар бар. Аларның сәләтен тагын да үстерү, фәнгә карата кызыксыну максатыннан, без укучылар белән төрле юнәлештә эшләр алып барабыз.

     Мәсәлән, шуларның берсе –олимпиадага әзерләү.

     Без, укучыларым Әдилә,Әмир белән олимпиадага әзерлек эшләрен уку елы башыннан башладык. Иң беренче булып, мин сәләтле балалар белән эш планы төзедем. Планыма индивидуаль эш, өстәмә әдәбият белән таныштыру, әдәби әсәрләр уку юнәлешләрен керттем. Әмир олимпиадага әзерләү барышында үзен җитди, тырыш яктан күрсәтте, игътибарлы булуын тагын бер кат раслады. Ул бик күп чыганаклар белән эшләде. Әзерлек барышында үзенең күп белүе, тирән белемле булуы белән таң калдыра иде. Мин аңа зур өметләр багладым. Һәм ул минем өметләремне аклады.

     Моңа ирешү өчен алда әйткәнемчә, күп эшләр эшләргә, күп утырырга, әзерләнергә туры килде. Әмирнең тырышлыклары мәктәпкә зур җиңү алып килде.

Бүгенге мәгариф системасы белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балалар үстерү максатын күздә тотып оештыруны таләп итә, чөнки һәр кеше — шәхес. Аларның һәрберсенә аерым психологик һәм әхлакый үзенчәлекләр, кызыксыну һәм һәвәслек сыйфаты хас, һәркем чынбарлыкны үзенчә күрә. Укытуны сыйфатлы итүдә индивидуаль­ләштерү һәм дифференцияләштерү укытучы  эшендә төп юнәлеш булырга тиеш.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, укучылар белән индивидуаль эшләү өчен:

Алар  белән  һәрвакыт  бәйләнештә булырга;

Хезмәтеңне теләп, яратып башкарырга;

уңай энергия ала һәм бирә белергә;

тормышка ышаныч белән карарга өйрәнү мөһим.

 

3 еллык  эш нәтиҗәләре

Фамилия

Класс

Вид деятельности, название конкурса, его статус и место проведения

Результаты, занятое место

1

Асхадуллин Амир

1

олимпиада по математики, всероссийский2012;

 

1 место

 

2

Аглямзянова Адиля

1

олимпиада по математики, всероссийский2012;

 

1 место

 

3

Аглямзянова Адиля

2

Всероссийскийдистанционный марафон «По страницам любимых сказок », российский,3-место, 2013;

3 место

 

4

Галияхметова Гаухария

2

всероссийский дистанционный марафон«Экологическая азбука», российский, 2013;

1-место

 

5

Аглямзянова Адиля

2

всероссийский дистанционный марафон«Экологическая азбука», российский

2-место

 

6

6

Аглямзянова Адиля

3

всероссийский дистанционный марафон «Азбука животного мира», ученика,2013;

1-место

 

7

Галияхметова Гаухария

 

3

всероссийский дистанционный марафон «Азбука животного мира»,2013;

1-место

 

 

8

Асхадуллин Амир

3

всероссийский математический конкурс «Ребус», 2013;

 

1-место

 

9

Аглямзянова Адиля

3

олимпиада по окружающему миру,всероссийский,1-место,2013;

 

1-место

 

1110

Аглямзянова Адиля

3

предметная олимпиада по окружающему

миру,2014

1-место

 

1111

 

Галияхметова Гаухария

 

3

предметная олимпиада по русскому

 языку,2014г

1-место

 

1212

Асхадуллин Амир

3

предметная олимпиада по математики,

2014г

1-место

 

 

 

Күренекле педагог А.С.Макаренко: “Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерергә кирәк. Әгәр минем күзаллавымда аерым шәхесләр, анда-монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, әгәр мин аларга коллектив үлчәвеннән башка гына якын киләм икән, мин  моннан бернәрсә чыгара алмаячакмын”, - дигән.Чыннан да, коллективта гына сәләтне аерып алырга, үстерергә мөмкин. Әгәр дә алда әйтеп үтелгән шушы эшләр оештырылмаса, бәйгеләр үткәрелмәсә,  без ничек итеп, балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуларын күрер идек тә, алар үзләренең булган сәләтләрен  кайларда күрсәтер иделәр.

Эксперимент эшенең көтелгән нәтиҗәләре

1. Балаларның танып-белү активлыгын үстерү,шәхси ,иҗади сәләтен, интеллектуаль потенциалын үстерүнең системасын булдыру

2. Мәктәп, район, республика, Россия күләмендә оештырыла торган олимпиадаларда

конкурсларда актив катнашу.

 

3.Балаларның конкурсларда,олимпиадаларда призлы урыннар алырга ирешү

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият:

 

1. Олимпиада әзерләү өчен ярдәмлек.Интернет матерал.

 

2.Федотова Н.К. Из опыта работы с одаренными детьми .Вестник НГУ. Серия Педагогика.

 

3.Интернет -ресурс.

 

4.Лейтес Н.С. «Возрастная одаренность школьников» М.,Академия,2009

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кукмара районы муниципаль белем бирү учреждениесе «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» Трыш авылы филиалы башлангыч сыйныф укытучысы Шарафетдинова Рәзинә Нурулловнаның   эксперимент эшенә

РЕЦЕНЗИЯ

 

 

«Сәләтле балаларны олимпиадаларга һәмконкурсларга әзерләү»темасына эшләнгән экспериментэше укытучы тарафыннан тулысынча ачып бирелгән,эксперимент эшенең таләпләренә туры килә.Укытучы сайлап алган эш иң актуаль проблемаларның берсе булып тора.Укучыларны мөстәкыйль рәвештә иҗади фикер йөртү һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, укучыларның эзләнү, тикшеренү һәм иҗади фикерләү эшчәнлеген активлаштыру, сәләтле балалар белән эшләүне укытучы үз эшендә төп юнәлеш итеп алган.

Шарафетдинова Р.Н нын эксперимент эше   актуаль,чөнки һәр сыйныфта фәнгә карата нык кызыксыну, күп белергә теләү хисләре белән янган укучылар бар. Аларның сәләтен тагын да үстерү, фәнгә карата кызыксыну максатыннан, без укучылар белән төрле юнәлештә эшләр алып бара. Укытучы индивидуаль һәм дифференциаль алымнар кулланып, укучы шәхесен үстерү юнәлешендә эшли, нәтижәләр күренә,укучылары призлы урыннар алалар .

            Шарафетдинованың  эксперимент эше башлангыч сыйныфлар берләшмәсендә тыңланды һәм 2012 нче елның 26 августында педагогик совет утырышында каралды ,хезмәттәшләре югары бәя бирде.

Бу  эксперимент эшен башлангыч сыйныф укытучылары да үз эшләрендә куллана ала,ләкин азкомплектлы башлангыч мәктәпләрдә балалар саны аз булу сәбәпле, сәләтле балалар сирәк булыра мөмкин.

 

    КМО җитәкчесе            Н.М.Шагабиева

 

Укыту эшләре буенча

директор урынбасары             И.Р.Галиев

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Экспериментальная работа"Одаренные дети ""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по корпоративной культуре

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Одаренный ребенок

- это ребенок, который выделяется яркими, очевидными, иногда выдающимися достижениями (или имеет внутренние предпосылки для таких достижений) в том или ином виде деятельности. На сегодняшний день большинство психологов признает, что уровень,качественное своеобразие и характер развития одаренности - это всегда результат сложного взаимодействия наследственности (природных задатков) и социальной среды, опосредованного деятельностью ребенка (игровой, учебной,трудовой). При этом особое значение имеют собственная активность ребенка, а также психологические механизмы саморазвития личности, лежащие в основе формирования и реализации индивидуального дарования.

Одаренные дети обычно обладают отличной памятью, которая базируется на ранней речи и абстрактном мышлении. Их отличает способность классифицировать информацию и опыт, умение широко пользоваться накопленными знаниями.Большой словарный запас, сопровождающийся сложными синтаксическими конструкциями, умение ставить вопросы чаще всего привлекают внимание окружающих к одаренному ребенку. Маленькие"вундеркинды" с удовольствием читают словари и энциклопедии, придумывают слова, должные, по их мнению, выражать их собственные понятия и воображаемые события, предпочитают игры,требующие активизации умственных способностей.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 267 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.01.2015 312
    • DOCX 607.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарафетдинова Разина Нурулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1319
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и литературное чтение: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель начальных классов русского языка и литературного чтения

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 143 человека из 44 регионов
  • Этот курс уже прошли 221 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Курс повышения квалификации

Внедрение Федеральной образовательной программы начального общего образования

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 288 человек из 55 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 098 человек

Мини-курс

Судебные процессы и взыскание убытков: правовые аспекты и процедуры

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Самосовершенствование: шаги к личному росту и эмоциональному благополучию

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 253 человека из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 67 человек

Мини-курс

ИТ-инструменты в управлении документооборотом

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе