Главная / Другое / выступление "Деятельность НОУ в школе"

выступление "Деятельность НОУ в школе"

6







Выступление по теме:



«Мәктәптә укучыларның фәнни эшчәнлеген оештыру.”











Работа Минсадыковой Рузили Флюровны,

учителя татарского языка и литературы

МБОУ “СОШ № 20” города Набережные Челны

Республики Татарстан

Иҗади төрдәге биремне бер укучы бала үземә мәгълүм бер китаптан күчереп үтәп килә. Минем кисәтүемә каршы: “Мин уйлый белмим”,- дип җавап бирә. Чыннан да, мәктәп укучысы, әзер җаваплар, әзер сочинениеләр, әзер “решебник”лар барлыгын белеп, әзер информация кабул итүне күпкә кулайрак күрә, уйлауны таләп итми торган гамәлләр сайлый.

Һөнәрне өйрәнү өчен дә һөнәр кирәк”, - ди татар халык мәкале. Фән белән шөгыльләнү өчен төп һөнәрләр ул – укучыларның мөстәкыйль эзләнүләрен, кирәкле мәгълүматлар туплау күнекмәләренә ия булуларын, фикерләү, уйлау ысулларын үзләштерүләрен оештыру. Кечкенәдән баланы әлеге фикерләү төрләре – чагыштыру, сайлап алу, бүлү, каршы якларга аеру, анализ, синтез, гомумиләштерү, һәм башкалар белән коралландыру мөһим.

Мәктәптә укучыларның фәнни эшчәнлеген оештыруның мөһим шарты – укучыларны фән белән, гомумән, уку эшчәнлеге белән шөгыльләнергә әзерлеген булдыру, кызыксыну тәрбияләү. Фән белән җитди шөгыльләнү яшенә җиткәнче, балаларны кызыксына белергә өйрәтү, эш белән мавыгу, игътибарлылыкны арттыру максатларында комплекслы түгәрәкләр оештыру зарур. Әйтик 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен мин “Эш кәгазьләре” дип аталган түгәрәк оештырдым. Әлеге түгәрәк теория һәм практика арасында тыгыз бәйләнеш тудыра, рәсми стиль кәгазьләрен төзүдә укучыларның иҗади осталыкларын камилләштерә. Стиль кануннарына буйсынып эшләү укучыларда фактик төгәллек, таләпчәнлек, пунктуальлелек тәрбияли. 7-8 нче сыйныфларда укучылар “Тылсымлы каурый” түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Монда укучылар иҗади һәм логик фикерләү мөмкинлекләрен үстерәләр. Түгәрәк төрле бәйгеләрдә катнашу өчен этәргеч була, укучыларның шәхси үзбилгеләнүендә ышаныч тудыра.

Ә югары сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты, Татарстан тарихы, генеология буенча фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнү берләшмәсе оештырдым. Аның исемен укучылар тәкъдиме белән “Акыл таҗы” дип атадык. Борынгыдан таҗ тәхет биләгән, нинди дә булса югарылыкта торган кешеләргә кигертелгән. Ә күзгә күренми торган “акыл таҗы” - һәркем йөртергә тиешле таҗ ул.

Фәнни берләшмәнең максаты - мәгариф системасын модернизацияләү шартларында туган телен, әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын белгән, кирәкле мәгълүматны эзләп табарга сәләтле иҗади шәхес тәбияләргә юнәлеш бирү.

Фәнни берләшмәнең бурычлары:

1. Татар теле һәм әдәбияты, тарихы өлкәсендә укучыларның белемнәрен тирәнәйтүгә этәргеч бирергә.

2. Татар тарихында тирән эз калдырган милләтебезнең зыялы шәхесләре эшчәнлегенә кагылышлы фәнни эзләнүләргә нигез булдырырга.

3. Эзләнү-тикшеренү методлары аша укучыларның интеллектуаль, иҗади, коммуникатив һәм оештыру сәләтләрен үстерергә.

4. Өстәмә чыганаклардан файдаланып, фәнни эш язу күнекмәләрен формалаштырырга һәм камилләштерергә.

5. Укучыларның җәмгыятьтә социаль ярашуына йогынты ясарга.

