Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Кичке уен (Йола бәйрәме)
Сәхнә бизәлеше: болынлык.
Егетләр килә. ("Җомга"җырын башкаралар)
Тал бөресе,тал бөресе,
Тал бөресе талларда;
Сандугачым, әйтеп сайра,
Сөйгән ярың кайларда?
Сандугачым, очасыңмы,
Кипте инде күлләрең;
Синең янга барып кайта
Һәркөнне күңелләрем.
Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде?
Син булмагач күңелемне
Кемнәр юатыр инде?
Агыйделләр дулкынлана,
Дулкынлана, комлана;
Басып сайрар талы сынса,
Сандугач та моңлана.
Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын.
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.
Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә.
Онытасым юк үлгәндә дә -
Гүрләргә кергәндә дә.
1 нче егет:
-Кызлар китлмәгәннәр бит әле...
2 нче егет:
-Иреннәрен буйый торганнардыр әле.
3 нче егет:
Чия белән буйый торгач, иреннәре чабырып беткәндер шул...
4 нче егет:
-Егетләр, кызлар килә түгелме соң?
Кызлар "Ай, былбылым, вай, былбылым" җырын җырлап киләләр:
Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделнең камышы;
Таң алдыннан чүт - чүт килә
Сандугачлар тавышы.
Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделдә таң ата;
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да елата.
Ай былбылым, вай былбылым,
Кунып сайрый талларга;
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга.
Егет:
Урам буе ак келәт
Ишегендә ак йозак.
Көтә - көтә арып беттек
Нишләп тордыгыз озак?
Кыз:
Урам буе тәрәзәгез
Яшелләргә буягыз.
Пожалуйста, үзегезне
Әллә кемгә куймагыз?
Егет:
Ак кәрзинкәләр эченә
Алмалар тутырырга.
Килдек,кызлар,сезнең белән
Җырлашып утырырга.
Кызлар:
-Ал да булыр чагыбыз,
Егетләр:
-Гөл дә булыр чагыбыз.
Бергә:
-Без җырламый, кем җырласын,
Безнең җырлар чагыбыз.
Егет:
-Егетләр, кызлар! Уйнап алабызмы?
Кыз:
-Уйныйбыз да, уйныйбыз, дисең,нинди уен уйныйбыз соң?
Егет:
-"Кем эндәште, шуны әйт" уенын. (Кызны кочакларга тели.)
Кыз:
-Кит!(Түгәрәккә бер егетне чакыралар.)
Егет:
Агыйделдә бер бака
Бер бата да, бер калка.
Шул бакага сине охшатып,
Көлеп эчләрем ката.
(Егет тавышны танымый.)
-Белмәдең, белмәдең!
-Нинди җәза бирәбез?
-Әтәч булып кычкырсын!(Егет әтәч булып кычкыра.)
Түгәрәккә 1 кызны чакыралар.
Егет:
Җитәр, җитәр, уздырдың,
Бигрәк тузан туздырдың.
Аягыңны шапылдатып
Колагымны тондырдың.
-Миләүшә!
Бергә:
-Белмәде, белмәде! Нинди җәза бирәбез?
Кыз:
- Ул бит шәп җырлый, җырласын!(Җыр җырлана.)
Егет:
-"Кулъяулыгым" уенын уйныйбызмы?
Бергә:
-Уйныйбыз.
Кулъяулык музыка астында түгәрәк буенча җибәрелә, музыка туктагач, кулъяулык кемдә кала, шуңа җәза бирелә.
-Нинди җәза бирәбез?
-Биетәбез!
-Җырлап алабызмы?
Бергә:
-Җырлыйбыз!
Егет:
-Ай, дубыр - дубая!
Бергәләп "-Ай, дубыр - дубая!" җыры башкарыла.
-Без урамнан узабыз да,
Тимер чана сыздырып.
Йокың килсә, йокла, җаным,
Уятырбыз сызгырып.
Ай, дубыр, дубая,
Вай,дубыр, дубая,
Зәңгәр яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
Биек икән йортыгыз ла,
Якты яна утыгыз.
Турыгыздан өч әйләндем,
Каты икән йокыгыз.
Ай, дубыр, дубая,
Вай,дубыр, дубая,
Кызыл яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
Урам буе, юл буе ла,
Идел буе, су юлы.
Көттем, җаным,чыгарсың, дип,
Йокламадым төн буе.
Ай, дубыр, дубая,
Вай,дубыр, дубая,
Чуар яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
Алма бакчасына кереп,
Алмага үрелдеңме?
Яна йөрәк ялкынланып,
Төтене күренмиме?
Ай, дубыр, дубая,
Вай,дубыр, дубая,
Аклы яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
Егет :
-Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, тапкырлыгыгызны тикшерәм.
Тыңлагыз:
-Әйткәч, беләсе килә,
Белгәч, көләсе килә.
-Белмәдегез, табышмак була.
Кыз:
-Мин дә табышмак әзерләдем. Тыңлагыз:
- Сырлы, сырлы, сырлы ул,
Безнең белән җырлый ул.
Гармунчы егет:
-Минем дустым - гармун ул!(Бии.)
Кыз:
-Әйдәгез, мәкальләр әйтешәбез. Мин башлыйм, сез дәвам итегез.
1.Амбар төбендә икмәк бар,
Картлар сүзендә хикмәт бар.
2.Аталар сүзе - акылның үзе.
3. Алтын - көмеш янында, адәм эш янында таныла.
4.Данны эзләүче түгел, эшләүче таба.
Егет:
-Кызлар, егетләр! Кем күбрәк такмак белә, ярышабызмы? Башлап кем сөйли?
Кыз:
-Мин сөйлим, мин!
Егет:
-Юк, башлап мин сөйлим!
Кыз:
-Ә -ә, болай булгач, тотышабыз.Менә бу таякның башына кем чыга, шул беренче сөйли башлый.
Егет:
-Иртән торып, тышка чыксам,
Кырмыска утын кисә.
Кара сарык биеп йөри,
Сыер чәбәкәй итә.
Кыз:
-Ә хәзер мин сөйлим:
-Әтәч менгән читәнгә
Кикирикүк итәргә.
Әтәчкә дә хәбәр килгән
Армиягә китәргә.
Әтәч әйтә:"Бармыйм" - ди,
Тавык әйтә:"Калмыйм" - ди.
"Син армиягә китсәң,
Бер күкәй дә салмыйм" - ди.
Әтәч армиягә китте,
Чабатага утырып.
Тавык мескен карап калды
Ике күзен тутырып.
Егет:
-"Кыңгыраулы Миңлебай"уены! (Берсенең күзе бәйләнә, икенчесе кыңгырау шалтырата. Күзе бәйләнгән кеше аны тотарга тиеш, тотса, тотылган кешегә җәза бирелә.
Бер кызны юри тоттыралар.
Бергә:
-Нинди җәза бирәбез?
Бергә:
-Биесен !
Кыз:
-Мин үзем генә биемим. Кызлар, әйдәгез, бергә биибез! (Татар биюе башкарыла.)
Уйламаганда әби килеп керә.
Бергә:
-Әби , монда ничек килеп эләктең?
Әби:
- Әй, балакайларым, дөнья көтүләре авыр шул, кәҗә - малкаем кайтмаган иде, шуны эзләп йөрешем иде. Югары очтан да эзләдем, каһәр сукканны,.Әй, бигрәк матур да җырлыйсыз шул. Сезнең янга килмичә булдыра алмадым.
Бергә:
-Әби, әйдә без сине җырлый - җырлый озатып куябыз.
Әби:
-Рәхмәт, балалар!
Бергәләп җырлап китәләр. (Татар халык җыры "Ай, җаный,суларда".)
Әйдә,иркәм, алып барам
Чишмәләргә суларга;
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Өй эчләренә керәсең,
Гөлләргә үреләсең.
Гөлгә карыйм, сиңа карыйм:
Син матур күренәсең!
Ай, җаныем, күз нурым,
Син матур күренәсең!
Абау, бәгърем, керфегең!
Бирче миңа бөртеген!
Бик еракларга китәмен,
Төсең итеп йөртермен!
Ай, җаныем,керфегең,
Бирче миңа бөртеген!
Әйдә,иркәм, алып барам
Чишмәләргә суларга;
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.
6 663 765 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Гатауллина Зульфия Мингалимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч.
Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч.
Мини-курс
8 ч.
Мини-курс
5 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.