Инфоурок Другое Конспекты"дуслык" темасына сөйләм үстерү дәресе (5 нче сыйныф)

"дуслык" темасына сөйләм үстерү дәресе (5 нче сыйныф)

Скачать материал

 

 

 

Тема: ”Дуслык” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Максат: 1. Белем бирү максаты: дуслык темасына  карата өйрәнелгән лексик – грамматик материалны ныгыту, системага салу, эшчәнлекне планлаштыру, аны тормышка ашыру юлларын эзләү, нәтиҗә ясау.

2. Үстерү максаты: укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, диалогик һә монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

3. Тәрбияви: дуслыкның кешеләр арасында иң мөһим сыйфат булуына ышаныч формалаштыру.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.

Шәхси УУГ:

-укуга карата кызыксыну хисе;

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.

 

Метапредмет нәтиҗәләр.

Регулятив УУГ:

-кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып эшләү;

-укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

-эшләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).

 

Коммуникатив УУГ:

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

-парларда,төркемнәрдә эшли белү

 

Танып-белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;

-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;

-рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

-төрле структураларга нигезләнгән мәгълүматлар белән эшли белү.

 

Дәрес тибы: Б.С.Ү.

Җиһазлау: ноутбук,мультимедия проекторы,экран, презентация,карточкалар.

Сингапур структурасы: модель фрейер.

Дәрес планы

I.Оештыру:

1) исәнләшү, хәл сорашу;

2) һава торышы турында сөйләшү;

3) уңай психологик халәт тудыру.

 

II.Актуальләштерү:

1) аудирование;

2) өй эшен тикшерү;

3) кроссворд чишү;

4)дәреснең темасын ачыклау;

5)максатны билгеләү.

 

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1) Әкияттәге персонажларны билгеләү;

2) Модель Фрейер структурасы белән эшләү;

3) ял минуты ;

4) карточкалар белән эш

5 ) диалоглар төзү;

6) ситуатив күнегүләр;

 

IV.Өй эше.

 

V.Рефлексия.

 

VI.Йомгаклау.

 

Тема: ”Дуслык” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Максат: 1. Белем бирү максаты: дуслык темасына  карата өйрәнелгән лексик – грамматик материалны ныгыту, системага салу, эшчәнлекне планлаштыру, аны тормышка ашыру юлларын эзләү, нәтиҗә ясау.

2. Үстерү максаты: укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, диалогик һә монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

3. Тәрбияви: дуслыкның кешеләр арасында иң мөһим сыйфат булуына ышаныч формалаштыру.

Җиһазлау: ноутбук,мультимедия проекторы,экран, презентация,карточкалар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар.

- Хәерле көн!

- Хәерле көн һәммәбезгә

Белем үрен яулаганда

Уңыш юлдаш булсын безгә.

Гел “5” леләр алып торыйк,

Өлкәннәрне сөендерик,

Шушы изге теләк белән

Хәзер дәрескә керик.

Укытучы: ә хәзер укучылар бүгенге көн турында сөйләшеп алыйк әле.(слайд)

-          Бүген ничәсе ?

-          12 нче декабрь.

-          12 нче декабрь атнаның кайсы көне?

-          Шимбә көн.

-          Укучылар,  ә хәзер елның кайсы фасылы?

-          Кыш.

-          Ә кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-          Кар ява, көннәр кыска , төннәр озын ....

-          Ә бүгенге һава торышы турында нәрсәләр әйтә аласыз?

-          Бүен көн кояшлы, салкын....

-          Рәхмәт, ә хәзер тыңлап аңлыйбыз.

1.      Прослушайте и укажите слова со звуком (Ә)

белем, бүлмә, акыллы, уңган, әдәпле, каләм.

2.       Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.

      акыллы, тәрбияле, ярдәмчел,  кеше,горур, тәртипле.

3.       Прослушайте и подберите антонимы:

Усал –юаш

Акыллы –акылсыз

Уңган – ялкау

Тәрбияле- тәрбиясез.

-Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер өй әшләрен тикшерик әле. Өйгә эш итеп мин сезгә 76 нчы биттәге 1 нче күнегүдәге сүзләр белән җөмләләр  төзергә һәм аларны тәрҗемә итәргә кушкан идем. (Җөмләләрне укыйлар,тәрҗемә итәләр)

-Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер сезнең алдыгызда кроссворд бирелгән. Әйдәгез , шул сүзләрнең тәрҗемәләрен табып язып куйыйк әле. Безнең ачкыч сүз килеп чыгарга тиеш. Ачкычны таптыгызмы?

 -Дуслык сүзе.

- Укучылар, ә хәзер уйлап карагыз әле, без бүген дәрестә сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез икән?Дәресебезнең темасы нинди булыр?

- Дуслык.(слайд)

-Әйе, укучылар , Дуслык. Ә дәрестә  нәрсәләр эшләрбез икән?

- диалог  төзербез, күнегүләр эшләрбез, атарча сөйләшербез.

-Яхшы, укучылар, рәхмәт.Алдагы дәресләрдә без сезнең белән дуслык темасы турында сөйләшә башлаган идек.  Ә бүген дәвам итәрбез. Дуслык –ул иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кеше бәхетледер.Ә сезнеңчә ничек, укучылар? Бу  турыда күп шигырьләр, хикәяләр язылган.

-Әйтегез әле, кем ул дус?(слайд)

- бергә уйнаучы

- ярдәм итүче

- иң якын кеше

- дәрес әзерләргә булышучы

- серләреңне сөйлисең

- аңа ышанасың.

