Главная / Начальные классы / Йола бәйрәме.Конспект. Нардуган бәйрәме (1-4 класс)

Йола бәйрәме.Конспект. Нардуган бәйрәме (1-4 класс)

Нардуган бәйрәме (Йола бәйрәме)

Зал бәйрәмчә бизәлә. Бәйрәмдә ничә класс катнаша, шулкадәр өй ясала. Һәрбер өй хуҗасы үзенә табын әзерли. Тагын бер өй әзерләнә. Бу Сәхипҗамал әби йорты.

Балалар танымаслык итеп киенәләр, табалар, кыңгыраулар шалтыратып килеп керәләр.

Алып баручы:

Нардуган- татарлар арасында шактый киң таралган уеннарның берсе. Бәйрәм Яңа ел алдыннан үткәрелә торган булган. Нардуганның төп мизгелләре түбәндәгеләр: кешеләр танымаслык булып киенеп, йорттан- йортка йөрү, йөзек салып багу.

- Рәхим итегез, дуслар, Нардуган бәйрәменә!

Кызлар, егетләр килеп керәләр.

Кызлар, егетләр 1 нче өй янына киләләр..

- Әссәламәгаләйкүм, кардәшләр!

- Вәгаләйкүм әссәлам!

(Йорт хуҗалары такмаклар җырлап, кунакларга каршы чыгалар. Барысы бергә бииләр.). Яшьләр: Рәхмәт сезгә! (Чыгып китәләр, шулай итеп өйдән- өйгә йөриләр, җырлыйлар, бииләр. Һәр өй хуҗасы яшьләрне сыйлый).

II. Алып баручы.

Шулай итеп, бәйрәмчә киенгән яшьләр, шамакайлар җырлар җырлап, йорттан- йортка йөргәннәр. Шамакайларны өйгә бик теләп керткәннәр. Халык, шамакайны кертсәң, ашлык яхшы була, дип ышанган. Алар керсә, Яңа ел имин була дип исәпләгәннәр. Ә кичен яшьләр барысы да бер аулак өйдә җыела торган булганнар.

Кызлар сөйләшә:

- Кызлар, бүген кемнең өенә җыелабыз?

- Сәхипҗамал әбиләрдә!

- Өй хакы сөйләшенгәнме?

- Сөйләшенгән! (2)

Бу вакытта Сәхипҗамал әби кызы белән сөйләшә:

Кызы: - Хәзер, кызлар да килеп җитәр инде.

Әби: Ярар, кызым, мин Хупжамал карчык янына кереп чыгыйм әле, йомышым бар иде.

Тәртипле генә булыгыз.

Кыз: -Әбекәем, без бик тыныч, бик тәртипле утырырбыз.

Кызлар килеп керәләр.

- Әйдәгез, кызлар, түрдән узыгыз!

Ишек шакыйлар:

Кызлар: - Егетләр килде! (Шаулаша башлыйлар.)

Егетләр: - Кызлар, аулак өйгә кертегез әле!

Кызлар: - Кертәбезме? - Кертәбез! Бусага ялын түләп керсеннәр.

(Кызлар кулъяулык күрсәтәләр,егетләр кулъяулыкка тотынып керәләр.)

Егет:

- Әйдә, дуслар, җырлыйк әле.

Уйнаган гармуннарга

Ал чәчәк күк яшик әле,

Бирешмик кайгыларга.

Егетләр, кызлар бергә җырлыйлар: (Ай, җаный, вай җаный" җыры башкарыла)

Жырла,жырла, дип әйтәсез,
Сезгә нинди жыр кирәк?
Эй,сезгә нинди жыр кирәк?
Сезнең алда жыр жырларга
Сандугач теле кирәк.
Ай жаный,вай жаный,
Сандугач теле кирәк.

Уфа - Казан юлларының
Баганалары чыршы.
Эй,баганалары чыршы.
Башларыңа моңнар төшсә,
Сез дә булырсыз жырчы.

Ай,май үтә,май үтә,
Май үтә дә җәй җитә.
Эй,май үтә дә җәй җитә.
Май үткәнгә кайгырмагыз,
Безнең яшь гомер үтә.
Ай жаный,вай жаный,
Безнең яшь гомер үтә.

Безнең юллар куе үлән
Карап үтәргә кирәк.
Эй,карап үтәргә кирәк.
Җыр белмәгән,җыр сөймәгән
Безнең татарда сирәк.
Ай жаный,вай жаный.

Безнең татарда сирәк.

-Уйнап алабызмы?

- Татар халык уен җыры"Чума үрдәк, чума каз".

Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз

Тирән күлне ярата шул, ярата,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Әсма үзенә иптәш эзли,

Әсма үзенә иптәш эзли,

Белмим кемне ярата шул, ярата,

Ул Кәримне ярата шул, ярата.

III. Яңа ел- раштуа аулак өйләрендә, кызлар уенында йөзек салып багу урын тоткан. Татарларда йөзек салып багу йоласы түбәндәгечә үткән: таска чишмә суы салганнар, кызларның һәркайсы шунда йөзек, төймә яки башка нәрсә ташлаган. Шуннан соң йөзекләрне бутаганнар.

(Һәрбер класстан берәр бала чакырыла.) Алар таска йөзекләрен ташлыйлар, җыр җырлыйлар.

1. Нардуганым нар булсын,

Эче тулы нур булсын.

Нардуган көен көйләгән

Зур дәүләтле бай булсын.

Нардуганым нарына,

Бакма кеше ярына.

Кеше яры яр булмас,

Үз ярың гына ят булмас.

2. Кара тавык кытныйдыр,

Мая салма келидер.

Күрше кызын мактыйлар,

Агай алма келидер.

Нардуганым нар булсын,

Эче тулы нур булсын.

Нардуганны уйнаганның

Гомере озын булсын!

Алып баручы бер йөзекне ала:

-Бу кем йөзеге? -Безнеке!Безнеке!

Икенче класс бу класска теләк тели. Шулай итеп, йөзекләр алынып бетә, барысына да теләкләр теләнә.

Багу тәмамлангач, уен - көлке башлана.

Алып баручы:

-Уйныйсыгыз киләме?

-Килә!Килә!

-"Җебегән" уены.(Һәрбер класстан 4 әр укучы чакырыла.Балалар музыка астында бииләр, музыка туктагач, һәрберсе үзенең иптәше каршысына басарга тиеш. Артык калган кешегә җәза бирелә.)

-"Зилем- зиләле"уены. (Кызлар, егетләр парлап басалар, "Эх,зилем- зиләле" уен - җырын җырлыйлар.)

Җитәкләшеп, тезелешеп,

Без урманга барабыз.

Урманда, яшел аланда

Җырлап - биеп алабыз.

Эх,зилем- зиләле,

Сандугачым, кил әле.

Кил әле, дустым, кил әле,

Бергә әйләник әле.

Кояшлы матур аланда

Гөлләр чәчәк аталар.

Тирә - юньгә ямь, матурлык,

Хуш исләр тараталар.

Эх,зилем- зиләле,

Сандугачым, кил әле.

Кил әле, дустым, кил әле,

Бергә әйләник әле.

- Татар биюе! ( Үзләре теләгән кешене биюгә чакыралар, бергәләп татар биюе башкарыла.)

Алып баручы:

-Шуның белән , кадерле дуслар, бәйрәмебез ахырына якынлашты.

Нардуган, нардуган,

Нардуган, хуҗалар!

Котлы, мөбарәк булсын!

Тормыш түгәрәк булсын.

Мал - туарыгыз артсын,

Колыннарыгыз чапсын,

Игеннәрегез уңсын!

Нардуган, нардуган,

Яңа елыгыз котлы булсын!

Йола бәйрәме.Конспект. Нардуган бәйрәме (1-4 класс)
  • Начальные классы
Описание:

Автор Гатауллина Зульфия Мингалимовна
Дата добавления 08.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 488
Номер материала 45236
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.

Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