Берләшмә эшенең төп принциплары:

  • логик фикерләү, исбат итү, нәтиҗә чыгару;

  • иҗади потенциалга таяну;

  • шәхси карашны, мөнәсәбәтне җиткерү, мөстәкыйльлек;

Югары сыйныфларда укучы, тел һәм әдәбиятны кызыксынып өйрәнүче һәр бала берләшмәнең әгъзасы була ала. Махсус план нигезендә ел дәвамында атнага бер сәгать исәбеннән дәресләр планлаштырыла. Ә индивидуаль консультацияләр аерым укучылар белән эшләүдә зарурилык килеп туганда билгеләнә. Җитәкче информацион чыганаклар эзләүдә, материалларны эзлекле тикшерүдә, эшләрне электрон басмада формалаштыруда булыша. Фәнни берләшмә эшенең нәтиҗәсе буларак, мәктәптә конференция оештырыла. Җиңүче укучыларга төрле дәрәҗәдәге фәнни - гамәли конференцияләрдә катнашу мөмкинлеге бирелә.

Фәнни берләшмәнең программасы .

Кереш өлеш.

1. Фәнни берләшмәнең максат һәм бурычлары, планы белән таныштыру, төзәтмәләр кертү.

2. Берләшмә активын сайлау, һәр бала эшчәнлегенә яхшы атмосфера булдыру.

3. Еллык шөгыльләр өчен темалар сайлау.

Теоретик өлеш.

1. Фәнни эш нигезләре.

2. Текст планы. Конспект. Тезислар.

3. Тел белеме һәм аның бүлекләре.

4. Әдәбият тарихы, әдәби жанрлар.

5. Милләтебез тарихы.

6. Дин һәм дөнья фәлсәфәсе.

7. Әдәби тәнкыйть.

8. Электрон басма. Орфографик, пунктуацион, стилистик хаталар.

Практик өлеш.

1. Төрле дәрәҗәдәге конференция материаллары белән танышу, фикер алышу.

2. Текст белән эш күнегүләре.

3. Библиография төзү, каталоглар белән эш күнегүләре.

4. Доклад-чыгышлар бәйгесе.

5. Яр Чаллы төбәге язучылары белән очрашу.

6. Вакытлы матбугат редакциясенә эшлекле визит.

7. “Тәүбә” мәчетендә очрашу.

8. Нәсел шәҗәрәләре бәйгесе.

9. Г.Тукай шигырьләренә рецензияләр бәйгесе.

10. Конференцияләрдә катнашу.

11. Фәнни хезмәтләр буенча шәхси портфолио төзү.

12. “Фәнни эшләр банкы”н булдыру.

Фәнни берләшмәнең укыту-тематик планы.


Т/с

Шөгыль темасы

Вакыты

Максатлар

1

Фәнни берләшмәнең эш юнәлешләре.

сентябрь

Эш планы, максат-бурычлары белән таныштыру. Укучылар фикере белән кызыксыну. Берләшмә активын сайлау.

2-3

Фәнни эш нигезләре.

сентябрь

Фәнни хезмәт төшенчәсенә аңлатма бирү, аны үтәү этаплары, таләпләре белән таныштыру.

4

Практик эш “Тәҗрибә – ярты белем.”

сентябрь

Төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференңия материаллары белән танышу. Фикер алышу оештыру.

5

Фәнни хезмәт темасы.

октябрь

Төрле эчтәлектәге текстларның темасын табарга өйрәтү, еллык эш өчен актуаль темалар табуга юнәлеш бирү.

6

Практик эш “Планлы эш таркалмас.”

октябрь

Тема буенча гади һәм катлаулы план төзергә өйрәнү.

7

Практик эш “Мәктәбем тарихы.”

октябрь

План нигезендә мәктәп тарихы буенча чыгыш ясарга әзерләнү.

8

Практик эш “Үзәк китапханәдә кунакта.”

октябрь

Гади һәм электрон каталоглардан кулланырга җирлек тудыру. М.Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе, аның милли бүлеге эшчәнлеге белән таныштыру.

9

Тел белеме бүлекләре.

ноябрь

Тел белеме бүлекләре буенча белемнәрне камилләштерү һәм кабатлау.

10

Әдәбият тарихы.

ноябрь

Татар әдәбиятының чорларга бүленешен өйрәтү. Әдәби мирасны барлау, һәр чорга хас темаларны, әхлакый-эстетик идеалларны төшенергә булышу.

11

Практик эш “Әдәби җанрлар.”

ноябрь

Тезмә, чәчмә, драма, юмор-сатира әсәрләренең төп үзенчәлекләрен аңларга булышу. Төрле жанрдагы әдәби текстларга анализ ясау.

12

Әдәби тәнкыйть.

ноябрь

Әдәби тәнкыйть жанрларын, аларның үзенчәлекләрен, чыганакларын белергә юнәлеш бирү.