Дуслыкның билгеле бер кагыйдәләре бар.Нинди кагыйдәләре икән алар, уйлап карагыз әле?(слайд)

-          Гадел бул

-          Сабыр бул

-          Игтибарлы бул

-          Юл куй.

Яхшы , укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер экранга карыйк әле. Безнең кешеләр арасында гына түгел, ә хайваннар арасында да дуслык була икән. Без сезнең белән әкият иленә кайтып персонажларның да дусларын табыйк әле. Сез аларны беләсезме икән? Кайсы әкият геройлары?(слайд)

1)      Мәрхәмәтле Белоснежка һәм ...

2)  Крокодил Гена һәм .....

2)      Гали белән ...

3)      Кәҗә белән ...

Укытучы: Яхшы, укучылар, хәзер без сезнең белән МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасы буенча эшләрбез. Мин сезгә схема бирәм, шуны тутырырсыз. Нәрсә ул дуслык, дуслыкка хас сыйфатлар, уңай һәм кире мисаллар китерерсез.Сезгә бер минут вакыт бирелә. Аннан соң бергәләп тикшерербез. (Слайдта тикшерелә).

-          Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Эшебезне дәвам итәбез.Ә Сез ничек уйлыйсыз, дуслыкның нинди төрләре була? (слайд)

-          Кызлар дуслыгы

-          Малайлар дуслыгы

-          Туганнар дуслыгы

-          Китап белән дуслык

-          Халыклар дуслыгы.

-Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Халыклар дуслыгына тукталып китик әле. Безнең Республикага кагылышлы халыклар дуслыгы турында нәрсәләр беләсез?

-Безнең Республика күпмилләтле: татарлар, чувашалр, руслар....яши.

- Без  үзара ничек яшибез?

- Дус һәм тату яшибез. Төрле бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез.

Әйе, укучылар. Татарстаныбызда 115 милләт вәкиле яши. Чыннан  да, без бик тату яшибез. Милли бәйрәмнәребез: Сабантуй, Питрау бәйрәмнәрен бергә үткәрәбез, кунакка йөрешәбез.(слайд)

-          Ә хәзер эшебезне дәвам итәбез. Мин сезгә карточкалар өләшәм. Сез җөмләләрне дәвам итеп язарга тиеш буласыз. Ахырдын бер-берсен слайдтан карап  тикшерәләр, билге куялар).

1)      Минем   дустым ...  (бар)

2)      Мин дустым белән дәрес ...  (әзерлим)

3)      Дус –ул ......  ( иң якын кеше)

4)      Мин дустыма һәрвакыт ...  (булышам)

5)      Минем дустым ...., ...  (акыллы, ярдәмчел)

6)      Без кечкенәдән ...  (дуслар)

7)      Мин дустымны  .....(яратам)

Ә хәзер карточкаларны алмаштырабыз(һәм эшләрне слайдка карап тикшерәбез.

Яхшы, укучылар. Биремне бик яхшы үтәдегез.Дусларыгызга билге куегыз.(слайд)

Хәзер экранга карыйбыз.Сезнең алдыгызда диалог бирелгән. Төшеп калган репликаларны куеп диалогны укыгыз. (Парларда эшлибез).

- .........?

- Әйе, минем дустым бар.

-Ул ничәнче сыйныфта укый?

-    ........................

- Дустың нинди?

-..............

- Сез бергә нишлисез?

- ....

-Рәхмәт, булдырдыгыз.Әлеге биремне дә үтәп чыктык. Экранда ситуатив күнегүләр бирелгән. Әйдәгез, эшләп карыйк әле. Сез ничек әйтерсез икән?

- Предложи другу:

- Вместе поиграть;

- вместе готовить уроки;

- пойти в школу.

               Спроси у друга:

- готовил ли он домашнее задание;

 - Нравится ли ему спорт;

- на какой кружок он ходит.

Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Без сезнең белән дуслык турында мәкальләр дә өйрәнгән идек. Искә төшерик әле . (слайд)

Ә рус телендә шуңа охшаш мәкальләр бармы?  Уйлап карагыз әле. (Русча әйтәләр).

Йомгаклау. Яхшы, укучылар. Әйдәгез, бүген без дәрестә сезнең белән нәрсә турында сөйләштек икән, тагын бер кат искә төшерик әле.(слайд)

- Кем ул дус?

- Дуслык төрләре нинди?

- Дуслык нинди була?

Өй эше. “минем дустым” темасына хикәя язарга.

Рефлексия.(слайд)

Йомгаклап, шушы шигырь юлларын укып китәсем килә.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""дуслык" темасына сөйләм үстерү дәресе (5 нче сыйныф)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инженер по охране окружающей среды

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Максат: 1. Белем бирү максаты: дуслык темасына карата өйрәнелгән лексик – грамматик материалны ныгыту, системага салу, эшчәнлекне планлаштыру, аны тормышка ашыру юлларын эзләү, нәтиҗә ясау.2. Үстерү максаты: укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, диалогик һә монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.3. Тәрбияви: дуслыкның кешеләр арасында иң мөһим сыйфат булуына ышаныч формалаштыру.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 525 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.03.2020 246
    • DOCX 27.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Кожевникова Екатерина Александровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 3 года и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 90656
    • Всего материалов: 245

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Мини-курс

Продвинутые техники нарративного подхода в психологии

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 16 регионов

Мини-курс

Планирование проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эмоциональная сфера детей: диагностика, особенности и регуляция

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 28 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек