- 30.09.2020
- 740
- 24
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Дәреснең барышы
I. Оештыру өлеше.
Уңай психологик халәт тудыру.
1. Дәреслекнең өске сул як почмагында сузык авазны белдерүче – авызы ачык шаян кеше йөзе шартлы билгесе белән таныштыру. Ул балалардан авазны әйтүне сорый.
Балалар <а> авазын әйтәләр. Укытучы <а> авазын сузып, җырлап әйтеп булганлыгын, бу вакытта авыздан чыккан һава агымының сизелмәвен әйтә. Тартыклар белән чагыштырып карап аңлатыла.
II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру
2. Рәсем һәм схемалар белән сүзләрне үзләштерүгә күнегүләр:
а) Беренче рәсемдә нәрсә ясалган? - Түгәрәк. Бу сузык аваз символы.
б) Башта сүзнең мәгънәсенә төшенү өчен әйтеп карагыз. Аннан сүз схемасы буенча АЙ сүзе, өйрәнелә торган <а> авазына басым ясап, берничә мәртәбә укыла. Сүз схемасының авазлары белән тәңгәлләштерелә. Таякчык белән күрсәтеп барыла. Шушы юл белән сүзнең аваз формасы график формага күчерелеп барыла. График схема ярдәмендә һәм практик эшчәнлек нәтиҗәсендә, укучы сүзнең һәр авазына һәм аның авазлар төзелешенә игътибар итә.
в) АТ сүзенең схемасы буенча да шундый ук эшләр башкарыла.
3. Китап шартлы билгесе белән бирелгән юлларны укытучы укый, сорауга җавап а лына. Дәреслекнең өске өлешендә бирелгән сюжетлы рәсемне карап, өйрәнелә торган аваз кергән сүзләр табыла. Авзның сүздәге урыны билгеләнелә.Мәсәлән, АТ, АЙ, АЛМА, АВЫЛ, АРБА һ.б. - сүз башында; МАЙМЫЛ, БАБАЙ – сүз уртасында. ДУГА, АЛМА, МАНАРА – сүз ахырында.
4. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сюжетле рәсем буенча җөмләләр төзү.
5. Тизәйткеч. Без-без, без идек...
6. А, а хәрефләре белән таныштыру. Баш һәм юл басма хәрефләр белән таныштырыла.
а) басма хәреф формасы үзләштерелгәннән соң, сузык авазның яңа билгесе – транскрипция эчендәге басма юл хәрефе белән таныштырыла.
Физкультминут.
Күзне челт-челт йомгалыйм,
Йомып бераз торгалыйм
Күзләр ял итсен әле,
Арыганым бетсен әле.
(Күзләрне йомабыз, ятып торган сигезле рәвешендә сулдан башлап ике тапкыр йөреп чыгабыз, 5 секунд йомып торганнан соң, акырын гына күзләрне ачабыз).
III. Ныгыту. Сүздәге авазларны ныгыту күнегүләре.
Игътибарны алма рәсеменә юнәлтеп һәр авазга басым ясап әйтеп чыгу. Шундый ук эзлеклелектә калган сүзләр дә кабатлана.
АЙ темасына әңгәмә. Р Миңнуллинның “Ай” шигырен тыңлау.
6 665 003 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем ХАМИДУЛЛИНА ЛЮЦИЯ САЕТГАРАЕВНА. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.