Татартсан Республикасы Ютазы муниципаль
района МБББУ “Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе”
1 сыйныфта
әдәби уку дәресенең план конспекты
[д] авазы, Д, д
хәрефләре.
Төзеде һәм үткәрде:
Яковлева А. Т.
21.11. 2014 ел
Әдәби уку
дәресенең план конспекты
1 сыйныф
Дәреслек:Әлифба.И.Х.Мияссарова,
Ф.Ш.Гарифуллина
Тема: [д] авазы, Д, д хәрефләре.
Теманың максаты: укучыларны тартык[ д] авазы, аның
үзлекләре, хәрефе белән таныштыру ,язырга өйрәтү; сөйләмнән авазны
аерып алу күнекмәсе формалаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү; укуга,язуга
кызыксыну,уңай мөнәсәбәт,тотрыклы танып белү мотивы тәрбияләү.
УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү,яза белү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне
аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.
Ресурслар: Әлифба 53-54 бит.
Дәрес барышы:
1. Оештыру моменты.
- Исәнмесез,балалар!
- Исәнмесез!
-Хəерле көннəр сезгə!
-Зиһен һəм тел ачкычлары
Телимен һəммəгезгə.
-Рəхмəт!
-Хəерле булсын безнең дəресебез!
-Хəерле булсын безнең һəрбер эшебез!
- Утырыгыз!
2.Үткәннәрне кабатлау,белемнәрне
актуальләштерү.
-
Укучылар, узган дәресләрдә өйрәнгәннәрне кабатлап алыйк әле.
- Экранда нәрсә
төшкән? (сыр, сөт)
- Алдагы дәрестә без
нинди хәреф һәм аваз белән таныштык? (С)
Төнлә чыксаң урамга,
"С" хәрефен
күрерсең
Ә кайда соң ул,-дисәң,
Күккә күзеңне төшер.
Әгәр болытлар булмаса,
Күрергә була аны.
Якты йолдызлар янында
Ярты айны-уракны.
- Әйе, шул, без алдагы
дәрестә с хәрефе һәм с авазы белән таныштык.
3. Дәрес темасын,максатын ачыклау.
Ияре дә,дугасы да үзендә.(слайд)
(Дөя)
Сезнең дөя күргәнегез бармы?
Дөя турында
мәг-т(слайд)
Дөя кызу
далаларда яши. Ул калган җәнлекләргә караганда үлән ашамыйча, су эчмичә бик
озак түзә ала. Аның аркасында бөкреләре бар. Шунда ул запаска май җыя. Шуның
өчен дөя атнадан артык сусыз һәм ашаусыз тора ала. Запаска җыйган майлары аны
тукландыра. Дөя – ул даланың корабы.
- Сез минем
килешәсезме?
- Ни өчен?
- Чөнки,
укучылар, дала – ул диңгез кебек зур, әллә ничә километрларга кадәр җәелгән.
Далада бик кайнар климат булганга күрә, дөя транспорт вазивасын башкара. Дөя
белән бик күп товарлар ташыйлар.Ул далада бик кирәк җәнлек.
- Хәзер әйдәгез, дөя сүзенең һәр авазын
әйтеп карыйк.
- Бу сүз нинди авазга башлана? Ул безгә
танышмы? (Юк, бу аваз безгә таныш түгел).
- Димәк, без бүген нинди яңа аваз белән
танышачакбыз?
- Без бүген [ д ] авазы белән
танышачакбыз.
- Димәк, укучылар, без бүген дәрестә
нәрсәгә өйрәнәчәкбез? (Без бүгенге дәрестә [д]авазы һәм аны билгеләүче д
хәрефе белән танышабыз. Яңа хәреф белән иҗекләр, сүзләр, җөмләләр укыячакбыз.)
4.Яңа теманы аңлату
Әлифбаның 53 битендәге дару ,дөя
рәсемнәренә һәм алар астындагы бер дәрәҗәле схемаларга карап, һәр сүздәге [ д ]
[д’ ] авазларын табу, урыннарын билгеләү.
- Шакмакта нинди аваз
күрсәтелгән? ( [д’ ] авазы)
- Әйдәгез, тикшереп
карыйк әле. Сүзне кабатлыйк. (дару)
-Ә бу шакмакта нинди
аваз күрсәтелгән микән, укучылар? ( [д’ ] авазы)
- Тикшереп карыйбызмы?
Сүне әйтик. (дөя)
[д’ ] авазы
- [ д ] авазы сузык
авазмы, тартык авазмы?
- Ни өчен тартык аваз
дип уйлыйсыз? Ул кайда ясала?
- Әйдәгез тикшереп
карыйк әле. Кулларны куйдык.
-Чөнки үпкәдән килгән
һава агымы тоткарланып кала. Ул тел,тешләр ярдәмендә ясала).
Нәтиҗә: [ д ] [д ‘]
авазы - яңгырау тартык аваз.
Экранда баганалап бирелгән кушылмаларны
укыту.
да
|
дә
|
ды
|
де
|
ду
|
дү
|
до
|
дө
|
|
ди
|
- 1 баганадагы кушылмаларны ничек
укыдык? Ни өчен?
- 2 баганадагы кушылмалар ничек укыла?
Физминутка.
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары – артка.
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез
Тезләрне кочаклыйбыз,
Башларны алга яшереп,
Азрак кына “йоклыйбыз”,
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.
“Кем күбрәк” уены
-Укучылыр, әйдәгез, д хәрефе кергән
сүзләр уйлыйк.
(Дамир, Диана, үрдәк, дәфтәр, радио,
идән,дару, дөя, дәрес, диван, дөге ... )
- Шул сүзләрнең берәрсен кулланып җөмлә
төзегез.
Дамир дөя күрде. Диана дөге алды.
Дәрестә дәфтәр кирәк.
Д хәрефе сүзнең кайсы урынында языла?
(Башында,уртасында)
- Ә хәзер үзегезнең исемегезне ярымтавыш
белән әйтеп карагыз. Дусларыгызга комачауламыйсыз.
- Кемнең исемендә д хәрефе очрады, шулар
баса.
-Әйе, шул, укучылар, д хәрефе безнең
Айдар, Радмир, Вилданда бар икән.
- Бу баш Д хәрефе. Без аны кайларда
язабыз? (Сүзнең башында, кеше, шәһәр, авыл исемнәрендә)
- Безнең авылның исеме ничек?
- Динә,Дамир, Диана, Диләрә исемнәре
баш хәрефтән языла.Димтамак та баш хәрефтән языла.
- Ә бу юл д хәрефе. (слайд)Бу хәреф сүзнең башында, уртасында, ахырында языла.
- (слайд)Д,д
Карточка белән эш.
Ил-дар, Ай-дар, Ди-нар – дус-лар.
Укучылар ,д хәрефе ничә аваз белдерә
икән?
-1 аваз белдерә. [ д ] [д’ ],
-Укучылар игътибар иттегезме д ны ничә
төрле укып була?
-Ничек белергә аның калын итеп [ д ]
дип, нечкә итеп [ д’] дип укылышын.
- Д янынында нечкә сузык булса, д
хәрефе нечкә укыла, ә д янынында калын сузык булса – ул инде калын итеп укыла.
Дилә, Надир – дуслар. Алар дачада
торалар. Дача зур, матур. Дәү әни килә.
5.Алган белемнәрне ныгыту,гомумиләштерү.
-Сезнең парталарыгызда карточкалар бар.
Шул карточкаларны алыгыз һәм аның почмагына без бүген өйрәнгән хәрефне язып
куегыз. Карточкада хәрефләр язылган ,сезгә бары тик Д хәрефен генә сызып
чыгарга кирәк.
Аплтнгдаөуевыдитхнк
Пбдневыоремтрдпмдотс
(слайд)
-Д сезгә ничә тапкыр очрады?(5)
-Әфәрин! Сез бик игътибарлы икәнсез.
Слайд
(анимированная азбука)
Юл д хәрефен язу.
Язмача юл д хәрефе белән танышу.
Язу алымы белән танышу.(слайд)
Д д
да, дә (Кушылма язу)
Дөя далада.( Жөмлә язу).
5.Йомгаклау.Рефлексия.
Укучылар, сез нинди яңалык алдыгыз?
- Нинди хәреф белән таныштыгыз?
- Дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез?
- Укучылар, дәрес тәмам. Сау булыгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.