Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыЙола бәйрәме.Конспект.Кунаклашу бәйрәме (1-4 класс)

Йола бәйрәме.Конспект.Кунаклашу бәйрәме (1-4 класс)

Скачать материал

 

Кунаклашу (Йола бәйрәме.)

15 ел дәвамында безнең, мәктәптә “Туган тел” түгәрәге  эшләп килә. Бу түгәрәккә 1нче класстан алып 4 нче класска кадәр балалар йөри. Түгәрәктә  без борынгы җырлар,

уеннар өйрәнәбез , әкиятләр укыйбыз һәм  үзебез дә язабыз. Быел без үзебезнең мәктәптә “Кунаклашу ” бәйрәмен уздырдык  һәм сезгә дә, кадерле укучылар, тәкъдим итәргә булдык.

 Әзерлек эшләре ике атна  алданрак башлана: борынгы җырлар , уеннар өйрәнелә, әбиләребез чиккән сөлгеләр , ашъяулыклар, барысы да җыйнала.

     Зал матур итеп , искечә бизәлә. өстәл әзерләнә. өстәлгә эскәтер җәелә, самавыр, татар халык ашлары (бәлеш,өчпочмак, кыстыбый һ.б.) куела.

     Бәйрәм тапшыру формасында башлана.

- Исәнмесез, кадерле тамашачылар! Сезнең игътибарыгызга “Салават күпере” тапшыруын тәкъдим итәбез. Студиядә Азнакай 6 нчы мәктәп укучылары.

      Бүген без  сезнең белән татар халкының иң зур йолаларыннан   саналган « Кунаклашу»  бәйрәме турында  сүз алып барырбыз.

-Көз һәм кыш алды – авылда муллык чоры һәм аңа туган-тумачаларның, дус- ишләрнең, егетләр һәм кызларның бер-берсенә кунакка йөрешүе хас   булган. Кунаклар базар көн алдыннан килеп төшә торган булганнар,туган-тумачаларга, дус-ишләргә кунакка барганнар, күңел ачканнар.

өй эче: Өй хуҗалары һәм 3-4 кыз кунаклар килүгә өстәл әзерлиләр.  Берсе урамга чыга. Караса, кунаклар килә.

Кыз: -Кунаклар килә! Кунаклар килә!- дип өйгә йөгереп керә һәм бергәләшеп  кунакларны каршы алырга чыгалар.Күрешә-күрешә кунакларны өйгәкертәләр, табынга утырталар.

өй хуҗасы кызы җырлый:
Капкалардан эз  кергән,
Безнең өйгә кем килгән?
Кем килгән  дип  сорамагыз,
Кадерле дуслар килгән.
                                                                                                                     2

Икенчесе җырлый:

Байкал күле тирәндер,

Тирән җире билдәндер,

Ашыйк-эчик, уйныйк, көлик,

Сөйгән дуслар килгәндер.

Кунак егете  җырлый:

Ак өйләргә кергәннәр

Ак челтәрләр элгәннәр,
Самавырлар кайнап тора
Без килгәнне белгәннәр.

Кунак кызы:

Ашадык,эчтек бик зур рәхмәт сезгә. Ә хәзер , әйдәгез,дуслар, күңел ачыйк, биеп алыйк.

Татар 6июе (Берәмләп  бииләр, калганнары такмак әйтәләр.)

 1. Биюләре,биюләре,
 Биюләре бик чибәр.

 Биюченең күңеле булсын,

“Ай,маладис!”, дип җибәр.

 2. Тыпыр-тыпыр берәү  бии,

 Аягында чабата.
 Чабатасы да чабата,
  Аны кемнәр ярата?

  3. Сездә тула басалармы,
  Бездә тула  басалар.
 
Сездә ничек, бездә шулай,
 
Биеп күңел ачалар.

  4. Казаннан килгән егет
   Оек-чабата киеп.

   Монда килеп, итек киеп,

   Нишләп йөрисең биеп?

  5. Ай-ли бөгелми,

Maтyp баса түгелме?
Тып-тып басып биегәндә,

Күңелне ача түгелме?                                  

Кунак егете:"Бөрлегәнем-бөрлегән!"

Бергәләп "Бөрлегәнем-бөрлегән!" җырын башкаралар.

1. Бакчаларда чәчәк ата

Син утырткан бөрлегән.

Ул да сине көтә сыман,

Ник килмисең бергенәм?

Бөрлегәнем, бөрлегән,

Сагындырдың бергенәм.

2. Бүген  төнлә төшләремдә

Сине күрдем бергенәм.

Син тал имеш, ә мин, җаным,

Гүя кара бөрлегән.

Бөрлегәнем, бөрлегән,

Бик сагындым бергенәм.

3. Бөрлегәндәй күзләреңне

Бик сагындым бергенәм.

Сөям, дигән сүзләремне

Кабатлыйм мин җыр белән.

Бөрлегәнем, бөрлегән,

Син бит минем бергенәм.

Алып баручы:                                                                        

Икенче көнне хужа кунаклары 6елән ярминкәгә киткән. Бәйрәмгә

килгән кунакларны ярминкәгә алып бару бәйрәмнең бер өлеше булып исәпләнгән. Бу көнне ярминкәдә ниләр генә сатылмаган:өс баш, аяк киемнәре

дисеңме, бизәнгечләр дисеңме?! Барысы да булган. Уртада

чуклы кәнфит, чикләвек, прәннек, көнбагыш сатучылар тезелеп

киткән. Кырыктартмачылар  тартмалардан сатканнар,сәүдә

палаткалары да корганнар.

Ярминкә сәүдә урыны гына  булмаган, ә бәлки туганнарның, дусларның бер-берсе белән  күрешү, сөйләшү,  егетләрнең, кызларның очрашу урыны 6улган. Егетләр кызларны берәр нәрсә белән cыйларга, алаpгa бүләк сатып алырга тырышканнар.

(Бүлмәнең бер почмагында базар оештырыла.)

Берәү: Комган сатам!

Икенчесе: Шәл сатам! Ефәк сатам!

Алып баручы:
Оренбурдан мамык шәлләр алдым,
Алтын тәңкә  бирдем җәлләми
.
Алтын тәңкә бик зур мал түгел
,

 Бер дә күрешүләр әллә ни.

(«Шәл бәйләдем» җыры һәм шул көйгә бию башкарыла.)

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем,

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем,

Шәлем түгәрәк түгел лә,

Шәлем түгәрәк түгел.

Кушымта:

Эннә - гидер, геннә-  гидер, геннәем лә,

Эннә - гидер, геннә-  гидер, геннәем.

Очып барып сөйләшергә,

Очып барып сөйләшергә,

Җаным күбәләк түгел лә,

Җаным күбәләк түгел.

Кушымта:

Сикереп төшеп биегәннән,

Сикереп төшеп биегәннән,

Язык булыр дисеңме лә,

Язык булыр дисеңме?

Кушымта:

Алып 6аручы:

    Кунаклашу бәйрәмендә кичләрен яшьләр уены аныңаерылгысыз өлеше булган. Яшьләр уенга киенеп, ясаныпкилгәннәр. Бу  көнне аларның  әти-әниләре дә күңел ачуларына каршылык күрсәтмәгән.

Мамык шәлең иңнәреңә сал да,

Бер чык әле чишмә янына.

Йөзкәеңне бик күрәсем килде,

Бик  ерактан гына, аз гына.

Яшьләрчишмә янына юнәләләр.  
- Егетләр, кызлар! Әйдәгез,Ша уенын  уйныйбызмы?

-Уйныйбыз!

(Яшьләр пар - пар түгәрәкләнеп басалар.Уртада бер парсыз кеше кала. Ул түгәрәк буйлап, гармун көенә биеп китә. Урта ягында, беренче рәттә торучылар  да түгәрәк буенча аның артыннан биеп китәләр. Гармунчы үзе теләгән вакытта "Ша" дип әйтүгә, һәркем үзенең беренче пары каршына басарга тырыша. Парсыз калган кешегә җәза бирелә.)

Егетләр: -Кызлар җырласын әле !                

"Каз канаты" җыры һәм шул көйгә бию башкарыла.

 1.Каз канаты кат - кат була,

 Ир канаты ат була;

 Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,

 Сөйгән ярың ят була.

2. Каз канаты каурый - каурый,

    Хатлар язарга ярый.

    Уйнамагач та көлмәгәч,

    Бу дөнья нигә карый?

3. Каз канаты ап - ак була,

    Ир канаты канаты ат була.

    Чит илләрдә йөргән чакта

     Бик сагынган чак була.

Aлып  баручы: 

     Төн  урталарына кадәр гармун,  скрипка тавышы яңгыраган , егетләр һәм

кызлар әйлән- бәйлән  уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар.

 Бүген без сезнең  белән татар халкының милли  йолалары,  бәйрәмнәре, күңел ачу һәм ял итү традицияләре белән тыгыз үрелгән поэтик байлыгы бүген дә үзенең тарихи -танып белү һәм зстетик кыйммәтен  югалтмаган кадерле бер мирас, олы бер хәзинә булып калуына тагын бер кат инандык. Тапшыруыбызны шигырь юллары белән тәмамлыйбыз:

Кеше җирдә йорт-җир, нигез кора,
Тимәсен дип җилләр , салкыннар,

 Зур илемдә рухи хәзинәсе,

 Чал тарихы булган халкым бар.

Бергәләп җырлап китәләр. (Татар халык җыры "Ай, җаный,суларда".)

Әйдә,иркәм, алып барам

Чишмәләргә суларга;

Чишмәләрдән су алганда

Су чәчрәтеп уйнарга.

Ай, җаныем, суларда

Су чәчрәтеп уйнарга.

Өй эчләренә керәсең,

Гөлләргә үреләсең.

Гөлгә карыйм, сиңа карыйм:

Син матур күренәсең!

Ай, җаныем, күз нурым,

Син матур күренәсең!

Абау, бәгърем, керфегең!

Бирче миңа бөртеген!

Бик еракларга китәмен,

Төсең итеп йөртермен!

Ай, җаныем,керфегең,

Бирче миңа бөртеген!

Әйдә,иркәм, алып барам

Чишмәләргә суларга;

Чишмәләрдән су алганда

Су чәчрәтеп уйнарга.

Ай, җаныем, суларда

Су чәчрәтеп уйнарга.

 

 

 

 

          

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Йола бәйрәме.Конспект.Кунаклашу бәйрәме (1-4 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Патентовед

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

15 ел дәвамында безнең, мәктәптә “Туган тел” түгәрәге  эшләп килә. Бу түгәрәккә 1нче класстан алып 4 нче класска кадәр балалар йөри. Түгәрәктә  без борынгы җырлар,

уеннар өйрәнәбез , әкиятләр укыйбыз һәм  үзебез дә язабыз. Быел без үзебезнең мәктәптә “Кунаклашу ” бәйрәмен уздырдык  һәм сезгә дә, кадерле укучылар, тәкъдим итәргә булдык.

 Әзерлек эшләре ике атна  алданрак башлана: борынгы җырлар , уеннар өйрәнелә, әбиләребез чиккән сөлгеләр , ашъяулыклар, барысы да җыйнала.

     Зал матур итеп , искечә бизәлә. өстәл әзерләнә. өстәлгә эскәтер җәелә, самавыр, татар халык ашлары (бәлеш,өчпочмак, кыстыбый һ.б.) куела.

     Бәйрәм тапшыру формасында башлана.

- Исәнмесез, кадерле тамашачылар! Сезнең игътибарыгызга “Салават күпере” тапшыруын тәкъдим итәбез. Студиядә Азнакай 6 нчы мәктәп укучылары. 

      Бүген без  сезнең белән татар халкының иң зур йолаларыннан   саналган « Кунаклашу»  бәйрәме турында  сүз алып барырбыз.

