МИТИНГ
«СПАСИБО ВАМ ЗА ПОБЕДУ…»
Звучит
Гимн России.
1.Хөрмәтле
ветераннар, кунаклар! Еллар бер-бер артлы утә
тора, дөньяга
яңа
буыннар килә.
Ләкин
канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең
дә
хакы юк. Узган hәр
ел безне 1418 көнгә
сузылган Бөек
Ватан сугышыннан ераклаштыра. Бу бәйрэмне
без илебезнең
азатлыгы хакына уз кечләрен,
гомерләрен
кызганмаган Ватан сакчыларына, Бөек
Ватан сугышы ветераннарына, Эфганстанда hәм
Чечняда гомерләрен
аямаган батырлар истәлегенә,
хәрби
бурычларын намус белән
утәгән
солдатларга, офицерларга багышлыйбыз. Бәйрәм
белән
сезне!
Суз бирелә
мулла бабайга.
2. Хөрмәтле
кунаклар! Бу Җиңу зур
корбаннар аша килде hәм менә 70 ел
инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында
халкыбыз тудырган зур батырлыклар hәм кичергән зур
газаплар 70 ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел.
Кахарманнар даны мәнгелек.
СүЗ БИРЕЛЭ МӘЧӘЛӘЙ поселениясе үтәкчесенә Уразметов
Равиль Фаритовичка
1. Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
китсәләр дә, алар
кайтмады
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы.
1. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, купме
авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады.
1.Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре
өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең
белән, безнең арада.
Шигырьләр АВЫЛЫБЫЗНЫң…..Укый кызлар
2. Истәлеккә
куйган hәйкәлләрдә Булмасын дип бер дә хаталык Без аларны уртак исем белән
ҖИҢУЧЕЛӘР диеп
атадык
1. Ул елларны ничек онытасың
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына
Алып көче тоеп үзендә.
2. Ирләр китте, кызлар елап калды Шаулап калды иген
өлгереп. Басу
капкасына чаклы озата барды
Яше, карты, барсы өзелеп..
1. Эйе, авылда картлар, хатын-кызлар hәм балалар
гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде-
иген дэ игәргә,
балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка
төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, кемнәрдер,
корыч атларны иярләп, тракторларга
утырды. Ә сабан
артында-әле яңа гына
сабыйлыктан чыгып килә торган япь-яшь
кызлар hәм
малайлар. Сез бу батырлыгыгыз белән Җиңү көнен якынайттыгыз.
Рәхмәт сезгә!
Сүз бирелә тыл хезмәткәренә___----
2. Хөрмэтле
ветераннар! Кылдан нечкә hәм кылычтан
үткен Сират
күперен кичкән буын сез
Узе улсә дә, илне исән килеш
Безгә буләк иткән буын
сез.
Слово предоставляется представителю Администрации…
5 класс и садик -СТИХИ
1. Ветераннар! Чал чәчле
ветераннар!
Мәрхәмәтле изге
кешеләр!
Таңнар килә, hәрчак кояш
туа,
Нурлары бит сезнең шикелле.
Сез китмәгез таңнар туган
чакта
Алсу таңнар- сезнең даныгыз.
Шул таңнарны яулап алыр өчен
Коелды бит сезнең каныгыз.
Сезнең өчен Разия
Канюкаева шигыйрь укый «Мэңгелек ут
яна мэйданнарда»
2. Балалар, яшьләр! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы
гөлләрнең чәчәк атуын
курәсез икән, сез
шул иртәдәге өй
каршындагы агачларда кошлар сайравын ишетәсез икән,
белегез- бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп
калганнарның , фашизм тоткынлыгында үлеп калган
солдатларның ялкынлы тормышы бар.
1. Әгәр дә сезнең әбиегез йомшак куллары белән
башыгыздан сыйпый икән, узенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып
карый икән- белегез- ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабалырыгыз турында тирән
сагыш бар. Әгәр сез тыныч өйдә яшисез , иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә
үзегезнең дусларыгыз белән сөрләшеп утырасыз икән- белегез- бу җирдә сезнең
матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу
тормышның кадерен белегез, балалар!
2. Хөрмәтле иптәшләр! Бу бәйрәмдә без изге җиребезне
илбасарлардан саклап калган, аның азатлыгы өчен гомерен кызганмаган Ватан сугышы
кахарманнарына, Эфганстан, Чечня җирләрендә сугыш кырында хәлак булган,
хәбәрсез югалган якташларыбыз, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре
вакытсыз өзелгән авылдашлары-бызның якты истәлеге алдында баш иябез!
1:Кичер, әнкәй, кичер
Кайта алмавымны,
Чит ил туфрагында
Ятып калганымны.
2: Язмышымны белми Озак көткәнсеңдер
Кайтмый калмас ул-дип Өмет
иткэнсеңдер.
1: Барсын илгә бирдем
Ни бар кечем булды
Хәлак булуым да
Халкым өчен булды.
2: Кичер, әнкәй, кичер
Кайта алмавымны,
Чит ил туфрагында Ятып калганымны.
1. Сугыш кырында ятып калганнар өчен,
сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар өчен,
хэзерге вакытта хәрби бурычын үтәгәндә хәлак
булганнар өчен, инде
олы яшькә җитеп гүр иясе
булган ветераннар өчен
БЕР МИНУТЛЫК ТЫНЛЫК.
2. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгэн
батырларның истәлегенә ЧӘЧӘКЛӘР,
ГИРЛЯНДАЛАР КУЮ.
1. Хөрмәтле
ветераннарыбыз!
Алыгыз, сез, бүген бүләк итеп
Котлауларның иң зур бәйләмен
Каршылагыз тагын бик күп тапкыр
Якты көнне-Җинү бәйрәмен. Исәнлек-саулык
сезгә,
гомерегез матур җыр кебек, куңелегез кәр, йөзегез хәрчак кәләч булсын,
гаиләләрегезгә
муллык-иминлек телибез.
2. Замандашлар! Киләчәк буыннар,
сезгә
мәрәҗәгать итәбез!
Азатлык өчен гомерләре өзелгән
батырларның истәлеген
кадерләп саклыйк.
Аларның исеме,
онытылмас әшләре, якты
маяк булып, буыннардан буынга күчсен!
1. Каберләргә, hәйкәлләргә сукмак өзелмәсен.
Тыныч йоклагыз, батырлар!
БАРЫГЫЗНЫ да ТАГЫН БЕР тапкыр БЭЙРЭМ БЕЛӘН!!!
Ә ХӘЗЕР
БАРЫГЫЗНЫ ДА КЛУБКА БӘЙРӘМ КОНЦЕРТЫНА
ЧАКЫРАБЫЗ. РЭХИМ ИТЕГЕЗ!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.