Главная / Математика / Знаменитый математик Софья Ковалевская

Знаменитый математик Софья Ковалевская

hello_html_648175e3.gifhello_html_648175e3.gifhello_html_648175e3.gifhello_html_m7f3a9b2.gif








C:\Users\1\Desktop\kov1.jpg



Укытучының кереш сүзе.

Кадерле укучылар! Январь аенда бөек математигыбыз Софья Васильевна Ковалевскаяның туган көне. Бүгенге кичәдә без аның тормыш юлы белән танышып үтәрбез.

1 егет. “Хәзер миндә бик нык эшләү теләге барлыкка килде, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә, математика белән яки әдәбият белән, барыбер, бары тик бөтен барлыгым белән, эшкә генә “ чумарга”, үземне һәм кешеләрне онытырга”. Бу сүзләр Софья Ковалевскаяныкы. Бу вакытта аңа 37 яшь була. Ул, акыллы, чибәр, матур гадәтле, галим булып танылган була инде. Ул, барлык авырлыкларны җиңеп, атаклы галим исемен яулый.

Булган традицияләргә каршы чыга алган героик шушы чорда иптәшләренең белем алу мөмкинчелеге булмау сәбәпле һәм эш буенча тәҗрибә уртаклашу өчен алдынгы карашлы кешеләр бик аз булганлыктан, эш дәверендә төрле кыенлыкларны үзе генә башкара, ул ялгыз була. Ни өчен? Шуны аңларга тырышып карыйк әле.

1 кыз. Софья Ковалевская 1850 елның 3 нче январендә Мәскәүдә туа. Аның әтисе артиллерия генералы Василий Корвин – Курковский арсенал начальнигы була.

Әнисе, Елезавета Шуберт, әтисеннән 20 яшькә яшьрәк була. Соңыннан Ковалевская үзе турында түбәндәгеләрне әйтә: “Мин фәнгә карата теләкне бабамнан – венгр короле Матвей Корвиннан; математикага, музыкага, шигърияткә мәхәббәтне - әниемнең бабасыннан – астроном Шуберттан; әбием - чегәннән – булган гадәтләргә буйсынмауны алдым; ә калганнары - Россиядән”

2 егет. Соняга алты яшь тулгач, әтисе ялга чыга һәм Ветебск губерниясендәге үзенең туган төбәге Палибинода урнаша. Алар кызларын укытырга укытучы яллыйлар. Малевичның сүзләренә караганда, Соня акыллы кыз була. Ул бик дәртләнеп математик мәсьәләләр чишә һәм табигать күренешләре турында күбрәк белергә омтыла. Ул Соняда күбрәк рус әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләргә тели, әмма әтисе – генерал Корвин – Круковский кызының “арифметиканы яратуын” тели.

Ул вакытта укымышлы кешеләргә математика бик югары дәрәҗәдәге авыр фән булып исәпләнә.

2 кыз. ...Баланың кайсы да булса фән белән кызыксына башлавына нәрсә этәргеч булуын бервакыт та белеп булмый. Өйдә балалар бүлмәсенең бер стенасын, обойлар җитмәү сәбәпле, иске кәгазьләр белән ябыштыралар. Бу битләрдә сүзләр генә түгел, ниндидер формулалар да язылган була. Соня бу стена каршында, бу тамгаларның нәрсә аңлатуларын белергә теләп, бик озак вакытларын уздыра. Берничә елдан соң аңа Петербургта югары математика дәресләрен алырга туры килә. Укытучыны шаккатырып, ул дифференциаль исәпләүләрне, алар белән инде таныш булган кебек, бик җиңел үзләштерә. Дөрестән дә, күп формулаларны кыз инде белә, чөнки аның бүлмәсенең стенасын бизәп торучы битләр А.В. Островскийның дифференциаль һәм интеграл исәпләүләре буенча лекцияләре була. Бу лекцияләрне Соняның әтисе яшь вакытында язган була.

1 егет. 1863 елда Мариинскийдагы кызлар гимназиясендә математика һәм тел буенча бүлекләре булган математик курслар ачыла. Апалы - сеңелле Крюковскаялар шунда укырга керү теләге белән “яналар”. Анда кияүдә булмаган кызларны кабул итмиләр, шуңа күрә алар фиктив тормыш корырга да әзер булалар.

Кияү ” итеп Анюта өчен Владимир Ковалевский табыла. Әмма ул Анюта белән түгел, ә Софья Васильевна белән тормыш корачагын әйтә. Бу вакытта аңа 26 яшь, ә Софьяга – 18 була.

1 кыз. 1868 елның 15 сентябренда алар өйләнешәләр. Озак та үтми Софья Петербургта яшерен рәвештә, лекцияләргә йөри башлый, һәм ул яраткан фәне – математика белән шөгыльләнергә кирәклеген аңлый. Һәм Ковалевская, өлгергәнлек аттестатына имтихан биреп, чит илгә китәр алдыннан математиканы ныграк өйрәнү өчен, Страннолюбовка кире әйләнеп кайта.

1869 елның 3 апрелендә Ковалевскийлар гаиләсе һәм Анюта Венага китәләр. Әмма Софья Венада күренекле математикларны тапмый.

2 егет. Ковалевская Гейдельбургта “ бәхет ” эзләп карарга уйлый. Күп төрле “ Киртәләрне ” үтеп, университет комиссиясе рөхсәте белән, ул математика һәм физика буенча лекцияләрне тыңлый башлый. 1869 – 1870 нче уку елында өч семестер буенча ул эллиптик функцияләр теориясе курсларын Кенигсбергерда, физика һәм математиканы Кирхгофта, Дюбуа – Реймонда һәм Гельмгольцта тыңлый: химик Бунзен лабораториясендә эшли. Алар Германиянең иң танылган галимнәре.

Профессорлар аның барлык материалларны да шулай тиз үзләштерүенә исләре китә. Ул аяусыз эшләп, тиз арада югары математиканың элементлары белән таныша һәм бу аңа үзлектән ачышлар ясарга юл ача.

2 кыз. 1870 елның 3 октябрендә Софья Васильевна Берлинга Вейерштрасс янына китә. Карл Вейерштрасс ул вакытта бөек математик була. Бу “бәйләнчек” укучыдан котылу өчен, Вейерштрасс аңа, гиперболик функцияләр буенча мәсьәләләр бирә һәм икенче атнада килергә куша. Бу мәсьәләләр шуның кадәр авыр була, ул аларны математика факультетында укучы иң алдынгы студентларына гына бирә торган була.

Вейерштрасс аның киләсен инде күптән оныткан була, тик ул нәкъ бер атнадан аның кабинетына керә һәм мәсьәләләр чишелгән булуын әйтә. Профессор нык аптырашта кала, әмма мәсьәләләр дөрес чишелгән була.

1 егет. Профессор Вейерштрасс, Ковалевскаяны университетта математик лекцияләргә кабул итүләрен сорап, академик советка мөрәҗәгать итә. Әмма “югары совет” рөхсәт бирми. Берлин университетенда хатын – кызларны “законлы” студентлар рәтенә алу түгел, хәтта кайбер лекцияләрне тыңларга да рөхсәт ителми. Бөек галим аңа үзе дәресләр бирергә риза була.

1 кыз. Ковалевская галимнәрнең яңа математик хезмәтләрен өйрәнә, үзен укыткан укытучысының яшь укучыларының диссертацияләрен дә читтә калдырмый. Шул вакытта аның сәламәтлеге какшый.

Ковалевская үзенең беренче эшен “Кайбер класстагы өченче рангабель интегралларының эллиптик интегралларга китерелү”ен яза. Ул Сатурн боҗрасының аркылы кисеме овал формасында булуын билгели. Озак та үтми, Софья дифференциаль тигезләмәләр өлкәсендә тагын тикшерүләр алып бара.

2 егет. 1873 елның кышын һәм 1874 елның язын Ковалевская “Гомуми чыгарылмаларда дифференциаль тигезләмәләр теориясе”н өйрәнүгә багышлый. Ул бу эшен докторлык диссертациясе итеп күрсәтергә тиеш. Ковалевскаяның эше галимнәрдә соклану тудыра. Дөрес, соңрак, шуңа охшаган эшнең, Ковалевскаяга кадәр Франциянең бөек галиме Огюстен Коши тарафыннан язылган булуы билгеле була.

Үзенең эшендә Софья Васильевна теоремага төгәллек, гадилек кертә. Мәсьәләне «Коши – Ковалевская теоремасы» дип йөртә башлый һәм ул анализның барлык төп курсларына кертелә. Шуның белән аның уку еллары тәмамлана.

2 кыз. Гёттинген университетының советы Ковалевскаяга математика буенча докторлык дәрәҗәсе һәм иң югары мактау белән «сәнгать министры» исемен бирә.

1874 елда Ковалевская Россиягә кайта, әмма монда фән белән эшләү өчен мөмкинчелекләр, Европадагыга караганда, начаррак була. 1878 елның көзендә Ковалевскийларның кызлары туа.

1 егет. Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

Синең гомерең җыр булып

Яңгырлар бәхет илендә,

Йолдыз булып янарсың

Син туган ил күгендә.

1 кыз. Ярты елга якын Ковалевская урын өстендә ята. Врачлар аны коткара алуларына ышанычларын югалталар. Дөрес, яшь организм җиңеп чыга, әмма Софьяның йөрәге бик каты чир белән зарарланган була.

2 егет. Авыру үтте. Башны айлар буе

Чолгап торган томан сүтелде.

Маңгайда тир... гүя җәйге таңның

Беренче саф чыгы шикелле.

Мин күземне ачтым, дөнья якты,

Шатлык аңкый һәрбер сулышта.

Шундый сәер миңа, беренче кат

Аяк баскан төсле тормышка.

Хәят, яшьлек, сөю һәм бәхетнең,

Шат сурәте булып янымда

Ятып тора нәни кызым

Мамык кулы минем кулымда.

2 кыз. Ире бар, баласы бар, яраткан шөгыле бар. Бәхетле булу өчен барысы да бар кебек, ләкин Софья тормыштан һәм тирә - юньдәгеләрдән күпне таләп итә, ул максималист була.

Минем бурычым - фәнгә хезмәт итү», - ди Кавалевская. Әмма Россиядә эшен башкарырга аңа ирек бирмәячәкләр. Александр II үтерелгәч, кулга алулар, сөргенгә сөрүләр, җәзалап үтерүләр башлана. Ковалевскийлар ашыгыч рәвештә Мәскәүне калдырып китәләр. Софья Васильевна кызы белән Берлинга китә, ә Владимир Онуфриевич абыйсы янына – Одессага. Аларны хәзер башка бернәрсә дә бәйләп тормый. Хәзер инде Ковалевская эшләгәндә кечкенә Соня була.

1 егет. Владимир Онуфриевич 1883 елның 15 еннән 16 нчы апреленә каршы төнне үзенә үзе кул сала. Бу вакытта Ковалевская Парижда була.

Июль башында ул яңадан Берлинга кайта. Ул бу вакытта әле көчсез була. Аны укытучысы Вейерштрасс бик яратып каршы ала. Ул үзенең хезмәттәше Миттаг Леффлерга болай яза: “Хәзер, ире үлгәч, укучымның планнары тормышка ашырга бернәрсә дә комачауламый – ул Стокгольмада профессор вазифасын кабул итеп ала алачак”. Һәм галим Ковалевскаяны Швециядән килгән яхшы хәбәр белән шатландыра ала.

1 кыз. 1884 елның 30 январендә Ковалевская Стокгольм университетында беренче лекциясен укый, ул укып бетерүгә барлык профессорлар котлап һәм рәхмәт белдереп, аның янына киләләр. 1884 елның 24 нче июненнән Ковалевская үзенең “профессор итеп билгеләнүен” белә.

Софья Васильевна каты җисемнең әйләнүе турындагы иң авыр мәсьәләләрнең берсе буенча тикшерү эшләренә тагын да тирәнрәк керә бара.

Тик 1886 елның язында Ковалевская Анютаның бик нык авыруы турында хәбәр ала. Ул Россиягә бара һәм Стокгольмга бик авыр хисләр белән кайта. Инде ул үзенең башлаган эшенә кире кайта алмый. Ковалевская үзе турында, үзенең уйлары, хисләре турында әйтергә юл таба һәм моның белән бирелеп шөгыльләнә. Язучы Анна – Шарлотта Эдгрен – Лефлер белән бергәләп ул яза башлый. Хәзер инде ул әдәбияткә бирелә.

Ковалевскаяның, язучылар әйләнәсендә, дуслары бик күп була, әмма тормышта берүзе генә.

2 егет. 1888 елда ул яңадан үзенең мәсьәләсенә кире әйләнеп кайта.

1888 елның 6 декабрендә Париж академиясе Ковалевскаяны Борден премиясе белән бүләкли. Бу премия барлыкка килүгә 50 ел үтүгә карамастан аны барлыгы 10 тапкыр гына биргән булалар әле. Ә Ковалевскаяга кадәр бу премия 3 ел рәттән беркемгә дә бирелмәгән була.

2 кыз. Уңышы аны шатландырмый. Кирәк кадәр ял итмичә, дәваланмыйча, ул яңадан сәламәтлеген какшата. Ул башка математика белән шөгыльләнә алмый һәм ул яңадан әдәбияткә “мөрәҗәгать” итә. Рус халкы, Россия турында язып, Ковалевская туган иле турындагы сагышларны “томаларга” тырыша. Фәнни триумфтан соң чит җирләрдә яшәү аңа тагын да авыррак була. Әмма Россия университетларында урын алу мөмкинчелеге булмый.

1889 елның 7 ноябренда Ковалевскаяны Россия фәннәр академиясенең физика – математика бүлегенә член – корреспондент итеп сайлагач, ышаныч чаткысы барлыкка килә.

Күп татыдым җирдә мин ачысын

Үзәк өзгеч авыр сагышның.

Айлар түгел, еллар ... авыр хәсрәт

Тавы булып торды йөрәктә.

Бер минутлык күрешү бәхете белән

Инде, язмыш, мине бүләклә!

1 егет. 1890 елның апрель аенда Ковалевская, күренекле математик Буняковский үлгәч, аның урынына академия члены итеп сайларлар дигән өмет белән Россиягә кайта. Бу аңа үз илендә фән белән шөгыльләнергә мөмкинчелек бирер иде.

Петербургта Софья Васильевна Академия президенты бөек князь Константин Константинович янында 2 тапкыр була, берсендә аның белән һәм хатыны белән бергә иртәнге аш ашыйлар. Константин Костантинович атаклы галим – Ковалевская белән бик мөлаем була һәм Ковалевскаяның туган иленә кайтуы яхшырак булыр иде, ди. Ләкин Софья, член – корреспондент буларак, Академия берләшмәсендә катнашырга теләге барлыгын белдергәч, аңа хатын – кызларның мондый берләшмәдә булулары “Академия гадәтләре түгел!” икәнлеген әйтәләр.

1 кыз. 1891 елның 29 январендә Софья Ковалевская аңына килә алмыйча, йөрәк параличыннан үлә. Аңа бары тик 41 яшь була. Иҗат тормышының чәчәк аткан мизгеле!

Знаменитый математик Софья Ковалевская
  • Математика
Описание:

 Софья Ковалевская (в девичестве Корвин-Круковская) росла в семье состоятельного помещика, генерала в отставке. Ее дед и прадед по материнской линии были видными учеными: дед - член Петербургской Академии наук, прадед - астроном и математик, автор труда "О скорости ветра на Марсе".
Детство ее, до 18 лет, прошло в имении Палибино, расположенном на берегу озера, недалеко от Великих Лук. Она получила домашнее образование под руководством талантливых и внимательных учителей. Софья была второй дочерью (старшей была Анна), а в семье ждали сына, поэтому отношение родителей к ней было прохладное, о чем она с болью рассказывает в своих "Воспоминаниях". Это обстоятельство оказало влияние на формирование ее характера - все эмоции направлены внутрь.
Софья была разносторонне одаренным ребенком. В 12 лет ей в равной мере нравилась поэзия и математика, а в 15 начались серьезные занятия высшей математикой, и одним из преподавателей был А.Н. Страннолюбский, представитель блестящей плеяды педагогов 60-х годов XIX века, впоследствии преподававший в Морской академии.

Автор Салахова Гульсина Миннехановна
Дата добавления 08.01.2015
Раздел Математика
Подраздел
Просмотров 523
Номер материала 43924
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