-Көз һәм кыш алды – авылда муллык чоры һәм аңа туган-тумачаларның, дус- ишләрнең, егетләр һәм кызларның бер-берсенә кунакка йөрешүе хас   булган. Кунаклар базар көн алдыннан килеп төшә торган булганнар,туган-тумачаларга, дус-ишләргә кунакка барганнар, күңел ачканнар.

өй эче: Өй хуҗалары һәм 3-4 кыз кунаклар килүгә өстәл әзерлиләр Берсе урамга чыга. Караса, кунаклар килә.

Кыз: -Кунаклар килә! Кунаклар килә!дип өйгә йөгереп керә һәм бергәләшеп  кунакларны каршы алырга чыгалар.Күрешә-күрешә кунакларны өйгәкертәләр, табынга утырталар.

өй хуҗасы кызы җырлый:
Капкалардан эз  кергән,
Безнең өйгә кем килгән?
Кем килгән  дип  сорамагыз,
Кадерле дуслар килгән.                                                                                                                     2

Икенчесе җырлый:

Байкал күле тирәндер,

Тирән җире билдәндер,

Ашыйк-эчик, уйныйк, көлик,

Сөйгән дуслар килгәндер.

Кунак егете  җырлый:

Ак өйләргә кергәннәр

Ак челтәрләр элгәннәр,
Самавырлар кайнап тора
Без килгәнне белгәннәр.

Кунак кызы:

Ашадык,эчтек бик зур рәхмәт сезгә. Ә хәзер , әйдәгез,дуслар, күңел ачыйк, биеп алыйк.

Татар 6июе (Берәмләп  бииләр, калганнары такмак әйтәләр.)

 1. Биюләре,биюләре,
 Биюләре бик чибәр.

 Биюченең күңеле булсын,

“Ай,маладис!”, дип җибәр.

 2. Тыпыр-тыпыр берәү  бии,

 Аягында чабата.
 Чабатасы да чабата,
  Аны кемнәр ярата?

  3. Сездә тула басалармы,
  Бездә тула  басалар.
  Сездә ничек, бездә шулай,
  Биеп күңел ачалар.

  4. Казаннан килгән егет
   Оек-чабата киеп.

   Монда килеп, итек киеп,

   Нишләп йөрисең биеп?

  5. Ай-ли бөгелми,

Maтyp баса түгелме?
Тып-тып басып биегәндә,

Күңелне ача түгелме?                                   

Кунак егете:"Бөрлегәнем-бөрлегән!"

Бергәләп "Бөрлегәнем-бөрлегән!" җырын башкаралар.

1. Бакчаларда чәчәк ата 

Син утырткан бөрлегән. 

Ул да сине көтә сыман,

Ник килмисең бергенәм?

Бөрлегәнем, бөрлегән,

Сагындырдың бергенәм.

2. Бүген  төнлә төшләремдә

Сине күрдем бергенәм.

Син тал имеш, ә мин, җаным,

Гүя кара бөрлегән.

Бөрлегәнем, бөрлегән,

Бик сагындым бергенәм.

3. Бөрлегәндәй күзләреңне

Бик сагындым бергенәм.

Сөям, дигән сүзләремне

Кабатлыйм мин җыр белән.

Бөрлегәнем, бөрлегән,

Син бит минем бергенәм.

Алып баручы:                                                                         

Икенче көнне хужа кунаклары 6елән ярминкәгә киткән. Бәйрәмгә

килгән кунакларны ярминкәгә алып бару бәйрәмнең бер өлеше булып исәпләнгән. Бу көнне ярминкәдә ниләр генә сатылмаган:өс баш, аяк киемнәре

дисеңме, бизәнгечләр дисеңме?! Барысы да булган. Уртада

чуклы кәнфит, чикләвек, прәннек, көнбагыш сатучылар тезелеп

киткән. Кырыктартмачылар  тартмалардан сатканнар,сәүдә

палаткалары да корганнар.

Ярминкә сәүдә урыны гына  булмаган, ә бәлки туганнарның, дусларның бер-берсе белән  күрешү, сөйләшү,  егетләрнең, кызларның очрашу урыны 6улган. Егетләр кызларны берәр нәрсә белән cыйларга, алаpгa бүләк сатып алырга тырышканнар.