13

Практик эш “Вакытлы матбугат.”

декабрь

Шәһри Чаллы” газетасы редакциясенә эшлекле визит ясау. Редакция эшчәнлеге белән танышу, тәнкыйти язмаларга бәя бирү, публицистик мәкаләләргә аннотация язу.

14

Практик эш “Электрон басма”

декабрь

Фәнни хезмәтләрне электрон формада үтәү тәртипләрен камилләштерү. Килеп чыккан кыенлыкларны компьютер каршында бергәләп чишү.

15

Грамоталылык – зур дәрәҗә.

декабрь

Фәнни эшләрдә орфографик, грамматик, пунктуацион һәм стилистик хаталарны булдырмау буенча профилактик чаралар күрү.

16

Дин һәм дөнья фәлсәфәсе.

декабрь

Укучыларның әйләнә-тирәгә карата карашын киңәйтү, диннәр турында белемнәрне тирәнәйтү, бу максатта мәгърифәтче-галим Р.Фәхреддин тәгълиматләрен өйрәнүгә этәрү.

17

Практик эш “Тәүбә мәчете.”

гыйнвар

Мәчеткә экскурсия оештыру. Шәһәребез мәчетләре тарихын өйрәнүгә юнәлеш бирү.

18

Чыгыш ясау осталыгы.

гыйнвар

Фәнни хезмәтне яклау үзенчәлекләре, аудиториядә чыгыш ясау, тамашачы алдында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышу. Бәяләү критериеләрен өйрәнү.

19

Икенче мәктәпкүләм конференция

гыйнвар

Мәктәп күләмендә әзер фәнни эш һәм чыгышлар буенча конференция уздыру. Эшләр буенча фикер алышу оештыру. Бәяләү.

20

Практик эш. Шәһәр күләмендәге конференцияләрдә катнашу.

гыйнвар

(вакыты үзгәрергә мөмкин)

Укучыларны үз-үзләрен сынарга, җиңү яуларга, җиңелә белергә этәрү.

21

Тарих баскычлары.

февраль

Милләтебез тарихы буенча белемнәрне камилләштерү. Сәлам Алишевның “Татар тарихчылары” китабына кергән хезмәтләрне өйрәнүгә этәргеч бирү.

22

Милләтебезнең күренекле шәхесләре

февраль

Дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләтнең күренекле шәхесләре турында белергә шартлар тудыру.

23

Гаилә тарихы.

февраль

Кеше булып формалашуда гаилә тамырларының ролен билгеләү, аның тарихын өйрәнүгә этәргеч ясау.

24

Практик эш “Нәсел шәҗәрәсе.”

февраль

Нәсел шәҗәрәләрен төзергә өйрәтү.

25

Чаллы драма театрында кунакта

март

Сәхнә әсәрен бәяләргә җирлек тудыру.

26

Практик эш “Спектакль карагач.”

март

Драма әсәре сюжетына, аның сәхнәгә куелышына, артистлар составына бәя бирергә булышу.

27-28

Киносценарий

апрель

Әдәби текст буенча кинсценарий төзергә өйрәтү. А.Хәлимнең “Өч аяклы ат” повесте һәм әсәр сюжеты буенча куелган кино версиясен чагыштыру.

29

Практик эш. Г. Тукай шигырьләренә рецензияләр бәйгесе.

апрель

Тезмә әсәрләргә бәяләмә ясарга этәргеч бирү.

30

Хәтер

апрель

Сугыш яки тыл ветераны ярдәме белән тикшеренү эше уздыру.

31

Эшлекле кеше” портфолиосе.

май

Укучыларны берләшмәнең практик юнәлеше белән кызыксындыру, портфолио тутыру шартлары белән таныштыру.

32

Практик эш “Шәхси портфолио”

май

Эшләрне гомумиләштерергә, системага салырга юнәлеш бирү.

33

Фәнни эшләр банкы”н төзү.

май

Эшләрне гомумиләштерергә, системага салырга юнәлеш бирү.

34

Йомгаклау. Табигать – исбат ителмәгән дөнья.

май

Белемнәрне ныгыту. Җәйге ялны планлаштыру.


Көтелгән нәтиҗәләр.

1. Татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрне тирәнәйтү, камилләштерү, ныгыту.

2. Югары сыйфатлы өлгереш.

3. Төрле дәрәҗәдәге бәйге, конференцияләрдә катнашу.

4. Фәннәрне, әйләнә-тирәне кабул итүдә аңлы караш.

Фәнни – тикшеренү эшчәнлеге, чыннан да, укучыларның танып белү эшчәнлегендә зур роль уйный. Баланың эчке ресурслары: үзенең тамырларын, үткәнен белергә теләүләре – үзе мотивация. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан үтәлгән тикшеренү зшләренә тукталасым килә. IX сыйныф укучысы Мәрдәнова Зөлфирә “Бабам рухына бер дога” дигән фәнни эшендә “ әсир кеше дошман түгел” гыйбәрәсен исбат итәргә, мәгънәсез сугыш кебек ямьсез шартларга куелган шәхес хакыйкатен аерып чыгарырга алынды. Язучы Марат Әмирхановның “И кылган догам минем” повестендагы төп герой кебек үк безнең укучыбызның бабасы Сөнгатулла Абдулла улы да әсирлек ачысын татый. Җаваплы, эш яратучы, күндәм ирне бер немец офицеры үз хуҗалыгына эшкә ала. Хуҗаларның ышанычын яулаган Сөнгатулла кача, 1948 нче елда өенә кайтып егыла. Тарихта мондый биографиягә ия кешеләрне эзәрлекләү, гаепләү булган. Ләкин тыйнак, аз сөйләшүче бу кеше күз уңаеннан читтә калган. Бу тарихны сөйләүче әби – Сөнгатулланың кызы да әлеге эшне язганда үлеп китте. Укучыбызның ачышы зур. “Кеше – мәңгелек, мин бабайлар әйтә алмаганны әйтә алам, кичергәннәрен истә калдырам, киләчәккә җиткерәм. Димәк, мин бабамнар гомерен озайтам булып чыга. Кешегә фани дөньяда гомер бер генә бирелә, яшәргә дип бирелә. Бу шансны бернинди богау, тамгалар да киртәли алмый,” - ди ул.

Фәнни эзләнүләр һөнәр сайлауда да мотив була ала. Билгеле, мәктәптә башланган эшне дәвам итеп, бер генә филолог, бер генә язучы, тарих белгече әзерләсәк тә, зур нәтиҗә саналыр иде. Әмма иң зур уңыш – мәктәп бусагасыннан югары фикерле, сынауларны кичәргә әзер, аек акыллы, белемле татар яшьләрен чыгару. Узган уку елында XI сыйныф укучысы Галиуллин Алмаз яклаган “Шигърият – серле дөнья” исемле фәнни эш – татар шигъриятында эзләнүләр хезмәте. Ул КДУ оештырган конференциядә III дәрәҗә дипломга лаек булды. Алмаз инженер профессиясен сайлады. Әмма фәнни эш темасының актуальлеген ул болай аңлатты. “Шигърият тудыручылар югары фикер йөртүче кешеләр алар. Ә хәзерге заман белән идарә итәргә шундый акыллы кешеләр кирәк. “Дөньяны матурлык коткарыр” дигән һәрберебезгә мәгълүм юлларны дәвам итеп, шигърият, матурлык, тәрбия үрнәге булып, кешеләрдәге ямьсез сыйфатларны юкка чыгарсын, һәркемне яхшыга өметләндерсен,” – ди ул.

Гади урта мәктәптәге кечкенә бер фәнни оешма милләтебезнең киләчәген хәл итүдә катнашучы ролен үти. Чөнки фәнни оешма укучы яшьләрне халкыбыз теле, әдәбияты, тарихы, дине, милли традицияләре, зыялылары үрнәгендә тәрбия кылырга юнәлеш тота. Милли үзаң формалаштыру аша киләчәгәбезне ышанычлы итәгә мөмкинлек бирә.

Чыгышымны мәгърифәтче-галим Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән тәмамлыйм. “Гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас. Ягъни, гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйлем өйрәнә алмас.”







выступление "Деятельность НОУ в школе"
  • Другое
Описание:

Это выступление об организации научной деятельности учащихся в школе. Выступление включает программу деятельности НОУ по татарскому языку и литературе, истории и генеологии. Описываются цели, задачи, принципы и ожидаемые результаты работы научной организации.

По практической части программы предполагаются участия в конкурсах и конференциях различных уровней, деловые визиты в местные редакции газетов и журналов, встречи с писателями, составление  портфолио личных достижений и т.д..

Научно-исследовательская работа играет большую роль в познавательной деятельности учащихся. Так же работа в НОУ может быть мотивом в выборе будущей профессии.

Автор Минсадыкова Рузиля Флюровна
Дата добавления 07.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 385
Номер материала 42423
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