(Бүлмәнең бер почмагында базар оештырыла.)

Берәү: Комган сатам!

Икенчесе: Шәл сатам! Ефәк сатам!

Алып баручы:
Оренбурдан мамык шәлләр алдым,
Алтын тәңкә  бирдем җәлләми.
Алтын тәңкә бик зур мал түгел,

 Бер дә күрешүләр әллә ни.

(«Шәл бәйләдем» җыры һәм шул көйгә бию башкарыла.)

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем,

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем,

Шәлем түгәрәк түгел лә, 

Шәлем түгәрәк түгел.

Кушымта:

Эннә - гидер, геннә-  гидер, геннәем лә,

Эннә - гидер, геннә-  гидер, геннәем.

Очып барып сөйләшергә, 

Очып барып сөйләшергә, 

Җаным күбәләк түгел лә, 

Җаным күбәләк түгел.

Кушымта:

Сикереп төшеп биегәннән,

Сикереп төшеп биегәннән,

Язык булыр дисеңме лә,

Язык булыр дисеңме?

Кушымта:

Алып 6аручы:

    Кунаклашу бәйрәмендә кичләрен яшьләр уены аныңаерылгысыз өлеше булган. Яшьләр уенга киенеп, ясаныпкилгәннәр. Бу  көнне аларның  әти-әниләре дә күңел ачуларына каршылык күрсәтмәгән.

Мамык шәлең иңнәреңә сал да,

Бер чык әле чишмә янына.

Йөзкәеңне бик күрәсем килде,

Бик  ерактан гына, аз гына.

Яшьләрчишмә янына юнәләләр 
Егетләр, кызлар! Әйдәгез,Ша уенын  уйныйбызмы?

-Уйныйбыз!

(Яшьләр пар - пар түгәрәкләнеп басалар.Уртада бер парсыз кеше кала. Ул түгәрәк буйлап, гармун көенә биеп китә. Урта ягында, беренче рәттә торучылар  да түгәрәк буенча аның артыннан биеп китәләр. Гармунчы үзе теләгән вакытта "Ша" дип әйтүгә, һәркем үзенең беренче пары каршына басарга тырыша. Парсыз калган кешегә җәза бирелә.)

Егетләр: -Кызлар җырласын әле !                 

"Каз канатыҗыры һәм шул көйгә бию башкарыла.

 1.Каз канаты кат - кат була,

 Ир канаты ат була;

 Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,

 Сөйгән ярың ят була.

2. Каз канаты каурый - каурый,

    Хатлар язарга ярый.

    Уйнамагач та көлмәгәч, 

    Бу дөнья нигә карый?

3. Каз канаты ап - ак була,

    Ир канаты канаты ат була.

    Чит илләрдә йөргән чакта

     Бик сагынган чак була.

Aлып  баручы:  

     Төн  урталарына кадәр гармун,  скрипка тавышы яңгыраган , егетләр һәм 

кызлар әйлән- бәйлән  уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар. 

 Бүген без сезнең  белән татар халкының милли  йолалары,  бәйрәмнәре, күңел ачу һәм ял итү традицияләре белән тыгыз үрелгән поэтик байлыгы бүген дә үзенең тарихи -танып белү һәм зстетик 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 094 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.01.2015 701
    • DOCX 59 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гатауллина Зульфия Мингалимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 14914
    • Всего материалов: 17

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов

Курс повышения квалификации

Использование элементов театрализации на уроках литературного чтения в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 62 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 492 человека

Курс повышения квалификации

Гендерный подход в обучении и развитии учащихся младшего школьного возраста

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 38 человек

Курс профессиональной переподготовки

Математика: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель математики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 127 человек из 45 регионов
  • Этот курс уже прошли 178 человек

Мини-курс

Расстройства пищевого поведения: обзор и основы психологической работы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 37 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 20 человек

Мини-курс

Путь к осознанным решениям и здоровым отношениям

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 104 человека из 39 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Успешные деловые сделки: от встреч до заключения контракта

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе